kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тамчы - шоу презентация

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу д?рес Г. Тукайны? и?атын ныгытканда ?тк?релде. Укучылар д?ресне ничек ?зл?штерг?нн?рен  анлау ?чен викторина д?рес ?тк?релде. Балалар сорауларга ?авап бирдел?р.  Д?рес 3 нче сыйныфны? рус т?ркеменд? ?тк?релде. Д?рест? презентация куллану бик отышлы булды. Д?рест? укучылар бик актив катнаштылар. Сорауларга т?г?л ??м а?лаешлы ?авап бирдел?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тамчы - шоу презентация »

ТАМЧЫ ШОУ

(Г.Тукай иҗатына багышланган)



Максат: Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша

үз халкына, милләтенә хезмәт итүен, якты

үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю

уяту, укуыларда шигърият белән кызыксыну

тәрбияләү, сәнгатьле укырга өйрәтү, укуыларның

белемнәрен тикшерү.


Дәрес формасы: ярыш.

Җиһазлау: проектор

Метод һәм алымнар: сөйләү, уку, сорау-җавап, әңгәмә.



План

I. Оештыру.

-Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар. Без бүген сезнең белән “Тамчы шоу” карарга җыелдык. Бу ярышта 2 “В” сыйныфы укучылары катнаша.Алар үзләренең алган белемнәрен шушы ярышта сынашалар.

II. Актуальләштерү.

-Хәзер, һәр команда үзләре белән таныштырачаклар.

-“Зирәкләр” командасына сүз бирелә. (команда девиз әйтә һәм һәр укучы үзе белән таныштырып китә).

Безнең исем – “Зирәкләр”

Безнең девиз: Без ярышта “Зирәкләр”,

Тормышта без кирәкләр.

-“Тапкырлар” командасына сүз бирелә. (команда девиз әйтә һәм һәр укучы үзе белән таныштырып китә).

Безнең исем – “Тапкырлар”

Безнең девиз: Ә без исә “Тапкырлар”,

Ярышларда батырлар.

-Төркемнәр бер-берсен сәламләде, матур итеп тыныч кына урыннарга утырыйк.

III. Төп өлеш.

-Менә һәр команда белән танштык. Ярышыбызның 1 турын ачып җибәрәбез. 1 тур “Батыр - берне, белемле – меңне егар”.

-Һәр командага сораулар бирелә. Дөрес җавап өчен бәя бирелә.

«Т»: Габдулла Тукайның туган көне кайчан?

а) 22 апрель

б) 26 апрель

в) 30 апрель

«З»: Габдулла Тукайның туган авылы?

а) Кушлавыч

б) Кичучат

в) Мактама

«Т»: Габдулла Тукай кем ул?

а) Шагыйрь

б) Биюче

в) Җырчы

«З»: Кечкенә Тукайның кушаматы?

а) Апуш

б) Бәләкәч

в) Батыр



Т»: Кайсы шигырь Габдулла Тукайныкы түгел?

а) “Бала белән Күбәләк”

б) “Гали белән Кәҗә”

в) “Яз җитә”

«З»: Кайсы әкият Габдулла Тукайныкы түгел?

а) “Су анасы”

б) “Шүрәле”

в) “Сертотмас үрдәк”

- Жюрига сүз бирелә. Эмблема, девиз һәм беренче конкурс өчен баллар куела.

2 тур. “Сез игътибарлымы?”

1. “З” : Бу рәсемнәрдә Г. Тукайның кайсы әсәрләреннән иллюстрацияләр бирелгән? (Рәсемнәрне күрсәтү).

  1. “Шүрәле” әкияте

  2. “Су анасы” әкияте

  3. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре

  4. “Бала белән Күбәләк” шигыре

  5. “Сөткә төшкән Тычкан”

“Т” : Бу рәсемнәрдә Г. Тукайның кайсы әсәрләреннән иллюстрацияләр бирелгән? (Рәсемнәрне күрсәтү).

  • 1. “Кызыклы шәкерт” шигыре

  • 2. “Гали белән Кәҗә” шигыре

  • 3. “Сарык белән Кәҗә” әкияте

  • 4. “Кышкы кич” шигыре

  • 5. “Шаян песи” шигыре

2. Өй эше. Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү бәйгесе.

Тапкырлар: “Бала белән Күбәләк” шигыре

Зирәкләр: “Гали белән Кәҗә” шигыре.

-Жюрига сүз бирелә.

3 тур. Сүздән сүз ясау. “Туган тел” сүзе.

Тел, ант , тун, ут, ел, тал, ун, ул, туган, ат, ау, елан, ал.

- Ә хәзер, әйдәгез әле, “И туган тел” шигыренә нигезләнеп ясалган мультфильмны карап китик.

-Жюрига сүз бирелә.

4 тур. “Капитаннар бәйгесе”.

-Ә хәзер мин сезгә сораулар бирәм, сез аларга бары тик “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә тиеш буласыз.

З:

  1. Г. Тукай җырчымы?

  2. Г.Тукайның туган авылы Кушлавычмы?

  3. “Шүрәле” әкиятенең авторы Тукаймы?

Т:

1. Г. Тукай 30 апрельда туганмы?

2. Г. Тукайның кушаматы Батырмы?

3. “Су анасы” әкиятенең авторы Тукаймы?

Жюрига сүз бирелә.

IV. Йомгаклау.

-Һәр команданың баллары әйтелә. Жюрига сүз бирелә.

Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

Уеныбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Тамчы - шоу презентация

Автор: Кашапова Альбина Раифовна

Дата: 05.05.2015

Номер свидетельства: 208384


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства