kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар халык авыз и?аты буенча “?Ч СОРАУ” ?киятен? тест биремн?ре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Метопредмет  н?ти??л?рен? диагностика.4 нче сыйныфта уку д?реслегенн?н татар халык авыз и?аты буенча ”?киятл?р” б?легенн?н тест  биремн?рен язмача тикшер? эше.   Тестта 12 эш каралган, ул 3 ?лешк? б?ленг?н.

1 нче  ?лешт? -      1 д?н алып 6 нчы номерга кад?р эшл?р бирелг?н:

                                3 ?авап арасыннан д?ресен сайлап алырга;

2 нче ?лешт? -        7 д?н алып 11 г?  кад?р эшл?р алынган:

                                кыскача ?авап язарга;

3 нче ?лешт? -        12 нче номер бирелг?н:

                                 и?ади эш, 3-4 ??мл? бел?н тулы ?авап язарга.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык авыз и?аты буенча “?Ч СОРАУ” ?киятен? тест биремн?ре. »

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның укудан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Укучылар 4нче сыйныф ахырында белем күнекмәләрен аңлый һәм файдалана белергә тиеш:



- орфеэпия нормаларын, лексика һәм синтаксис кагыйдәләреннән чыгып тулы сүз белән текстны укырга, минутына 90-95 сүз төрле жанрдагы текстны укырга (пышылдап уку 20 сүзгә күбрәк);

- эчтәлеге буенча авыр әсәрне һәм әдәби сәнгать әсәрләрен аңлап укырга;

- текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

- интонация белән уку;

-темадан чыгып текстка исем кую, яки әсәрнең фикере буенча исем кую;

-аерым сүзләрне мәгълүмат буенча табу һәм “тапкырлык” буенча укый алу (аерым хәрефләр, хәреф элементлары);

-текстка гади план төзи алырга;

-төп һәм чит геройларны ачыклау (логик фикерләү буенча эшләү);

-әсәрдә төп юнәлешне күрсәткән сүзләрне табарга;

-әсәргә сораулар куярга;

-төп һәм өстәмә әсәрләрнең фикерен белергә;

-дәреслектә максатка яраклы әсәрләрне табарга;

-рәсемле план төзергә;

-кыскача план буенча эчтәлеген сөйләргә;





Сәнгать әсәрләрен һәм башлангыч әдәби әсәрләрне укуны аңлау:





-сәнгать һәм әдәби әсәрләрне эмоциональ һәм аңлап укуны кабул итү;

-авторның төп фикерен һәм нәрсә турында язганын билгеләү;

-укыган әсәр аша үзеңнең төп фикереңне җиткерү;

-әдәби сөйләм телгә игътибар итү, телнең сурәтләү чараларын кулланып әсәрнең эчтәлеген ачыклау;

-әдәби әсәрдә телнең сурәтләү чараларын табу, чагыштыру, кабатлау, хозурлану, рифма, эпитет куллану һәм аның әдәби сөйләм телдә билгеләрен ачыклау;

-әдәби сөйләм телдә: эпизод, сюжет, персонаж сүзләреннән файдалану;

-сәнгать һәм танып- белү әсәрләрен аеру;

-әкият, хикәя, шигырь, мәсәлләрнең үзенчәлекләрен ачыклау;

-текст төрләрен билгеләү: хикәя, сурәтләү, фикерләү;

-текстның эчтәлегеннән чыгып төп геройларга һәм аларның үзара мөнәсәбәтенә характеристика бирү;







Иҗади эшчәнлекне үстерү:



-интонация белән укыган геройларның төп фикерен һәм характерын билгели алу (рольләргә бүлеп уку), сәхнәләштерү;

-әсәрдәге геройларның репликасын мимика кулланып драмалаштыру; драманың төп формасын үзләштереп “тере картина” өстендә аерым һәм группа белән эшләү;

-әсәрнең аерым өлешләренә генә түгел пейзажга да телдән рәсем ясау;

-иҗади сөйләм телне формалаштыру;

-укыган буенча үзеңнең фикереңне җиткерү;



Тестның барышы

Тестта 12 эш каралган, ул 3 өлешкә бүленгән.

1 нче өлештә - 1 дән алып 6 нчы номерга кадәр эшләр бирелгән:

3 җавап арасыннан дөресен сайлап алырга;



2 нче өлештә - 7 дән алып 11 гә кадәр эшләр алынган:

кыскача җавап язарга;



3 нче өлештә - 12 нче номер бирелгән:

иҗади эш, 3-4 җөмлә белән тулы җавап язарга.



Бәяләү:

Тестның эшләнешен биш балл белән бәяләргә мөмкин:



“5” билгесе куела: әгәр 1 дән алып 11 гә кадәр номерлар дөрес эшләнсә;

“4” билгесе куела: әгәр 9 яки 10 эш дөрес эшләнгән очракта;

“3” билгесе куела: әгәр 6 яки 8 эш дөрес эшләнгән очракта;



12 нче эш аерым бәяләнә һәм дөрес эшләнгән очракта гына “5” ле билгесе куела.



Төзәтүләр саналмый, укучылар мөстәкыйль эшли, укытучы булышмый, әгәр эшли алмаса башка эшкә күчәргә мөмкин.



Тест белән ничек эшләргә?

- Синең алдыңда әдәби уку буенча бирем.

- Игътибар белән биремне һәм җавапны укы.

- Дөрес җавапны сайлап ал.

- Биремдә бер генә җавапны сайлап ал дип әйтелгән икән, бары берне генә сайлап алырга кирәк.

- Дөрес җавапның номерларын V , яки X тамгасы белән сызып куярга , 9- 15 биремнәргә кыскача җавап язарга кирәк.

- Биремне эшли алмасаң башка биремгә күчәргә мөмкин.

- Вакытың калса кире шул биремгә кире кайтып эшләп була.











4 нче сыйныфта уку дәреслегеннән

татар халык авыз иҗаты буенча

Әкиятләр” бүлегеннән

тест биремнәрен

язмача тикшерү эше.





Башкарды :


Гараева Резедә Бари кызы башлангыч класс укытучысы

Әлки районы

ММБУ “Чиябаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”.







ӨЧ СОРАУ” әкияте буенча биремнәр.

I өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (1-7 нче биремнәр) синең сайлаган җавабыңна туры килгән номерны түгәрәккә (Х) тамгасы белән тамгала.

Әсәрнең жанрын билгели белү

№1 Текстның төрен билгелә.

1 О Шигырьләр
2 О Әкиятләр
3 О Фәнни – популяр әсәрләр

Текст темасын билгели белү

№2 Әсәрдә вакыйга кайсы урында бара?

1 О Мәктәптә

2 О Юлда

3 О Басуда

№3 Әсәрдәге төп геройның характерын билгелә?

1 О Явыз.

2 О Эшчән

3 О Игътибарлы

№4 Кайсы мәкаль әсәрнең төп фикерен ача?

  1. О Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.

  2. О Аталар сүзе – акылның үзе.

  3. О Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.



Текст эчтәлеген аңлап уку

№5 Әсәрдә кайсы герой бу сүзләрне әйткән?

  • Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын?

1 О Юлчы егет

2 О Тылсымчы

3 О Чәчүче кеше.

№6 Ул ничә тапкыр ашлык чәчкән?

1 О 5

2 О 8

3 О 3

№7 Юлчы егетнең өченче сорауга биргән җавап сүзләрен билгелә.

1 О Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар.

2 О Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәннәр.

3 О Хәзер син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың, эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар.

II өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (8-13 нче биремнәр) җавабыңны яз.

Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклеген аңлый белү.

№ 8 Вакыйганың эзлеклелеген билгелә.

1 О Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә.

2 О Эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы.

3 О Борын- борын заманда бар иде , ди, ятим генә үскән бер егет.

4 О Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды.

Тел чараларын күрә белү

№ 9 Көн китә, төн китә сүзтезмәсендә калын хәреф белән бирелгән фигыльне башка фигыльләр белән күрсәтеп яз.

______________________________________________________________________

№10 Әсәрдән файдаланып, җөмләне язып бетер.

Шулай бара торгач, барып җитә, ди, ашлык чәчеп йөрүче бер __________________

__________________________________________________________________________

Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша _________________________________________

№11 Әкияттән бер сорау җөмлә язарга.

__________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________

№12 Әкияттән файдаланып җөмләне тулыландырып язып бетер.

Бик дөрес әйтәсең, _________________ егет икәнсең, - ди ______________ чәчүче кеше, _________________ бик мактады.

Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү.

№ 13 Балалар ата-аналарына ни өчен бурычлы? Тексттан бу җөмләне раслаган өч җөмлә күчереп яз.

1.________________________________________________________________________

2.________________________________________________________________________

3.________________________________________________________________________

№ 14 Автор егетне ничек тасвирлап язган? Җавабыңны тексттан җөмлә белән дәлиллә.

_________________________________________________________________________

III өлеш

Биремнең бу өлешен үтәгәндә (15 нче бирем) тулы җавап төзеп 4-5 җөмлә яз.

Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү.

№15

  • Бу әкият сиңа ошадымы? Ни өчен?

  • Ашлык чәчүчедән нинди үрнәк алырга мөмкин?

  • Егет ни өчен мактауга лаек?

_________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Тесты

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар халык авыз и?аты буенча “?Ч СОРАУ” ?киятен? тест биремн?ре.

Автор: Гараева Резеда Бариевна

Дата: 29.01.2015

Номер свидетельства: 164057


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства