kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Татар әдәбиятында хатын-кыз язмышының бирелеше”

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                            ЭЧТӘЛЕК

I.Кереш.................

II.Төп өлеш................

1 нче бүлек

19 нчы йөз әдәбиятында хатын-кыз образының бирелеше.

2 нче бүлек

20 нче йөз әдәбиятында хатын-кыз азатлыгы темасы.

3 нче бүлек

 Хатын-кыз образын бирүдә төрле язучыларның охшаш һәм аермалы яклары.

III.Йомгаклау................

1.Кулланылган әдәбият исемлеге.........

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Татар әдәбиятында хатын-кыз язмышының бирелеше”»

Район күләмендә уздырылган фәнни-гамәли конференция





Секция: Татар әдәбияты

Өйрәнү-эзләнү эше



“Татар әдәбиятында хатын-кыз язмышының бирелеше”







Хөсәенова Әдилә Рәкиб кызы

МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 22 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе -Мәгариф үзәге” , Казан шәһәре, Совет районы

8 нче сыйныф

Фәнни җитәкчеләр:

Нәбиулина Нурия Шамиловна,

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Резеда Раисовна

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Казан , 2018 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

I.Кереш...................................................................................................

II.Төп өлеш ..............................................................................................

1 нче бүлек

19 нчы йөз әдәбиятында хатын-кыз образының бирелеше.

2 нче бүлек

20 нче йөз әдәбиятында хатын-кыз азатлыгы темасы.

3 нче бүлек

Хатын-кыз образын бирүдә төрле язучыларның охшаш һәм аермалы яклары.

III.Йомгаклау............................................................................................

1.Кулланылган әдәбият исемлеге .................................................

































I. Кереш

Минем фәнни эшемнең темасы – “Татар әдәбиятында хатын-кыз язмышының бирелеше.

Максатым: татар тормышының төрле чорларында хатын-кыз язмышына нинди караш булуын ачыклау.

Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

1.XIX-XX гасырларда, татар халкының тормышында булган тарихи вакыйгаларга күзәтү ясап, бу вакыйгаларның хатын-кыз тормышына нинди йогынты ясавын ачыклау.

2. Татар хатын-кызының образын бирүдә төрле язучыларның охшаш һәм аермалы якларын чагыштырып нәтиҗә ясау.

Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – хатын-кыз;

предметы – язучыларның әсәрләре.

Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклау өлешеннән һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Эшебездә түбәндәге өйрәнү алымнары кулландык:

Күзәтү, теорияне өйрәнү, мәгълүмат җыю, әдәби чыганаклардан файдалану, анализ һәм синтез ясау.

Теманың актуальлеге. Бу тема хәзерге көннәрдә дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Татар әдәбиятында хатын-кыз темасына мөрәҗәгатъ итмәгән бер генә шагыйрь дә, бер генә язучы да юктыр. Шагыйрьләр һәм әдипләр озак гасырлар дәвамында хатын-кыз матурлыгына дан җырлаганнар, гүзәллегенә таң калганнар. Аларның һәрберсе хатын-кызны бәхетле итү уе белән янганнар. Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора, чөнки кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә. Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек вазифа йөкләнгән. Кызганыч, шагыйрьләр һәм язучылар аларның бәхетен кайгыртып ни генә язмасыннар, сүз ярдәмендә ничек кенә көрәшмәсеннәр, алар барыбер тормыш ачысын татып, аның авыр йөген тартып яши биргәннәр.

Әдәбиятыбызда хатын-кызның күңелсез, караңгы язмышына, беренчеләрдән булып, Габделҗаббар Кандалый игътибар итә. “Сәхипҗамал” исемле поэмасында татар хатынының “маҗик” һәм бай гаиләсендәге хәлен чагыштырып сурәтли. Ярлы ир хатынының тормышы бары тик кара, җан өшеткеч тасвирлар белән генә сурәтләнә. Ә бай гаиләсендәге хатын-кыз тормышын ул бөтенләй башкача билгели. Бай кеше, мулла хатыны булсаң, көнең бизәнеп, матур киенеп, тәмле ашап үтәр; гомерең буе аштан-ашка йөрерсең; сине кадерләрләр, хөрмәт итәрләр; кырга чәчүгә дә, уракка да чыкмассың, хәтта кояш та сине пешермәс, назлар гына, дип сурәтли Габделҗаббар Кандалый.



II.Төп өлеш

1 нче бүлек

19 нчы йөз әдәбиятында хатын-кыз образының бирелеше

Әдәби әсәрләрдә хатын-кыз язмышы мәсьәләсен күтәрүне Кандалыйдан соң килгән буын мәгърифәтчеләр дәвам итә. ХIХ йөзнең урталарында Рәсәйдә, шул исәптән татарлар тормышында җитди тарихи, иҗтимагый, социаль үзгәрешләр була. Бу үзгәрешләр халыкның милли үзаңын формалаштыруга көчле йогынты ясый. Әдәби әсәрләрдә төп мәсьәлә итеп кеше язмышы, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге күтәрелә. Шулар белән бергә татар хатын-кызының иҗтимагый тормыштагы, гаиләдәге урыны, проблемасы да мәгърифәтчеләрне кызыксындыра. Җәмгыятебезнең иң кечкенә берәмлеге булган гаиләнең нигезе, нигездәге туган тел сакчысы да – хатын-кыз. Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки алар өстендә зур җаваплылык ята. Билгеле бер кысалар эчендә яшәгән хатын-кызларның җаваплылыгы тагын да зуррак. Мәсәлән, 458 ел рус изүе астында яшәгән татар хатыннарын гына алыйк. Гыйбрәт һәм газап тулы татар тарихында аларның бөек бер урыны бар. Уңган, пакъ, тырыш булуы өстенә матурлыгы да җырларга салынган аның. Шул ук вакытта татар хатынының язмышы – милләт язмышы ул. Тарих битләрендә дә бөек татар хатыннары хакында күп язылган. Моның иң билгеле үрнәге – Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә (1519-1557). Ул улы Үтәмеш Гәрәй хан (1546-1566) белән бергә 1551 елның август аенда рус патшасы Явыз Иванга әсир буларак җибәрелгән. Сөембикә бүгенгә кадәр татар халкының йөрәгендә саклана, еллар үткән саен аңа булган мәхәббәт һәм хөрмәт тә арта гына, татар милләте өчен Сөембикә - бәйсезлек символы булып хезмәт итә. Бу чорда шәхси бәхете өчен актив көрәшүче хатын-кыз образы -төп образларның берсенә әйләнә. Шундый әсәрләрдән Г.Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” (1898), “Кәләпүшче кыз” (1900), “Остазбикә” (1910), Ф.Кәриминең “Мирза кызы Фатыйма” (1907), Г.Ибраһимов “Татар хатыны ниләр күрми” (1909) әсәрләрен атап була.

2 нче бүлек

20 нче йөз әдәбиятында хатын-кыз азатлыгы темасы.

Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын күрсәткән бик күп әсәрләр бар. Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр.
Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә Зөләйха образын карап үтик. Әсәрдә татар халкын көчләп чукындыру фаҗигасе сурәтләнә. Чукындыру турындагы хәбәр Зөләйха гаиләсенә дә кагыла. Ул бөтен көче белән көрәшергә тырыша, ләкин аны, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Ире Сәлимҗан, аны коткарырга килгәч, руслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны Петрга бирә. Петрны үтергәне өчен аны егерме биш елга каторгага Себергә җибәрәләр. Бу мескен татар хатынының күргән җәбер-золымнары тетрәндерә. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин төрмәдә, иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул. Зөләйха намусына тугры кала. Шушы образ аша Гаяз Исхакый татар хатын-кызларының ачы язмышын, милләт һәм дин өчен күрсәткән батырлыкларын сурәтли.

Прозада татар кызының иске гореф-гадәтләргә каршы чыгып, үз бәхете өчен көрәшкә чыгуын, беренчеләрдән булып Муса Акъегет сурәтли. Әдипнең “Хисаметдин менла” (1886) әсәрендә Хәнифә образы - татар әдәбиятында мөһим сыйфат үзгәреше башлануын дәлилләүче факт. Муса Акъегетнең Хәнифәсе зифа буйлы, чибәр төс-кыяфәтле булу өстенә, укымышлы, эшсөяр һәм, иң мөһиме, киләчәге турында тирән уйланучы, үз хакын хаклап көрәшергә әзер көчле рухлы шәхес тә.

Шулай итеп, әдәбиятта азатлык өчен көрәшүче, ир-ат белән бертигез дәрәҗәдә булырга омтылучы образлар барлыкка килә. Хатын-кызның милләт хадимәсе дәрәҗәсендә үрнәк затка әверелүендә күркәм мисалларның берсе – Г.Исхакыйның “Теләнче кыз” романындагы Сәгадәт образы. Әсәрдә тормыш төбеннән күтәрелеп, милләткә хезмәт итүче дәрәҗәсенә ирешкән кызның рухи һәм фикер йөртү эволюциясе эзлекле бәян ителә. Әдәбиятта мондый типтагы геройларны сурәтләү белән беррәттән, милләтнең рухи язмышын чагылдыру, тормышны тасвирлау мөһим факт булып тора.



3 нче бүлек

Хатын-кыз образын бирүдә төрле язучыларның охшаш һәм аермалы яклары.

Фатих Әмирханның «Хәят» повесте шулай ук хатын-кыз язмышын яктырткан әсәрләрнең берсе. Повестьта Хәятның исеме һәм матурлыгы ике мәгънәне аңлата. Беренчедән, ул — яңарыш дәвере кичерүче татар милләте символы, икенчедән, ул — тормыш гүзәллеге Хәят кебек кызларның илаһи матурлыгы. Фатих Әмирхан Хәятның чибәрлеген курчак матурлыгы итеп тасвирлый, аны язгы табигать белән янәшә куя. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта, ягъни кызның эчке матурлыгы белән кушыла.
Хәят ике төрле яшәү рәвешенең — рус һәм татар тормышының тәэсирен күреп үсә. Бер-берсенә капма-каршы булган ике мәдәният, ике төрле караш, ике төрле гореф-гадәтләр. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, ә акылы һәм тәрбиясе аны икенчесенә бәйләп куя.
Хәят Михаил исемле рус егетенә гашыйк. Әмма ул — кяфер. Руска кияүгә чыккан мөселман кызлары тәмугка эләгә дигән сүзләр Хәятны Михаилдан читләштерә, ул аны йөрәгеннән алып ташларга мәҗбүр була. Шулай итеп, гүзәл Хәят олы бәхеткә лаек булса да, бәхет дигән кош аны урап үтә. «Хәят» повесте ул чор татар кызлары язмышы өчен хас булган типик финал белән тәмамлана. Әнисе Хәятка Салих исемле сәүдәгәрнең рәсемен күрсәтә һәм аңа: «Без сине ярәштек», — дип әйтә. Руслар белән аралашкан, андагы яшьләрнең шактый хөр тормышын күргән Хәят, мин күрмәгән-белмәгән егеткә бармыйм, дип әйтергә тиеш иде. Ләкин ул язмышына буйсына, тискәре җавап бирми.
Рус һәм татар тормышы тәэсирендә үсүенә карамастан, Хәят үзе дөрес дип тапкан идеалга, милли гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калырга көч таба.
Г. Исхакый, Ф. Әмирхан традицияләрен дәвам итеп, үзләренең әсәрләрендә хатын-кыз язмышын яктырткан татар язучылары, драматурглары һәм шагыйрьләр бик күп. Аларны санап бетерү мөмкин түгел.
Хатын-кыз — илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди!

Бер язучылар татар хатын-кызларын якты киләчәк өчен көрәшче итеп сурәтләсәләр, икенчеләре аларның авыр тормышларын хикәяли. Хатын-кызның аянычлы язмышы темасы Фатыйх Әмирхан иҗатында да урын алып тора. 1909 елда язучының “Татар кызы” исемле әсәре дөньяга чыга. Татар кызы – җыелма образ. Әсәр түбәндәгечә башлана: “Туды... Туганда ул кеше иде...” . Әйе, татар кызы алты яшенә кадәр ир балалар белән тигез хокуклы кеше була. Әмма, җиденче яшькә чыккач, гореф-гадәтләр аны үзенә буйсындыра башлый. Кыз балаларга малайлар белән уйнау, аралашу чикләнә. Моңа, гадәттә, каршылык күрсәтеп булмый. Чөнки яшәү кануннары шуны таләп итә. Алар инде белем алу мәсьәләсендә дә аерыла башлыйлар. Ир балалар мәдрәсәдә укый, татар кызын мулла хатынына бирәләр, чөнки ир балалар белән бергә укырга ярамый.

Татар кызы, ул вакытлардагы кануннар буенча, дүрт стена эченә бикләнгән килеш кияү көтеп утыра башлый. Бервакыт аны үзе белмәгән берәүгә ярәшәләр. Ник шулай? Чөнки җәмгыятьтәге тәртипләр шундый.

Чынлап та, татар кызы үз гаебе аркасында шушындый хәлгә төшәме? Һич юк. Киресенчә, ул ирләр белән бер хокуклы булып, ирекле һәм бәхетле яшәргә тели. Әмма аның иреген чикли торган кимендә ике нәрсә бар: беренчесе – шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре, икенчесе – гаиләдәге тәртипләрнең, нигездә, исәп-хисапка корылган булуы.

Фатих Әмирханның татар кызының аянычлы язмышы темасы Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” (1926) повестында тагы да тирәнрәк һәм психологик яктан төгәлрәк ачыла. “Кара йөзләр” Иске тормышның һәм шәригатьнең мәрхәмәтсезлеге аркасында шат күңелле, инсафлы татар кызы Галимә акылдан шаша. Язучы Галимә белән Закир арасында туган саф кешелекле мөнәсәбәт, мәхәббәтне дини кыргыйлык, иске тупас гореф-гадәтләр, наданлык, нахаклык, көнләшү белән агуланган чынбарлыкка каршы куеп сурәтләү алымына нигезләнгән.

Әсәрдә ике гашыйкның яшьлеген, матурлыгын, мәхәббәтен, вөҗданын хурлау, таптау, пычрату башлана. Бу күренеш вакытында геройларның рухи дөньялары аеруча тирән сурәтләнгән. Галимә белән Закир – бер гаепсезгә әнә шундый кыргыйлык хөкеменә очраган кызганыч корбаннар. Төп герой Галимә акылдан шашып үлә, шул чорда хаким иткән гореф-гадәтләрнең корбаны була. Әмма автор өметен өзми, киләчәкне якты итеп күз алдына китерә. Моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, хикәяләүче “мин” шәһәргә дөньяви белем алырга китә.Икенчедән, Фәхри карт хатасын аңлый, соң булса да Галимәне гафу итә.

Әлбәттә бу әсәрдә Галимә дини дорфалыкның чираттагы корбаны. Меңнәрчә татар хатын-кызлары кичергән авыр язмышларның бер мисалы.

III.Йомгаклау

Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар кызы бәхетле булсын өчен, әлеге кануннарны юк итәргә, ягъни җәмгыять төзелешен һәм шуннан чыга торган көнкүреш тәртипләрен үзгәртергә кирәклеге дәлилләнә. Әдәбиятыбызда хатын-кызның бәхетле язмышы проблемасы җәмгыятьтәге агым, үзгәрешләр белән бәйләнештә карала, татар хатынын гаилә, социаль һәм дини богаулардан азат итү юлы күрсәтелә, аларның яңа тормыш төзүгә катнашы сурәтләнә.

1.Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Казан: “Хәтер”, 2002.
2. Гайнуллин, М. Х. Татар әдәбияты XIX йөз. / М.Х.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр.,
3. Ф.Г. Галимуллин. Эстетика һәм социологизм: 20-30 нчы еллар татар әдәбияты эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте. Казан: Мәгариф, 1998.
4. М.Гафури . Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. III том. / М. Гафури– Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.
5. Х.Миңнегулов, Н.Гыймадиева. Татар әдәбияты, Казан “Мәгариф” нәшрияты 1996

6.М.Х.Хәсәнов, Н.З.Нуруллин. Әдәбият. Казан. “Мәгариф” 1994
7.Г.Исхакый. Зиндан. Казан: Татар. кит. нәшр., 1991


























Әдәбиятыбызда татар хатын-кызы образын кем генә, ничек кенә сурәтләмәгән! Шагыйрьләребез һәм әдипләребез күп гасырлар дәвамында аларның матурлыгына дан җырлаганнар, булдыклылыгына сокланганнар. Һәм аларның һәрберсе хатын-кызны ирекле , бәхетле итеп күрергә теләгән.

Кызганыч, шагыйрьләр һәм язучылар аларның бәхетен кайгыртып ни генә язмасыннар, алар барыбер тормыш ачысын татып, аның авыр йөген тартып яши биргәннәр.

Әдәбиятыбызда хатын-кызның күңелсез, караңгы язмышына, беренчеләрдән булып, Габделҗаббар Кандалый игътибар итә. “Сәхипҗамал” исемле поэмасында татар хатынының ярлы һәм бай гаиләсендәге хәлен чагыштырып сурәтли. Ярлы ир хатынының тормышы бары тик кара тасвирлар белән генә сурәтләнә. Ә бай гаиләсендәге хатын-кыз тормышын ул бөтенләй башкача билгели. Бай кеше, хатыны булсаң, көнең рәхәттә үтәр , сине кадерләрләр, хөрмәт итәрләр дип сурәтли Г.Кандалый. Әдәби әсәрләрдә хатын-кыз хокукы мәсьәләсен күтәрүне Кандалыйдан соң килгән буын мәгърифәтчеләр дәвам итә. Әдәби һәм фәнни хезмәтләрдә төп мәсьәләләр итеп кеше, аның шәхси иреге, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге күтәрелә. Шулар белән бергә татар хатын-кызының иҗтимагый тормыштагы, гаиләдәге урыны, социаль тигезлеге проблемасы да мәгърифәтчеләр игътибары үзәгендә тора.

Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз. Аларның бөеклеген беркем дә инкарь итә алмый. Шул ук вакытта татар хатынының язмышы – милләт язмышы ул. Тарих битләрендә дә бөек татар хатыннары хакында күп язылган. Моның иң билгеле үрнәге – Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә (1519-1557). Ул улы Үтәмеш Гәрәй хан (1546-1566) белән бергә 1551 елның август аенда рус патшасы Явыз Иванга әсир буларак җибәрелгән. Сөембикә бүгенгә кадәр татар халкының йөрәгендә саклана, еллар үткән саен аңа булган мәхәббәт һәм хөрмәт тә арта гына, татар милләте өчен Сөембикә бәйсезлек символы булып хезмәт итә. Прозада татар кызының иске гореф-гадәтләрне инкяр итеп, үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшкә чыгуын, беренчеләрдән булып киң планда М.Акъегет сурәтли. Әдипнең “Хисаметдин менла” (1886) әсәрендә Хәнифә образы - татар әдәбиятында мөһим сыйфат үзгәреше башлануын дәлилләүче факт. М.Акъегетнең Хәнифәсе укымышлы, эшсөяр һәм, иң мөһиме, киләчәге турында тирән уйланучы, үз хакын хаклап көрәшергә әзер көчле рухлы шәхес тә. М.Акъегеттән соң шәхси бәхете өчен актив көрәшүче хатын-кыз образы татар прозасында төп образларның берсенә әйләнә. Шундый әсәрләрдән Г.Исхакый “Кәләпүшче кыз” (1900), “Остазбикә” (1910), Ф.Кәриминең “Мирза кызы Фатыйма” (1907), Г.Ибраһимов “Татар хатыны ниләр күрми” (1909) әсәрләрен атап була.

Шулай итеп, әдәбиятта азатлык өчен көрәшүче, ир-ат белән бертигез дәрәҗәдә булырга омтылучы образлар барлыкка килә. Хатын-кызның үрнәк затка әверелүендә күркәм мисалларның берсе – Г.Исхакыйның “Теләнче кыз” романындагы Сәгадәт образы. Әсәрдә тормыш төбеннән күтәрелеп, милләткә хезмәт итүче дәрәҗәсенә ирешкән кызның рухи һәм фикер йөртү эволюциясе эзлекле күрсәтелә.


Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә Зөләйха образы күпләргә үрнәк булырдай. Әсәрдә татар халкын көчләп чукындыруның ачы фаҗигасе сурәтләнә. Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин төрмәдә, иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша Гаяз Исхакый татар хатын-кызларының ачы язмышын, милләт һәм дин өчен күрсәткән батырлыкларын сурәтли. Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәрендә башкаларга сабак булырлык Камәр образы яктыртыла. Мәхәббәте өчен яшьлеген, сафлыгын кызганмаган кыз баланың беркатлы ышанучанлыгы, самимилеге аркасында, үзен-үзе һәлакәткә илтүен автор ачынып яза.

Фатих Әмирханның «Хәят» повесте шулай ук хатын-кыз язмышын яктырткан әсәрләрнең берсе. Повестьта Хәятның исеме һәм матурлыгы ике мәгънәне аңлата. Беренчедән, ул — яңарыш дәвере кичерүче татар милләте символы, икенчедән, ул — тормыш гүзәллеге Хәят кебек кызларның илаһи матурлыгы.
Хәят ике төрле яшәү рәвешенең — рус һәм татар тормышының тәэсирен күреп үсә. Бер-берсенә капма-каршы булган ике мәдәният, ике төрле караш, ике төрле гореф-гадәтләр. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, ә акылы һәм тәрбиясе аны икенчесенә бәйләп куя.
Әсәрнең үзәгенә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе куелган. Рус һәм татар тормышы тәэсирендә үсүенә карамастан, Хәят үзе дөрес дип тапкан идеалга, милли гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калырга көч таба.


1909 елда язучының “Татар кызы” исемле әсәре дөньяга чыга. Татар кызы – җыелма образ. Әсәр түбәндәгечә башлана: “Туды... Туганда ул кеше иде...” Әйе, татар кызы алты яшенә кадәр ир балалар белән тигез хокуклы кеше була. Әмма, җиденче яшькә чыккач, гореф-гадәтләр аны үзенә буйсындыра башлый. Кыз балаларга малайлар белән уйнау, аралашу чикләнә.

Татар кызы, ул вакытлардагы кануннар буенча, дүрт стена эченә бикләнгән килеш кияү көтеп утыра башлый. Бервакыт аны үзе белмәгән берәүгә ярәшәләр. Ник шулай? Чөнки җәмгыятьтәге тәртипләр шундый.

Чынлап та, татар кызы үз гаебе аркасында шушындый хәлгә төшәме? Һич юк. Киресенчә, ул ирләр белән бер хокуклы булып, ирекле һәм бәхетле яшәргә тели. Әмма аның иреген чикли торган кимендә ике нәрсә бар: беренчесе – шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре, икенчесе – гаиләдәге тәртипләрнең, нигездә, исәп-хисапка корылган булуы.

Ф.Әмирханның татар кызының аянычлы язмышы темасы М.Гафуриның “Кара йөзләр” (1926) повестында тагы да тирәнрәк һәм психологик яктан төгәлрәк ачыла. “Кара йөзләр” традицион стильдә язылган психологик әсәрләрнең берсе. Язучы Галимә белән Закир арасында туган саф кешелекле мөнәсәбәт, мәхәббәтне дини кыргыйлык, иске тупас гореф-гадәтләр, наданлык, нахаклык, көнләшү белән агуланган чынбарлыкка каршы куеп сурәтләү алымына нигезләнгән.

Төп герой Галимә акылдан шашып үлә, шул чорда хаким иткән гореф-гадәтләрнең корбаны була. Әмма автор өметен өзми, киләчәкне якты итеп күз алдына китерә. Моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, хикәяләүче “мин” шәһәргә дөньяви белем алырга китә.Икенчедән, Фәхри карт хатасын аңлый, соң булса да Галимәне гафу итә.

Әлбәттә бу әсәрдә Галимә дини дорфалыкның чираттагы корбаны. Меңнәрчә татар хатын-кызлары кичергән авыр язмышларның бер мисалы.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар хатын- кызы бәхетле булсын өчен, әлеге кануннарны юк итәргә, ягъни җәмгыять төзелешен һәм шуннан чыга торган көнкүреш тәртипләрен үзгәртергә кирәклеге дәлилләнә. Әдәбиятыбызда хатын-кыз азатлыгы проблемасы җәмгыятьтәге агым, үзгәрешләр белән бәйләнештә карала, татар хатынын гаилә, социаль һәм дини богаулардан азат итү юлы күрсәтелә, аларның яңа тормыш төзүгә катнашы сурәтләнә.































































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Татар әдәбиятында хатын-кыз язмышының бирелеше”

Автор: Набиулина Нурия Шамиловна

Дата: 20.02.2019

Номер свидетельства: 500670


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства