kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Наш герой Гази Загитов

Нажмите, чтобы узнать подробности

Говорится о жизни и подвигах Гази Загитова 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Наш герой Гази Загитов»

Муслимова Ф.Х, учитель татарского языка и литературы

Үзебезнең батырыбыз-Гази Заhитов

Актуальлеге:Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен, аның батырлары безне ныграк кызыксындыра. Без үзебезнең тарихыбызны, батырларыбызны белергә,киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлыбыз.Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган ике кешенең исемен белә идек: Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария. Ләкин әлеге тарихи вакыйгага турыдан-туры катнашы булучыларның саны күбрәк һәм аларның берсе – үзебезнең батырыбыз Гази Заһитов. Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.Җиде классны тәмамлагач,Бөре медицина училищесында белем алган. 1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Гази Заhитов Бөек Ватан сугышында артиллерия разведкасында хезмәт иткән. Хәрби тел белән әйткәндә, дошманның саклану корылмаларын һәм утка тоту чараларын табу белән шөгыльләнгән. 1942 елның ноябрендә Гази Заһитовның тырышлыгы белән дошманның зенит батареясы, Гази Заһитов һәм аның иптәшләренең алга таба хәрәкәте турында М.П.Минин хатирәләре аша билгеле. Җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. В.Н.Маков приказы белән, әзерлек тәмамланганчыга кадәр биш минут кала, А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко, М.П.Минин каналга ыргыла. Заһитов төркемне үзе разведка вакытында тапкан реактив миномёт, танкка каршы ата торган пушка һәм 23 дзот сафтан чыгарыла.1943нең 17 маенда ул Акулино авылы янында 500 кешедән торган дошман пехотасын абайлап ала.1943 елның март-август айларында Гази Заһитов дошманның 300гә якын блиндажын, пулемёт качырган урыннарын, күзәтү пунктларын, дзотларын, артиллерия һәм миномёт батареяла батареяларын таба. 1944 елның 15 июлендә ул - алты, 1945 елның 20 гыйнварында ун немец солдатын пленга төшерә. 29 апрельдә капитан В.Н.Маков төркемендәге өлкән сержантлар А.П.Бобров, Г.К.Заһитов, А.Ф.Лисименко һәм сержант М.П.Минин немецлар урнашкан урынга якын килеп, Рейхстагка артиллерия утын көйлиләр. Гази Заһитов һәм аның иптәшләренең алга таба хәрәкәте турында М.П.Минин хатирәләре аша билгеле. Җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. Алдан юлны фонарь белән яктыртып Гази Заһитов йөгерә.22 сәгать 40 минутта Г.К.Заһитов һәм М.П.Минин, Егоров белән Кантариягә кадәр, иң беренче булып, Рейхстагка байрак кадыйлар. Рейхстагтагы сугышта Гази Заһитовның күкрәге яралана. . Гази Заһитов, группаның башка әгъзалары белән бергә, командование тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Аның бүләкләү кәгазендә: «30 апрельдә Рейхстагны штурмлаган вакытта Заһитов беренчеләрдән булып Рейхстагка бәреп керде… өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг башнясына менеп, җиңү байрагын кададылар. Рейхстагны штурмлаган вакыттагы батырлыклары өчен иптәш Заһитов «СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ» исеме бирүгә лаек» дип язылган. Ләкин 1 нче Белорусь фронты командующие Георгий Жуков карары белән, аларның барысы да Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның маенда Гази Заһитов тагын бер бүләк - II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Гази Заһитов туган авылына әйләнеп кайта, анда авыл советы рәисе, МТС механигы булып эшли, өйләнә. 1953 елның 23 августында фаҗигале рәвештә үлә. Әмма үзе исән чагында Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаучының батырлыгы Ватанның иң югары бүләге белән бәяләнми кала .Үзенең батырлыгы турында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки заманасы шундый була. Авылдашлары аның батырлык гамәле турында 1964 елның 30 апрелендә генә, «Комсомольская правда» газетасында язылган «Знаменосцы» мәкаләсеннән белә, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел була. Татар халкы, каһарманның туган төбәге — Башкортстанның Яңагош, Мишкә районы хакимияте Гази Заһитовны оныткан дип әйтеп булмый. Үзгәртеп кору еллары башлангач та, Гази Заһитов турында күпсанлы мәкаләләр чыга, аңа герой исемен бирү өчен мөрәҗәгатьләр ясала. Гази Заһитовка, СССР таралганнан соң, 1997 елның 21 маенда СССР халык депутатлары съездының даими президиумы Указы белән Заһитов Гази Казыйхан улына Советлар Союзы Герое исемен бирелә. Рәсми рәвештә булмаса да, аңа герой исеме бирелде дип тә әйтеп була. Гази Заһитовның исемен мәңгеләштерү өчен тырышкан шәхесләрнең берсе —татар язучысы Айдар Хәлим. Ул Гази Заһитовка багышлап «Татар солдаты» романын яза. "Татар халкы аның исеме белән горурланырга тиеш! Гази Заһитовның исеме һәрвакытта Тукайлардан соң искә алынырга тиеш”, -ди язучы.

Гази Заһитовның туган якларында тарихи-өлкә музее аның исемен йөртә, Яңагошта,Мишкәдә, Казанда,Уфада да аның исемен йөрткән урам бар. Яңагош авылында аның хөрмәтенә бюст куелган.Батырыбызның исеме мәңгелеккә халкыбыз күңелендә.

Источник:

1.Газета “Өмет”№6,12 февраля 2021г.

2.”Казан”, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева

3.http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ul-laek-ide




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Наш герой Гази Загитов

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 04.06.2022

Номер свидетельства: 608872


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства