«Демоверсия ГИА по родному (татарскому) языку для школ с родным (татарским) языком обучения
202 4 нче елда туган ( татар ) тел д ән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру биремнәре
А.Ф.Әюпова, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбенең” югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2024 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен күрсәтмә материалларга аңлатмалар
ПРЕДМЕТ коды- 81, 9 нчы сыйныф
2024 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен күрсәтмә материаллар белән танышканда, шуны истә тотыгыз: тәкъдим ителгән материаллар тикшереләчәк эчтәлекнең барлык элементларын да чагылдырмыйлар. 2024 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру вакытында тикшерелергә мөмкин булган эчтәлек элементларының тулы исемлеге туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен әзерлек дәрәҗәсенә куйган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторында тәкъдим ителгән.
Әлеге вариант туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен узучыларга һәм киң җәмәгатьчелеккә тестның структурасы, биремнәр саны, аларның формасы, катлаулылык дәрәҗәсе турында гомуми күзаллау бирә. Бу варианттагы киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәрне үтәүнең бәяләү критерийлары киңәйтелгән җавапның тулылыгы һәм дөрес язылышы таләпләре турында күзаллау тудыра.
Бу мәгълүматлар туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе узуга әзерлек осталыгын булдырачак.
Эш үтәү өчен күрсәтмә
Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясенә 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 бүлектән тора.
Беренче бүлек 1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Икенче бүлек 7 биремнән тора (2–8 биремнәр). Биредә сүз, җөмлә, текстка төрле типтагы анализ күзаллана. 2–8 нче биремнәрнең җаваплары сүз яки цифрлар белән бирелә. Аларны 1 нче номерлы җавап бланкына язарга кирәк.
Өченче бүлектәге биремнәр укучылар 2 нче бүлектә укыган текст нигезендә башкарыла. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (9.1 һәм 9.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.
Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар тест эшенә билге куйганда исәпкә алынмый. Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа. Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз. Эшне тәмамлагач, һәр җавапның 1 нче һәм 2 нче номерлы бланкларга дөрес номер белән куелганлыгын тикшерергә онытмагыз.
Сезгә уңышлар телибез!
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез.
Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрнең җавабы сүз яки цифрлар булырга мөмкин. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны, бланктагы үрнәктә күрсәтелгәнчә, аерым шакмакка языгыз.
Текстны укыгыз һәм 2-5 нче биремнәрне үтәгез
1)Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. 2)Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. 3)Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! 4)Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! 5)Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! 6)Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... 7)Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем. (Әмирхан Еники. “Матурлык” хикәясе)
*Әмирхан Еники (1909 – 2000) – прозаик.
2. Җөмләләрнең оештыручы үзәкләре (грамматик нигезләре, баш кисәкләрен ) дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. Җавап номерын языгыз.
1) Кул көйләде (1 нче җөмлә)
2) Әнисенә карадым (2 нче җөмлә)
3) Адәм тапкан (3 нче җөмлә)
4) Ул имезгән бит (4 нче җөмлә)
Җавап:____________________.
Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне табыгыз. Җавап номерын языгыз.
1) Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! (4 нче җөмлә)
2) Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! (5 нче җөмлә)
3) Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... (6 нчы җөмлә)
4) Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем. (7 нче җөмлә)
Җавап:__________________ .
Аерымланган хәл янында тыныш билгеләре булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
1) Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. (1 нче җөмлә)
2) Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. (2 нче җөмлә)
3) Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! (4 нче җөмлә)
4) Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! (5 нче җөмлә)
Җавап:____________________.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешне табып языгыз.
4)Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! 5)Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! 6)Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... 7)Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.
Җавап:____________________ .
Текстны укыгыз һәм 6–9 нчы биремнәрне үтәгез
1)Бичара хатын, кызганыч ана, күзләре белән нидер эзли, нидер юксына, кемнедер күрмичә үләсе килми, торып-торып: 2)–Килмәдеме?.. – дип сорый иде. 3) Кызы Фатыйма бертуктамый елый. 4)Анасының бер тәүлектән бирле кабатлаган шушы «килмәдеме» соравы аның күңелендә әллә нинди тирән һәм иске җәрәхәтләрне яңадан ача иде...5)Өч атнадан бирле авырып яткан анасы узган кич беренче мәртәбә төн уртасында: 6)– Фатыйма! 7)Тор. 8)Тизрәк чыгып кара... 9)Килмәдеме? – дип аны куркыткан иде. 10)Менә шуннан бирле һаман көтә... 11)Көн уртасында инде сабырсызлык күрсәтә һәм саташа башлады. 12)Икенде белән ахшам арасында тартышып-тартышып елады: гүя кайдадыр аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буе күрешә алмый, кемнәрдер күрештерми, имеш. 13)Хәзер ул актык сулышында актык бурычын түләргә, анасы белән күздән мәхәббәт яшьләре түгешергә килгән, имеш, ләкин... бичараны кертмиләр, әллә кайларга кайтарып җибәрәләр, имеш... 14)Ахшам вакытында аның тавышы беткән иде инде. 15)Шулай да һаман әлеге «килмәдеме» дигән сүзләрне күзләре, иреннәре белән аңлатырга тырыша иде... 16)Бичара ана! 17)Биш‑ун сулыш, һәрберсе газап. 18) Шәфкатьле ана! 19)Бу кадәр хәсрәт кичерергә тиеш түгел иде. 20)Әй, мәрхәмәтле ана! 21)Соңгы сәгатьләреңдә генә «аны» онытсаң иде... 22)Ананың инде кул-аяклары сизми, кузгалмый, алар салкын һәм авыр ташлар кебек... 23)Ул диңгез төбенә төшеп бара... 24)Ә диңгез һаман салкыная... 25)Ләкин... аһ, ялгыз гына... 26)«Ул» да янында булса иде... 27)Чү! 28)Ишек катында кемнәр? 29)Ишек ачылды. 30)Керделәр... 31)Ике кеше... 32)Берсе катып калды... 33)Тезләнде... 34)Елаган тавыш белән: 35) – Анам!.. – дип кычкырып җибәрде дә карчыкның күкрәгенә йөзен куеп елый башлады... 36)Бу Мостафа иде. 37)– Килдем... 38)Шәфкатьле анам! 39)Бер генә йөземә кара! 40)Анам, җаным, күзем... 41)Анам! – дип акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде... 42)Ул гүя үпкәләгән иде. 43)Аһ!.. 44)Бер генә карасын!.. 45)Ләкин ул инде карый алмый иде... 46)Тышта буран һаман дулый иде...(Шәриф Камал. “Буранда”)
Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Фатыйма әнисен кызганып елый.
2) Мостафа әнисен көтә.
3) Мостафа әнисе белән озак кына сөйләшәләр.
4) Тышта буран күптән тынган иде инде.
Җавап :_______________________.
Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Ишек катында кемнәр?
2) Берсе катып калды.
3) ) – Анам!.. – дип кычкырып җибәрде дә карчыкның күкрәгенә йөзен куеп елый башлады...
4) Берсе катып калды...
Җавап:_________________.
16–21 нче җөмләләрдән хәсрәт сүзенең синонимын табып, күчереп языгыз.
Җавап: ________________.
2–8 нче биремнәрнең җавапларын, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга һәм җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз.
III бүлек
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 9.1 нче яки 9.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез.
9.1. «Бичара хатын, кызганыч ана, күзләре белән нидер эзли, нидер юксына, кемнедер күрмичә үләсе килми, торып-торып: 2) – Килмәдеме?.. – дип сорый иде» җөмләсендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
9.2 «Ана булмыйча, ананың кадерен белеп булмый» — темасына сочинение языгыз. Фикерегезне языгыз. Раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка таянып, язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү системасы
I бүлек
Тыңлау өчен текст
Әбием хикәясе
Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә башлыгы – сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән бер Украина татары. Хатыны исә холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына йөрүчән украинка иде. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала иярткәннәр. Ташландык бер өйгә урнашып яши башладылар болар. Сафый бик тә уңган кеше булып чыкты – хәленнән килгән, көче җиткән барлык эшне дә эшләде – фермада мал карады, көтү көтте, ашлык сукты. Килүләренә бер-ике ай үтмәгәндер, тирә-юньдә Сафыйлар хакында белмәгән кеше юк иде инде. Бик саран кешеләр иде алар. Ике ел яшәп, ике ел буе байлык җыйдылар. Эш көненә тигән ашлыкларын да сатып җибәргәннәр дип сөйләде хәтта халык. Бакчаларында күкрәп уңган кыяр-помидорларны да авыз итмәделәр бугай алар. Һаман-һаман базарга чыгардылар... Сафыйның сөяккә калган балаларын кызганып, авыл кешеләре, очраган саен, аларга берәр кыерчык икмәк биргәлиләр иде. Бердәнбер көнне Сафый авырып китте. Ферма юлында хәлсезләнеп егылып яткан килеш тапканнар. Әмма ул икенче көнне үк тагын эшкә чыкты. Инде бөтенләй эшкә ярамый башлагач, Сафый чүпрәк-чапрак, тимер-томыр, сөяк, көл җыю эшенә тотынды. Шулай ул ике ел буе акча туплады. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды. Кабат авылда пәйда булган Сафыйны кешеләр таный да алмадылар: беренче тапкыр ул елмаеп йөри башлады. Сугыш бетәргә аз гына калгач, Сафый дөнья куйды. «Ач яшәде, үзен-үзе һәлак итте», – дип сөйләнде халык. Бер-ике авыл картыннан башка аның каберенә баручы да булмаган, диләр. Инде сугыш тәмамлангач, авылга каяндыр пөхтә киенгән хәрби кеше килеп төште. Танкист. Күкрәге орден-медаль белән тулы бу кеше Сафыйны эзли иде. Халык сагаеп калды. Шулай да, кунакны зиратка алып барырга булдылар. Кич зур җыелыш җыелды. Хәрби кеше сөйләячәген ишетеп, бөтен авыл халкы клубка кереп тулды. Кемне генә комсыз Сафыйның язмышы кызыксындырмагандыр ул чакта. Бар халыкны гаҗәпләндереп, теге кеше сүзен Сафыйга рәхмәт әйтүдән башлады. Баксаң, комсызлыгы белән дан алган Сафый, акча туплап, берүзе бер танк сатып алган да фронтка җибәргән икән. Дөресрәге, әлеге капитанның үз кулына тапшырган. Ике ел буе бу танк дошманнарны кырган, Берлинга кадәр барып җиткән… Хәрби кеше сөйләде дә сөйләде. Ә зал үкседе дә үкседе. Шулай төнге уникегә кадәр…(Галимҗан Гыйльманов)
1 нче таблица
Кыска изложение өчен текст турында белешмә
Абзац номеры
Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)
1
Авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште.
2
Сафый бик тә уңган кеше булса да, саранлыгы чиктән ашкан иде.
3
Сафый, акча туплап, берүзе бер танк сатып алган да фронтка җибәргән икән.
Язма эшне бәяләү критерийлары
2 нче таблица
№
Критерий
Балл
ИК1
Изложениенең эчтәлеге
Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган.
2
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән).
1
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән).
0
ИК2
Башлангыч текстны җыйнакландыру
Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан, җыйнакландырган.
3
Бер яки берничә алым белән текстның ике микротемасын җыйнакландырган.
2
Бер яки берничә алым белән текстның бер микротемасы җыйнакландырылган.
1
Текстны җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган .
0
ИК3
Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге
Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә:
– логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган;
– текст кызыл юлларга дөрес бүленгән.
2
Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә, әмма бер логик хата бар
яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар.
1
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган, әмма бердән артык логик хата
яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән.
0
ИК1–ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл
7
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрне тикшерү
Икенче бүлектәге һәр биремгә дөрес җавап биргән өчен укучыга берәр балл куела. Җавап инструкциядә күрсәтелгәнчә эшләнсә һәм тулысынча тиешле җавап белән тәңгәл килгән очракта, дөрес үтәлгән дип исәпләнә.
Җавап ялгыш булса яки бөтенләй булмаса, 0 балл куела.
3 нче таблица
Биремнәр
Җаваплар
2
4
3
4
4
2
5
тизрәк
6
1
7
4
8
хәсрәт
III бүлек
9 нчы биремне тикшерү критерийлары
9.1 нче биремне бәяләү критерийлары
9.1 нче биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
4 нче таблица
№
Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (9.1) бәяләү критерийлары
Балл
С1К1
Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлаткан. Аңлатмада хаталар юк.
2
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген, гомумән, дөрес аңлаткан, ләкин аңлатмада 1 хатасы бар.
1
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлатмаган,
яки имтихан бирүче, тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген аңлатканда, 2 яки күбрәк хата ясаган,
яки тексттан алынган кисәк эчтәлегенең аңлатмасы язма эштә юк.
0
С1К2
Дәлил-мисалларның булуы
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 2 дәлил-мисал китергән.
3
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 1 дәлил-мисал китергән.
2
Имтихан бирүче башка тексттан дәлил-мисаллар (-лар) китергән.
1
Имтихан бирүче әлеге кисәкнең эчтәлеген аңлата торган дәлил-мисал китермәгән,
яки имтихан бирүче биремдәге цитатаны я аның бер өлешен дәлил-мисал итеп китергән.
0
С1К3
Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:
– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;
– абзацларга бүленештә хаталар юк.
2
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана, ләкин 1 логик хатасы бар, һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.
1
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар, ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык, һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.
0
С1К4
Эшнең композицион бөтенлеге
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк.
2
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар.
1
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар.
0
С1К1–С1К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл
9
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1 К2–С1 К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинениедәге текст фрагменты 9.1 дәге тексттан алынмыйча, башка тексттан алынса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1 К2–С1 К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (6 нчы таблицаны кара).
9.2 нче биремне бәяләү критерийлары
9.2 нче биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
5 нче таблица
№
Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (11.2) бәяләү критерийлары
Баллар
С3К1
Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән һәм киңәйтелгән формада тасвирлаган.
2
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән, ләкин киңәйтелгән формада тасвирламаган.
1
Имтихан бирүче ялгыш аңлатма биргән, яки төшенчәгә аңлатмасы язма эштә юк.
0
С3К2
Дәлил-мисалларның булуы
Имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның берсе – укылган тексттан, икенчесе – тормыш тәҗрибәсеннән яки имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның икесе дә укылган тексттан.
3
Имтихан бирүче укылган тексттан 1 дәлил-мисал китергән.
2
Имтихан бирүче тормыш тәҗрибәсеннән дәлил-мисаллар (-лар) китергән.
1
Имтихан бирүче бер генә дәлил-мисал да китермәгән.
0
С3К3
Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:
– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;
– абзацларга бүленештә хаталар юк.
2
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана, ләкин 1 логик хатасы бар, һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.
1
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар, ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык, һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.
0
С3К4
Эшнең композицион бөтенлеге
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк.
2
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар.
1
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар.
0
С3К1–С3К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл
9
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С3 К2–С3 К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинение 9.2 дәге сүз яки гыйбарәгә туры килмәсә, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1 К2–С1 К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә
(6 нчы таблицаны кара).
6 нчы таблица
№
Укучы сөйләменең грамоталылыгын һәм фактик төгәллеген бәяләү критерийлары
Балл
ГК1
Орфографик нормаларның үтәлеше
Орфографик хаталары юк яки хатасы 1 дән артык түгел.
2
2–3 хата җибәрелгән.
1
Хаталарының саны 4 тән артык.
0
ГК2
Пунктуацион нормаларның үтәлеше
Пунктуацион хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел.
2
3–4 хатасы бар.
1
Хаталарының саны 5 тән артык.
0
ГК3
Грамматик нормаларның үтәлеше
Грамматик хаталары юк яки 1 хатасы бар
2
2 хатасы бар.
1
Хаталарының саны 3 тән артык.
0
ГК4
Сөйләм нормаларының үтәлеше
Сөйләм хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел.
2
3–4 хатасы бар.
1
Хаталарының саны 5 тән артык.
0
ФК1
Язма сөйләмнең фактик төгәллеге
Материалны язмада бирүдә, шулай ук аңлауда һәм терминнар кулланылышында фактик хаталар юк.
2
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 1 хата бар.
1
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 2 хата бар.
0
ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл
10
Грамоталылыкны бәяләгәндә, изложение һәм сочинениенең күләмен исәпкә алырга кирәк.
6 нчы таблицада китерелгән нормативлар гомуми күләме 140 тан артык сүз булган изложение һәм сочинениеләрне тикшерү өчен кулланыла.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 70–139 сүз булса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый:
ГК1 буенча орфографик хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда, 1 балл куела;
ГК 2 буенча пунктуацион хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда, 1 балл куела;
ГК 3 буенча грамматик хаталар булмаганда, 1 балл куела; ГК 4 буенча сөйләм хаталары булмаганда, 1 балл куела.
ФК1 буенча фактик хаталар һәм терминнар кулланылышында хаталар булмаганда, 1 балл куела.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 69 гына сүз булса, мондый эшләргә ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Әгәр укучы иҗади эшнең бары тик берсен генә (я изложение, я сочинение) үтәсә, ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча бәяләү шулай ук эшнең күләменнән чыгып башкарыла.
Әгәр эш 140 яки аннан артыграк сүздән торса, грамоталылык 6 нчы таблица нигезендә бәяләнә.
Эшнең күләме 70–139 сүздән торса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый (югары күрсәтелгәнчә).
Әгәр эшнең күләме 69 сүздән артмаса, мондый эшләргә ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин булган максималь балл – 33.
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0–14 балл – «2»ле билгесе;
15–22 балл – «3»ле билгесе;
23–28 балл – «4»ле билгесе . Искәрмә: бу очракта укучының ГК1–ГК4 критерийлары буенча баллары 4 тән кимрәк булмаска тиеш.
29–33 балл – «5»ле билгесе . Искәрмә: бу очракта укучының ГК1–ГК4 критерийлары буенча баллары 6 дан кимрәк булмаска тиеш.