kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Аяз Гыйләҗев прозасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу материал сезгә ярдәм итәр дип ышанып калам.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Аяз Гыйләҗев прозасы»

Аяз Гыйләҗев ,чын-чынлап, минем яраткан язучыма әверелде.Аның әс­ыәрләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре,тәрбия,мәхәббәт күренешләре,гасырлар узса да,һичкайчан кыйммәтен югалтмас әхлакый төшенчәләр ,аерым образлар,геройларның үзара мөнәсәбәтләре аша ачылалар. Бу әсәрләрне укыгач,безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз,матурлыкка омтылабыз.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17 нче январенда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.Авыл егете.Авыл үзенең ягымлы һәм шәфкатьле күренешләре ,табигате белән аның җанында олылылык һәм мәрхәмәт уятса, аның җор күңелле кешеләре туган телнең нәфислеген һәм олылагын тоярга өйрәтәләр.

Аяз Гыйләҗевның күпчелек поветьлары да авыл тормышына багышланган.Аларда кичәге һәм бүгенге авыл,аның гади кешеләре гәүдәләндерелә ,әхлак,тәрбия мәсьәләләре; мәхәббәт, гаилә,намус,вөҗдан каршында җаваплылык,яшәү максатын ,яхшы белән яманның кеше күңелендә барган мәңгелек көрәше гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы ,драматик вакыйгалар аша яктыртыла. Автор үзенең әсәрләрендә гади кешенең рухи бөеклегенә дан җырлый.

Беренче әсәрләреннән үк аның сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм,халыкчан образларга бай,җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары,кайсы чор турында һәм нинди темага язса да,кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын ача, эш-гамәлләрен тирән анализлый,аларны бүгенге чынбарлыктагы, җәмгыять үсешендәге актуаль мәсьләләр ,социаль-әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтыла һәм ,ниһаять ,әдәби осталык белән иҗат итә ул.

Ул үзенең әсәрләре аша хәзерге тормышны , бүгенге көннең гадәти кешеләрен тасвирлый. Аяз Гыйләҗев яза башлаганнан бирле, үз заманыннан алдарак йөгерде, бүгенге заманның фаҗигале бәрелешләрен ул шактый алдан – “ Балта кем кулында?” әсәрендә тасвирлады. Киләчәк заман , әгәр татар дигән милләт исән булса, егерменче гасыр хакыйкатен , уй-хыялларын, өметен һәм башыннан кичкән фаҗигале, олы, газаплы, үкенечле язмышын тарих дәреслекләреннән түгел , халык язучысы Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән укып беләчәк.Чөнки Аяз Гыйләҗев ,йөрәкләрне телем-телем кисеп, парә-парә китерерлек “Балта кем кулында?”,”Йәгез , бер дога” романнарында күргәннәрен-кичергәннәрен башта кара, аннан күз яшьләре ; яше кипкәч, йөрәк каны белән язган.

“Өч аршин җир”повесте – туган җир, туган якның кадере хакында ,кешелеклелек турында үзәкләрне өзгеч тирән фәлсәфәгә корылган әсәр.Тетрәндергеч һәм гая ть олы дәрәҗәдә тәэсир итү көченә ия булган язмышлар сурәтләнә.Мирвәли һәм аның яраткан хәләл җефете Шәмсегаян башыннан үткәннәр , бәлки, типик вакыйгалар да түгелдер. Шулай да аларның тормыш юлын, яшәү рәвешен һәм төзәтү мөмкин булмаган олы хатасын кат-кат күңелдән кичерү, гыйбрәт итеп искә алу укучыга беркайчан да зыянга китмәс.

Мирвәли,әтисе җыйган мал-мөлкәтнең, колхозлашу чорында авылдашлары белән уртакка бүленүеннән куркып ,барын юкка чыгара,яндыра. Авылдашларыннан ,туып-үскән җиреннән аерыла,кешеләргә булган ышынычын,кешелеклелек хисләрен югалта. Үзсүзлелек ,усаллык,нәфрәт һәм мәкер белән тулы гомер уздырган кешенең язмышы ничек ,ни дәрәҗәдә ямьсез һәм мәгънәсез рәвештә тәмамлана,Мирвәлинең дә шулай ук бетә.

“Өч аршин җир” повестен укыганда ,күңелне, уйны шул рәвешле кешелекле,беркайчан да актуальлеге кимеми ,югалмый торган олы һәм җитди дөньяви мәсьәләләр биләп ала.

“Язгы кәрваннар” повесте ,барыннан да элек ,үзендә сугыштан соңгы татар авылының ,авыл кешеләренең бетмәс-төкәнмәс мораль көчен , рухи матурлыгын һәм батырлыгын вагыйга һәм картиналар аша характерлы рәвештә үтә җылы итеп чагылдырган булуы белән гыйбрәтле. Фашизмны җиңгән халыкның ,тиңдәшсез зур кыенлыклар кичергән , көндәлек тормышында авырлыклар белән генә очын-очка ялгап барган, арыган һәм талчыккан халыкның, бу очракта авыл кешеләренең ,гүзәл бер бөтенне тәшкил иткән матур образы күңелләрне тетрәндерә.

“Җомга көн кич белән”исемле әсәренең үзәгендә эре планлы уңай образ тора.Аларга башка һичнинди гүзәллек ,олылык,мәшһүрлек сыйфатлары эзләп тә, табып та торасы килми.Ул кешелекле булуы белән гүзәл дә, кабатланмас та,типик та,уникаль да.Автор бу әсәрдә мәңгелек хакыйкатькә тугрылыгын югалтмаган, алай гына да түгел, әлеге сыйфатларны илаһилык дәрәҗәсенә күтәргән шәхескә мөрәҗәгать иткән. Хәер, әсәрнең төп герое Бибинур шәхес сүзенең ни икәнлеген дә белмәгән, бәлки ул сүзне гомерендә бер кат та ишетмәгән булырга мөмкин.Чөнки ул, күпме еллар яшәп тә, үз районы чикләреннән ары чыкмаган, кече гәүдәле, авылдашлары күзенә дә алай артык чалынмаган тыныч холыклы , сабыр татар карчыгы. Бибинурның соңга калып килгән мәхәббәте ,әлбәттә, аның үз эчендә генә ялкын биреп торган булыр иде. Тик Җиһангир көтмәгәндә үлеп китә.Бибинур тагы бер ялгызы торып кала. Аның кабатланмас гүзәл образы әдәбиятыбызда лаеклы урын алып тора.

“Әтәч менгән читәнгә”- бүгенге тормышның бер моделе.Анда сурәтләнгән күренеш – бүгенге көндә дә йогышлы чиргә әйләнгән процессны Аяз Гыйдәҗев оста итеп тасвирлый.Өйгә әйбер ташу ,күрше белән байлык туплауда ярышу – безнең вакытка хас булган күренеш. Бу әсәрдә төп геройлар булып ике гаилә тора –Сәләхетдин һәм Мирфатыйх гаиләләре. Комсызлык һәм көнләшү хисе, бу ике гаиләнең кешелеклелек сыйфатларына күзләрен ябып, аларны түбәнгә тәгәрәтә. Шулай да бу дошманлыкка нокта куела,һәлакәт чигенә җиткән күршеләр кинәт тукталып калалар, агулы сөремнән айнып китәләр.

Тормыштагы күпме буталчык , мәгънәсез ялгышулар, олы әхлакый югалтулар бар икән – һәммәсе турында Аяз Гыйләҗевның әйтер сүзе бар.Аның иҗатында замандаш образы калку һәм тулы ачыла. Бик күпләр әсәрләрдә үзләрен таныйлар, чөнки һәр образ тормышчан,нәкъ безнең арадагы кешеләрдән алып язылган кебек.

Аяз Гыйләҗев үз әсәрләрендә якты идеаллар өчен көрәш мәсьәләләрен күтәрә.Аларда халкыбызга хас матур сыйфатлар – үз бурычыңны дөрес аңлау, тугрылыклылык, кече күңеллелек, олы җанлылык чагыла.Әйе, еллар үтә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә, ләкин төп сыйфатлар һичкайчан да үзенең кыйммәтен югалтмый, төссезләнми.Шуңа да аның әсәрләре бер сулыш белән укыла, хәтердә тирән уелып кала.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 11 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Аяз Гыйләҗев прозасы

Автор: Бахтегараева Райхана Нигматзяновна

Дата: 24.01.2018

Номер свидетельства: 452161


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства