Дәреснең темасы: А. Алиш ”Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән”
Максат: 1.Халык авыз иҗатын өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне ныгыту,тирәнәйтү.
2.Укучыларның әсәрне аңлап укуларына ирешү, җаваплылык хисе тәрбияләү. әкиятләрнең тәрбияви яклкрын күрсәтү;
3.Сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм үстерү, китап укуга омтылыш, китапка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау : Китаплар күргәзмәсе, әсәр буенча эшләнгән рәсемнәр, слайдлар, аудиоязма
Дәреснең барышы
I.Психологик уңай халәт тудыру.
-Укучылар, узган дәресләрдә без сезнең белән халык авыз иҗатын өйрәнә башлаган идек. Әйдәгез, бергәләп искә төшереп үтик әле. Нәрсә соң ул халык авыз иҗаты? Аңа нәрсәләр керә?
(слайд ачыла)(укучылар җавабы)
-*Табышмаклар
*Мәкаль һәм әйтемнәр
*Мәзәкләр
*әкиятләр
Халкыбызның бай рухлы, кешеләрне киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң сулышлы җырлары, тапкыр һәм зирәк мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, мәзәкләре бар.
Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә.
-әкиятләр халык авыз иҗатының бер төре. Сез инде әкиятләр белән сабый чактан ук таныш.әкиятләрне сез әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгыздан, тәрбияче апаларыгыздан ишетеп тә,ә кечкенәрәк классларда үзегез укып та таныштыгыз.
Әкиятләрдә халыкыбызның тормышка карашы, хыялы, омтылышлары чагыла. Әкият уйландыра, миһербанлы булырга, батырлыкка, матурлыкка чакыра.
Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп әкиятләр иленә сәяхәт итеп алыйк.
Слайдка карап әкиятнең исемен һәм 1-2 җөмлә белән генә эчтәлеген әйтеп үтәргә (слайд)
*Без карап киткән әкиятләрнең геройлары кемнәр?
…
* әкиятләр ничек тәмамланды?
…
*Бу әкиятләрнең авторлары бармы?
…
II Яңа теманы аңлату
Без бүген өйрәнәсе әкиятебез дә халык авыз иҗатына керә.(слайд) Ул мингрел халык әкияте «Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән». Бу әкиятне татар теленә бөек әкиятче А.Алиш тәрҗемә иткән. А.Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Беренче чиратта, әкиятче ул
III Сүзлек өстендә эш
Әкиятне тыңлаганчы слайдка күз салыйк. Монда сезнең өчен авыр аңлаешлы сүзләр бирелгән(укучылар укый). әкиятне укыган вакытта игътибарлы булыгыз , әгәр тагын да аңлашылмаган сүзләр булса сорарсыз.
- Әкиятне аудиоязмада тыңлау
IV Физкультминут
V Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
а) Мин сезгә (слайд) рәсемнәр күрсәтәм, сез әкияттән шушы рәсемгә туры килгән өлешен табып , рольләргә бүлеп укыгыз.
( Укучылар рәсемнәр буенча табып , рольләргә бүлеп укыйлар)
ә) Ә хәзер тактада бирелгән рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге буенча эзлекле тәртиптә тезегез.
( Рәсемнәрне эчтәлеге буенча эзлекле тәртиптә тезәләр)
б) Әкиятнең эчтәлегеннән чыгып алдагы сорауларга җавап бирик
*Эт ни өчен аюны, бүрене, арысланны ташлап китә?
…
*Ни өчен ул үзенә хуҗа итеп кешене сайлады?
…
*Дөньяда иң көчлесе кем?
...
* Җәнлекләр, җир, су, үсемлекләр дөньясы өчен дә кем җаваплы булыр?
…
VI Дәресне йомгаклау.
Хәзерге көндә дә эт кешеләрнең янәшәсендә. Алар кешеләрнең ярдәмчесе, дусты, сакчысы. Дәресебезне Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» әсәрендәге җөмләсе белән йомгаклыйсы килә.
…син үзнең ияләштергән һәркем өчен һәрвакыт җаваплы икәнеңне истән чыгарма…
(Антуан де Сент-Экзюпери)
VII Өй эше. Эт турында әкият яисә хикәя язып килергә.