Тема : Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен йомгаклау дәресе.
Максат : - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча фикерләүне йомгаклау, гомумиләштерү;
- әхлак, милли үзаң тәрбияләү; сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.
Җиһазлау: дәреслек, Ә. Еники китаплары, газета-журнал материаллары, Ф.Яруллин шигырьләре, техник чаралар
Дәрес барышы
Оештыру.
Кем соң ул Ә.Еники? Аның тормыш юлы һәм иҗаты хакында кем сөйли? ( 1 укучы сөйли һәм презентаөия күрсәтә)
Әйе, Ә.Еникинең әдәби иҗаты югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл байрагы(1979), Почет билгесе(1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Бик күп әсәрләре дөнья күрде, ул тиз арада үз укучыларын тапты. Күпсанлы әсәрләре арасында үзенә аерым урын алып торучы әсәре-“Әйтелмәгән васыять” повесте. Әсәрнең эчтәлеген исебезгә төшереп китик әле.
1 укучы кыскача эчтәлекне сөйли
3.Үткәннәрне искә төшерү.
----Әниләренең соңгы васыятен тыңламыйлар.(Алай..... 143 нче бит әсәр.)
Акъәби алдында ризык күп, җиләк-җимешләр дә бетеп тормый. Аның тәнен ризыкландыралар, ә күңелен, җанын тыңлау юк. Сезнеңчә кайсы кыйммәтрәк, тәнне кайгыртумы, әллә җанны кайгыртумы?
Акъәбинең күңеле тыныч түгел бит. Әйтәсе васыятьләре турында уйлана, борчыла. Балаларының шул теләкләрен тыңларга вакыт бирергә теләмәгәннәренә бәргәләнә. Шуңа күрә ул алдындагы ризыкларны рәтләп күрми дә бит. Ул бит инде үлемгә якынлаша, аның васыятьләрен әйтеп калдырасы килә. Шулардан чыгып әйтәбез: тән ризыкландыруга караганда Акъәбинең күңелен, җанын тыңлау кыйммәтрәк.
Ата-ананы мәңгелеккә озаткач та бетми әле улның һәм кызның бурычы. Нинди бурычлар турында сүз бара?
Ата-ана алдындагы бурыч күмәкләп озату, чәрдуган кую, баш очына таш яздырып кую,чистартып карап тоту, догалар белән гөнаһларын кичерүне сорау, ата –анага һәрвакыт догада булу һәр баланың бурычы.
Әйе, исән чакта кадерләп, назлап яшәү, үлгәннән соң догада булу – болар үтәлергә тиешле бурычла. Аталары каберенә таш та куймауны ничек аңлатырсыз?
Ата-ананы сакламау, кадер-хөрмәт күрсәтмәү
- Акъәби ни өчен үзенең әйберләрен балаларына биреп калдырырга тели?(Үзенең төсе итеп саклап торыр өчен, башкорт халкының милли киемнәрен белеп тору өчен, онытмау өчен. 143 нче бит әсәр Сатар өчен.., 295 нче бит Югыйсә...)
-Киемнәрне нинди язмыш көтә? (Театр гардеробына илтеп тапшыралар.)
Сез ничек уйлыйсыз, балалар дөрес уйлыймы?
Юк. Минем әниемнең, әбиемнең истәлекләре бүгенге көндә дә саклана. Аларны мин сезгә күрсәтергә дип алып килдем. (күрсәтәм)
- Укучылар, Акъәбинең васыять итеп әйтеп калдыра торган нинди теләкләре бар иде, шуларны аерым-аерым әйтеп бирегез әле.
1 нче васыяте: Гәүдәмне әйбәтләп юып, кәфенгә төреп, ләхеткә куйсыннар иде, ди.
2 нче васыяте: Кадерле булган кием- салымнарын, муенса- беләзекләрен, кызыл башлы сөлгеләрен, бәрхет камзулларын исемләп атап балаларына биреп калдырырга тели, истәлек итеп.
3 нче васыяте: Туган илгә, Туган туфракка юл өзелмәсен, ата-бабаларыгызның җирен онытмагыз, ди.
турында уйлап карыйк.
1 нче васыятенең әһәмияте. Ул гомер буе ак яулыгын башыннан салмаган, Аллага таяна, ул барлык күңеле белән мөселманча күмүләрен тели, табутка салып күмүләреннән курка. Шуңа күрә күмү бары тик мөселманча булсын, ди.
2 нче васыятенең әһәмияте. Әниләренең төсе итеп, сагынганда карар, истәлек итеп саклар өчен киемнәрен, мәрҗәннәрен биреп калдырасы килә. Аларны бит әти-әниләре кигән, бик күп башкорт кызлары кигән. Ул бит башкорт халкының мирасы, аларның милли киемнәр буларак та сакларга тиешләр. Сакламаганда онытылып бетәчәк. Сакланып буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, әбиләренең кадерле милли киеме итеп сакларга, аннан үз балаларына шулай дәвам итә. Гаилә ядкәрләрен кадерләп саклау, аларны изге әйбер итеп күрү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру һәр ул-кызларның бурычы булырга тиеш.
. Туган җиргә юлны онытмагыз, анда юл өзелмәсен, ата-бабалар җирен онытмагыз, дигән иде.
Акъәбине табут белән кабергә төшергәндә Гөлбикә бик каты елады, -ди автор. Елавы ни сәбәптән икән?
1 укучы. Юк, ничек риза булсын! Әби елап китте, рәнҗеп китте.
2 укучы. Әйе, Акъәбине мин кызгандым. Балаларына карата күңелемдә нәфрәт хисләре уянды.
3 укучы. Мин дә шулай уйладым. Күңелләре каты бу балаларның.
4 укучы. Әби авылда да ялгыз яши иде. Монда балалары янында да әби үзен ялгыз хис итеп яшәде. Һ.б. шулай итеп укучыларның фикерләре тыңлана.
Шулай, балалар, һәркемгә ата-анасының хакын хаклап, ризалыгын алып соңгы юлга озатырга насыйп булсын. Менә Ф.Яруллинның ата-ананың хакын хаклап яшәмәүчеләр турында бер шигыре бар. ( Ф.Яруллинның ”Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” шигырен бер укучы укый.)
4. Ныгыту
Ә хәзер алдагыларны гомумиләштереп, фикер җебебез бер яклы гына булмасын өчен, икегә бүленеп үз фикерләребезне әйтеп карыйк:
1.төркем – яклаучылар ; икенче төркем – тәнкыйтьчеләр булсын.
1 -Мәсьәлә : Ата-анага, , өлкәннәргә хөрмәт.
Яклаучылар: Авыргач, Акъәбине алып китәләр.
Кыйммәтле дарулар белән дәвалыйлар.
Кайбер кешеләр картлар йортына да илтәдәр.
Тәнкыйтьчеләр: Акъәби авылда яшәгәндә аның янына кайтмадылар.
Васыять тыңланмый. Бу бит иң олы сүз.
Үләргә 3 көн калгач больниөага илтәләр.
Үлгәндә күз йомдыручы да булмый.
2- мәсьәлә . Тормышта иң изге кешеләр - әниләребезгә хөрмәт җитми.
-Бу урында сезгә бер риваять сөйләр идем.
Егет белән кыз бер-берсен бик яратканнар. Кыз егетне сынап карамакчы була... “Әгәр сөюләрең чын булса, иң якын кешең – әниеңнең йөрәген алып кил миңа, “ - ди. Егет кайтып, әнисенең йөрәген ала да, аны ике учына кысып, сөйгәне янына ашыга. Йөгереп барганда, ташка абынып, тезен бәрә. Шулчак егет кулындагы ана йөрәге телгә килә: ”Авыртмадымы, балакаем?!”
Моннан да үтемлерәк итеп ананың балага мөнәсәбәтен әйтеп булмастыр. Беренче мәсьәләнең калган өлешен тикшерик.
3 мәсьәлә - Атага, өлкәннәргә хөрмәт. Гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт
II тәнкыйтьчеләр.
Атасы алар бәхете өчен бөтенесен эшләгән. ә алар аталары каберенә чардуган гына да куя алмыйлар. Ул каберне бит Акъәби һәм авылның бер-ике карты гына белә. Ә алар да үлсә?
III Туган жиргә, телгә мәхәббәт мәсьәләсе .
5. Йомгаклау
- Нинди нәтиҗәгә килә алабыз?
----Халыкның рухи байлыгы саекмаска тиеш. Һәр милләт үзенең үткәнен хөрмәт итәргә тиеш. Туган телебезгә ихтыяҗ кимеде. Телебезне үлемгә дучар итмисе иде. Тел бетсә - милләт тә бетә. Безгә шуны онытырга ярамый. . Әсәрдә моңа аваздаш символик образ бар (учак). Әйе, өмет калсын, ул бар әле, өметне өзмик. Әти-әниләрне зурлап, хөрмәт итеп яшик!
.
6.Өйгә эш. Ана – бөек исем” дигән темага миниатюр- сочинение язарга.
7.Билгеләр кую.