Төзүче: Әлмәт шәһәре “24нче гомум белем бирү мәктәбе”нең I категорияле татар теле  
        |   Тема   |    Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.   |  
  |   Теманың максаты   |    1.Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;   алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.    2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.  3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.   |  
  |   Планлаштырылган нәтиҗә   |    Предмет күнекмәләре   |    Универсал уку эшчәнлеге   |  
  |   1.Предмет нәтиҗәләре              2.Метапредмет нәтиҗәләре          3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр   |    1.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү  2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү        3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру   |    Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру  Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.  Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү  Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.   |  
  |   Төп төшенчәләр   |    Килеш исемнәре   |         |  
  |   Предметара бәйләнешләр   |    Әдәбият,рус теле   |         |  
  |   Ресурслар  -төп      -өстәмә      Җиһазлау:   |     Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 89-90 битләр; Эш дәфтәрләрее ;                Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)   |  
  |   Төркемнәрне оештыру   |    Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.   |  
  |        |  
  |   Оештыру технологиясе   |    Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре   |    Һәр этапның диагностик биремнәре.   |  
  |   I этап.    Оештыру моменты.  Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.   |    I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.  1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.  Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!  -Хәерле көн !    -Хәлләрегез ничек?  -Кәефләрегез әйбәтме?  -Бүген ничәсе?  -Атнаның кайсы көне?  -Урамда һава торышы нинди?  -Анда җылымы,әллә салкынмы?  -Хәзер елның кайсы фасылы?       |        Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.   |  
  |   II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү  Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.   |    II этап. 2.Өй эшен тикшерү.  а)Сөйләшү:   “Минем яраткан ризыгым”  (парларда эш)  ә) –презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау,татар халык ашларын искә төшерү       |     II этап.  Соруларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)       |  
  |   III этап.Уку мәсьәләсен кую.  Максат – килешләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.   |    III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге  1 - Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Килеш исемнәре ,килеш кушымчалары)  -Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли?  -Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.)      Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез?   |     III этап.     Диагностик бирем: сорауларга җавап эзләү,әйтү, (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)  Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме ,килешләрне язабыз. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язабыз.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)    Тикшерәбез(әзер таблица буенча       |  
  |   IV этап.     Уку мәсьәләсен өлешләп чишү  Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.   |    IV этап.     Үткәннәрне искә төшерү.    -Татар телендә ничә килеш бар?  -Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш)   2.-Ә рус телендә килешләр ничек атала?   _Сколько всего падежей?Как их называют?   (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)  Дәреслек белән эш.(89нчы бит)  Сүзлек эше:Килеш-падеж  Баш килеш-Именительный падеж  Иялек килеше-Притяжательный падеж  Юнәлеш килеше-Направительный падеж  Төшем килеше-Винительный падеж  Чыгыш килеше-Исходный падеж  Урын-вакыт килеше-Местно-временной падеж  3.Килеш исемнәре ,сораулары, кушымчалары белән танышу.Таблицаны тутыру   |    IV этап.    1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)       |  
  |   V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту  Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.)   |    V этап.     1. -Таблицада бирелгән сүзләрне килешләрдә төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып)    Әни,апа,Марат,Фән,Фәрит,ипи,аш,су,  Бәлеш(тактада,карточкалар белән)   (Регулятив универсал уку эшчәнлеге)    “Адашкан сүзләр”уены: -Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз.    Б.к. токмачта  И.к. токмач    Ю.к. токмачның  Т.к. токмачтан  Ч.к. токмачны  Ур.-в.к.токмачка   3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.Җөмләне иптәшегез тәрҗемә итсен       |    V этап.     Сүзләрне дөрес урнаштыру                                                                 |  
  |   VI этап. Рефлексия.     |    VI этап. №2.90нчы бит.-дәфтәргә эшләү  -тикшерү       |    VI этап.         |  
  |   VII этап. Йомгаклау.   |    VII этап.    1.Өй эше. 1 вариантларга – кибет,2 вариантларга бәйрәм сүзен килешләрдә төрләндереп язып килергә  2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.  -билгеләр кую   |