Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Средняя общеобразовательная школа № 7 города Бирска муниципального района
Бирский район Республики Башкортостан
Конкурсное сочинение на тему
«Мне повезло с землей моей...
Ты – чудо, Башкирия»
Выполнила учитель
татарского языка и литературы
Муслимова Ф. Х.
2022г.
Минем туган җирем - гузәл Башкортстан җире. Безнең республикабыз бөек Рәсәй киңлекләрендә урнашкан. Без җир шарының иң уңайлы төбәгендә яшибез. Монда елның бар мизгеле дә бар: сыерчык сайравына күмелгән гөрләвекле язлары, аны алыштырып җиләкле җылы җәйләре килә, алтын көз үзенең мул уңышы белән куандыра, ап-ак кышлар үзе шатлык бирә.
Башкортстан табигате искиткеч бай, матур. Елга, күлләр, биек таулар, калын урманнар, саф сулы чишмәләр иле ул- безнең Башкортстан. Урманында кошлар сайрый, иркен кырларында иген үсә, хуш исле чәчкәләрендә бал кортлары гөжләп тора, киң болыннарда атлар кешнәп йөри. Нинди хозурлык! Безнең республикабызда күп төрле милләт вәкилләре дуслыкта, бердәмлектә гомер кичерә. Аларның бай культурасы – туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы. Һәр кешегә үз туган җире иң якыны, иң кадерлесе. Минем өчен дә нәкъ шулай.
Мин үзем шәhәр баласы. Тик сабый чагымнан ук үземнең дәү әнием янында - Подлуб авылында үстем. Бу җир минем өчен бик якын,бик кадерле. Монда мин өй алдындагы талларга кунып сайраган сандугач моңнарын ишеттем, ә төннәрен тулган айга, йолдызлырга карап сокландым. Туган якның киң болыннарында искиткеч матур чәчәкләрнең хуш исләренә исереп, татлыдан - татлы җиләкләрен җыеп куандым. Язгы гөрләвекләр ага башлагач, өй каршындагы умартабызга ел саен кайтып оя коручы сыерчыгымны көтеп алдым, аның дәртләнеп сайравын хайран калып тыңладым.
Туган җир… Никадәр матурлыкны, сафлыкны, изгелекне үзендә саклаган җир!
Милләтебезнең күпме бәяләп беткесез матур гореф- гадәтләрен үзендә саклый ул авыл җире. Бары авылда гына була торган рухи байлыкны мин үзем күреп, тоеп үстем.
Башкортстанның гузәл Караидел районындагы Подлуб авылы. Картада ул бер нокта булып күренсә дә, минем өчен ул бик зур, иркен; бар матурлыкны, изгелекне узенә сыйдырган җир.
Авылга 1692нче елны нигез салынган. Иң беренче булып авылга Богдан исемле кеше килеп утырган, диләр. Аның белән кемнәр булганын, ничә кеше булганын берсе дә белми. Ул кешеләр гаиләләре белән җир асты куышларында яшәгәннәр. Өй тубәләрен каен тузлары, юкә кабыклары белән каплаганнар. Менә шуңа курә дә исеме шушы юкә кабыгы белән бәйледер дип аңлатучылар бар. Икенче берәуләр авыл исемен Богданның маңгае белән бәйләргә тырышалар. Янәсе аның маңгае бик нык чыгып торган, шуңа да мишәр авылы Подлоб дип йөртелгән. Картлар авылны юкка гына, татарчалап, «Маңгай асты» дип атамаганнардыр, курәсең.Соңрак Подлуб булып киткән.
Авыл ускән, үз жирләрен булдыру өчен көрәшкән. Татар халкы кичергән бар тарихи вакыйгаларны да үз җилкәсендә татыган .
1927нче елны авыл халкы күрше 3 авыл белән бергә «Тынычлык» колхозы булып оешкан.
Гражданнар сугышы вакытында Подлуб кешеләренә җирләр бүлеп биргәннәр.
Илгә килгән олы кайгылар да авылны читләтеп үтми. Бөек Ватан сугышы башлангач, илне дошманнардан якларга үз улларын озата. Шушы яуда 199 авылдашыбыз һәлак була. Чечен сугышында катнашкан авылдашыбыз Фаизов Шамил Наил улы, узенең хәрби бурычын үтәп, батырларча һәлак була.
Авылыбыз үзенең бик күп уллары белән горурлана ала.Туган иленә,халкына тырышып хезмәт итүче, танылу яулаган укытучылар,табиблар,шагыйрьләр,комбайнчылары да бар.Медицина фәннәре докторы,профессор Ульданов Галим Аллаяр улы,педагогия фәннәре профессоры Сәетов Рафаэль Кадим улы,язучы Нәби Зарипов һәм башкалар.
Мине сөекле Башкортстанымның, авылларыбызның киләчәге бик борчый. Күге тыныч, зәңгәр, кешеләре хезмәт сөючән, чишмәләре саф булсын һәм һәрбер таңы елмаеп тусын минем кадерле җиремнең.