Сирень Якупова
Бу дөн ь я - мәңгелек туудыр
Сирень Мөхибулла кызы Якупова 1961 елның 26 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә.
1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ,Әлмәт төзелеш техникумында белем ала. Нәкъ шул елларда районның “Хезмәт байрагы” газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.
Бу дөнья -мәңгелек туудыр,
Таң ата офыкта алланып.
Таң белән бергәләп җан туа,
Биләүдә ятасы балланып.
Бу дөнья –мәңгелек туудыр,
Шыта гөл-кояшта күзләре.
Черт тә черт йомырка кабыгы-
Үләндә яшь бәбкә эзләре.
Бу дөнья- мәңгелек туудыр,
Яңа җыр агыла йөрәктән.
Бәгырьнең ташларын эретеп,
Чишмәдәй ургыла кинәттән.
Free template from www.brainybetty.com
Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый.Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень , шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара.Ә 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә.Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли.
Шушы елларда аның шигырләре, язмалары КАМАЗның “Нур” газетасында даими урын ала.Туксанынча елларда Сирень Якупова “Ләйсән”әдәби –иҗат берләшмәсенә йөри башлый,ул “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара.
2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя.Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга.Алар тирән фәлсәфәгә ,үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә.
Сирень Якупова 2001 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тулай торакта яшәгән яшьлек еллары
Яңа тормышка аяк баскан көн
Бәхет
Күлмәклек ефәк сайлыйм:
Кулыма алып карыйм,
Иңемә салып карыйм,
Көзгегә барып карыйм.
Күлмәклек ефәк сайлыйм,
Иңемә салып карыйм.
Кем ничектер,мин бәхетне
Бүген нәкъ шулай аңлыйм.
1987 ел
Яшьлек
Яшьлекнең күкләре биек,
Болытлары бөдрә, ак.
Әй, яшьлек...
Ак болытка башны салып,
Бер ваемсыз агар чак!
Яшьлекнең кышлары мизгел,
Язларыдыр мәңгелек.
Әй, яшьлек...
Яз булып гомер кышыма
Бер керсәң иде килеп.
Заводта гаилә бәйрәме.Ире Фәрит,кызы Гөлназ белән
Free template from www.brainybetty.com
20 елдан соң сыйныфташлар белән очрашу
Free template from www.brainybetty.com
«Арысланны иярләдек”. Сочи.2001 ел
Free template from www.brainybetty.com
“ Ләйсән”әдәби берләшмәсе.2001 ел
Free template from www.brainybetty.com
Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ килгәч
Free template from www.brainybetty.com
Факил Сафинның иҗат кичәсендә
Free template from www.brainybetty.com
Остазы Рәшит Бәшәр, каләмдәше Айрат Суфиянов белән
Free template from www.brainybetty.com
Free template from www.brainybetty.com
Очрашулар
Free template from www.brainybetty.com
Нәҗибә Сафина “Шәһри Чаллыда” кунакта
Free template from www.brainybetty.com
Чаллыда Тукай һәйкәле ачылган көн
Free template from www.brainybetty.com
Каләмдәшләр В.Хәйруллина,С.Якупова,Ә.Ситдыйкова, Р.Габделхакова
Free template from www.brainybetty.com
Каләмдәшләр
Free template from www.brainybetty.com
Каләмдәшләре Флера Гыйззатуллина һәм Рәмзия Габделхакова белән
Free template from www.brainybetty.com
Китаплары
Free template from www.brainybetty.com
Аның турында каләмдәшләре
“ Сирень Якупова шигырьләре ирләрчә кырыс.Яшь түгү,уфтанулар юк аларда.Ул шиъгри мәрҗәннәр тезә.Җанны җылыта торган , сулышны иркенәйтә торган шигъри мәрҗәннәр...”
Рәшит Бәшәр .
«Сирень Якупованың шигырьләрендә мин шактый микъдарда серле табышларга тап булдым дип әйтә алам.”
Айдар Хәлим
“ Яшәү сере” дигән китабы белән Сирень Якупова үзен әдәбият дөньясына үз юлы, үз сүзе белән килеп кергән үзенчәлекле каләм иясе итеп танытты.
Рәмзия Габделхакова
Free template from www.brainybetty.com