kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар халык авыз и?аты буенча “УН?Ч” ?киятен? тест биремн?ре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Метопредмет н?ти??л?рен? диагностика 
4 нче сыйныфта уку д?реслегенн?н татар халык авыз и?аты буенча 
”?киятл?р” б?легенн?н тест  биремн?рен язмача тикшер? эше. “УН?Ч” ?киятен? тест  биремн?ре/                                   
     Тестта 12 эш каралган, ул 3 ?лешк? б?ленг?н.
1 нче  ?лешт? -      1 д?н алып 6 нчы номерга кад?р эшл?р бирелг?н:
                                3 ?авап арасыннан д?ресен сайлап алырга;

2 нче ?лешт? -        7 д?н алып 11 г?  кад?р эшл?р алынган:
                                кыскача ?авап язарга;

3 нче ?лешт? -        12 нче номер бирелг?н:
                                 и?ади эш, 3-4 ??мл? бел?н тулы ?авап язарга.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык авыз и?аты буенча “УН?Ч” ?киятен? тест биремн?ре. »







4 нче сыйныфта уку дәреслегеннән татар халык авыз иҗаты буенча

Әкиятләр” бүлегеннән тест биремнәрен язмача тикшерү эше.



Башкарды :


Гараева Резедә Бари кызы башлангыч класс укытучысы

Әлки районы

ММБУ “Чиябаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”.





УНӨЧ” әкияте буенча биремнәр.

I өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (1- 8 нче биремнәр) синең сайлаган җавабыңна туры килгән номерны түгәрәккә (Х) тамгасы белән тамгала.

Әсәрнең жанрын билгели белү

№1 Текстның төрен билгелә.

1 О Шигырьләр.
2 О Әкиятләр.
3 О Хайваннар турындагы әсәрләр.

Текст эчтәлеген аңлап уку

№2 Әкияттә вакыйгалар ничә тапкыр кабатлана?

1 О Дүрт
2 О Ике
3 О Өч

№3 Әкиятнең төп герое кем?

1 О Дию пәрие

2 О Унөч

3 О Патша

№4 Унөч нинди егет?

1 О Батыр

2 О Ялкау

3 О Куркак

№5 Түбәндәге сүзләрне кайсы әкият герое әйтә?

Без монда азап чигәбез, ул симереп ята”

1 О Унөчнең абыйлары

2 О Әби

3 О Патша

№6 Әйтә фигылен кайсы геройлар кулланган?

1 О Патша, әби, абыйлары, Унөч

2 О Патша, әби

3 О Әби, патша, абыйлары.

Текст темасын билгели белү

№7 Кайсы мәкалә әсәрнең төп фикерен ача?

1 О Ана шәфкать диңгезе

2 О Тату туганнар таштан койма корганнар.

3 О Һәркемгә үз иле газиз.

№8 Әкият исеме алдында нинди алмашлык кулланылган?

1 О Без

2 О Алар

3 О Ул

II өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (9- 14 нче биремнәр) җавабыңны яз.

Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклеген аңлый белү.

№9 Вакыйганың эзлеклелеген билгелә.

1 О Дию пәриенең айгыры.

2 О Дию пәриен үзен алып кайту.

3 О Дию пшриенең юрганы.

Тел чараларын күрә белү

№ 10 Әкияттә нинди тылсымлы әйберләр бар?

____________________________________________________________

____________________________________________________________

____________________________________________________________

№11 Унөчкә булышкан әбиең кем була?

____________________________________________________________

№12 Җөмләләрне текстан файдаланып язып бетер.

Бер кешенең булган ди _____________ улы.

Көннәрдән бер көнне _________________ әтиләреннән эшкә китәргә

__________________________ сорыйлар.

Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү

№ 13 Унөч юлда нинди хисләр кичергән?

________________________________________________________________

_______________________________________________________________ _________________________________________________________________

№14 Унөч авырлыкларны ничек җиңеп чыккан?

1 О Тапкырлыгы аркасында.

2 О Әби булышкан.

3 О Абыйлары ярдәм иткән.

4 О Әтисенең ярдәме белән.











4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның укудан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Укучылар 4нче сыйныф ахырында белем күнекмәләрен аңлый һәм файдалана белергә тиеш:



- орфеэпия нормаларын, лексика һәм синтаксис кагыйдәләреннән чыгып тулы сүз белән текстны укырга, минутына 90-95 сүз төрле жанрдагы текстны укырга (пышылдап уку 20 сүзгә күбрәк);

- эчтәлеге буенча авыр әсәрне һәм әдәби сәнгать әсәрләрен аңлап укырга;

- текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

- интонация белән уку;

-темадан чыгып текстка исем кую, яки әсәрнең фикере буенча исем кую;

-аерым сүзләрне мәгълүмат буенча табу һәм “тапкырлык” буенча укый алу (аерым хәрефләр, хәреф элементлары);

-текстка гади план төзи алырга;

-төп һәм чит геройларны ачыклау (логик фикерләү буенча эшләү);

-әсәрдә төп юнәлешне күрсәткән сүзләрне табарга;

-әсәргә сораулар куярга;

-төп һәм өстәмә әсәрләрнең фикерен белергә;

-дәреслектә максатка яраклы әсәрләрне табарга;

-рәсемле план төзергә;

-кыскача план буенча эчтәлеген сөйләргә;





Сәнгать әсәрләрен һәм башлангыч әдәби әсәрләрне укуны аңлау:





-сәнгать һәм әдәби әсәрләрне эмоциональ һәм аңлап укуны кабул итү;

-авторның төп фикерен һәм нәрсә турында язганын билгеләү;

-укыган әсәр аша үзеңнең төп фикереңне җиткерү;

-әдәби сөйләм телгә игътибар итү, телнең сурәтләү чараларын кулланып әсәрнең эчтәлеген ачыклау;

-әдәби әсәрдә телнең сурәтләү чараларын табу, чагыштыру, кабатлау, хозурлану, рифма, эпитет куллану һәм аның әдәби сөйләм телдә билгеләрен ачыклау;

-әдәби сөйләм телдә: эпизод, сюжет, персонаж сүзләреннән файдалану;

-сәнгать һәм танып- белү әсәрләрен аеру;

-әкият, хикәя, шигырь, мәсәлләрнең үзенчәлекләрен ачыклау;

-текст төрләрен билгеләү: хикәя, сурәтләү, фикерләү;

-текстның эчтәлегеннән чыгып төп геройларга һәм аларның үзара мөнәсәбәтенә характеристика бирү;



Иҗади эшчәнлекне үстерү:



-интонация белән укыган геройларның төп фикерен һәм характерын билгели алу (рольләргә бүлеп уку), сәхнәләштерү;

-әсәрдәге геройларның репликасын мимика кулланып драмалаштыру; драманың төп формасын үзләштереп “тере картина” өстендә аерым һәм группа белән эшләү;

-әсәрнең аерым өлешләренә генә түгел пейзажга да телдән рәсем ясау;

-иҗади сөйләм телне формалаштыру;

-укыган буенча үзеңнең фикереңне җиткерү;



Тестның барышы

Тестта 12 эш каралган, ул 3 өлешкә бүленгән.

1 нче өлештә - 1 дән алып 6 нчы номерга кадәр эшләр бирелгән:

3 җавап арасыннан дөресен сайлап алырга;



2 нче өлештә - 7 дән алып 11 гә кадәр эшләр алынган:

кыскача җавап язарга;



3 нче өлештә - 12 нче номер бирелгән:

иҗади эш, 3-4 җөмлә белән тулы җавап язарга.



Бәяләү:

Тестның эшләнешен биш балл белән бәяләргә мөмкин:



“5” билгесе куела: әгәр 1 дән алып 11 гә кадәр номерлар дөрес эшләнсә;

“4” билгесе куела: әгәр 9 яки 10 эш дөрес эшләнгән очракта;

“3” билгесе куела: әгәр 6 яки 8 эш дөрес эшләнгән очракта;



12 нче эш аерым бәяләнә һәм дөрес эшләнгән очракта гына “5” ле билгесе куела.



Төзәтүләр саналмый, укучылар мөстәкыйль эшли, укытучы булышмый, әгәр эшли алмаса башка эшкә күчәргә мөмкин.



Тест белән ничек эшләргә?

- Синең алдыңда әдәби уку буенча бирем.

- Игътибар белән биремне һәм җавапны укы.

- Дөрес җавапны сайлап ал.

- Биремдә бер генә җавапны сайлап ал дип әйтелгән икән, бары берне генә сайлап алырга кирәк.

- Дөрес җавапның номерларын V , яки X тамгасы белән сызып куярга , 9- 15 биремнәргә кыскача җавап язарга кирәк.

- Биремне эшли алмасаң башка биремгә күчәргә мөмкин.

- Вакытың калса кире шул биремгә кире кайтып эшләп була.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Тесты

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар халык авыз и?аты буенча “УН?Ч” ?киятен? тест биремн?ре.

Автор: Гараева Резеда Бариевна

Дата: 29.01.2015

Номер свидетельства: 164063


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства