I этап. Оештыру өлеше. Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. 2.Иҗади эшне тикшерү. Максат.Укучыларның өйдә ясаган рәсемнәрен карау. | I этап. Балалар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Бирем1. Хор белән әйтү: Хәерле иртә миңа Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә безгә, Хәерле иртә сезгә! Бирем 2. (Укучылар тәнәфестә кыш турында ясаган рәсемнәрен тактага элгән булалар.) -Укучылар, без бүгенге дәрестә кыш турында сөйләшербез,әйләнә-тирә белән танышу дәресендә алган белемнәрегезне дәрестә кулланырбыз . | Коммуникатив блок.Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера бирүдә катнаша. |
II этап. Тактадагы балалар ясап алып килгән рәсемнәр белән эш. Максат. Укучыларның үзләре ясаган рәсем буенча хикәяли алуларын тикшерү.. | II этап. Тактага эленгән рәсемнәр буенча эш. Бирем 1 . 2-3 баладан теләк буенча сөйләтү. - Ни өчен кышны нәкъ менә шулай итеп сурәтләдең? Якынча хикәя үрнәге. 1.Кыш салкын.Кешеләр кыш көне калын киемнәр киеп йөриләр.Агачларда бернинди яфрак та калмаган.Бөтен җиргә кар яуган.Җир өсте кар көртләре белән тулган. 2.Урман йокыга талган.Кошлар да юк.Бары тик безнең якта кышлаучы кошлар гына очып йөриләр.Аларга азык кирәк.Шуңа күрә урманга баргач җимлекләргә җимнәр салырга кирәк. 3.Кыш көне урамнан кайтасы да килми.Без,малайлар,урамда кышын төрле уеннар уйныйбыз:хоккей,кар атышлы,чанада,чаңгыда шуабыз. Сурәтләү текстын фикерләү текстына әйләндерү. Уен “ Кыш” образын төзү. | Танып- белү УУЭ блогы –рәсемнәр белән тактада эш. Сигнал карточкалары ярдәмендә балалар кышны “+” – “мин кышны яратам” “-” – “ мин кышны яратмыйм” “+/-“ –“ мин кышны яратам да,яратмыйм да.” |
III этап. Яңа тема өстендә эш. Абдулла Әхмәт.Кышкы матурлык. Максат. Укучыларны кышкы матурлыкка соклану хисләре уяту.Аларның аңлап һәм дөрес уку күнекмәләрен үстерү. 4 нче этап. Максат. Укучыларның хикәя һәм шигырь буенча алган дәлилләрен исбатлау. 5 нче этап.Нәрсәләр белдек? Нинди күнекмәләр алдык? Максат.Укучыларның сөйләгәннәрне анализ- лап .нәтиҗәләр чыгаруларына ирешү. | III этап. Абдулла Әхмәт “Кышкы матурлык”. Укытучы .Әйе,укучылар.без кыш турында бик күп әсәрләр укыдык. Ә хәзер кыш темасына багышланган табышмаклар укып, җавапларын тактага яза барыйк. 1.Ак ашъяулык таптым. Җир өстенә яптым (кар) 2.Утта янмый.суда батмый.(боз) 3.Ишектән керер, Түргә менеп утырыр.(суык) 4.Кыш көне дә,җәй көне дә бертөсле.(чыршы) Укытучы.дөрес балалар,сез табышмакларны дөрес чиштегез.Бу табышмакларга җавапларны әле укылачак хикәядән дә табып була. Хикәяне укытучы укый. Язучы кар бөртекләрен нәрсәгә ошата? Яфрак – яфрак.(Һавада ясап күрсәтү,тактага (“яфрак-яфрак” кар бөртеген тактага ясап кую) Укучылардан абзацлап укыту.Һәр укыган абзацның эчтәлеген сөйләтү.План төзи бару Терәк сүзләр буенча хикәяне сөйләтү. Укытучы.Укучылар сез бик дөрес әйттегез.Кыш көне урамда уйнарга бик рәхәт.Кыш салкын булса да урамнан кайтып керәсе килми.Төрле уеннар уйнарга була.Ә ни өчен кыш көне рәхәт була? Укытучы.ә хәзер бер шигырьгә тукталабыз. (Слайдта шигырь юллары бер-бер артлы чыга.Укучылар беренче юлны укыганнан соң шигырь буенча аның дәвамчанлыгын күреп,дәлиллиләр) Гаҗәп кунак. Кар коела: Куна өскә, Куна кашка. Куна күзгә. Кар өелә: Кунак булып Килә җиргә, Килә безгә. Гаҗәп кунак. Күпме килеп Өмет итми Безнең сыйны. Бозы белән. Кары белән, Уен белән Безне сыйлый. Сүзлек өстендә эш. Гаҗәп- странный Кунак-гость Сый-угощение Өмет-надежда Физминут.Ял итү. Кыш образын тудыру. . .(имитация ясыйлар) -Бу рәсем безнең хикәянең эчтәлеген тулысынча ачып бирәме? Укучылар слайдта күрсәтелгән рәсемне аңлаталар. УкытучыБезнең бүгенге сөйләшүебез”Кыш” темасын ачып бирдеме? Укучы.Минемчә.без бүгенге сөйләшүдә кышның матур ел фасылы икәнлеген белдек.Күп нәрсәләр турында сөйләштек. Укытучы.Бирелгән терәк сүзләрне кертеп хикәянең эчтәлеген тагын бер кат искә төшереп үтик әле. | Ш этап. Абдулла Әхмәт “Кышкы матурлык” Мультимедиа белән эш. Шәхес буларак блок(личностные).Дәлилләү гамәле.Мотивация) Кыш явыз,йомшак.яхшы.(1сен сайлап алу,исбатлау.1-2 укучыдан сорау) Регулятив блок.( сорауга җавапны хикәядән эзләү) Танып-белү блогы.Билге-символлар ясап кую. Коммуникатив блок. Планлаштыру гамәле. Коммуникатив блок.Тикшерү,коррекцияләү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү. (Укучыларның җаваплары. Якынча җавап үрнәге. Чөнки кышын һава чиста,саф була.Шуңа күрә кышның салкынлыгын балалар тоймыйлар.) Танып-белү блогы.Логик фикерләү .Билгеләрне табу максатыннан чыгып,анализлау ,сорауга җавап бирү. Регулятив блок.Фаразлау гамәле. Шәхес буларак блок.Мәгънә төзелешен ачыклау. Регулятив блок.Үз-Үзеңне ихтыяр буенча көйләү. (Слайдтан “Кыш” темасына багышланган рәсем күрсәтү. Укучыларның дәлилләре.) Коммуникатив блок. Тикшерү,коррекцияләү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү. Регулятив блок.Бәяләү гамәле. Танып-белү блогы.компонентларны тулыландырып,характеристика бирү.хикәяләү. |