1 этап. Оештыру өлеше, мотивация. Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. Дәрестә төркемнәрдә эшләүнең кагыйдәләрен искә төшерү - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. 2.Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау(256-257нче күнегү) | Укучылар теләкләр тели: − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! − Бер-береңне тыңлый белергә! | КоммуникативУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар. Шәхси УУГ: яхшы укучы сыйфатын аңлау. Шәхси УУГ:үз уңышларыңның һәм уңышсызкларыңның сәбәбен ачыклау. |
2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру. Максат: Шәхси: темага кызыксыну уяту; Регулятив: - максатны билгеләү; Коммуникатив: -ишетә һәм тыңлый белү, -бер-береңә аңлата һәм фикереңне дәлилли белү | – Балалар, без сезнең белән узган дәрестә гади җөмләнең җыйнак һәм җәенке төрләрен өйрәндек. Нинди җөмләләрне җыйнак җөмлә дип атыйбыз? – Ә хәзер җилкә партнерыгызга шушы сорауга җавап бирегез. Беренче булып А партнерлары җавап бирә. –Сез бу фикер белән килешәсезме? Рәхмәт. – Ә хәзер Б партнерлары җәенке җөмләләргә аңлатма бирә. Рәхмәт.
| Укучы җавап бирә: Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала. Укучы җавап бирә: Составында баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә булган җөмләләр җәенке җөмлә дип атала. Үзбәя. а) дәреслектән файдаланып җавап бирә алса - «3»; б) бер генә сорауга җавап бирә алса - «4»; в) әлеге сорауларга төгәл җавап бирә алса- «5». | КоммуникативУУГ: - бүтәннәрнең сөйләвен тыңлау һәм аңлау; -үз фикерләренә ышандыра белү. |
3 этап. Уку мәсьәләсе кую Максат:Регулятив: күзаллау,фаразлау,чишү юлларын табу. Танып белү эшчәнлеге: дөрес җавапны таба белү, проблеманы чишү. Коммуникатив: сөйләүченең ялгышын табып төзәтә белү. | 38 нче бирем. Сары яфраклар коела. Җөмләне укыгыз һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүз җөмләдә нинди кисәк була?Без бүген нәрсә турында сөйләшербез? | К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән сүз җөмләдә аергыч була. Димәк, без бүген аергыч турында сөйләшербез. Үзбәя. | Метапредмет УУГ регулятив: - дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау; - укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. |
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү. Максат: аергычка билгеләмә бирә белү; аны аңлау өчен шартлар тудыру. Ял минуты | Бүген без сезнең белән “Аергыч һәм аның белдерелүен” өйрәнербез. - Нәрсә ул аергыч? Аңа нинди билгеләр хас? - Бу мәсьәләне ничек чишә аласыз? Уйлагыз, фикер алышыгыз. Дәреслек белән эш. 258 нче күнегү.Җөмләләрне күчереп языгыз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Аергычларның өстенә нинди сүз төркеме белән белдерелүен һәм соравын билгеләгез.
Карточка белән эш. Табигать темасы буенча карточкалар таратыла.Терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзергә.Анализ ясарга. 1.Ямь-яшел. 2.Җәйнең 3.Икенче 4.Көзгедәй
Модельләштерү. 259 нчы күнегү. Сораулар нигезендә аергычның моделен төзергә.
260 нчы күнегү. Аергычка билгеләмә бирегез.
261 нче күнегү. Өзекне укыгыз. Аергычларны үзләре ияргән сүзләре белән бергә язып алыгыз һәм сорау куегыз. Текстны аергычлар белән тулыландыру ... кыш артыннан яз килә. ... кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Һәркайда аның ... нурлары балкый. Җир өсте ... кардан арына башлый. ... елгалардан ... боз китә. Табигать ... йокыдан уяна. ... җирләрдә ... үлән баш калкыта. Уҗым басулары ... юрган ябына. Агачларда ... бөреләр ачыла. Бераздан агачлар ... яфракларга төренер. ... кошлар туган илләрен сагынып кайтканнар. Алар ... көйләрен сузалар. ... тракторлар ... басуларга чыга. Алар кыр битенә ... буразналарын сызып үтәләр. Менә тиздән ... бакчалар ... чәчәккә күмелер. Тирә-якка аларның ... исләре аңкып торыр. - Текстка ни җитми? Ни өчен ул коры, ямьсез яңгырый? | - Искә төшерә алабыз. - Күнегүдән карый алабыз. - Дәреслектән өйрәнә алабыз. Көтелгән җавап: 1.Әсгатьнеӊ − кемнеӊ? Зәӊгәр – нинди? 2. Җылымса – нинди? 3. Бу – кайсы? 4. Ишегалдындагы – кайдагы? 5. Иртәнге – кайчангы? 6. Озынча, тар – нинди? Беренче – ничәнче? Үзбәя. а) укытучы ярдәме белән җавап таба алса - «3»; б) соравын гына дөрес язса - «4»; в) барлык бирем төгәл үтәлсә - «5». Төркемнәрдә җөмләләр төзиләр. Икенче укучылар тактада җөмләгә анализ ясыйлар.Фикер алышалар. Көтелгән җавап : 1.Алмагачлар ямь-яшел яфрак ярды,чәчәк атты. 2.Җәйнең күңелле,матур вакыты җитте. 3.Икенче август та җиткән. 4.Көзгедәй су өстенә өянкеләр тезелгән. Үзбәя. а) 2 җөмләне дөрес язса - «3»; б) 3 җөмләне дөрес язса - «4»; в) барлык бирем төгәл үтәлсә - «5». Көтелгән җавап : Аергыч ! - җөмләнең иярчен кисәге: - исем сүз төркемен ачыклап килә; - сораулары:нинди? кайсы? кайдагы? кайчангы? ничәнче? кемнең? Укучылар бер-берсенә әйтәләр Предметның билгесен, санын һәм кемгә, нәрсәгә каравын белдереп, исем сүз төркемен ачыклап килгән, нинди? кайсы? кайдагы? кемнең? кебек сорауларга җавап биргән иярчен кисәк аергыч дип атала. Көтелгән җавап : Җәйге һава(нинди һава?), Җылы һавада(нинди һавада?) Вак чебеннәр (нинди чебеннәр?) Шәфәкъ кызыллыгына (нәрсәнең кызыллыгына?) Сандугачның җыры(нәрсәнең җыры?) Үзбәя. а) иптәше ярдәме белән тапса – “3” б) сораулары төгәл түгел -“4” в) төгәл, дөрес атаса -“5” Күзләргә күнегү Һәр өстәлдә һәр укучы, тәртип буенча, 1 әйләнешкә 1 җавап әйтә. Үзбәя. а) икедән бер өлешен дөрес язса - «3»; б) кайбер аергычларны дөрес кулланмаса - «4»; в) барлык бирем төгәл үтәлсә - «5». | Шәхси УУГ: - укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. -парларда һәм төркемнәрдә эшли белү. Регулятив УУГ: - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану. Танып белү УУГ: - тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; Коммуникатив УУГ: - кирәкле сорау бирә белү күнекмәләре булдыру Танып-белү: табигатьтә була торган үзгәрешләр. РегулятивУУГ: алган белемнәрне системага салу. Танып-белү гамәлләре: кирәкле мәгълүматны эзләү, аерып ала белү. Коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтеп бирү Танып-белү гамәлләре: аңлап уку һәм аңлап әйтеп бирү. |
5этап. Рефлексия. Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау | Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? | Үзбәя. а)сорауларга җавапны тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”; б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”; в) укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”; г)укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”. | коммуникативУУГ: - бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау; -- үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау |