kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Статья по теме "Татар теленд? раслау кис?кч?л?ре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

??мл?д? х?б?р ителг?н фактка карата с?йл??чене? раслау м?н?с?б?тен белдер? ?чен хезм?т ит? торган с?зл?рне раслау кис?кч?л?ре дип й?рт?л?р. Х?зерге татар ?д?би теленд? алар к?п т?гел. Андыйларга бит, ич, л?баса (лабаса) кебек с?зл?р кер?. Болардан тыш, урыны бел?н, раслау т?смерен башка кайбер кис?кч?л?р (м?с?л?н, к?ч?йт?-аныклау, сорау, чикл??, инкарь ?. б.) д? белдерерг? м?мкин.

     Х?зер раслау кис?кч?л?рен аерым-аерым карап ?тик.

     Бит кис?кч?се. Ул безг? рус теленн?н с?йл?? теле аша керг?н. Шу?а к?р? фонетик яктан башка формада кабул ителг?н. Л?кин м?гън? ??м функциясе  ягыннан бит ?зене? т?п чыганагы булган ведь кис?кч?сенн?н аерылмый диярлек. Бит ??м ведь кис?кч?л?ре ??р ике телд? д? раслау т?смерен белдер?л?р.

     С?йл??че теге яки бу фактны нейтраль формада да, модаль ??м эмоциональ-экспрессив т?смерл?р бел?н биз?кл?п т? х?б?р ит? ала. М?с?л?н: “Мин м?кт?пт? булдым ”.Монда с?йл??че ты?лаучыга ?зене? м?кт?пт? булуын расларга тел?с?: “Мин м?кт?пт? булдым бит”- дияр иде. Л?кин бу очракта аны? м?кт?пт? булуы ты?лаучы ?чен м?гъл?м булырга тиеш. ? мен?: “Ничек кыен булмасын, бу м?сь?л?не барыбер чиштем бит”, - диг?нд? ис?, с?йл??че ?зе х?б?р ит? торган фактны ?зе раслый, ныгыта, к?ч?йт?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Статья по теме "Татар теленд? раслау кис?кч?л?ре" »

Татар телендә раслау кисәкчәләре.


Җөмләдә хәбәр ителгән фактка карата сөйләүченең раслау мөнәсәбәтен белдерү өчен хезмәт итә торган сүзләрне раслау кисәкчәләре дип йөртәләр. Хәзерге татар әдәби телендә алар күп түгел. Андыйларга бит, ич, ләбаса (лабаса) кебек сүзләр керә. Болардан тыш, урыны белән, раслау төсмерен башка кайбер кисәкчәләр (мәсәлән, көчәйтү-аныклау, сорау, чикләү, инкарь һ. б.) дә белдерергә мөмкин.

Хәзер раслау кисәкчәләрен аерым-аерым карап үтик.

Бит кисәкчәсе. Ул безгә рус теленнән сөйләү теле аша кергән. Шуңа күрә фонетик яктан башка формада кабул ителгән. Ләкин мәгънә һәм функциясе ягыннан бит үзенең төп чыганагы булган ведь кисәкчәсеннән аерылмый диярлек. Бит һәм ведь кисәкчәләре һәр ике телдә дә раслау төсмерен белдерәләр.

Сөйләүче теге яки бу фактны нейтраль формада да, модаль һәм эмоциональ-экспрессив төсмерләр белән бизәкләп тә хәбәр итә ала. Мәсәлән: “Мин мәктәптә булдым ”.Монда сөйләүче тыңлаучыга үзенең мәктәптә булуын расларга теләсә: “Мин мәктәптә булдым бит”- дияр иде. Ләкин бу очракта аның мәктәптә булуы тыңлаучы өчен мәгълүм булырга тиеш. Ә менә: “Ничек кыен булмасын, бу мәсьәләне барыбер чиштем бит”, - дигәндә исә, сөйләүче үзе хәбәр итә торган фактны үзе раслый, ныгыта, көчәйтә.

Шул рәвешчә, татар телендә бит кисәкчәсе хәбәр ителә торган фактны раслау, ныгыту, көчәйтү, аның дөреслегенә басым ясау һәм ясату төсмерләре белдерү өчен хезмәт итә. Моны түбәндәге мисаллардан ачык күрергә мөмкин:

Европада газиз бит без Күз өстендәге каштан да. (Г. Т. Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?)

Ахыры, танымыйсың да, әни, мин Гыйсмәт бит. (Г. Гали. Таң кияве.)

Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул! (Г. Тукай. Шүрәле.)

Кайбер очракта (үзе белән бәйләнешкә кергән сүзләрнең нинди мәгънә белдерүләренә карап) бит кисәкчәсе борчылу катыш раслау төсмере дә белдерә ала. Мәсәлән:

Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;

Бирсәгезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен.

(Г.Тукай. Теләнче.)

Әгәр дә ул әле кисәкчәсе белән бергә килсә, борчылу төсмере тагын да көчәя төшә. Мәсәлән:

  • Кара син ә, правление кешеләре туры килмәде бит әле. (К. Мәргән. Рәшидә әби.)

Инде кисәкчәсе белән бергә килгәндә исә ул икеләнү катыш раслау төсмере чагылдыра. Мәсәлән:

  • Син дә, Әхмәт дус, гомер буе болай йөри алмассың бит инде? (К. Мәргән. Кәләшле йорт.)

Бит кисәкчәсе җөмләнең төрле кисәкләре белән мәгънә бәйләнешенә керә һәм һәрвакыт алардан соң урнаша. Ул күбесенчә җөмләнең хәбәре яки аны ачыклаучы сүзләр янында килә. Әгәр шундый сүзләрнең янында ук тормаса, ул җөмләнең ахырында куела. Бу очракта да ул үзенең янәшәсендә торырга тиешле сүз белән бәйләнешен югалтмый.

Сөйләү телендә бит кисәкчәсе үзе бәйләнешкә кергән сүзләрдән алда да кулланылырга мөмкин. Бит мин сиңа һәрвакыт әйтә килдем, болай эшләмә дип (сөйләү теленнән). Мондый кулланылышның булуы, рус теленең йогынтысы дип карарга кирәк. Чөнки рус телендә “ведь” кисәкчәсе күбесенчә үзе ачыклый торган сүздән алда килә. Мәсәлән: Ведь так ясно, чтобы начать жить в настоящем, надо сначала искупить наше прошлое, покончить с ним… (А.П.Чехов. Вишневый сад). Ведь скучно же это! (М.Горький. Мещане).

Ич кисәкчәсе. Хәзерге татар әдәби телендә бу кисәкчә бит кисәкчәсе белән янәшә кулланыла. Шуны да әйтик, ич кисәкчәсе башка төрки телләрдә очрамый. Аның нинди сүздән килеп чыккан булуы да мәгълүм түгел. Ич кисәкчәсе, башлыча, татар теленең урта, ә бит кисәкчәсе исә көнбатыш (мишәр) диалекты вәкилләре телендә актив кулланыла. Әдәби телгә дә алар шул диалектлардан кергән.

Сөйләмдә сөйләүченең хәбәр ителә торган фактка үзенең эмоциональ - экспрессив мөнәсәбәтен, әлеге фактның дөреслегенә тыңлаучыны ныграк ышандырырга омтылуын яки бу фактның тыңлаучыга да мәгълүм булырга тиешлеген чагылдырып раслау өчен, татар телендә бит кисәкчәсе дә, ич кисәкчәсе дә кулланыла. Аларның лексик- грамматик мәгънәләре дә, стилистик функцияләре дә бер-беренә бик якын. Шуңа күрә аларның кулланылыш сфераларында нинди дә булса аерма табу кыен. Шулай да һәр очракта да бу кисәкчәләр бер-берсенең мәгънә төсмерләрен тулысынча биреп бетерми. Димәк, үзара тулысынча тәңгәл килмиләр. Кайбер сүзләр янында килгәндә, мәсәлән, ич кисәкчәсенең эмоциональ-экспрессив төсмере көчлерәк булуы күренә. Бу күренеш бит һәм ич кисәкчәләрендәге “и” авазының берсендә сүзнең башында, икенчесендә ике тартык арасында килүенә һәм шуның нәтиҗәсендә киң яки тар әйтелүенә бәйле булса кирәк. Мәсәлән:


Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә

күрер, -

Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез!

(Г.Тукай. Бер татар шагыйренең сүзләре).


Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын

табам.

(Г.Тукай. Эш беткәч , уйнарга ярый.)


Соң үзең, белмәдем, белсәм, Камиләне көткән булыр идем, дисең ич! (Г.Ибраһимов. Яшь йөрәкләр.)

Китерелгән мисалларда ни өчен бит кисәкчәсе түгел, (гәрчә Г.Тукай бит кисәкчәсен дә бик актив кулланган), ә ич кисәкчәсе кулланылган булуын карыйк.

Мисалның беренчесендә интонация җөмләнең башыннан ахырына таба күтәрелә бара. Шигырь юлының ахырында өндәү билгесе куелу да моны моны ачык күрсәтеп тора. Әгәр дә мондагы ич кисәкчәсен бит кисәкчәсе белән алыштырсак, даими күтәрелеп бара торган интонация, бит кисәкчәсенә җиткәч, кырт киселеп, түбән төшәр, бит һәм соң кисәкчәләре бер-берсеннән пауза белән аерылыр, ә шигырь башка интонация алыр иде. Күренә ки, бу урында, шигырьгә зарар китерми генә, әлеге кисәкчәләрне бер-берсе белән алмаштырып булмый.

Инде икенче мисалга күз салыйк. Монда да шул ук хәл. Ич кисәкчәсе “көн озын” дигән җөмләнең күтәрелә бару интонациясен саклый, шуның белән бергә ул әле фикернең дәвам итәчәген дә сиздереп тора. Әгәр ич урынына бит кисәкчәсен куйсак, “көн озын” дигән җөмлә алда китерелгән контекстка бәйләнгән һәм аның төп шарты мәгънәсендә килгән булыр иде. (Әйтик, “Мин, караңгы төшкәнче, урманга барып кайтырга өлгерәм әле, көн озын бит!”) Мисалга китерелгән икенче шигырьдә дә интонация даими күтәрелә бара, “ич” кисәкчәсе исә фикернең әле төгәлләнмәгәнлеген, дәвам итүен күрсәтә. Өченче мисал шигъри әсәрдән алынмаган, ләкин аңа да алдагы мисаллардагы күренешләр хас. Мәсәлән, җөмлә көчле эмоцияле, күтәрелә бара торган интонацияле. Биредә ич кисәкчәсе шул интонациянең ахыргача дәвам итүенә булыша.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, бит кисәкчәсенең аермалы буларак, сузык авазга башланган һәм ике генә аваздан торган ич кисәкчәсе теләсә нинди авазга беткән сүзләр янында да сөйләмгә, аның интонациясенә зарар китермичә, кереп китә ала.

Алда без ич кисәкчәсенең төп функциясе сөйләмгә раслау төсмере бирү, сөйләүченең (аерым очракларда тыңлаучының да) хәбәр ителә торган фактка төрле мөнәсәбәтен белдереп килүен дә әйткән идек. Сөйләүче теге яки бу фактка ич кисәкчәсе ярдәмендә түбәндәге мөнәсәбәтләрен белдерә ала:

1. Көчле гаҗәпләнү катыш раслау. Мондый мәгънә төсмерен ул, башлыча, “икән” кисәкчәсе янында килгәндә белдерә. Мәсәлән:

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың.

(Г. Тукай. Туган җиремә.)

2. Икеләнү кисәкчәләре белән килгән сүзләр янында ич кисәкчәсе, раслаудан бигрәк, көчәйтү функциясен үти, аерым очракта хәтта иронияне дә куәтли. Мәсәлән:

- Нигә Шамкина читтә калырга тиеш!

Килгән кунак гына түгелдер ич ул бездә? - дип гаҗәпләнеп сорау куйды председатель.

(Ф. Хөсни. Утызынчы ел.)

3. Аерым очракларда ич кисәкчәсе, үзенең раслау төсмерен югалтып, тирән көрсенү, борчылу төсмере белдерергә мөмкин. Мәсәлән:

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә уйда мин.

Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

(Г. Тукай. Пар ат.)

Лабаса (ләбаса) кисәкчәсе. Теге яки бу сүзгә яки җөмләгә бирә торган мәгънә төсмерләре ягыннан лабаса (ләбаса) алда карап үткән бит, ич кисәкчәләренә якын тора. Ул да, бит, ич кебек үк, сөйләүченең үзе хәбәр итә торган фактка эмоциональ-экспрессив мөнәсәбәтен, раслау төсмерен белдерә. Ләкин лабаса (ләбәса) үзенең функциональ-стилистик төсмерләргә байрак булуы белән бит, ич кисәкчәләреннән шактый аерыла.

Лабаса (ләбаса) кисәкчәсе тарихи яктан ла һәм бакса элементлары кушылуыннан килеп чыккан. Чыннан да, “булды лабаса” һәм “булды ла бакса” сүзләренең (моны үзенең грамматикасында Һ. Максуди исбат иткәнчә) бер-бернә якын булулары бәхәс уятмый. “Ла бакса”ның ничек итеп, “лабаса”га әверелүе исә телдәге закончылыклар нигезендә җиңел аңлатыла. Әйтик, лабаса (ләбаса) кисәкчәсе составындагы ла (лә) элементының да (дә) кисәкчәсеннән үзгәргән булуы башкорт телендәге ла (лә) кулланышында күренә; бакса сүзенең к авазы кыскару исә - татар теле тарихында еш очрый. Шул рәвешчә, лабаса (ләбаса) кисәкчәсенең да (дә) кисәкчәсе белән бакса сүзе кушылуыннан килеп чыккан булуы күренә.

Хәзер бу кисәкчәнең нинди мәгънә төсмерләре белдерүен карап үтик. Түбәндәге мисалларда лабаса хәбәр ителә торган фактка карата гаҗәпләнү катыш раслау төсмерен белдерә. Мәсәлән:

Апакаем, миннән яшерен серең юктыр лабаса! (М. Җәлил. Илдар.)

“Юкка гына аны ямьсез диләр, - дим эчтән генә, - шадрасы саен нур уйный лабаса бу кешенең”. (К. Мәргән. Машина көткәндә.)

Лабаса (ләбаса) кисәкчәсе канәгатьсезлек, ризасызлык катыш раслау төсмере дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән:

Әйтеп торам лабаса: бригадам гына килеп җитсен, үзем суктырам дип. (Г. Бәширов. Намус.)

Лабаса (ләбаса) кисәкчәсе бик нык борчылу катыш раслау төсмере дә белдерә ала. Мәсәлән:

Харап булдым лабаса! Ни хәл итим... (Г. Бәширов. Намус.)

Югарыда карап үтелгән мисаллардан күренгәнчә, бит һәм ич кисәкчәләреннән аермалы буларак, лабаса (ләбаса) кисәкчәсе коры раслауны гына түгел, тагын нинди дә булса бер өстәмәтөсмер дә белдерә. Бу, гомумән, кушма формадагы кисәкчәләргә хас күренеш.

Лабаса (ләбаса) кисәкчәсе дә төрле сүз төркемнәренә карагн сүзләр белән мәгънәви мөнәсәбәткә керә ала. Ләкин ул, нинди сүз белән бәйләнешкә керсә дә, җөмләнең хәбәре янында урнаша һәм, кагыйдә буларак, алардан соң килә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Статья по теме "Татар теленд? раслау кис?кч?л?ре"

Автор: Аббазова Адиля Хайдаровна

Дата: 29.12.2014

Номер свидетельства: 148953


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства