kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Информацион-коммуникатив ??м Сингапур технологиял?ре нигезенд? “Ия ??м х?б?р” темасы буенча ?тк?релг?н д?рес планы. (8 нче сыйныф, рус т?ркеме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:  ия ??м х?б?р

Д?рес максатлары:

Белем бир? максаты: башлангыч сыйныфларда ?йр?нелг?н лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу;ия ??м х?б?рне? ??мл?не? баш кис?кл?ре, грамматик нигезл?ре  булуы турында тир?н м?ъл?мат бир?;аларны? т?рле м?гън?, т?рле ??мл? кис?кл?ре бел?н  белдерел?л?рен а?лату;эшч?нлекне планлаштыру ??м аны тормышка ашыру юлларын эзл??; н?ти??л?р ясау;

 ?стер? максаты: ??рьяклап ?ск?н камил ш?хес т?рбиял?рг? омтылу;укучыларны? фикерл?? с?л?тен,д?лилли ??м н?ти?? ясый бел? к?некм?л?рен ?стер?,с?злек запасын баету.Т?рле д?р???д?ге  эш т?рл?ре  ярд?менд?  татар телен ?йр?н?г? кызыксыну уяту.

Т?рбияви максат :

-эстетик т?рбия бир?;

-матурлыкка м?х?б?т хисл?ре т?рбиял??;

- ?зара дустан? м?н?с?б?тт?  эшл?рг? к?нектер?.

Д?рес тибы: ЛГКФ

?и?азлау:электрон такта, ноутбук,экран,презентация,биремле карточкалар,перфокарта ??м тер?к с?зл?р, ситуатив к?нег?л?р ?чен т?сле р?семн?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Информацион-коммуникатив ??м Сингапур технологиял?ре нигезенд? “Ия ??м х?б?р” темасы буенча ?тк?релг?н д?рес планы. (8 нче сыйныф, рус т?ркеме) »

Татарстан Республикасы Чистай шәһәренең “3 нче гимназия”се







Информацион-коммуникатив һәм Сингапур

технологияләре нигезендә

Ия һәм хәбәр” темасы буенча үткәрелгән дәрес планы.

(8 нче сыйныф, рус төркеме)






Дәресне үткәрде: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Закирова Г.Н.























2014 нче ел

Тема: ия һәм хәбәр

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты: башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу;ия һәм хәбәрнең җөмләнең баш кисәкләре, грамматик нигезләре булуы турында тирән мәълүмат бирү;аларның төрле мәгънә, төрле җөмлә кисәкләре белән белдерелүләрен аңлату;эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү; нәтиҗәләр ясау;

Үстерү максаты: һәрьяклап үскән камил шәхес тәрбияләргә омтылу;укучыларның фикерләү сәләтен,дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,сүзлек запасын баету.Төрле дәрәҗәдәге эш төрләре ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тәрбияви максат :

-эстетик тәрбия бирү;

-матурлыкка мәхәбәт хисләре тәрбияләү;

- үзара дустанә мөнәсәбәттә эшләргә күнектерү.

Дәрес тибы: ЛГКФ

Җиһазлау:электрон такта, ноутбук,экран,презентация,биремле карточкалар,перфокарта һәм терәк сүзләр, ситуатив күнегүләр өчен төсле рәсемнәр.


Дәрес планы:


I.Оештыру өлеше:

1)укучылар белән исәнләшү,хәл сорашу; уңай психологик халәт тудыру;килгән кунаклар белән исәнләшү;

2)дежур укучы белән әңгәмә;

3)һава торышы,көз билгеләре турында сөйләшү һәм нәтиҗәләр чыгару


II.Актуальләштерү:

1)фигыль төркемчәләрен искә төшерү максатыннан, перфокарта белән эшләү.Моның өчен 14 терәк сүз һәм перфокарта шаблоннары тәкъдим итү.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

2) “Фикерлә, уйла, артык сүзләрне тап” дип исемләнгән логик биремне үтәү.

3)дәреснең темасын,максатын ачыклау, таптыру (укучылар);

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)”Көз” темасына багышланган тексттан ия һәм хәбәрләрне табу, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен ачыклау.Эшнең дөреслеген тикшерү, укучыларның үзбәясе.

2) финк – райт – раунд – робин ( подумай – запиши – обсуди в команде) Сингапур системасын кулланып, төркемнәрдә ия һәм хәбәрнең барлык билгеләрен ачыкларга тырышу.( Ия белән хәбәр, нинди сорауларга җавап бирәләр, нинди сүз төркемнәре белән белдереләләр?)

3) дәреслек белән эшләү.Кагыйдәләрне уку, үзләре чыгарган нәтиҗәләр белән чагыштыру.

4)ситуатив күнегүләр эшләү

5)тест биремнәрен үтәү


IV.Рефлексия.

V.Йомгаклау.

Өй эше: ия һәм хәбәрләр кулланып, “Туган ягым көзе” темасына хикәя язарга.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!

-................

-Хәлләрегез ничек?

-...................

-Рәхмәт,минем дә хәлләрем яхшы.Укучылар, безнең сыйныфта бүген кунаклар бар,әйдәгез әле,алар белән дә исәнләшеп алыйк.

-...................

Булдырдыгыз!Ә бүген сыйныфта кем дежур?

-...................

-Сыйныфта кемнәр юк?

-..................

-Бик әйбәт. Әйдәгез әле,укучылар,тәрәзәгә күз салыйк.Хәзер елның кайсы фасылы?

-.................

-Бүген көн нинди?

-.................

-Ә сез көзнең тагын нинди билгеләрен беләсез? ( 1 укучы тирәнрәк нәтиҗә ясый)

-.................

-Рәхмәт.Бераз сөйләшеп алдык.Әңгәмәбез кызыклы булды!Ә хәзер дәресебезне дәвам итәбез.


II. Актуальләштерү.

1.-Укучылар, үткән дәресләрдә без нинди тема өйрәнгән идек?

-..............................................................................................................

- Дөрестән дә, без сезнең белән “Фигыль төркемчәләре турында сөйләшкән идек.Белемнәрегезне тикшереп алсак та була. Ә хәзер экранга күз салыгыз.Бу эшне башкару өчен сезгә перфокарта кирәк булачак. Шушы перфокартага урнаштыру өчен терәк сүзләр дә бирелгән.Һәр сүзне бер нокта рәвешендә бер генә тапкыр санлы баганаларга урнаштырыгыз.Килеп чыккан нокталарны карандаш белән тоташтырыгыз.Эшеге тәмамлангач, бер – берегезнең эшләрен бәяләп алырсыз. ( эш үтәлә,экранда дөрес җаваплар күрсәтелә, укучыларның хаталары төзәтелә, укытучы нәтиҗә ясый).

- Рәхмәт, укучылар, сез “Фигыль” темасын аңлагансыз.Киләчәктә дә аларны онытмыйча, гамәли куллана ауыгызга ышанып калам.

2. “Фикерлә, уйла, артык сүзләрне тап” дип исемләнгән логик биремне үтәү.

- Укучылар, тактага күз салыгыз әле.Биредә сүзләр чылбыры бирелгән, ләкин логик эзлеклелектә карасаң, бу сүзләрнең кайберләре артык.Алар нинди сүзләр?

- ........................................................................................

-Әйе, укучылар, дөрестән дә, бу сүзләрнең бер өлеше сүз төркемнәре, ә ия белән хәбәр – җөмлә кисәкләре булып киләләр.Димәк, без бүген сезнең белән нинди тема өйрәнәчәкбез?

-.................................................................................................

- Дөрестән дә, без бүген “Ия һәм хәбәр” темасын өйрәнербез.Әлбәттә, сез ия һәм хәбәр турында беләсез, алар турында ишеткәнегез ,җөмләдә кулланганыгыз да бар.

2.-Хәзер экранга күз салыгыз. Мин сезгә “Көз” текстын тәкъдим итәм.Сезнең бурычыгыз: ия һәм хәбәрне табу, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен билгеләү.Һәркем эшне үзе башкара. (Эш тикшерелә, экранда дөрес җавап күрсәтелә).

-

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1.Финк – райт – раунд – робин (подумай – запиши – обсуди в команде) Сингапур системасын кулланып, ия белән хәбәр, нинди сорауларга җавап бирәләр, нинди сүз төркемнәре белән белдереләләр? дигән нәтиҗәләр чыгаралар.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, нәтиҗәләр чыгаралар.

2.Дәреслек белән эшләү, кагыйдәләрне уку, нәтиҗә чыгару.

- Дәреслектәге фикерләр белән сезнең фикерләрегез туры килдеме? Ә нинди яңалык ачтыгыз? Безгә дә сөйләп күрсәтегез!

3. “Көз” темасына ситиуатив күнегүләр эшләү.

Укытучы:

- Син көзге урманны яратасыңмы?

- Көзге урманга барганың бармы?

-Урманда нинди төсләр күбрәк?

(Җаваплар алына, хаталар төзәтелә, нәтиҗәләр ясала).

4.Ситуатив күнегүләр русча бирелгән, укучылар татар телендә җавап бирәләр.Укучылар җавапларны диалог рәвешендә бирсәләр, бик уңышлы була).

- Спроси у друга, любит ли он осенний лес?

- Спроси у друга, любит ли он собирать грибы?

- Спроси у друга, кто живет в лесу?

- Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз! Җавапларыгыз бик матур булды.

5. «Ия һәм хәбәр» темасы буенча тест. (Тестны бераз катлауландырып бирергә мөмкин.Укучыларга таныш булмаган биремнәр булса, тагын да әйбәтрәк була).


IV. Рефлексия.

1.-Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нинди тема өйрәндек?

-Татар телендә ничә баш кисәк бар?

- Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

-Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

(Җаваплардан соң хаталар төзәтелә бара).

V.Йомгаклау.

-Димәк,без бүген “Ия һәм хәбәр” темасы турында сөйләштек.Ия белән хәбәрнең, дөрестән дә, җөмләдә иң әһәмиятле урын алып торулары турында, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләре турында белдек.Алган белемнәрегезне онытмыйча, аларны гамәли куллана алсагыз, мин бик шат булыр идем.Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Өй эше: ия һәм хәбәрләр кулланып, “Көзге көн” темасына хикәя язарга. Өй эшен факультативтан да таба аласыз.

- Дәрес тәмам, барыгызга да зур рәхмәт!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Закирова Гулия Нургаязовна

Дата: 14.02.2015

Номер свидетельства: 173023


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства