kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Йолдызларның йолдызы. Илһам Шакиров.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация  к  уроку   по татарской  литературе.Можно использовать  при  проведении внекласного  мероприятия,  уроков  по  музыке.     

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Йолдызларның йолдызы. Илһам Шакиров.»

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы  муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “52нче номерлы гимназия”  ЙОЛДЫЗЛАРНЫҢ ЙОЛДЫЗЫ   ИЛҺАМ ШАКИРОВ    Презентацияне башкаручы:  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хәбибуллина Рушания Рәгыйп кызы

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “52нче номерлы гимназия”

ЙОЛДЫЗЛАРНЫҢ ЙОЛДЫЗЫ

ИЛҺАМ ШАКИРОВ

Презентацияне башкаручы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рушания Рәгыйп кызы

Илһам Шакиров Нәби ДӘҮЛИ Җырчыга шагыйрь сүзе Туган җирең - Сарман ягы,  Дөньяның тын почмагында.  Бөтен Ватан сагышлары  Синең татар җырларыңда.  Туган илгә чын мәхәббәт  Яши синең уйларыңда.  Илһам дигән исемеңә  Лаеклы син җырларыңда.  Гади сүзне син җыр иттең  Йөрәгеңнең кылларында.  Шагыйрь йөри синең белән,  Дустың булып җырларыңда.

Илһам Шакиров

Нәби ДӘҮЛИ

Җырчыга шагыйрь сүзе

Туган җирең - Сарман ягы, Дөньяның тын почмагында. Бөтен Ватан сагышлары Синең татар җырларыңда.

Туган илгә чын мәхәббәт Яши синең уйларыңда. Илһам дигән исемеңә Лаеклы син җырларыңда.

Гади сүзне син җыр иттең Йөрәгеңнең кылларында. Шагыйрь йөри синең белән, Дустың булып җырларыңда.

Сәхнәдәшләре  Илһам шакиров турында   Әлфия Авзалова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы: … Мин җырларга Илһам Шакировтан өйрəндем. Аның матур бормаларын кабатларга тырыштым, аның милли аһəңен тотып алырга тырыштым. Илһам олы җырчы гына түгел, ул əле остаз да бит.  Татарда бар ул могҗиза, ул – Илһам Шакиров!

Сәхнәдәшләре Илһам шакиров турында

Әлфия Авзалова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы:

Мин җырларга Илһам Шакировтан өйрəндем. Аның матур бормаларын кабатларга тырыштым, аның милли аһəңен тотып алырга тырыштым. Илһам олы җырчы гына түгел, ул əле остаз да бит.

Татарда бар ул могҗиза, ул – Илһам Шакиров!

Сәхнәдәшләре  Илһам шакиров турында Без барыбыз да онытылырбыз, Илһам абый барыбер калачак .  Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты :   … Илһам абыйның үзенә генә хас моңы, әйтеме, үз-үзен тотышы бар. Аны кабатларга кирәкми, аңа сокланырга, аннан өйрәнергә кирәк.

Сәхнәдәшләре Илһам шакиров турында

Без барыбыз да онытылырбыз, Илһам абый барыбер калачак .

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты :

Илһам абыйның үзенә генә хас моңы, әйтеме, үз-үзен тотышы бар.

Аны кабатларга кирәкми, аңа сокланырга, аннан өйрәнергә кирәк.

Сәхнәдәшләре  илһам шакиров турында     Илһам абый ул – давыл, ул – һава, ул – агымсу, ул – күз яше, бөтен нәрсә ул Илһам абый!  Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА, Татарстанның халык артисткасы: … Җир йөзенә җибәрелгән илаһи зат- ул Илһам абый. Ул үзенең җырлары белән бик күп кешеләрдә яхшылык, иман, тәүфыйк тәрбияләде. Аның җыры белән яшәргә, дөньяны күрергә өйрәнделәр.

Сәхнәдәшләре илһам шакиров турында

Илһам абый ул – давыл, ул – һава, ул – агымсу, ул – күз яше, бөтен нәрсә ул Илһам абый!

Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА, Татарстанның халык артисткасы:

Җир йөзенә җибәрелгән илаһи зат- ул Илһам абый. Ул үзенең җырлары белән бик күп кешеләрдә яхшылык, иман, тәүфыйк тәрбияләде. Аның җыры белән яшәргә, дөньяны күрергә өйрәнделәр.

Сәхнәдәшләре  илһам шакиров турында   Зөһрә СӘХӘБИЕВА,   РФнең атказанган, ТРның халык артисткасы: … Авылыбызга концерт белән килүе, минем киләчәк язмышымны хәл итте дә инде. Җырчы булам дигән теләккә юл башы әнә шул Илһам Шакиров концертларында башланмадымы икән әле? Аның бер концерты бөтен фикеремне, уемны үзгәртте дә, миннән җырчы ясады. Шуның өчен мин аңа гомерем буе рәхмәтле.

Сәхнәдәшләре илһам шакиров турында

Зөһрә СӘХӘБИЕВА,  РФнең атказанган,

ТРның халык артисткасы:

… Авылыбызга концерт белән килүе, минем киләчәк язмышымны хәл итте дә инде. Җырчы булам дигән теләккә юл башы әнә шул Илһам Шакиров концертларында башланмадымы икән әле? Аның бер концерты бөтен фикеремне, уемны үзгәртте дә, миннән җырчы ясады. Шуның өчен мин аңа гомерем буе рәхмәтле.

Сәхнәдәшләре  илһам шакиров турында   Рамил КУРАМШИН,   Татарстанның халык артисты, танылган баянчы: … Миңа аның белән гастролләрдә сәхнәдәш булырга туры килде.  Ә бит аларның һәрберсендә Илһам ага үзе булып кала белде. Бөек сәнгатькә, халкыбыз моңына хыянәт итмәде. Һәрбер җырын зур профессиональ осталык, халыкның бәгыренә үтеп керердәй итеп башкарды.

Сәхнәдәшләре илһам шакиров турында

Рамил КУРАМШИН,  Татарстанның халык артисты, танылган баянчы:

… Миңа аның белән гастролләрдә сәхнәдәш булырга туры килде.

Ә бит аларның һәрберсендә Илһам ага үзе булып кала белде. Бөек сәнгатькә, халкыбыз моңына хыянәт итмәде. Һәрбер җырын зур профессиональ осталык, халыкның бәгыренә үтеп керердәй итеп башкарды.

Равил Фәхретдинов  ,,Җырчы “ китабы турында:   «Минем дөнья күргән тәүге китабым җыр сәнгатенә багышланды. Тарихка, шул тарихтан килгән илаһи моңга, борынгы гүзәл җырларыбызга карата мәхәббәт мине Илһам Шакиров турында , халкыбыз күңеленең көзгесе, милләтебезнең җәүһәрләре, зөбәрҗәтләре булган җырлар хакында китап язарга этәрде “

Равил Фәхретдинов ,,Җырчы “ китабы турында:

  • «Минем дөнья күргән тәүге китабым җыр сәнгатенә багышланды.
  • Тарихка, шул тарихтан килгән илаһи моңга, борынгы гүзәл җырларыбызга карата мәхәббәт мине Илһам Шакиров турында , халкыбыз күңеленең көзгесе, милләтебезнең җәүһәрләре, зөбәрҗәтләре булган җырлар хакында китап язарга этәрде “

  • Тарихчы, археолог, академик, язучы Равил Фәхретдинов
,, Туган халкыбыз— Илһамы,  ә Илһам халык белән бәхетле.”   Минтимер Шәймиев

,, Туган халкыбыз— Илһамы, ә Илһам халык белән бәхетле.” Минтимер Шәймиев

  • ,,Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең йолдызларыбыз бар. Ә Илһам алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның йолдызы.
  • Ул гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы”
… Карурманны чыккан чакта …  .  Зилә СӨНГАТУЛЛИНА,   РФнең һәм ТРның халык артисткасы:   ..Ә аның сәхнәдәге “визит карточкасы”-, әлбәттә ки, “Иске карурман” җыры. Ни хикмәт, бүгенгә кадәр бу җырны аның дәрәҗәсендә башкарган җырчы юк әле. Ул үзе исән чагында ук бу җыры белән үзенә һәйкәл салды.

Карурманны чыккан чакта

. Зилә СӨНГАТУЛЛИНА, 

РФнең һәм ТРның халык артисткасы:

..Ә аның сәхнәдәге “визит карточкасы”-, әлбәттә ки, “Иске карурман” җыры. Ни хикмәт, бүгенгә кадәр бу җырны аның дәрәҗәсендә башкарган җырчы юк әле.

Ул үзе исән чагында ук бу җыры белән үзенә һәйкәл салды.

Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович  Илһам Шакиров башкаруында ,,Кара урман” җырын тыңлагач : “ Сүзләрен аңламасам да, гаҗәеп тирән мелодиясе аша җырның  ни турында икәнен тойдым мин. Бөтен күңел дөньям актарылып ташланды. Андый талантны сакларга кирәк! Ә җыры нинди! Кара урман... Мондый җырны бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала. Андый халык алдында баш ияргә кирәк!” – дип язган.

Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакиров башкаруында ,,Кара урман” җырын тыңлагач :

Сүзләрен аңламасам да, гаҗәеп

тирән мелодиясе аша җырның

ни турында икәнен тойдым

мин. Бөтен күңел дөньям актарылып ташланды. Андый талантны сакларга кирәк! Ә җыры нинди! Кара урман... Мондый җырны бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала. Андый халык алдында баш ияргә кирәк!” – дип язган.

Разил ВӘЛИЕВ, татар язучысы, шагыйрь:     … Сез мине ике сәгать эчендә «Дулкын» җырын язарга «мәҗбүр иткән» идегез. Аннары сезнең заказ буенча «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек» язылды. Шулай итеп, сез мине колагымнан тартып, җыр дөньясына алып кердегез...

Разил ВӘЛИЕВ, татар язучысы, шагыйрь:

Сез мине ике сәгать эчендә «Дулкын» җырын язарга «мәҗбүр иткән» идегез. Аннары сезнең заказ буенча «Таң җыры», «Бер алманы бишкә бүләек» язылды. Шулай итеп, сез мине колагымнан тартып, җыр дөньясына алып кердегез...

ӘЛЛҮКИ ...  Безнең буынга “Әллүки” җырының матурлыгын беренче булып  Илһам Шакиров ачып күрсәтте , дип әйтергә була.  Разил Вәлиев :  Илһам Шакиров җырчы гына түгел. Ул борынгы  җырларыбызны эзләп табып, казып чыгарып эшкәртүче дә, аларны  сәхнәгә менгереп халыкка җиткерүче дә.

ӘЛЛҮКИ ...

Безнең буынга “Әллүки” җырының матурлыгын беренче булып

Илһам Шакиров ачып күрсәтте , дип әйтергә була.

Разил Вәлиев :

Илһам Шакиров җырчы гына түгел. Ул борынгы

җырларыбызны эзләп табып, казып чыгарып эшкәртүче дә, аларны

сәхнәгә менгереп халыкка җиткерүче дә.

Милләтебезнең горурлыгы - йолдызларның йолдызы Илһам Шакиров-  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Милләтебезнең горурлыгы -

йолдызларның йолдызы

Илһам Шакиров-

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Файдаланган әдәбият 1. ,,Безнең мирас” журналлары 2. ,, Казан утлары”  2015 ел, Гәрәй Рәхим ,,Халкыбыз горурлыгы” 3. ,,Мәйдан “ журналлары 4. ,,Мәдәни җомга” журналлары 5. Равил Фәхретдинов ,,Җырчы “ 6. . Татарская электронная библиотека.  Разил Вәлиев ,,Җанга уелган уйлар. Халык яшәгәндә Илһам яшәр ” 7. MATBUGAT.RU 8. belem.ru 9. tat. tatar-inform.ru 10. academic.ru/

Файдаланган әдәбият

1. ,,Безнең мирас” журналлары

2. ,, Казан утлары”

2015 ел, Гәрәй Рәхим ,,Халкыбыз горурлыгы”

3. ,,Мәйдан “ журналлары

4. ,,Мәдәни җомга” журналлары

5. Равил Фәхретдинов ,,Җырчы “

6. . Татарская электронная библиотека.

Разил Вәлиев ,,Җанга уелган уйлар. Халык яшәгәндә Илһам яшәр ”

7. MATBUGAT.RU

8. belem.ru

9. tat. tatar-inform.ru

10. academic.ru/


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Йолдызларның йолдызы. Илһам Шакиров.

Автор: Хабибуллина Рушания Рагибовна

Дата: 23.12.2018

Номер свидетельства: 492357


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства