Драма әсәрләренә анализ ( А. Яхин методикасы буенча)
Осипова Гөлчәчәк Талип кызы Түбән Кама шәһәре 25нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укыту-тәрбия процессының асыл максаты –
а )Федераль документ билгеләмәсе: «Үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфагәте өчен иҗади мөмкинлеген (потенциалын) тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль табарлык, иҗади һәм фәнни фикергә ия; үзүсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү», 21 нче гасыр билгеләмәсе;
б) әдәбият галиме Альберт ага Яхинның безгә инде 1990 нчы еллардан бирле ишеттерергә омтылган, Г.Ибраһимовның – татар галименең 20 гасыр башында биргән билгеләмәсе: «Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәлле, иң җимешле орлыктыр» ( «Әдәбият дәресләре» китабында, кадимчеләрне тәнкыйтләп язган сүзләре; 1916 нчы ел ).
Анализ өчен К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасы
Классик драматург, прозаик, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына быел 125 ел тулды
Таркату Эчтәлеген ачу
. К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында каршылык
Нәрсә соң ул драма?
Персонажларның үзара сөйләшүенә генә корылган әсәрләргә драма әсәрләре диләр. Аларны башкача пьесалар дип тә йөртәләр.
Драма төренең эчендә мелодрама, трагедия, комедия һәм драма жанры да бар . Мелодрама дип, эче тулы җыр, күз яше булган драма әсәрләренә әйтәләр. Трагедия дип фаҗига белән тәмамланучы әсәрләрне атыйлар. Көлкегә корылган пьесаларга комедия диләр.
Драма жанры дип үзәгендә кискен конфликт яткан, геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән пьесаларга әйтәләр. Драма – кичерешнең югары дәрәҗәсе. Драма әсәрләренә нәрсә хас ?
Драма әсәрләренә нәрсә хас ?
Аларның эчтәлеге кичерештән һәм хистән гыйбарәт.(Бу ягы белән алар лирик шигырьләргә охшыйлар.)
Нәрсә соң ул кичереш?
- Кичереш- сәбәбе – дәрәҗәсе – юату дан тора . Драма –кичерешнең югары дәрәҗәсе .
Әсәрне нинди алымга нигезләнеп бүләбез?
Вакыйгаларны барлыйбыз, өлешләргә бүләбез һәм һәр өлешен аерым тикшерәбез.
Каршылыкларны табу:
Каршылык көрәшкә әйләнсә -
конфликт була.
Конфликт-
ул каршылык.
Каршылыклар ничә төрле була?
Каршылык 2 төрле була
тышкы
эчке
Эчке каршылык- ул геройның эчке дөньясы. Кемнәр арасында каршылык бар дип уйлыйсыз?
Каршылык
Авыл егетләре
Исмәгыйль
Надир
Сәрвәр
Сәрвәр
Исмәгыйль
2. Исмәгыйльнең эчке каршылыгы нидән гыйбарәт?
Исмәгыйль
3.Сәрвәрнең эчке каршылыгы нидән гыйбарәт? Сәрвәр белән бәйле ике вакыйганы-аның Надирлар һәм Исмәгыйльгә карата мөнәсәбәтен яхшы белергә кирәк. Сәрвәрнең Исмәгыйльгә , аннан соң, Надирга әйткән сүзләрен китаптан кычкырып укыйбыз.
Сәрвәр
Исмәгыйль
Сәрвәр
Исмәгыйль:
1.Надирны хөрмәт итә, аның юлына каршы төшкәне өчен уңайсызлана. 2.Үзенең өйсез, малсыз булуына кимсенә.
3. Артык кыюсыз, куркак.
4.Аның ихтыяр көче дә, үзенең һәм яраткан кызының бәхете өчен көрәшергә нияте дә юк.
5. Таза, көчле, эшчән, чибәр, әдәпле егет, шул ук вакытта ихтыярсыз да, мескен дә.
6. Бәхетсезлеккә юралган төшенә ул тулысынча ышана һәм Сәрвәр белән кавыша алуына тәмам өметен өзә.
Сәрвәр:
Сәрвәр исә, киресенчә, үз бәхетенә ышана һәм бәхете өчен көрәшә торган кыз.
Надирның эчке каршылыгын ачу өстендә эшләрбез.
Моның өчен түбәндәге сорауларга җавап бирегез.
1.Надирның Сәрвәргә мөнәсәбәтендә каршылык бармы? Ни өчен Надир үзен кызганган кешеләрне дошман күрә?
Надир
Сәрвәр
Сәрвәр
Надир
Сәрвәр
Егете кебек куркак та, мескен дә , йомыкай да түгел. Теләсә кем белән бик иркен сөйләшә. Ачык күңелле , берәүдән дә тарсынмый һәм үзен берәүдән дә ким дә, югары дип тотмый. Исмәгыйльгә әйткән сүзләрендә аның ихлас күңелдән ярата белә торган кыз булуы күренә. Киң күңелле, кеше хәлен аңлый ала, кыю, тәвәккәл.
Надир
Надир чиктән тыш горур кеше. Ул үзен кызганган кешеләрне дошман күрә. Акыллы кеше ул. Усал кеше булса да, сәбәпсез усалланмый. Шәфкатьле, игелекле, һәркем кебек матурлыкка, бәхеткә омтылучы. Мәхәббәте өчен гомерен дә, җанын да кызганмый.
2.Хезмәтчесе Исмәгыйль дә Сәрвәрне ярата,Надир да ярата. Мәхдүмнең Исмәгыйльгә мөнәсәбәте нинди? Алар арасында каршылык бармы? Исмәгыйль
Мәхдүм Надир
3.Надирның авыл егетләренә мөнәсәбәте нинди? Мәхдүм белән егетләр арасында каршылык бармы? Авыл егетләре
Надир
Авыл егетләре
Мәхдүм Надир
Егетләр
Алар бар да таза, матурлар. Аларның дуслары бар, аларны кызлар да яраталар. Надирның бай малае булуын өнәмиләр, авылның иң чибәр кызы артыннан йөрүенә көләләр.Надир өметен ахмаклык дип саныйлар.
Надир
Надир үзенең бөтен кыяфәте , ялгызлыгы белән алардан нык аерыла.Надир алар кебек була алмавына көнләшә. Надир үзенең бөтен кыяфәте , ялгызлыгы белән алардан нык аерыла.
4. Мәхдүмнең үзенә карашы нинди? Ул үз-үзе белән килешеп яшиме? (Табып уку) Надирның иң яратмаган кешесе кем?
Мәхдүм Надир
5.Ул Сәрвәрнең үзенә кияүгә чыгу мөмкинлегенә ышанамы? 6.Ул Сәрвәрне ни өчен ярата?”Матур булганга “ дип башлый аласыз, башка сәбәбен дә эзләгез.
7.Надирның сыйфатлары аша характерын ачабыз. 8.Хис сәбәбе- мәхәббәт. Надирның юанычын табыгыз. Ул юана аламы? Юанычы белән бәхетлеме?
Шулай итеп, Надирның бәхете-бәхетсезлек. Бик бәхетсез булуын белә торып та үзен бәхетле дип санавы-Надирның эчке каршылыгы.
9.Надир мәхәббәтеннән чыгып әйтеп карагыз әле, мәхәббәт хисе нинди хис ул? Надир ярата белә, бу зур бәхет.
Мәхәббәте - аның бәхете .
Яратыр кешесе калмагач, ул үзе дә бу дөн ь ядан китә.
Аның өчен мәхәббәттән дә кадерле бернәрсә дә юк.
Надир
Надирның иң яратмаган кешесе –үзе. Ул үзен ямьсезлеге , бөкре булуы,хәтта үзен-үзе яратмаган өчен яратмый. Кая гына барып күренсә дә, кешеләрнең кәефен бозуын үзе әйбәт аңлый. Кешеләр аның кыяфәтенә куркып, чирканып карыйлар. Аның кызу канлылыгыннан , көченнән куркалар. Ачуы килгәндә ул үзен-үзе бөтенләй белештерми. Ямьсезлеге –Надирның иң зур бәхетсезлеге. Бик бәхетсез булуын белә торып та үзен бәхетле дип санавы-Надирның эчке каршылыгы.
Каршылык
Авыл егетләре
Исмәгыйль
Надир
Сәрвәр
К.Тинчурин әсәрен ни өчен “Сүнгән йолдызлар” дип атаган? Ни өчен Исмәгыйль, Сәрвәр,Надир-йолдызлар?
. Йомгаклау
Б ез бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Әсәр сезгә ошадымы һәм ни өчен? Әсәрнең жанрын атагыз. Әсәрнең идеясе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Әсәрнең төп темасы нәрсә дип уйлыйсыз? Геройлар бәхетлеме?
Альберт Яхин программасы балаларда әдәбиятка кызыксыну тәрбияли, логик, иҗади фикер йөртергә өйрәтә һәм әхлак тәрбиясе дә бирә.
Белем бирүдә и кенче буын федераль дәүләт стандартлары таләпләр ен тәэмин итәргә сәләтле, иң актуаль концепция, милләтебез горурлыгы – А.Г.Яхинныкы исәпләнә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Эшегездә иҗади уңышлар телим!