kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока татарского языка "Имя прилагательное"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока татарского языка в 6 классе  для закрепления темы "Имя прилагательное"

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока татарского языка "Имя прилагательное"»













Разработка открытого урока

по татарскому языку для 6 класса на тему:

«Имя прилагательное».

(урок – игра с презентацией)









Подготовила: учитель

татарского языка и литературы

1 категории МОБУ СОШ

с.НижниеКиги

Абзалова Айгуль Раиловна















2011 г.


Тема. “Сыйфат” темасын кабатлау. (1 слайд)

Максат. (2 слайд)

1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларның сөйләмдә аларны дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

2. Сөйләм һәм язу телен үстерү;

3. Укучыларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, мультимедиа проекторы(презентация), перфокарта, кроссворд, тест сораулары, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә хәзерләү.

II. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

1. Кроссворд чишү, табышмакларның җавабын табу. (3 слайд)

(Укучылар җавапларны әйтеп тора, дәфтәрләренә жаваплар языла.)

  1. Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата (Суган).

  2. Үлән ашый, май ташый (Сыер).

  3. Иртә белән чыга, кичен югала,

Аның урынына иптәше кала (Ай).

  1. Аяксыз, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә (Яфрак).

  2. Көмеш тәнле, ите тәмле (Балык).

  3. Ак ир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап (Китап).


  • Димәк, вертикаль рәттә сыйфат сүзе килеп чыкты.




III. Имтихан алу. “Сыйфат – сүз төркеме” турында белгәннәрне гомумиләштерү. (4слайд)


Әйдәгез әле, сыйфат сүз төркеме турында белгәннәребезне искә төшерик.

- Нинди сүз төркеме сыйфат була?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Сыйфатлар нинди дәрәҗәләрдә килә?

- Сыйфатларның ясалышы турында нәрсәләр беләсез?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

- Сыйфатлар ни өчен кирәк?

IV. Перфокарталар белән эш. (5-6 слайд)

1. Сыйфатларның ясалышын билгеләү.


1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Тамыр



x



x





Ясалма

x








x


Кушма





x





x

Парлы


x






x



Тезмә




x



x





Укытучы сүзтезмәләр укый, укучылар тиешле шакмакны билгелиләр: көзге көн, карлы - буранлы кыш, җиңел бирем, куе кызыл буяу, күпкырлы эшчәнлек, гүзәл як, матур йөзле кыз, иске – москы кием, урмандагы җәнлекләр, алмачуар төс.

(6 слайд ярдәмендә нәтиҗә ясау.(

V. Релаксация. (7 слайд)

2. Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләү. (8-9 слайд)


1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Гади

x





x





Чагыштыру



x





x



Артыклык




x

x




x


Кимлек


x





x



x

Сары май, күксел томан,биегрәк тау, кып-кызыл алма, куе яшел буяу, пычрак урам, саргылт яфрак, киңрәк елга, дөм караңгы төн, зәңгәрсу күлмәк.


(Укучылар 9 слайд ярдәмендә эшләренең дөреслеген тикшерәләр, билгеләр куялар).

VI. Физкультминут. (10-11слайд)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз, Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз. Бер йомам да бер ачам.

Йомам күзем: ял итсен, Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем: күп күрсен! Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына.

Кинәт карыйм тышта үскән

Биек агач башына.


VII. Тест сорауларына җаваплар алу. (12-13 слайд)

1. Нинди сүзләр сыйфат була?

1) Предметның исемен белдергән.

2) Предметның билгесен белдергән.

3) Предметның санын белдергән.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

1) Кем? Нәрсә? Ни?

2) Нинди? Кайсы? Кайдагы?

3) Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?

3. Сыйфатларны табыгыз.

1) Иренчәк, үткен.

2) Язучы, киләчәк.

3) Үткер, язган.

4. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?

Аксыл сары, кара коңгырт.

1) Кушма сыйфат.

2) Ясалма сыйфат.

3) Тезмә сыйфат.




5. Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди

кисәкләре?

- И Куян, куркак куян; йомшак куян.

1) Аергычлар.

2) Тәмамлык.

3) Хәбәр.

6. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?

Җилбәзәк, җилкуар

1) Тезмә сыйфатлар.

2) Тамыр сыйфатлар.

3) Кушма сыйфатлар.

7. Монда нинди сыйфатлар?

Ялгыз-күмәк, батыр- куркак.

1) Синоним сыйфатлар.

2) Омоним сыйфатлар.

3) Антоним сыйфатлар.

8. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

1) Сыйфатланмыш.

2) Аерылмыш.

3) Саналмыш.

9. Артыклык дәрәҗәсен формалаштыручы нинди кисәкләр сызыкча аша языла?

1) Чалт, чатнама, тома, шыр, иң.

2) Ямь, кып, ап, сап.

3) Сыйфатның беренче иҗеге белән уртаклыгы булган.


VIII. Биремле эш. (14 слайд)

Бик ... булганга,монда җен-пәриләр бар диләр. ... ... ... кичтә бу авылның бер Җегет киткән урманга утынга ялгызы,бер ат җигеп. .... төннең гадәтенчә төн бераз ... икән. Тукта,чү! .. .. әллә нәрсә кычкыра. Гадәтем:...кешеләрне кытыклап үтерәм.Шунда бар ич ... ... һәм .. ...бер бүрәнә.

Сыйфатлар: ямьсез тавышлы, бик юан, куе, ялгыз,җәйге, бик озын,бик матур бер айлы,салкын.


Биремне тикшерү (15 слайд)

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет киткән урманга утынга ялгызы, бер ат җигеп.

Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән.

Тукта,чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.

Шунда бар ич бик юан, һәм бик озын бер бүрәнә.

IX. Йомгаклау.

1. Билгеләр кую.

2. Өйгә эш. (16 слайд)

Бирелгән өзектән дә файдаланып, “Туган ягым – яшел бишек” темасына сочинение-сурәтләмә язарга.


































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Разработка урока татарского языка "Имя прилагательное"

Автор: Абзалова Айгуль Раиловна

Дата: 11.03.2017

Номер свидетельства: 399278


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства