kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Открытый урок по воспоминанияи Файзуллина А.З. "Испытание судьбы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Война. Страшное слово. Сколько судеб, жизней, крови, слез.Прошло много лет, но раны все еще кровоточят. Наш герой -пленник. Сколько страданий видел он.Люди пережившие войну, никогда ее не забудут.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Открытый урок по воспоминанияи Файзуллина А.З. "Испытание судьбы"»

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение

средняя общеобразовательная школа с.Талачево

муниципального района Стерлитамакский район Республики Башкортостан











Судьба

(воспоминания Файзуллина А.Х., ветерана войны)








Составитель:Рахматуллина Зиля Маратовна, учитель МОБУ СОШ с.Талачево МР Стерлитамакский район РБ







2021 год











Ватан сугышы җиле язмышларны

Өтеп үтте, калды яралар,

Сугыш бетеп 75 ел үтсә дә,

Әле һаман сызлый яралар.















Открытый урок-семинар в 10 классе

По воспоминания Файзуллина Ахматшарифа Зиганжировича

Тема урока:Судьба

Цель урока:

  • расширить представление учащихся о Файзуллине А.З. 

  • познакомить с его взглядами на ближайшую историю 

  • чтение и анализ его очерков



Оборудование: презентация, портрет, выставка книг, магнитофон, проектор, его рукописи



































1 ученик

Сугыш… Дәһшәтле, явыз сугыш … Туган илемә күпме корбан, күпме явызлык, күпме күз -яшьләре китерүче сугыш…

Бөек Ватан сугышы Россия халыклары күңеленә тирән яра салды. Яра гына салып калмады, ә дистәләрчә мең яшь егетләрнең гомерен өзде, бик күпләрне ятим, тол итте, күпме ата-аналарны елатып, чәчләрен агартты, күзләрен сукырайтты.

Бу сугыш өлешенә төшкән буынның тәннәрен генә гарипдәнңереп калмады, җаннарын да яралады. Ул китергән афәтләрне санап кына бетерергә мөмкин түгел.

Сугыш халкыбызның әйтеп бетергесез каһарманлыгы, Жиңү хакына китерегән бөек корбаннар – һәрчак көнүзәк тема булып кала.

Җитмеш биш ел үтү белән «сугыш» дигән сүзне ишетү белән, аксап йөрүче ветеран бабайларны, күзләре беткән әбиләрне күргәч –ачы сугыш тагын күпләрне искә төшерә, сугыш эчендә йөрүче, туган илгә бәхет, тынычлык алып кайтучы ветеран бабайлар белән күрешү, алар белән аралашу безгә, яшьләргә, күпкә файдалы фәһем бирә .

Әйе, сугыш күпме кешеләрнең гомерен өзеп, бетмәс –төнкәнмәс кайгы китерде.Сугыш күп корбаннар алып килде, ләкин үлемнәрнең берсе дә икенчесенә охшамаган, аларны бер-берсе белән чагыштырып булмый .Ә бит солдатлар арасында ике, өч тапкыр «үлеп терелгәннәр”, “хәбәрсез югалганнар да” бар. Әйе, үлем һәм сугыш-аерылгысыз төшенчәләр. Солдат гаиләләренә фронттан үле хәбәрләр көн саен килеп торды. Сугыш күпме яшь киленнәрне, хатыннарны, балаларны ятим калдырды.

Бу хезмәтемдә мин сугыш михнәтләрен күрүче, каты язмыш сынауларын үтүче, авылым горурлыгы, минем өчен тәрбия учагы булып торучы Әхмәтшәриф бабай турынада сүземне алып барачакмын. Аның сугыш турында сөйлисе килми, ул сүзне ишетү белән аның күзләре яшьләргә тула иде.

Фәйзуллин Әхмәтшәриф бабай кебекләр безнең Талач авылында күпләр. Ул авырлыклар кичеп тә, исән –сау үзенең туган авылына әйләнеп кайтуына бик шат. Ә бит күпме яшь егетләр сугыш яланында яраланып, интегеп җан бирделәр. Күпме еллар барган сугышның, ничә еллар үтсә дә, хәтирәләре йөрәк эчендә саклана.Фашизмның кылган явызлыклары әле һаман йөрәкне сыкрата, елата.

Бу хезмәтемә тагын бер өстәмә материал туды. 2020 елда Сыраева Рәшидә Ихсан кызы Әхмәтшәриф бабай кулъязмаларын мәңгеләштерде. Ул китап “Фәйзуллин Әхмәтшәриф Җиһангир улы истәлекләре” дип атала.Әхмәтшәриф Фәйзуллинның хәтере - истәлекләр чылбыры. Аның эреләре дә, ваклары да бар. Бу язмаларында ул иң эреләрен генә язган. Хәтер кеше исән чакта тере. Ул сүз булып язылып куелса, сүз белән ныгытылса, гомерле була. Истәлек ул- кешенең хәзинәсе. Кеше үзенең нәселен хәтерендә нык тотса, ул халык истәлегенә әйләнә. Ил-ул йорт, тарихын халык саклый.Безнең Әхмәтшәриф бабабызның хәтере бөек. Үлгән кешенең яшәве-хәтердә саклануы.

Хезмәтемнең максаты: Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр михнәтләр кичергән авылдашларыма ихтирам тәрбияләү күзлегеннән материлларны бер хәтер сандыгына туплау.
Бурычлар: өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү;
-сыйныфташларымда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буынга карата ихтирамнарын арттыру,
-аларга карата горурлык хисләре уяту,укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.
Эшнең актуальлеге: Җиңү алып килгән ватандашларыбыз турындагы хәтирәләрне киләчәк буынга җиткерү. Бары тик бердәмлек һәм Туган илгә мәхәббәт кенә шундый зур җиңүгә китерә алуын төшендерү.

2. ученик

Фәйзуллин Әхмәтшәриф истәлекләре

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күнелгә.

Җиңүләрне яулап алган көннәр ,

Онытылмаслар гомер-гомергә .

Бу хезмәтемдә Стәрлетамак район Талач авылында яшәүче иң гади, иң тыйнак һәм хезмәт сөюче, әдәпле бер гаилә турында сүз бара. Бу гаиләдән Газинур Гафиятуллин да, Миңлегали Гобәйдуллин да, Муса Җәлил кебек кешеләр дә чыкмаган.Үлгән балалары мәрмәр такталарга уелып язылып, исемләнеп тә калмаган. Ләкин бу гаиләнең язмышы, илебезнең төрле төбәкәләрендәге кешеләрнең яшәешләре һәм фаҗигаләре уртак. Андый кешеләр язмышыннан зарланмыйлар , үзләрен икмәк иккән җирнең хужалары итеп хис итәләр, язмыш дулкыннары аларны кайда гына ташламасын ,туган туфракка омтылалар. Кайсы туфракта булса туган йортым, каберем дә шул туфракта булачак, дигән фикердә яшиләр андый кешеләр. Әхмәтшәриф Фәйзуллин шундый кешеләренең берсе.

Әхмәтшәриф бабай очрашу кичәләренә кадерле кунак булып чакырылмый, лекцияләр үткәрми иде. Сугыш турында, тормыш турына әзер язылган шпаргалкалардан докладлар да ясамый иде.Аның докладлары барысы да күңел дәфтәренә язылган. Алар мәңге җуелмаслык булып эз салганнар .

Кеше күнеле-төпсез диңгез ,

Кемнәр буйлап караган

Кеше күңеле дөрләгән ут,

Кемнәр янмый калмаган.

Әхмәтшәриф бабайның әнисе Кәримә исемле булып, ул 1883 нче елда Бәгәнәш авылында (Авыргазы районы) указлы мөәзим гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе җиде ел мәдрәсәдә гыйлем эзләп, дин кануннарын үзләштереп , русча 3 класс тәмамлап, (указ алу өчен өч класс күләмендә русча экзамен бирергә тиеш икән) өлгергәнлек аттестаты ала.Ул инде җиткән егет. Менә әтисенә Бәгәнәш авылыннан Гизетдин мөәминнең кызын димлиләр. Кыз укымышлы була.Өйләнешеп дөнья көтеп яши башлагач, үзләре йорт тергезеп керәләр. Ел тулганда тәүге кызлары Рәхимә дөньяга килә. 1921 елда Мотаһар туа. Калган Зәлифә, Вәлиәгъзәм, Фәрит туганнары сабый чакта ук дөнья куялар. Алар барысы ун бала була. Калган бишәү аякка баса.

1921 ел. Коточкыч ачлык. Ул чакта Әхмәтшәриф бабайга биш яшь була. Шулай да андагы гыйбрәтләр әле дә күз алдында. “Безнең кебек зур. Күп балалы гаиләне шул ачлыктан алып калган әти белән әни нинди тылсымлы көчләр булгандыр. Гаиләбездә бер генә дә бала ачтан үлмәде”,-дип искә ала ул. 1922 елга чыккач, әтисе Әбелкасыйм Габделнасыйр абыйсын күрше Садовка авылына көтү көтәргә бирә. Шул эшләп тапкан акчаларга беренче елны - сыер, икенче елны ат алалар. Шулай итеп алар гаиләсе 7 ел буе көтү көтә. 1928-29 нчы елларда Әхмәтшәриф бабай да көтүче булып китә, аңа ияреп энесе Мотаһар да йөри башлый. 1930 нчы елга чыкканда, хуҗалыкларында ике ат, бер сыер, дүрт сарык, бер сабан, бер зигзак, нык тимерләтеп ясалган арба була. Шулай итеп алар урта хәлле крестьян гаиләсенә әйләнәләр. Колхозлашу еллары башлана. Колхоздагы тәүге 17 хуҗалыкның берсе алар гаиләсе була. Колхозга ике ат, бер улак, бер арба, ун центнер иген, егерме сум акча биреп керәләр. Әтисе иң авыр эшләр башкара ( орлык ташу, кәбән кую). Әхмәтшәриф бабай да башка балалары белән яше җитәр – җитмәс иң авыр эшләргә җигеләләр (җир сөрү, пар ат белән көлтә ташу кебек эшләр). 1929 нчы елның нояберендә укырга төшеп, матур гына укый, шул вакытта (гарәп хәрефләрен танып, белеп беттем дигәндә) абыстай апасы килеп балаларын карау өчен дип Сәмән авылына (Авыргазы районы) алып кайтып китә. “ Үзем укытырмын”,- ди ул һәм сүзендә тора. “ Заман ахыры” дип аталган 3 битле китапны тоттырып, Харрас исеме бабайга укырга бирә. Бабай дәрес бирә.

“ Заман ахыры булгач, ниләр булмый,

Дөньяга төрлек –төрлек бәлә тулгай”.

“Шуларны ятлап кил, тагын дәрес бирермен,”- ди ул.

3 ученик

Фашист тоткыны язмаларыннан

Әхмәтшәриф Җиһанур улы Фәйзуллин озак еллар көндәлек язып бара, анда-яшьлеге турында хатирәләр. Аңа үз гомерендә фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашырга туры килгән.Соңгы сугыш турында күпме язылган! Элекке хәрби әсирнең хатирәләрендә сугыш билгесез ягы белән дә килеп баса. Менә шундый фактны гына алыйк. Файзуллин Әхмәтшәрифкә һәм часть буенча аның иптәшләренә күгенүләр үтәргә дип чакыру кәгазе җибәргәннәр.1941 елның 14 июнендә туганнары белән хушлашып, Әхмәтшәриф сборга юлга чыга. Сурәтләвешенә караганда, винтовкалары агачтан эшләнгән булган, аларга тагын күнегү гранаталар биргәннәр.Хәер,аның язмаларына мөрәҗәгать итик.

“Сугыш турындагы хәбәрне Көнбатышка барганда ишеттек.Фин сугышында чагында ук дошманнарның коралы нинди заманча булуына төшенгән идек. Ә фашист армиясе турында сөйләп торырга да түгел.

Тәүге сугышка Великие Луки шәһәре янында кердек.Дошман ярсып һөҗүм итә.Ә безнең атаканы кире карарга корал юк. Батальон командиры окоп казып яшеренергә приказ бирде. Безнең очракта коралсыз, үзеңә кабер казып яту була инде ул бу. Пулялар окоптан башыңны калкатырга ирек бирми.

Шушы июль сугышында, Мәскәүгә якын урыннарны обороналаганда, безнең дивизия бик күп югалтты солдатларын. Көчләр тигез түгел иде. Немецлар безнең частьларны чолгап алды. Каты сугышып, дивизиянең калган кешеләре чолганыштан саркып чыга.Чолганыштан,соңыннан белүемчә,170 сугышчы гына чыга алган.Тоташ дивизиядән шулхәтле генә калсын әле!

“Булдыра алганыгызча безнекеләргә барып кушылырга!”-дигән приказ алына.Коралыбыз юк, үзебез ачбыз, кулыбызда урындагы җиргә төшенер өчен карта да юк.Чит җир, кая барасың? Урындагы халык үзе урманда качып яши. (Шушы юлларны язганда йөрәк суга, куллар калтырый...-ди Әхмәтшәриф бабай)

Великие Лукидан юлыбыз Көнбатышка таба китә. Без килгәндә, Великие Луки шәһәре бик матур иде, әмма аңа керергә туры килмәде, кырыннан үтеп киттек.Төрле маневрлар ясап, урман эченнән китеп барабыз. Немецның бер йөк машинасын кулга төшердек, аннары җиңел машинага атака ясадык.Тагын атака ясарга приказ алынды.Тик көчләр тигез түгел иде шул. Дошман ут яудырып җиргә сырыктырды. Янә приказ: “Великие Луки дошман кулында, ул котырынган ерткыч кебек Мәскәүгә ыргына. Дошман чылбырын өзәргә һәм үзебезнең частька кушылырга!”



Йомгаклау

Җитмеш биш ел үтте. Әмма дошман тырнагының эзе тирән үтеп керде, ярасы һаман төзәлми, җан ярасы басылмый. Ул сызлый, елый, күпләрне искә төшерә.

Мин бу хезмәтемдә сугыш чорындагы җәфаланучы, дошман михнәтләрен күрүче бер генә ветеран турында яза алдым. Аның кебек кешеләр меңнәр белән саналган. Кызганычка каршы, аларның саны көннән - көн сирәгәя бара. Безгә сугыш ветераннарын хөрмәт итәргә кирәк, аларга күп кирәкми: бер җылы сүз, бер ягымлы караш җитә. Алар алдында без мәңгегә бурычлы булып калабыз, чөнки алар безгә бәхетле, матур тыныч тормыш бүләк итүчеләр. Аларны кадерләргә, ихтирам итәргә кирәк.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Открытый урок по воспоминанияи Файзуллина А.З. "Испытание судьбы"

Автор: Рахматуллина Зиля Маратовна

Дата: 10.04.2021

Номер свидетельства: 577813


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства