kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Проект эшч?нлегенд? укытучы ??м укучыны? роле

Нажмите, чтобы узнать подробности

Педагогика ф?ненд? укыту-т?рбия процессы сыйфатын ?стерерг? булышлык ит?че технологиял?р шактый.        Шуларны? берсе – проект методы. Ул укучыларны? ?йр?нг?н белемн?рен гам?ли куллана бел?л?рен?, м?гъл?мати тир?лект? ориентлашу осталыкларына, и?ади фикерл?? с?л?тл?рен? нигезл?н?. Бу методлар бел?н эшл?г?нд?, укучылар актив р?вешт? уйлау, фикерл?? эшч?нлеген? тартылалар.

“Проект эшч?нлегенд? укытучы ??м укучыны? роле” презентациясе татар ??м рус балалары бел?н эшл??че татар теле ??м ?д?бияты укытучыларына багышлана. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Проект эшч?нлегенд? укытучы ??м укучыны? роле »

Проект эшчәнлегендә  укытучы һәм укучының роле   Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гөлия Вәкил кызы Эш урыны: ТР Буа шәһәре Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе) 2015 нче ел

Проект эшчәнлегендә укытучы һәм укучының роле

Башкарды: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Галимова Гөлия Вәкил кызы

Эш урыны: ТР Буа шәһәре

Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе)

2015 нче ел

Теманың актуальлеге: федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДБС) күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Эшемнең төп максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Теманың актуальлеге: федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДБС) күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала.

Эшемнең төп максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Проектның бурычлары: -үтелгән тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү; -укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү; -иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү; -тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү; -уйлап табучанлык сәләтен үстерү. Көтелгән нәтиҗә: Проект тәмамлангач, укучылар: татар теленнән, әдәбияттан мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар; тапкан мәгълүматны бәяли, эчтәлеге буенча үз фикерләрен белдерә алалар.

Проектның бурычлары:

-үтелгән тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү;

-укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

-иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү;

-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә: Проект тәмамлангач, укучылар:

татар теленнән, әдәбияттан мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар;

тапкан мәгълүматны бәяли, эчтәлеге буенча үз фикерләрен белдерә алалар.

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата.

Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

“ Сөйлә миңа – мин онытырмын,  күрсәт – истә калдырырмын,  кызыксындыр - өйрәнермен”.  Кытай халык мәкале   Проект методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”. Кытай халык мәкале

Проект методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы. Бу метод – заманча фикер йөртүне билгеләүче сыйфат. Проектлы фикер йөртү – чынбарлыкны гомумиләштереп һәм башка бер нәрсә аша фикер йөртеп, танып белү процессы. Проектлы белем бирү – бер яктан белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү, икенче яктан иске проектларны файдаланырга һәм яңа проектлар рәвешендә яңа белемнәрне булдырырга өйрәтә.    Укучыларның проект эшчәнлеге – иҗади эш.Ул укучыларның фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерергә,  укыту – тәрбиядә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы. Бу метод – заманча фикер йөртүне билгеләүче сыйфат. Проектлы фикер йөртү – чынбарлыкны гомумиләштереп һәм башка бер нәрсә аша фикер йөртеп, танып белү процессы. Проектлы белем бирү – бер яктан белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү, икенче яктан иске проектларны файдаланырга һәм яңа проектлар рәвешендә яңа белемнәрне булдырырга өйрәтә. Укучыларның проект эшчәнлеге – иҗади эш.Ул укучыларның фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерергә, укыту – тәрбиядә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Проект методының асылы :  укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Проект методының асылы : укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Укучы өчен проект нәрсә ул?  - иҗади мөмкинлекләрен ачу;  -төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;  -үзе сайлаган кызыклы  проблеманы (теманы) ачу өстендә эшләү;  -үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Укучы өчен проект нәрсә ул? - иҗади мөмкинлекләрен ачу; -төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру; -үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы) ачу өстендә эшләү; -үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Укытучы эшчәнлеге:

Укытучы эшчәнлеге:

  • укучылар эше белән идарә итү;
  • планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;
  • тиешле төзәтмәләр кертү;
  • гомуми юнәлеш бирү ;
  • шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.
Проект төрләре

Проект төрләре

  • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү); • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.); • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру); • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау); • предметара (берничә предметка нигезләнү).
Проект эшчәнлегенең  унай яклары:   -Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли.  -Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Проект эшчәнлегенең унай яклары: -Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли. -Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Проект эше этаплары: Эзләнү этабы укучы укытучы -кызыксындырган сорауны билгели, үз фикерен дәлилли; -информацион чыганаклар туплый   -темалар тәкъдим итә; -проблемалы ситуацияләр тудыра; -укучыларның сорауларына җавап табу өчен тематик чикләрне билгели Аналитик этап укучы - информацияне системалаштыра; - булачак «туачак» продуктны күзаллап тасвирлый; - эш планын төзи   укытучы -күзәтә, алга этәрүче сорау һәм ситуацияләр булдыра; - укучының хронологик тәртиптә эш итүе белән идарә итә; - консультацияләр оештыра

Проект эше этаплары:

Эзләнү этабы

укучы

укытучы

-кызыксындырган сорауны билгели, үз фикерен дәлилли;

-информацион чыганаклар туплый

 

-темалар тәкъдим итә;

-проблемалы ситуацияләр тудыра;

-укучыларның сорауларына җавап

табу өчен тематик чикләрне билгели

Аналитик этап

укучы

- информацияне системалаштыра;

- булачак «туачак» продуктны күзаллап тасвирлый;

- эш планын төзи

 

укытучы

-күзәтә, алга этәрүче сорау һәм ситуацияләр булдыра;

- укучының хронологик тәртиптә эш итүе белән идарә итә;

- консультацияләр оештыра

Практик этап укучы укытучы -мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли; - эшнең барышы белән уртаклаша   - мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен булдыра; - эш барышына карата анализ ясый; - «проект дәфтәре» булдыру эшен оештыра Презентацион этап укучы укытучы -проектны презентацияләү формасын сайлый; - эксперт ролен үти (башка укучыларга карата) -бәхәс тудыручы сораулар әзерли; - проектны кабул итәргә әзер булган аудитория әзерли   Контроль этап укучы укытучы - бәяләү нормаларына туры китереп, проектка үзбәя бирә   «проект дәфтәре» булдыру эшен йомгаклый; - алдагы үсеш юлларын ачыклый

Практик этап

укучы

укытучы

-мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли;

- эшнең барышы белән уртаклаша

 

- мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен булдыра;

- эш барышына карата анализ ясый;

- «проект дәфтәре» булдыру эшен оештыра

Презентацион этап

укучы

укытучы

-проектны презентацияләү формасын сайлый;

- эксперт ролен үти (башка укучыларга

карата)

-бәхәс тудыручы сораулар әзерли;

- проектны кабул итәргә әзер булган аудитория әзерли

 

Контроль этап

укучы

укытучы

- бәяләү нормаларына туры китереп, проектка үзбәя бирә

 

«проект дәфтәре» булдыру эшен йомгаклый;

- алдагы үсеш юлларын ачыклый

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проектлар методын куллану  (эш тәҗрибәсеннән)   Проектның темасы: “Татант һәм батырлык гәүдәләнеше” (Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү – шагыйрьнең юбилее уңаеннан). Проектның төре : эзләнү – тикшеренү характерындагы эшчәнлек. Проектның максаты: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү. Проектның бурычлары: -  Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү күнекмәләре формалаштыру; - Укучыларның ораторлык сәләтләрен үстерү; - Аларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; - Балаларга патриотик тәрбия бирү. Проектның эчтәлеге Проект тулысы белән Муса Җәлил тормышын, иҗатын өйрәнүгә, укучыларда татар әдәбиятын өйрәтүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Проект өстендә эш Казанда М.Җәлил белән бәйле урыннар буйлап сәяхәткә чыгу белән тәмамлана. Проект укучыларны мөстәкыйль рәвештә информация табарга, аны анализларга, кирәк урында куллана белергә өйрәтә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану (эш тәҗрибәсеннән)

Проектның темасы: “Татант һәм батырлык гәүдәләнеше” (Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү – шагыйрьнең юбилее уңаеннан).

Проектның төре : эзләнү – тикшеренү характерындагы эшчәнлек.

Проектның максаты: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү.

Проектның бурычлары:

- Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү күнекмәләре формалаштыру;

- Укучыларның ораторлык сәләтләрен үстерү;

- Аларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;

- Балаларга патриотик тәрбия бирү.

Проектның эчтәлеге

Проект тулысы белән Муса Җәлил тормышын, иҗатын өйрәнүгә, укучыларда татар әдәбиятын өйрәтүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Проект өстендә эш Казанда М.Җәлил белән бәйле урыннар буйлап сәяхәткә чыгу белән тәмамлана. Проект укучыларны мөстәкыйль рәвештә информация табарга, аны анализларга, кирәк урында куллана белергә өйрәтә.

Кирәкле җиһазлар: Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь җыентыклары, папка, файллар, принтер, диск, презентация, компьютер. Нәтиҗәсе : эзләнү-тикшеренү эшләрен папкага туплау, презентация әзерләү, тыңлаучылар каршында чыгыш ясау. Проектны башкаручылар: 8нче сыйныфның ике төркем укучылары Проект өстендә эшләү этаплары: - М.Җәлилнең тормыш һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү . - Җәлил турында материал туплау һәм презента ция әзерләү. - Җәлил иҗатын чорларга бүлү, эзләнү – тикшерү эшенең юнәлешен билгеләү. - Шигырьләрен сайлау. Эш бүлешү (чыгышлар, шигырьләр, компьютерда бастыру, презентация әзерләү). - Проектны яклау.

Кирәкле җиһазлар: Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь җыентыклары, папка, файллар, принтер, диск, презентация, компьютер.

Нәтиҗәсе : эзләнү-тикшеренү эшләрен папкага туплау, презентация әзерләү, тыңлаучылар каршында чыгыш ясау.

Проектны башкаручылар: 8нче сыйныфның ике төркем укучылары

Проект өстендә эшләү этаплары:

- М.Җәлилнең тормыш һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү .

- Җәлил турында материал туплау һәм презента ция әзерләү.

- Җәлил иҗатын чорларга бүлү, эзләнү – тикшерү эшенең юнәлешен билгеләү.

- Шигырьләрен сайлау.

  • Эш бүлешү (чыгышлар, шигырьләр, компьютерда бастыру, презентация әзерләү).

- Проектны яклау.

Нәтиҗә Проект методын кулланып укыту:  - белем бирү процессының нәтиҗәлеген үстерә,  - укучыларны киләчәк тормышка әзерли,  - укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем алуга кызыксынуны арттыра.

Нәтиҗә

Проект методын кулланып укыту: - белем бирү процессының нәтиҗәлеген үстерә, - укучыларны киләчәк тормышка әзерли, - укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем алуга кызыксынуны арттыра.

Йомгаклау

Йомгаклау

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Проект эшч?нлегенд? укытучы ??м укучыны? роле

Автор: Галимова Гулия Вакиловна

Дата: 04.07.2015

Номер свидетельства: 222238


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства