kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

8 сыйныфлар ?чен татар теленн?н д?рес эшк?ртм?се "Тезм? кушма ??мл? буенча белемн?рне гомумил?штереп кабатлау".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Тезм? кушма ??мл? буенча белемн?рне гомумил?штер?

        Максат: Терк?гечле ??м терк?гечсез тезм? кушма ??мл?л?р турында белемн?рне гомумил?штереп кабатлау; терк?гечле ??м терк?гечсез ??мл?л?л?рне к?нег?л?рд? аера бел? ??м с?йл?мд? куллану к?некм?сен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; и?ади фикерл?? с?л?тен, ??м ?хлак сыйфатлар т?рбиял??.

      ?и?азлау: Тестлар, м?кальл?р, ??мл?л?р, схемалар язылган карточкалар,картина «Гаил? тормышы», М.М?х?мм?т?анов «Ташны ярып ?ск?н г?лл?р», таблицалар.

      Д?рес т?ре: катнаш

      Д?рес тибы: белем ??м к?некм?л?рен гомумил?штер? ??м системалаштыру

      Метод: ??г?м?, эзл?н?-проблемалы, милли-т?б?к компоненты

      Алым: и?ади, индивидуаль, дифференциаль эш

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«8 сыйныфлар ?чен татар теленн?н д?рес эшк?ртм?се "Тезм? кушма ??мл? буенча белемн?рне гомумил?штереп кабатлау". »

___ татар теле,8 класс Число: 13.11.2014


Тема: Тезмә кушма җөмлә буенча белемнәрне гомумиләштерү

Максат: Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау; теркәгечле һәм теркәгечсез җөмләләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерләү сәләтен, һәм әхлак сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Тестлар, мәкальләр, җөмләләр, схемалар язылган карточкалар,картина «Гаилә тормышы», М.Мөхәммәтҗанов «Ташны ярып үскән гөлләр», таблицалар.

Дәрес төре: катнаш

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Метод: әңгәмә, эзләнү-проблемалы, милли-төбәк компоненты

Алым: иҗади, индивидуаль, дифференциаль эш

План.

I Оештыру өлеше.

1.Сыйныф белән исәнләшү

2.Укучыларны барлау

2.Уңай психологик халәт булдыру

II. Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

2. Проблемалы сорау. «Бүгенге дәрестә нинди теманы кабатларбыз?

( Көтелгән җавап: «Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау)

3. Модель Фрейер ярдәмендә тезмә кушма җөмләләрне искә төшерү

— Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? (Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә җөмлә дип атала.)

  • Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (Тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүенә карап, ике төргә бүленә: теркәгечле тезмә кушма җөмлә һәм теркәгечсез тезмә җөмләләргә.)

  • Нинди җөмлә теркәгечле тезмә җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.)

  • Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә җөмлә дип атала? (Гади җөмләләре үзара интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала)

  • Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә җөмләләр нинди теркәгечләр белән бәйләнә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр тезүче теркәгечләр белән бәйләнә)

  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә җөмләләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләүче чаралар: санау һәм каршы кую интонациясе.)

—Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә җөмләләр арасына нинди тыныш билгесе куела? (Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр гади җөмләләр өтер белән аерыла.)

  • Кайсы очракта нокталы өтер куела? (Гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтер булса, җөмләләр нокталы өтер белән аерыла.)

  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына кайсы очракта сызык куела? (Кискен каршы куюны һәм вакыйгалар алмашынуын белдергән җөмләләр арасында сызык куела.)

  • Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасына нинди тыныш билгеләре куела?( Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерыла )

  • Кайсы очракта өтер куелмый? (Һәм теркәгече ярдәмендә бәйләнгән җөмләләрдә аларның һәр икесе өчен дә уртак кисәк булганда, һәм алдыннан өтер куелмый).

Нәтиҗә ясау. (белдерүче чара, тыныш билгесе)

III Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1. Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә һәм төрен билгеләргә.

(Укытучы баш өлешен әйтә, укучылар дәвам итәләр) (Слайд№1).

Эшләгән тук булган, ... (эшләмәгән юк булган.) (Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.)

Тырышкан табар... (ташка кадак кагар.) (Гади җөмлә.)

Тырышлык — зурлык,... (ә ялкаулык—хурлык.) (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.) Матурлык туйда кирәк,(ә мәхәббәт көн дә кирәк) (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.)

Хезмәтнең тире ачы-(җимеше татлы) (Теркәгечсез тезмә кушма җөм­лә.)

-Укучылар, игътибар итсәгез, халык авыз иҗаты никадәр бай хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә ия. Аларда үзебезгә көндәлек кылган эш-гамәлләребезгә, әдәби сөйләме-безгә кабул итеп алырлык мәкальләр бик күп. Мәкальләр безне әдәп-әхлак сыйфат-ларына тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

2. Сималтиниус Релли Тейбл- тест

 

Тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмлә темаларын кабатлау  

1.Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр?

-теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, интонация;

-бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

-теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшәлек, мөнәсәбәтле сүзләр, интонация;

2.Кушма җөмләләрне нинди төркемнәргә бүләләр?

- бер компонентлы кушма җөмләләр һәм катнаш кушма җөмләләргә;

- ике  компонентлы кушма җөмләләр һәм тезмә кушма җөмләләргә;

- ике  компонентлы кушма җөмләләргә һәм катнаш кушма җөмләләргә;

3. ике  компонентлы   кушма җөмләләр нинди җөмләләргә бүленә?

-тезмә кушма, иярченле кушма;

- иярченле кушма, күп катнаш кушма;

- тезмә кушма, катнаш кушма;

4. Тезмә кушма җөмләләр нинди төргә  бүленә?

- теркәгечле, теркәгечсез;

- иярченле, теркәгечсез;

- теркәгечсез, тезмә кушма;

5.Иярченле кушма җөмләләрне нинди төрләргә бүлеп йөртәләр?

- синтетик,  теркәгечсез;

- аналитик,  синтетик;

- теркәгечле,  аналитик;

6.Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара нинди юл белән бәйләнәләр?

- аналитик, мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә;

- Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр;

- тезү һәм ияртү юлы белән;

7. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне бәйли торган чаралар:

- мөнәсәбәтле сүзләр, интонация;

- кушымчалар, янәшәлек;

- санау интонациясе, каршы кую интонациясе;

8. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр бер – берсеннән нәрсә белән аерыла?

-нокта;

- өтер;

-сызык.


3.Дәфтәрләрдә эш

Карточкаларда бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә, исемен язарга.

Iвариант. Авылда кечкенә ике бала белән калган әни тормышны авырдан алып барды, тик салымнар вакытында түләнде.

IIвариант. Әле беребез чыгып җырлый, әле беребез чыгып бии иде.

III вариант. Аш пешерүчеләрнең хезмәте авыр, әмма һәрбер ятим баланың тамагы тук була иде.

IV вариант. Алар яшелчәләрне җәй буе карап үстерделәр, һәм көз көне

мул табын әзерлиләр иде.

V вариант. Бөек Ватан сугышы алдыннан Х.Рахман «Шомырт чәчәкләре» исемле повесть өстендә эшли, ләкин повесте тәмамланмыйча кала.

СИГНЕЧЕС

4. Китап белән эшләү ( бер укучы тактада).

____ нче күнегү. Тыныш билгеләре куярга.

5. Җөмләләр белән эш. (слайдта)

а) Безнең урамга ямь-яшел чирәм чыкты, тик каз бәбкәләре генә күренмәде.(Ш.М.)

б)Җәй җитте, һәм мин зур дәрт белән калага юл алдым. (М.М.)

в) Әллә болытлар куерды, әллә караңгы төшә башлады.(М.Х.)

г) Я татар телендә шигырьләр укыла, я җырлар башкарыла

иде.(Р.М.)

е) Аны күреремен дип канатланып килгән иде- өйдә булмады(С).

а) Ни җыелыш булмады, ни кино күрсәтмәделәр.(Г.И.)

б) Әле кар яуды, әле салкын яңгыр сибәләде.(Г.И.)

в) Арыды, талчыкты, әмма күңеле күтәренке иде Кирамның. (М.Ә.)

г) Зөбәйдә әби ел саен күп итеп казлар үстерде, ә Галиулла бабай иген икте, мал карады.(З.З)

е) Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр- икешәр каз элгәннәр,тик кунак кызының гына куллары буш.(Г.Б.)

IV. Йомгаклау.

Рефлексия

Бу дәрестә нинди эчтәлектәге эшләр эшләдек?

-Тезмә кушма җөмләләр буенча йомгак

Билгеләр кую, укучылар эшчәнлегенә анализ ясау.

V. Өй эше: кагыйдәләрне кабатларга


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Автор: Набиева Алина Раилевна

Дата: 01.03.2015

Номер свидетельства: 180582


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства