Нәрсә ул көндәлек?
Көндәлек – документ,
көндәлек – укучының көзгесе.
Көндәлек ни өчен кирәк?
- Көндәлек – укучыга кирәкле әсбап.
- Өй эшен язар өчен кирәк
- Дәресләр расписаниесен язар өчен кирәк
- Билгеләр куяр өчен кирәк.
Көндәлек нинди булырга тиеш?
- Көндәлек пөхтә булырга тиеш;
- Көндәлек тутырылган булырга тиеш;
- Көндәлек чиста булырга тиеш;
- Өй эше язылган булырга тиеш;
- Почмаклары бөкләнмәгән булырга тиеш
Бу көндәлекләрнең хуҗалары нинди?
Минем хәлләрем әйбәт. Мин хуҗамны яратам. Ул мине саклап тота, теләсә кая ыргытмый, өйдә онытмый, көндәлектә яхшы билгеләр генә.
Минем хуҗам әйбәт түгел, начар. Ул мине теләсә кая ыргыта, оныта. Битләрем пычрак, көндәлектә “ике”леләр күп.
Ситуатив күнегү
Посоветуй другу:
- вовремя заполнять дневник;
- не пачкать дневник;
- листы дневника не мять;
- аккуратно записывать домашнее задание.
Җөмләләрне дәвам итегез.
1. Ундүртебез 14 төрле, _______________ .
2. Ашыгып язганга күрә, _______________ .
3. Көндәлек – документ, _______________ .
4. Тырышкан- табар, __________________ .
5. Көндәлекләребезне сыйныф җитәкчесе ___________________________________ .
6. Галимов Илнар – ____________________ .
Диалог төзегез.
Тема:
“ Ике көндәлекнең очрашуы”