kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Габдулла Тукай, Арсений Тарковский, Борис Пастернак шигырьләрендә экология темасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Табигатьне  саклау-кешелекнең иң мөһим бурычы

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукай, Арсений Тарковский, Борис Пастернак шигырьләрендә экология темасы»

Тема:

Табигать- туган йортыбыз

(Габдулла Тукай, Арсений Тарковский, Борис Пастернак шигырьләрендә экология темасы)











Бүген табигатьне саклау, кешелекне, гомумән Җир шарын саклау-иң мөһим проблемаларның берсе, чөнки планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек,  ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Ләкин моны яңа килеп туган хәлиткеч мәсьәлә дип әйтү дөрес булмас. Ни өчен бөтен дөньяны пандемия аулап алды? Бу экология проблемасы белән бәйләнгән дип уйлыйбыз. Әйтерсең безгә табигать мондый сүзләр әйтә сыман “Кешеләр,бу пандемияне сез тудырдыгыз”.

Шуңа күрә фәнни-тикшерү эшемнең максаты итеп, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрендә экология темасы чагылышын ачыклау.

Бурычлар:

-экология төшенчәсен аңлау;

-Габдулла Тукай һәм Борис Пастернак, Арсений Тарковский шигырьләрендә экология темасын ачыклау;

- рус һәм татар шигырьләрен чагыштыру,уртаклыгын табу;

-шагыйрьләрнең иҗатларында экология проблемасы төп проблемалары икәнен раслау.

Экология проблемасы бүгенге көндә бик актуаль, шуңа да фәнни эшем бик кирәкле

Фәнни эшемнең алымы: анализ, чагыштыру, нәтиҗә

Объекты- Г.Тукай, Борис Пастернак, Арсений Тарковский шигырьләре

Гипотеза: Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?

Эшемнең теоритик әһәмияте: табигать –ул матурлык кына түгел, ул безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Эшемнең практик әһәмияте: биология дәресендәкуллану,сыйныфташларым алдында чыгыш ясау, аны проект рәвешендә дәвам итү







Кереш

Экология... Чит телдән телебезгә кергән матур сүз. Э нәрсә соң ул экология? Моның өчен экологик сүзлеккә мөрәҗәгать итик. Экология- тере һәм тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә торган фән. Икенче аңлатмасын да карап үтик. Экология- табигый мохитне һәм анда бара торган вакыйгаларны өйрәнә торган фән.

Шулай итеп, бу фән –иң кирәкле фәннәрнең берсе. Табигатьне саклау турында Татарстан Конституциясенең 55 нче маддәсендә дә язылган. Анда болай язылган:”Табигатькә сакчыл караш-Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы» диелгән. Димәк, бу- дөньякүләм проблема. Ә табигать проблемасын язучылар ничек чишәләр икән? Һәр әсәрдә шагырьләр, язучылар, драматурглар безне, кешеләрне, матурлыкка өндиләр, моның өчен сурәтләү чараларын кулланалар. Фәнни эшебездә татар халыкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен рус шагыйрьләре белән чагыштырып карарга уйладык.







  1. Өч шагыйрь-өч дәвер

Кечкенә чагымда миңа дәү әнием, аннан әнием Габдулла Тукайның әсәрләрен укый иде.Ул вакытта мин әле күп әйберләрне аңламаганмын.Ә хәзер бөек шагыйребезнең табигатьне саклау мәсьәләсе күтәрелүен раслыйбыз. Г.Тукайның әсәрләрен Арсений Тарковский, Борис Пастернак әсәрләрен белән чагыштырып барырга тырышабыз. Бераз кыскача өч шагыйрьнең тормыш юлларын карап үтик.

Габдулла Тукай- татар халкының бөек шагыйре. Ул 1886 нчы елныә 26 апрелендә Арча районынының Кушлавыч авылында туган. 27 яшендә үлүенә карамастан, әдипнең 35 китабы дөнья күрә.”Туган авыл”,“Су анасы”, Шүрәле” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр.

Борис Пастернак –рус шагыйре.Ул 1890 нчы елның 10 февралендә Мәскәү шәһәрендә туган. Ул күп шигырьләрен ел фасылларына багышлый. Бу иҗат җимешендә экология проблемасын күтәреп чыга. 1960 нчы елда үлә.

Арсений Тарковский-шулай ук рус язучысы.Ул 1907 нче елның 25 июнендә Украинаның Херсон губерниясендә туган. Күп әсәрләрендә-шигырьләрендә экология темасы яңгырый. 1989 нчы елда вафат булган.

Өч шагыйрь төрле җирдә туган, төрле чорда- XX гасыр башы, XX гасыр уртасы, XX ахырында яшәгәннәр, ләкин аларны бер үк тема- экология проблемасы борчыган. Моны дәллиләү өчен, аларның иҗат җимешләрен карап үтик.



II. Габдулла Тукай һәм Арсений Тарковский

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен Арсений Тарковскийның “Чикерткә”(“Кузнечики”) шигыре белән чагыштырып карыйк.

“Бала белән күбәләк” (Г.Тукай)

“Чикерткә”(А.Тарковский “Кузнечики”)









Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе

Кузнечик на лугу стрекочет
В своей защитной плащ-палатке,
Не то кует, не то пророчит,
Не то свой луг разрезать хочет






Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә
,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Не то он лугового бога
На языке зеленом просит:
- Дай мне пожить еще немного,
Пока травы коса не косит!





Ике шигырьдә дә бөҗәкләргә яшәр өчен кырлар, болыннар, саф һава, кешеләрнең миһербанлыгы кирәк. Күбәләк, чикерткә исеменнән безгә ике шагыйрь дә күбәләк, чикерткә- табигатьнең бер өлеше, аларга да да чиста экология кирәк дип әйтергә телиләр. Аларга кырда ничек рәхәт, алар биеләр, аларның җирдә яшиселәре килә.

Ике шигырьдә дә бөҗәләкләргә саф һава кирәк, аларның болай да гомерләре бик кыска, аларга тияргә ярамый.



III. Габдулла Тукай һәм Борис Пастернак

Габдулла Тукай, Борис Пастернак шигырьләрен карап үтик әле.

Кырда, болында, аланда, урманда табигать бик матур, ул җаныбызга рәхәтлек бирә. Алай гына түгел әле, ул безне үзенең җиләк-җимешләре, гөмбәләре белән дә туендыра.



“Шүрәле”(Г.Тукай)

“По грибы” (Б.Пастернак)





Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы,нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр

А солнце под кусты
На грузди и волнушки

Чрез дебри темноты
Бросает свет с опушки.




Ике шагыйрь дә табигатебез матур, менә шушы матурлыкны сакларга кирәк диләр.

Шагыйьләр безгә әле табигатьнең үз сакчылары да бар дип әйтәләр. Г.Тукайның суның - Су анасы, урманның –Шүрәлесе бар дисә, Борис Пастернакның дача сакчысы –җиле бар, ди.

Габдулла Тукай безгә суның иясе, анасы бар дип әйтергә тели, ә әни-дөньяда иң кирәкле кеше, ул безне яклаучы да, саклаучы да. Димәк, инешләргә, чишмәләргә, елгаларга, күлләргә Су анасы бик кирәк.

“Су анасы”(Г.Тукай)

“ Июль” (Б.Пастернак)










Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

По дому бродит привиденье.

Весь день шаги над головой.

На чердаке мелькают тени.

По дому бродит домовой.

Июль, таскающий в одёже
Пух одуванчиков, лопух,
Июль, домой сквозь окна вхожий



Габдулла Тукайның Су анасы чиста суда гына яши ала. Малай (әкияттәге герой) шул илаһи затка каршы чыга. Ярый әле малай үз хатасын таный, башка начар эшләр эшләмәскә сүз бирә.

Борис Пастернакның да Тукаебызның кебек “Июль” шигырендә өрәге (привидениесе) бар. Бу шигырьдә өрәк-июль ае өйне саклый.Ул- өй сакчысы. Әле дә табигатьнең үз сакчылары бар, кешеләр матурлыкны боза башласалар, шушы сакчылар табигатькә ярдәмгә киләләр.

Нәтиҗә

Тикшеренү әшләрен үткәргәндә, без шундый нәтиҗәгә килдек: бер гасырны (XX башы, XX уртасы, XX ахыры) гына күзәтсәк тә, экология проблемасы язучыларның, шагыйрьләрнең төп темаларның берсе булып торган, тора, торачак.

Без фәнни эшебезнең алдында куелган гипотезабызның дөреслеген расладык. Без, кешеләр, әгәр яшәү рәвешебезне үзгәртмәсәк, киләчәк буын өчен Күбәләк, Чикерткә, Шүрәле, Өрәкләр бары шигырьләрдә генә калачак. Монда экологик проблема белән экологик тәрбия тәңгел. Без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, туган йортыбызны саклый алабыз. Моны безгә Г.Тукай да, А.Тарковский да, Б. Пастернак та кизәтә.

Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә, соңга калмасак иде. Моның өчен мәктәпләрдә туган йортыбызны-табигатьне саклау, яклау өчен оешмалар оештырырга бик кирәк.



Кулланылган әдәбият

1. Г.Тукай Сайланма әсәрләр // Казан:Тат.кит.нәшр.,1958.-б.225-242

2. Русская советская поэзия // Москва: Художественная литература,1990-

654 с.

3. Экологический словарь // Сост.С.Делятицкий-М.:Конкорд-лтд-Экопром, 1993-202 с.

4. Конституция Республики Татарстан (в редакции законов Республики Татарстан от 19 апреля 2002 года… / Татарстан Республикасы Конституциясе









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Габдулла Тукай, Арсений Тарковский, Борис Пастернак шигырьләрендә экология темасы

Автор: Габидуллина Дина Гаязтиновна

Дата: 19.12.2022

Номер свидетельства: 620930


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства