kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Презентация Факиль Сафин

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация о жизни и творчестве писателя Факиля Сафина

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Презентация Факиль Сафин»

Факил Сафин

Факил Сафин

Язучы турында белешмә

Язучы турында белешмә

  • 1984 елда Чаллы шәһәренә килә.
  • КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли.
  • 1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф. Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта.
  • 1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорында данлыклы «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә.
  • 1991 елның февралендә Факил КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә.
  • 1991 елның август аенда Факил Сафин «Аргамак» журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла.
  • 1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия колледжына әдәбият укытырга китә.
  • Чаллыда 1996нчы елда «Фән һәм мәктәп» журналы чыга башлый. Яңа журналны оештыру Факил Сафинга йөкләнә.
  • 2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла.
Чаллыда 2001нче елда «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештырла. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр.  Ул шулай ук балалар иҗаты түгәрәген оештыручыларның берсе булып та тора. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә ул “Көмеш кыңгырау” газетасын чыгару турында уйлый. Хәзер бу газета балаларның яраткан матбугатына әйләнде. Факил Сафин — «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы .
  • Чаллыда 2001нче елда «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештырла. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр.
  • Ул шулай ук балалар иҗаты түгәрәген оештыручыларның берсе булып та тора. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә ул “Көмеш кыңгырау” газетасын чыгару турында уйлый. Хәзер бу газета балаларның яраткан матбугатына әйләнде.
  • Факил Сафин — «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы .
Факил Сафин иҗаты турында язучылар

Факил Сафин иҗаты турында язучылар

  • Бәхеткә, безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.
  • Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002
  • Факил Сафин — безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә. Мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.
  • Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1996
  • Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...
  • Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1990
  • Кулыма Факил Сафияның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы — укып, таушалып беткән китап.
  • Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996
  • Факилнең һәр шигыре уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә күчеп булмый. Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул — кешеләргә үз күңелләрен, йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.
  • Зөлфәт, шагыйрь. 2002
  • Факил Сафин шигырьләре әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычын, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми.
  • Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре. 2002
  • Факил Сафинның гаҗәеп образлы теле аша сурәтләп биргән «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында» әсәрләре сискәндереп җибәрде, җанны айкап алды. Бу китаплар уйланырга мәҗбүр итәләр.
  • Дания Заһидуллина, әдәбият галиме. 2000
Әй китап, китап...    Әнкәем Нурсания, дини гыйлемгә ия карчык, китап укучы кешене: «Аның күзе күрә»,— ди торган иде. Аның аңлатуынча, «күз күрү» — укыганны йөрәгең, акылың аша үткәреп, ни язылганга төшенеп уку иде. Безнең «күз» «Әлифба» белән ачылды. «Күз»не ачкан кеше — беренче укытучым Кифая апа Бәдретдинова булды.

Әй китап, китап...

Әнкәем Нурсания, дини гыйлемгә ия карчык, китап укучы кешене: «Аның күзе күрә»,— ди торган иде. Аның аңлатуынча, «күз күрү» — укыганны йөрәгең, акылың аша үткәреп, ни язылганга төшенеп уку иде. Безнең «күз» «Әлифба» белән ачылды. «Күз»не ачкан кеше — беренче укытучым Кифая апа Бәдретдинова булды.

  • Беренче сыйныфта укыганда, яз айларына кереп барганда, без «Әлифба»ны «җиңдек», ягъни бөтен хәрефләрне дә
  • укырга, язарга өйрәндек. Ныклап әзерләнеп, «Әлифба» бәйрәмен үткәреп җибәрдек. Бәйрәмгә әниләр дә чакырылган лде. Иң кадерле кунакларыбыз алдында укытучыбыз кулга китереп тоттырган текстларны укып, «күз»ебезнең ни дәрәҗәдә «ачылганын» күрсәтеп бирдек.
  • Шушы бәйрәмнән соң күп тә үтмәде, укытучы апабыз җитәкчелегендә авыл китапханәсенә юл тоттык. Беренче мәртәбә һәркайсыбызга «карточка» дигән хикмәтле нәрсә тутырылды. Кулга китап биргәнче, китапханә мөдире, үзе яшь, үзе чибәр Венера апа китапханәдән алган китапларны ничек сакларга кирәклеген ныклап өйрәтте. «Китапларны берүк бәрәннәр ашап бетерә күрмәсен, апайларыгызга (эне-сеңелләрегезгә) тоттыра күрмәгез, эһ иткәнче җыртып бетерерләр!»— дип, кат-кат кисәтүе истә. Аннан китапның тузган тышларын бәрәңге белән ябыштыру серләрен өйрәтте. Ул чорда авылдагы һәр өйдә кыш көне бозау, сарык бәрәннәре, кәҗә бәтиләре асрала иде. Аның өстенә һәр өйдә ал-ты-җиде бала, Венера апаның колакларга киртер дәрәҗәдә китапларны сакларга өйрәтүе аңлашыла да иде…
Гаилә учагы Әтисе Миңлемөхәммәт, әнисе Нурсания. 1992 ел Тормыш иптәше Ләйсирә,улы Илнур, кызы Гөлнар.1984 ел

Гаилә учагы

Әтисе Миңлемөхәммәт, әнисе Нурсания.

1992 ел

Тормыш иптәше Ләйсирә,улы Илнур, кызы Гөлнар.1984 ел

Гомер  мизгелләре

Гомер

мизгелләре

Альберт Яхин, Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев белән Чаллыда очрашу  1997 ел

Альберт Яхин, Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев белән Чаллыда очрашу 1997 ел

Чаллы дәүләт драма артистлары арасында.1997 ел

Чаллы дәүләт драма артистлары арасында.1997 ел

Шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев һәм Марс Шабаев уртасында. 2002 ел “ Мәйдан “редакциясендә Роберт Миңнуллин Һәм Рәшит Бәшәр белән.2003 ел.

Шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев һәм Марс Шабаев уртасында. 2002 ел

Мәйдан “редакциясендә Роберт Миңнуллин Һәм

Рәшит Бәшәр белән.2003 ел.

Мөдәррис Әгъләм,Марсел Галиев, Камил Кәримов белән “Казан утлары” журналы редакциясендә Халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән. 2003 ел

Мөдәррис Әгъләм,Марсел Галиев,

Камил Кәримов белән “Казан утлары”

журналы редакциясендә

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән.

2003 ел

Язучыларның XIV корылтаенда.Профессорлар Әнвәр Шәрипов,Фоат Галимуллин һәм Фәрит Хатыйпов,шагырь Роберт Миңнуллин белән.2002 ел.

Язучыларның XIV корылтаенда.Профессорлар Әнвәр Шәрипов,Фоат Галимуллин һәм Фәрит Хатыйпов,шагырь Роберт Миңнуллин белән.2002 ел.

Фәридә Кудашева Чаллыга килгәч. 2001 ел Россиянең һәм Башкортстанның  халык артисты Нурия Ирсаева янәшәсендә. 2002 ел

Фәридә Кудашева Чаллыга килгәч.

2001 ел

Россиянең һәм Башкортстанның

халык артисты Нурия Ирсаева янәшәсендә. 2002 ел

Остазы,профессор Флера Сафиуллина белән. 2003 ел  Мәгариф министры Фарит Харисов, язучы Вахит Имамов белән.2002 ел

Остазы,профессор Флера Сафиуллина

белән. 2003 ел

Мәгариф министры Фарит Харисов,

язучы Вахит Имамов белән.2002 ел

Ык буенда баян суздык…

Ык буенда баян суздык…

Шигъри мизгелләр Сабантуй  Сабантуйда Кызык анда:   Кеп-кечкенә малайлар,   Сөлге салып билләргә,   (Биттән ага тирләр дә),   Көрәшеп маташалар,   Пыр тузып атышалар.   Авып китәләр уңга,   Авып китәләр сулга.   Сөлгегә уралалар,   Гөрс килеп авалар.   Сикерешеп торалар,   Сөлгегә тотыналар.   Бу инде уен түгел,   Сыек бил, муен түгел –  Чын көрәшче малайлар,   Шаккаталар агайлар:   Кеп-кечкенә малай булып   Мәйданга керделәр дә,   Татар егетләре булып,   Чыгып киләләр менә.

Шигъри мизгелләр

Сабантуй

Сабантуйда Кызык анда:  Кеп-кечкенә малайлар,  Сөлге салып билләргә,  (Биттән ага тирләр дә),  Көрәшеп маташалар,  Пыр тузып атышалар.  Авып китәләр уңга,  Авып китәләр сулга.  Сөлгегә уралалар,  Гөрс килеп авалар.  Сикерешеп торалар,  Сөлгегә тотыналар.  Бу инде уен түгел,  Сыек бил, муен түгел – Чын көрәшче малайлар,  Шаккаталар агайлар:  Кеп-кечкенә малай булып  Мәйданга керделәр дә,  Татар егетләре булып,  Чыгып киләләр менә.

Ф.Сафин – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе (2004). Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә (1999), 1996 елдан – Татарстанның Язучылар берлеге члены; бүгенге көндә Язучылар берлеге рәисенең урынбасары .

Ф.Сафин – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе (2004). Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә (1999), 1996 елдан – Татарстанның Язучылар берлеге члены; бүгенге көндә Язучылар берлеге рәисенең урынбасары .

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын, Кабул булсын безнең теләкләр.

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,

Кабул булсын безнең теләкләр.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Презентация Факиль Сафин

Автор: Фахриева Ляйсан Альфатовна

Дата: 15.02.2021

Номер свидетельства: 573246


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства