kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Годовая контрольная работа по татарскому языку (6 класс)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Итоговая контрольная работа разработана в форме тестирования по татарскому языку для 6-х классов (русская группа).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Годовая контрольная работа по татарскому языку (6 класс)»

Еллык контроль эш (6 сыйныф, рус төркеме укучыларына)

Ләйсән САГИДУЛЛИНА,

Казандагы "40нчы гимназиянең" татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Роза ХИКМАТУЛЛИНА,

Казандагы "40нчы гимназиянең" 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


1 вариант

А1. Кушма исемне табыгыз:

1) җир җиләге

2) ташбака

3) суыткыч

4) ата-ана


А2. Юнәлеш килешендә булмаган сүзне табыгыз:

1) сыйныфына

2) мәктәпкә

3) апама

4) тәрҗемә


А3. Туры килгән кереш сүзне табыгыз:

Без кичә театрга бардык.

Ә мин, ... ,бара алмадым.

1) әлбәттә

2) бәхеткә каршы

3) димәк

4) кызганычка каршы


А4. Артык бәйлекне табыгыз:

1) кадәр

2) белән

3) турында

4) кебек


А5. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) барсам - если пойду

2) бар - иди

3) барыйк әле - пойдем-ка мы

4) барырга - пойду


А6.Туры килгән санны табыгыз: Әни эштән ... яртыда кайтты.

1) бишәү

2) бишенче

3) бишәр

4) биш


А7. Юклык алмашлыгын күрсәтегез:

1) Һичнинди

2) кемдер

3) барлык

4) алар


А8. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) ашыйсым килә - хочу кушать

2) килергә тиеш – должен прийти

3) утыртырга булдык- должны посадить

4) укый ала – может прочитать


А9. Исем хәбәрле җөмләне табыгыз:

1) Көннәр суыта.

2) Ул аяктан калды.

3) Язын көннәр матурлана.

4) Көн яңгырлы икән.


А10. Җөмлә булсын өчен, сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырыгыз:

а) мул, ә) җыеп, б) уңыш, в) без, г) алдык, д) бакчабыздан, е)быел

1) б,в,г,ә,а,е,д

2) е,в,д,а,б,ә,г

3) а,в,г,е,д,ә,б

4) е,б,д,г,в,ә,а


А11. Туры килгән кушымчаны табыгыз: Хатын-кызлар көнендә мин әнием ... чәчәкләр бүләк иттем.

  1. – нә

  2. – ә

  3. – гә

  4. – не


А12. Хаталы сүзтезмәне табыгыз:

1) акыллы кеше

2) сәламәт бала

3) ярдәмчел бина

4) матур көн


А13. Туры килгән бәйлекне табыгыз: Мин көн ... зарядка ясыйм.

1) кадәр

2) саен

3) таба

4) соң


А14. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) барам - хәзерге заиан хикәя фигыль

2) килсә - шарт фигыл

3) сорады –билгеле үткән заман хикәя фигыл

4) булышыр- инфинитив


А15. Сүзнең антонимын табыгыз: Ялгыш

1) гадел

2) юмарт

3) дөрес

4) чиста


Текстны укыгыз һәм В1-В5 биремнәрен эшләгез.

1) Сабантуй-татар халкының иң матур милли бәйрәме. 2) Татарстанда бу бәйрәм җәйнең беренче аенда уздырыла. 3) Сабантуй урыны табигатьнең иң матур җирендә әзерләнә. 4) Бу бәйрәмдә картлар да,яшьләр дә, балалар да катнаша.

5) Сабантуйда төрле милли уеннар оештыралар: көрәш, ат чабышы, йөгерү, баганага менү һәм башка уеннар. 6) Сабантуйда һәр кешегә күңелле.


В1. 1 нче җөмләдән тартымлы исемне табыгыз.

В2. Тексттан урын-вакыт килешендәге сүзләрне язып алыгыз.

В3. 5 нче җөмләдән теркәгечне табыгыз.

В4. 2 нче җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

В5.Тексттан алмашлыкны табыгыз.


С. Укылган текстка мөнәсәбәтегезне белдереп, берничә җөмлә языгыз.


2 вариант

А1. Кушма исемне табыгыз:

1) каен гөмбәсе

2) сыйныфташ

3) тимераяк

4) балыкчы


А2. Төшем килешендә булмаган сүзне табыгыз:

1) мәктәбен

2) дустымны

3) әнине

4) урын


А3. Туры килгән кереш сүзне табыгыз: Казанда кичә яңгыр яуды. Ә Мәскәүдә, ... , кояшлы иде.

1) әлбәттә

2) Һичшиксез

3) димәк

4) киресенчә


А4. Артык бәйлекне табыгыз:

1) кадәр

2) белән

3) тикле

4) таба


А5. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) укы - читай

2) сораса - если спросит

3) сөйләдем – я рассказала

4) килсен - приходи


А6. Туры килгән санны табыгыз: Укытучы укучыларга .... дәфтәр таратты.

1) ике

2) икешәр

3) икенче

4) икәү


А7. Билгеләү алмашлыгын күрсәтегез:

1) һичнинди

2) кемдер

3) барлык

4) алар


А8. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:

1) кайтырга тиеш - должен вернуться

2) бирә ала – может дать

3) сөйләргә булдык - решили рассказать

4) укый алам – может прочитать


А9. Тезмә хәбәрле җөмләне табыгыз:

1) Кыш җитте.

2) Ул аяктан калды.

3) Язын көннәр матурлана.

4) Бәйрәмгә әзерләнә башладык.


А10.Җөмлә булсын өчен,сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырыгыз:

а) быел, ә) эссе, б) көннәр, в) җәйге, г) булды, д) бик

1) б,в,г,ә,а,д

2) а,в,б,д,ә,г

3) а,в,г,д,ә,б

4) б,д,г,в,ә,а


А11.Туры килгән кушымчаны табыгыз: Укучылар укытучылары... лалә чәчәкләре бүләк иттеләр.

  1. – на

  2. – а

  3. – га

  4. – ны


А12. Хаталы сүзтезмәне табыгыз:

1) белемле кеше

2) матур бина

3) ярдәмчел малай

4) тыйнак көн


А13. Туры килгән бәйлекне табыгыз: Без хайваннар ... инша яздык.

1) белән

2) турында

3) кебек

4) соң


А14. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) китәм - хәзерге заман хикәя фигыль

2) барса - шарт фигыль

3) сораган – билгеле үткән заман хикәя фигыль

4) булышырга - инфинитив


А15. Сүзнең синонимын табыгыз: чиста

1) күңелле

2) яңа

3) саф

4) пычрак


Текстны укыгыз һәм В1-В5 биремнәрен эшләгез.

1)Көз җитте. 2)Кошлар җылы якларга киттеләр. 3)Җәнлекләр дә кышка әзерләнә башладылар. 3)Тиен үзенә азык туплый: агач куышларына чикләвек һәм гөмбә тутыра. 4)Ул кышны җиңел үткәрәчәк, чөнки быел чыршы күркәләре күп булды. 5)Тиеннәр, куяннар тиздән җылы туннарын киярләр.


В1. 3 нче җөмләдән тартымлы исемне табыгыз.

В2. Тексттан юнәлеш килешендәге сүзләрне язып алыгыз.

В3. 3 нче җөмләдән теркәгечне табыгыз.

В4. 2 нче җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

В5. Тексттан алмашлыкны табыгыз.


С.Укылган текстка мөнәсәбәтегезне белдереп, берничә җөмлә языгыз.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Тесты

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Годовая контрольная работа по татарскому языку (6 класс)

Автор: Сагидуллина Ляйсан Рафисовна, Хикматуллина Роза Фоатовна

Дата: 02.08.2016

Номер свидетельства: 338490


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Курсы ПК и ППК для учителей!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства