1552 нче елда урыс кенәзе Андрей Курбский Кремль турында болай дип яза: “Менә без Казанга якынлаштык: аның көнчыгышында Казансу елгасы ага, көнбатышында – Болак елгасы. Елга шәһәр эченнән үк ага, башланган урыны -Кабан күленнән. Үтәргә кыен бу елганы, аркылы чыккан очракта да күл белән шәһәр арасында Арча кыры ягыннан бик биек тау бар. Шәһәр әйләнәсе буйлап Болак елгасыннан алып Черек күлгә чаклы тирән чокырлар казылган. Ә Казансу ягыннан исә тау тагын да биегрәк. Һәм нәкъ менә шул тау башында крепость һәм Хан сарае урнашкан, шунда ук биек таш мәчетләр бар. Хәтерем ялгышмаса, алар бишәү иде бугай. Казан ханы үзенең 30 меңлек гаскәре белән шул крепость эченә кереп бикләнгән”
Казан университеты – Россиянең иң өлкән университетларыннан берсе. Ул, Мәскәү университетыннан кала, икенче булып санала. МДУ исә 1755 елда салынган. Университетта атаклы математик Н. Лобачевский, органик тукымалар теориясенә нигез салучы А. Бутлеров, күренекле астроном, антарктидага юл салучы И. Симонов, атаклы табиблар П. Лесгафт, һәм В. Бехтерев, тел галимнәре И. Хәлфин, Н. Катанов, һәм башка галимнәр эшләгән.
Университетның борынгы ак таш бинасы янында өч мәһабәт бина бар – анда физиклар һәм математиклар, химиклар, филологлар һәм журналистлар, тарихчылар гыйлем серләрен ачалар. Хәзерге университет ул - заманча җиһазландырылган аудиторияләр, лабораторияләр һәм абсерваторияләр, тәҗрибә станцияләре, спорт комплексы, 5 миллионга якын данәле фондка ия бай китапханә, берсеннән-берсе кызыклы коллекцияләр тупланган зоология, геология һәм этнография музейлары.
алга
Университетның фәнни китапханәсе
Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе иң борынгылардан санала.
Бүгенге көндә университет китапханәсе хәзинәсендә 15 меңнән артык сирәк кулъязма һәм 3 меңнән артык сирәк китап саклана. Алар арасында 14 инкубанал (1501 елга кадәр чыккан басма китаплар), шәрык халыклары телендәге басма чыганаклар татар һәм рус классик язучылары, мәгърифәтчеләренең исән чакта нәшер ителгән китапларына кадәр бар.
Китапханә АКШ, Бельгия, Франция, Япония, Италия китапханәләре белән китап алмашуда катнаша.
Университетның борынгы һәм искиткеч бай музейлары бар: геология, этнография, зоология, археология, университет тарихы музее.
Геология музее 1805 елда ачыла. Анда 100 меңнән артык минерал һәм тау токымнары тупланган. Алар арасында асылташлар үрнәкләре – зөбәрҗәт, топаз, аметист, рубиннар да бар. Бу музей геология факультеты бинасында урнашкан.
Зоология музее 1838 елда оештырылган. Ул университетның төп бинасында урнашкан.
Этнография музеена университет ачылган елларда нигез салына. Ул борынгы әйберләр кабинетын үз эченә ала.
Университет музейларына студентлар еш йөри, башка шәһәрләрдән, чит илләрдән килгән туристлар еш була биредә. Бигрәк тә университет тарихы музееның ишекләре ябылып тормый. Бу музейда Казан университетының данлы традицияләре, аның үткәне һәм хәзергесе турында экспонатлар саклана: университет ачу турында Александр I указы, швейцарның киеме, галимнәрнең фотолары, алар кулланган предметлар, алар язган китаплар...
Кирегә
Татарстанның милли китапханәсе
Татарстан Милли китапханәсе – Казандагы иң матур йортларның берсе. Бу бина узган гасыр башында фабрикант Ушаков салдырган, соңыннан ул китап йортына әверелгән.
Милли китапханә
алга
Китап йорты
Милли китапханә бинасы 1906 елда, А. Ушаков үтенече буенча, талантлы архитектор Карл Мюфке тарафыннан төзетелә, бизәлә.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе – дөньяда татар китабын, республика тормышына караган әдәбиятны туплау, саклау, тарату белән шөгыльләнә. Аның хәзинәсендә 3 миллионнан артык китап һәм документлар, шул исәптән 78 мең татар һәм 80 меңнән артык гарәп һәм шәрык халыклары телләрендәге басма чыганаклар саклана.
14 меңнән артык кулъязма һәм сирәк очрый торган басма китаплар китапханәнең байлыгы. Алар арасында XII гасыр шәрык кулъязмаларыннан башлап, татар һәм рус классик язучылары, мәгърифәтчеләренең үзләре исән чагында нәшер ителгән китапларына кадәр бар. Китапханәдә М. Ломоносов, Н. Карамзин, А. Герцен, Д. Менделеев хезмәтләре, А. Пушкинның 1833 елда чыккан бик кыйммәтле “Евгений Онегин” басмасы да саклана.
Кирегә
Татарстан Дәүләт музее фонды сәнгатьәсәрләрен җыю, саклау, яңарту, фондларны фәнни өйрәнү, тикшеренү буенча актив эш алып бара. 700 меңнән артык әйбер тупланган музей – Татарстанның, шулай ук дөньяның иң борынгы халыклары тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган бөек хәзинә ул.
Татарстан дәүләт музее
алга
Татар әдәбияты
Татарстан Дәүләт музее фондында татар әдәбиятына кагылышлы уникальматериаллар саклана. Шулар арасында классик язучыларның архивлары, борынгы кулъязмалар һәм басма китаплар, революциягә кадәр чыккан газета-журналлар, уку-язу әсбаплары, сәнгать әсәрләре һәм башка күп төрле экспонатлар бар. Аларның гомуми саны 50 меңнән артып китә. “Татар әдәбияты сәхифәләре” күргәмәсендә бу рухи байлыкның бик аз өлеше генә күрсәтелә. Күргәзмә үзәгендә - китаплар. Татар халкы элек-электән аң – белемле халык булган. Китап бик югары бәяләнгән.
Күргәзмә төрки язма истәлекләрдән башлап хәзерге әдәбиятка кадәрге чорны үз эченә ала. Шулар арасында болгар-татар әдәбятының башлангычы, шагыйрь Кол Галинең мәшһүр хезмәте – “Кыйссаи Йосыф” китабы төп урын алып тора.
Музей залларыннан үтү еллар, гасырлар буйлап сәяхәт итүгә тиң.
алга
МусаҖәлил исемендәге опера һәм балет театры
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы 1948-1956 елларда төзелгән. Архитекторлары – Н.П. Скворцов, И. Г. Гайнетдинов. Театр сәхнәсендә дөнья һәм рус классикасы, шулай ук Ф. Яруллин, Н. Җиһанов һәм М. Мозаффаровның беренче татар балетлары һәм опералары куела. Биредә һәр елны Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара классик балет фестивальләре үткәрелә.
алга
Тукай музее
Габдулла Тукай музее (элеккеге Шамил йорты) 1903 елда тәзелгән. Бина сәүдәгәр Апаков акчасына аның кызы өчен салына.
Хәзерге көндә бу бинада татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай музее урнашкан. Биредә аның тормышын, иҗатын һәм үзе яшәгән чорны чагылдырган экспонатлар тупланган.
алга
Г. Камал театры
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да күп еллар буе шул дәрәҗәдә бурычын уңышлы үти. Аның Мәскәүдә дә, Петербургта да, чит илләрдә дә абруе хаклы рәвештә арта бара.
Казан яулап алынганнан соң салынган беренче мәчет. Ул “Әби патша” – ЕкатеринаIIнең махсус указы буенча 1768-1770 елларда салынган. 1849 елдан алып, 40 ел буена, күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре әлеге мәчетнең имам хатибы булып торган. Бөтен мәчетләр ябылып беткән Совет чорында да Казанда ябылмыйча калган бердәбер мәчет ул.