Казан шәһәре Совет районы “121 нче лицей” Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясенең
татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Аббазова Адилә Хәйдәр кызының татар теленнән
1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты
“Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Фәткуллова, ФХ.Загварова «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), “Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 7нче сыйныф”. Укытучылар очен методик кулланма/ Р.З. Хайдарова, Р.Л. Малафеева әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.
– укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
– татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
– программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
– татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
– татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
– татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү — укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул — укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамма-тик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорауларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучылар, дәрескә әзерләнгәндә, алда үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр. Бүген — берсен, иртәгә — икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгълүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзе гәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.
Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.
Тыңлаган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфорграфик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тыңлаган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тыңлаган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән соруларга төгәл җавап бирелмәгән 5 орфографик, 5 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.
Тыңлаган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән соруларга бирелгән җаваплпрның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.
Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликалар әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6- хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләнгән диалогик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.
Бирелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, эмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен ”4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,”2”ле куела.
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
7нче сыйныфта 18-20 сүз.
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
7нчы сыйныфта уку елы башында 55-65 сүз.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.
Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка ”2”ле куела.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү(изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү(сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.
Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.
Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.
7нчы сыйныфта уку елы башында 9-110 сүз.
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2”ле куела.
Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Дәрестә кулланылган эш төрләре | Контроль төре | Көтелгән нәтиҗә | Өй эше | Дата |
| | | | | | | | План | Факт |
Белем һәм тормыш I чирек |
1. | Исәнме ,мәктәп! | 1 | Д/МС | Әңгәмә | | 1 нче сентябрь,бәйрәме белән котлый белү, бер-береңә комплиментлар әйтә белү. Яңа уку елына әзерлек турында сөйләшү | Өй эше юк | | |
2 | Сыйфатлар ясалышы | 1 | ЛККК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Кушымчалау ысулы белән сыйфатлар ясалышын өйрәнү. Сыйныф, соңга кала, башлана, килешә, кагыйдә, тырыша сүзләрен сөйләмдә актив куллану | 4 бит, 2 күнегү | | |
3 | Сыйфатлар ясалышы | 1 | Кабатлау дәресе | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Кушымчалау ысулы белән сыйфатлар ясалышын өйрәнү. | 5 бит, 5 күнегү | | |
4 | Хикәя фигыль | 1 | ЛКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Хикәя фигыльне искә төшерү | 8 бит, 4 күнегү, җөмләләрне тәрҗемә итеп язарга | | |
5-6 | Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль | 2 | ЛКФ | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне өйрәнү. Җәйге каникулда кайда булуыңны, ничек ял итүеңне сөйли белү | 7 юит, 3 күнегү (2өлешкә бүлеп) | | |
7 | Хәл фигыль | 1 | ЛКФ | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Хәл фигыльне сөйләмдә куллану. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыль ясау | 8 бит, кагыйдәне яталау | | |
8 | Хәл фигыль. Хәл фигыльнең 4 төре | 1 | ЛКФК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Хәл фигыльнең 4 төрен өйрәнү. Хәл фигыльне сөйләмдә куллана белү | 10 бит, 8 күнегү | | |
9 | “Мәктәптә беренче көн”. Хәл фигыльне формаларын сөйләмдә куллану. Кереш контроль эш | 1 | ЛКФ, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Хәл фигыльнең заман формалары, хәл фигыль, боерык фигыль, инфинитив аеыра белү. Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү. | 12 бит, 5 күнегү | | |
10 -11 | “Исем+исем” сүзтезмәләре . | 2 | ГКК, ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | “Исем+исем” формасында сүзтезмәләр төзи белү | 13 бит, 13 күнегү, сүзтезмәләр белән 4-5 җөмлә төзе | | |
12 | “Исем”, “Фигыль» темалары буенча кереш контроль эшкә әзерлек. | 1 | ЛГКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Кабатлау | Кагыйдәләрне кабатларга | | |
13 | “Исем”, “Фигыль» темалары буенча кереш контроль эш | 1 | | | | контроль эш | | | |
14-15 | Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше | 2 | ЛГКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү.Боерык фигыльне сөйләмдә куллану | 14-15 бит, 1, 2 күнегү, кагыйдәләрне истә калдырырга | | |
16 | Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасы | 1 | ЛКК, ГКК, ГКФ | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын өйрәнү. | 16 бит, 10 күнегү | | |
17 | Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасы, зат-сан белән төрләнеше | 1 | ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын, зат-сан белән төрләнешен өйрәнеп диалогик монологик сөйләмдә куллану | “бар”, “кил” фигыльләрен үрнәк буенча төрләндерергә | | |
18 | Рәвеш. | 1 | ГКФ | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Рәвешне өйрәнү, дөрес куллану | 19 бит, кагыйдә өйрәнү | | |
19-21 | Рәвеш төркемчәләре | 3 | ГКФ, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә аера белү | 20 бит, 5 күнегү 22 бит, 1 күнегү Тиз, югары, якын, озак рәвешләр белән җөмләләр төзәргә | | |
22 | Сәбәп белдерү формасы. | 1 | ГКФ, | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | “...-ганга күрә” төзелмәсен куллана белү. Күрә бәлеген сөйләмдә куллану. | 23 бит, 8 күнегү. Җөмләләрне тәрҗемә итеп яз | | |
23-24 | Исменәргә кушымчалар ялгану тәртибе | 2 | ЛКФ, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгау. | 24 бит, 11 күнегү “мәктәбем”, “балаларның”, “укучыларга” сүзләре белән җөмләләр төзергә | | |
25 | “Белем һәм тормыш” темасы буенча контроль эшкә әзерлек | 1 | ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш, кабатлау | | “Белем һәм тормыш” темасы буенча контроль эшкә әзерлек | 8, 14, 15, 19,23 битләрдәге кагыйдәләрне кабатларга | | |
26 | “Белем һәм тормыш” | 1 | Контроль эш | Контроль эш | | Белем тикшерү, нәтиҗә ясау | “Белем һәм тормыш” | | |
27-28 | “Көндәлек – документ, көндәлек – синең көзгең” темасы буенча лексик-грамматик материал | 2 | ЛКФ, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагын өйрәнү. Сыйныфта укучыларның көндәлеккә карашы турында сөйләшү | 26 бит, 4 күнегү 28 бит, 10 күнегү | | |
29 | “Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча лексик-грамматик материалны өйрәнү | 1 | ЛГКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | “Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча сөйләшү | 29-30 бит, 5 күнегү, җөмләләр өстәп язарга | | |
30-31 | “Инфинитив + кирәк” төзелмәсен өйрәнү | 1 | ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш | | “Инфинитив + кирәк” төзелмәсен сөйләмдә куллану | “укы”, “эшлә”, “әзерлә” фигыльләреннән “инфинитив+кирәк” формасын төзеп язарга | | |
32 | “Белем һәм тормыш” темасы буенча лексик-грамматик материал | 1 | ЛКФ, ГКФ | Телдән эш, әңгәмә | | “Белем һәм тормыш” темасы буенча сөйләшү | Мәкәтәп, белем, укытучы, тормыш сүзләре белән җөмләләр төзргә | | |
Без бергә ял итәбез II чирек |
33 | Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы | 1 | ГКФ | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш | | Сыйфат фигыльләрне өйрәнү һәм сөйләмдә куллану | 33 бит, кагыйдәне ятларга | | |
34-35 | Сыйфат фигыльләрнең заман формалары | 2 | ГКФ, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш, әңгәмә | | Сыйфат фигыльләрнең заман формаларын аера белү, сөйләмдә куллану | 33 бит, 4 күнегү/ 35 бит, җөмләләрне тәрҗемә итеп яз | | |
36 | Җөмләнең баш кисәкләре | 1 | ГКК, ЛКФ | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш, | | Җөмләнең баш кисәкләрен өйрәнү | Кагыйдәне ятларга | | |
37-38 | Җөмләнең баш кисәкләре | 1 | ГКК, ЛКФ | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш, | | Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү | 36 бит, 2 күнегү Укучы, укытучы, сүзләре белән җөмләләр төзәргә | | |
39 | “Буш вакыт” темасына караган лексик-грамматик материал | 1 | ЛКФ, Д\МС | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш, әңгәмә | | Буш вакытны файдалы файдасыз үткәрү турында сөйләшү | 38 бит, 10 күнегү | | |
40-41 | Ия белән хәбәр арасында сызык. “Буш вакыт – ул нинди вакыт” | 2 | ГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш | | Ия белән хәбәр арасындагы сызык куелышын кабатлау. Буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшү | 40 бит, кагыйдәне ятларга 40 бит 8 күнегү | | |
42 | “Сыйфат”, “Җөмләнең баш кисәкләре” темасы буенча контроль эшкә әзерлек | 1 | ГКК, ЛКФ | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш, әңгәмә | | | Кагыйдәләрне кабатларга | | |
43 | “Сыйфат”, “Җөмләнең баш кисәкләре” темасы буенча контроль эш | 1 | | контроль эш | | контроль эш | | | |
44 | “Минем яраткан шөгылем” темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛКФ, Д\МС | Телдән эш, әңгәмә | | “Минем яраткан шөгылем” темасына сөйләшү | Шөгыль, китап уку, балык тоту, интернетта утыру... сүзтезмәләре белән җөмләләр төзәргә. Б.к. табарга | | |
III чирек |
45 | “Минем буш вакытым булса...” темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛКФ, Д\МС | Телдән эш, күнегүләр, өстендә язма эш | | Буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшү. Яраткан шөгелең турында сөйләшү | “Мин буш вакытны ничек үткәкрәм” темасына 4-5 җөмлә язып, сөйләргә өйрәнү | | |
46-48 | Теркәгечләр. Төзүче һәм ияртүче теркәгечләр | 1 | ГКФ, | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү | 41 бит, кагыйдәне ятларага. 41 бит, 2 күнегү | | |
49-50 | Төзүче һәм ияртүче теркәгечләр. “Минем буш вакытым” | 1 | ГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү. | Да/дә, янә, яисә, әгәр, чөнки, әмма теркәгечләрен кулланып җөмләләр язарга | | |
51-52 | Исем фигыль. Исем фигыльнең барлык һәм юклык формасы | 2 | ЛКК, ГКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Исем фигыльнең барлык һәм юклык формасын сөйләмдә аера белү | 44 бит, кагыйдә ятларга 45 бит, 4 күнегү | | |
53-54 | Кереш сүзләр. Файдалы һәм файдасыз үткәрелгән буш вакыт | 1 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Кереш сүзләрне куллана белү. | Тулысынча, минемчә, өлешчә, минем уйлавымча кереш сүзләре белән җөмләләр язарга | | |
55-56 | “Тәртипле бала” темасына лексик-грамматик маериал | 2 | ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Исем фигыльне аера белү. Тәртипле тоту, этикет кагыйдәләрен өйрәнү | 47 бит, 5 күнегү 48 бит, 7 күнегү | | |
57 | “Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча лексик-грамматик материал | 1 | ЛКФ, Д\МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | “Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча сөйләшү. | 49 бит, җөмләләргә җавапарны дәфтәргә язарга, ия белән хәбәрне табарга | | |
58 | “Бездәге үрнәк сыйфатлар” темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшү | Ялгыш адым, җир казу, шөгыльләнү, ирекле вакыт, кызыклы тапшыру сүзләре һәм сүзтезмәләре белән җөмләләр төзеп язарга | | |
59-60 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 2 | ЛКФ, ЛГКК | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш | | Тартымлы исенәрнең килеш җелән төрләнешен өйрәнү | 51 бит, 1 күнегү Китабым, дәфтәрең, сүзләрен килешләр белән төрләндерергә | | |
61 | “Безнең йортның подъезды” темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш | | “Безнең йорның подъезды” темасы буенча сөйләшү | “Безнең подъезд” темасына кечкенә хикәя язарга | | |
Өлкәннәр һәм кечкенәләр |
62 | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре | 1 | ГКФ | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен өйрәнү. Өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләшү | 55 бит, 1 к. Кагыйдәне ятларга | | |
63-64 | Җөмләнең иярчен кисәге- аергыч | 2 | ЛКФ, ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Җөмләнең иярчен кисәге- аергычны сөйләмдә аера белү | 55 бит, 2к. Кагыйдәне өйрәнергә 56 бит. Язарга, аергыч астына сыз арга | | |
65-66 | Җөмләнең иярчен кисәге- тәмамлык | 2 | ЛКФ, ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш | | Җөмләнең иярчен кисәге- тәмамлык. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйләшү | 58 бит, 1 күн. Кагыйдәне ойрәнергә 59 бит, 5күн . аергыч һәм тәмамлык ны күчереп язарга | | |
67 | Җөмләнең иярчен кисәге- хәл | 1 | ГКФ | Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш | | Җөмләнең иярчен кисәге- хәлне аера белү | 60 бит, 1 күн. Кагыйдә өйрәнергә | | |
68-69 | Хәл төркемчәләре | 2 | ГКФ, ГКК, | Телдән эш, күнегүләр, тестлар өстендә язма эш | | Хәл төркемчәләрен өйрәнү, аера белү | 60 бит, 1 күн. Кагыйдә кабатларга. 61 бит, 3 күнегү, җөмлә кисәкләрен билгеләргә | | |
70 | “Җөмләнең иярчен кичәкләре” темасы буенча контроль эшкә әзерлек | 1 | ГКК | Телдән эш, күнегүләр, язма эш | | “Җөмләнең иярчен кичәкләре” темасы буенча контроль эшкә әзерленү | Кагыйдәләрне кабатларга | | |
71 | “Җөмләнең иярчен кичәкләре” темасы буенча контроль эш | 1 | контроль эш | | | контроль эш | | | |
72 | “Бер-беребезгә булышабыз” темасына лексик-грамматик материал | 1 | Д/МС | Әңгәмә | | Бер-береңә ярдәмле булу турында сөйләшү | “Мин дустыма булышам” темасына кечкенә хикәя язарга | | |
73-74 | Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше | 2 | ГКФ, ГКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш | | Исем фигыльнең килешләр белән төрләнешен өйрәнергә | 62 бит, 1 күн. 63 бит, 7 күн. Исем фиг. Күчереп язарга | | |
75 | “Ата-анага хөрмәт темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛКК | Телдән эш, күнегүләр, язма эш | | “Ни өчен ата-ана иң зур кеше?” темасы буенча сөйләшү | 64 бит, 5 күн. Кучереп язарга, телдән тәрҗемә итәргә | | |
76-77 | Кисәкчләр | 2 | ЛКК, ГКФ | Телдән эш, күнегүләр, язма эш | | Кисәкчәләрне, аларның дөрес язылышын өйрәнү | 65 бит, 6 күн. “Ата-ананы хөрмәт итү” темасына кечкенә хикәя язарга | | |
78 | “Этикет кагыйдәләре” темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, язма эш, әңгәмә | | “Этикет кагыйдәләре” темасына сөйләшү | Ихтирам, гаилә, тәрбия, әдәпле сүзләре белән җөмләләр төзеп язарга | | |
IV чирек |
79-80 | Аралашу әдәбе. “Тәрбияле булу заманчамы” | 2 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, язма эш, әңгәмә | | “Тәрбияле булу заманчамы” темасына сөйләшү | 68 бит, 7 күн. 68 бит, 9 күн.(1) | | |
81-82 | Билгеләү алмашлыклары. “Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе” темасына лексик-грамматик материал | 2 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, язма эш, әңгәмә | | “Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе” темасына сөйләшү | 69 бит, 4 күн. 69 бит. 3 күн. Сүзләр белән җөмләләр төзергә | | |
83-84 | “Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме?” темасына лексик-грамматик материал | 2 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр, язма эш, әңгәмә | | “Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме?” темасына сөйләшү | 71 бит, 1күн. Язып бетерергә 72 бит 2 күн. | | |
Без Татарстанда яшибез |
85-86 | “Туган ягым – Татарстан” темасына лексик-грамматик маериал | 2 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Татарстан табигате байлыгы, матурлыгы турында сөйли белү | 74 бит, 7 бит 74 бит, 5 күн. Бөмләләрне тәрҗемә итеп язарга | | |
87 | “Туган ягыбыз ни өчен якын?” темасына лексик-грамматик материал | 1 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Татарсанда нинди милләтләр яшәвен һәм ничек яшәвен әйтә белү | Туган җир, туган ил, дәүләт, милләт, тату сүзләре белән җөмләләр төзергә | | |
88-89 | Татарстанның геогрфик урыны, клматы, балыклары. “Без Татарстанда яшибез” темасына лексик-грамматик материал | 2 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү | 75 бит, 4 күн. 77 бит, 6 күн. Җөмләләрне аерып язарга | | |
90 | “Туган як турында сөйлибез” темасына лексик-грамматик маериал | 1 | ЛКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Татарстанның территориясе, аның географик урыны, табигый байлыклары турында сөйли белү | Мәйдан, көнчыгыш, дәүләт, җир сүзләре белән җөмләләр төзергә | | |
91-92 | Теләк белдерү формалары | 2 | ГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Теләк белдерү формаларын өйрәнү | 79 бит, 1 күн. Кагыйдә өйрәнү | | |
93-95 | Теләк белдерүнең барлык һәм юклык формасы | 3 | ГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Теләк белдерүнең барлык һәм юклык формасын өйрәнү | 79 бит, 1 күн. Кагыйдә өйрәнү 80 бит 4 күн | | |
96-97 | Максат белдерү формалары | 2 | ГКК, ЛКК | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Максат белдерү формаларын өйрәнү. Өчен бәйлеген исем фигыль, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формалары белән кулланып, максат белдерү. | 80 бит,1 күн. 83 бит, 7 күн. | | |
98 | “Без туган илебез белән горурлабыз” темсына лексик грамматик материал | 1 | ГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Туган илебез белән горурлану хисен әйтә белү | “Мин туган илем белән горурланабыз” темасына кечкенә хикәя төзергә | | |
99-101 | Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау Сүз төркемнәре. Җөмлә кисәкләре. Килешләр Кисәкчәләр | 3 | ГКК, ЛГКК, Д/МС | Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш, әңгәмә | | Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау Сүз төркемнәре. Җөмлә кисәкләре. Килешләр Кисәкчәләр | Лексиканы, кагыйдәләрне кабатлау | | |
102 | “Без Татарстанда яшибез” темасы буенча контроль эш | 1 | | Кагыйдәләрне кабатлау | | |
103-105 | Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау | 3 | | | | |