kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Зир?кл?р ??м тапкырлар” интеллектуаль уены.

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Зир?кл?р  ??м тапкырлар” интеллектуаль уены. Уенда 2 команда катнаша. ??р командага чиратлаштырып сораулар бирел?. Д?рес ?авапка жюри тарафыннан баллар куелып барыла. Команда сорауга д?рес ?авап бирм?с? икенче командага ?авап бирерг? р?хс?т ител?. Со?ыннан жюри членнарына с?з бирел?. Командаларны? очколары билгеле булгач б?л?кл?? ?л?ш? була. Н?ти?? ясала.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Зир?кл?р ??м тапкырлар” интеллектуаль уены. »

Педагог-библиотекарь: Бикчантаева Гөлүсә Габдулхамитовна

Тема: “Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уены.

Максат: Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар: Китап укуга карата булган уңай фикерләрне арттыту

Җиһазлау: проектр, презентация, төсле кәгазъ, кайчы, тасма, фломастер

Уен тәртибе: Уенда 2 команда катнаша. Һәр командага чиратлаштырып сораулар бирелә. Дөрес җавапка жюри тарафыннан баллар куелып барыла. Команда сорауга дөрес җавап бирмәсә икенче командага җавап бирергә рөхсәт ителә.

Уен барышы.

  1. Оргмомент

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко. Без бүген боларны ачыкларбыз.

  • Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар, жюри членнары һәм укучылар.

  1. Уенның темасын әйтү.

  • 1 нче слайд күрсәтелә.

  • Без сезнең белән бүген “Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уенына җыелдык. Безенең уенның кунаклары республиканың мәктәпләреннән килгән директорлар. Уенда ике команда катнаша: “зирәкләр” һәм “тапкырлар”. Болар мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары. Шулай ук безенең жюри членнары да бар. (таныштырыла).

  • Уен тәртибе белән танышып китик. Уенда 2 команда катнаша. Һәр командага чиратлаштырып сораулар бирелә. Дөрес җавапка жюри тарафыннан баллар куелып барыла. Команда сорауга дөрес җавап бирмәсә икенче командага җавап бирергә рөхсәт ителә. Соңыннан гомуми баллар саны чыгарыла.

  1. Уен барышы

  • “Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уены 5 тукталыштан торачак. Һәр тукталышта билгеле бер эш үтәргә кирәк.

2 нче слайд

  • 1 нче тукталышның исеме “Әкияттә кунакта дип атала”. Сораулар бирелә. Сорауларга бирелгән 4 вариант җавапның дөресен сайлап әйтергә кирәк.

3 нче слайд

Әбисенә барганда Кызыл Калфакка кем очраган?

  1. Аю; 2. Куян; 3. Бүре; 4.Аучы

4 нче слайд

Кыйммәтле аяк киемен кем югалткан?

  1. Василиса; 2.Малҗфина; 3. Фиона; 4. Золушка

5 нче слайд

Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дǝ мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генǝ элдем дǝ мин”.

Бу ɵзек кайсы әсәрдǝн?

  1. Су анасы; 2.Күбәләк; 3. Кәҗә белән сарык; 4. Шүрәле

6 нчы слайд

Əйдǝле, Маэмай, ɵйрǝн син...” шигырь ɵзеген кем язган?

  1. А.Алиш; 2. Р.Миңнуллин; 3. Ш.Маннур; 4.Г.Тукай

7 нче слайд

Сертотмас үрдәк” әкиятендә, үрдәк юлга чыккач иң беренче юлда кемне очрата?

  1. Аю; 2. Бүре; 3. Куян; 4. Керпе

8 нче слайд

Чуар тавыкның ǝби белǝн бабайга биргǝн вǝгъдǝсе.

  1. Аш пешерәм; 2. Чеби чыгарам; 3. Өчпочмак пешерәм; 4. Күкәй салам

9 нчы слайд

Явыз бүре ничǝ кǝҗǝ бǝтиен ашамакчы була?

1.10; 2. 3; 3. 7; 4. 5

10 нчы слайд

Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше?

1.3; 2. 6; 3.7; 4.8

11 нче слайд

Кǝҗǝ кемгǝ рǝхмǝт ǝйтеп сакалын селкетǝ?

  1. Сергейга; 2.Алмазга; 3. Булатка; 4. Галигә

12 нче слайд

Тавыклары җырлый диләр”? Бу кайсы әсәрдән

  1. Шүрәле; 2. Су анасы; 3. Кәҗә белән сарык; 4. Милли моңнар

13 нче слайд

Солтан ханның улы кем?

  1. Берендей; 2. Гвидон; 3. Иван; 4. Кусман

14 нче слайд

Буратино” әкиятендәге ташбака исеме.

  1. Джиппи; 2. Тартилла; 3. Кеша; 4. Марта

15 нче слайд

Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы кем?

  1. А.Алиш; 2.А.Пушкин; 3. Г. Тукай; 4. Л.Толстой


16 нчы слайд

Г.Тукай шигырендǝге Кǝҗǝ белǝн тату малайның исеме.

1. Фикрәт; 2. Гали; 3. Алмаз; 4. Вәли

17 нче слайд

Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән ?

  1. Велосипед; 2. Йөк ташучы машина; 3. Мопед; 4. Мотоцикл

18 нче слайд

Г.Х.Андерсен әкиятендәге йөрәге бозга әйләнгән малайның исеме?

1. Герда; 2. Карл; 3. Алексей; 4. Кай

19 нчы слайд

  • Менә без икенче тукталышка да килеп җиттек. Тукталышның исеме “Серле сүзләр” дип атала. Әйдәгез бу тукталышны да карап карыйк.

20 нче слайд

  • Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк. Дөрес итеп төзесәгез әкият исеме килеп чыгачак. Бу слайдта “Кызыл Калфак” сүзе килеп чыга.

21 нче слайд

Монда “Чуар тавык” сүзе килеп чыга.

22 нче слайд

Ә хәзер реклама карап китик. Тиздән Җиңүгә 70 еллык бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан мин сезгә бер китапны тәкъдим итәсем килә. (Реклама күрсәтелә.)

23 нче слайд

  • Менә инде без өченче тукталышка да җиттек. Тукталышның исеме “Әкияттә кунакта” дип атала.

24 нче слайд

Бер тапкыр кискǝнне ничǝ тапкыр үлчǝргǝ кирǝк?

  1. 8; 2. 9; 3. 7; 4. 2

25 нче слайд

Утын тɵяп бармый торган урын.

  1. Болын; 2. Алан; 3. Урман; 4. Бакча

26 нчы слайд

Сыерда бар, атта юк,

Сарыкта бар, эттǝ юк.

  1. Мөгез; 2. Йон” 3. Сөт; 4. “с” хәрефе

27 нче слайд

Кǝҗǝнең башында нǝрсǝ бар?

  1. Йон; 2. “к” хәрефе 3. Мөгез; 4. Чәч

28 нче слайд

Энә белән теккәндә бармакка нәрсә кияләр?

  1. Уймак; 2. Бияләй; 3. Йөзек; 4. Бишбармак

29 нчы слайд

Сигез хǝрефле милли ашамлык.

  1. Өчпочмак; 2. Венегрет; 3. Бишбармак; 4. Коймак

30 нчы слайд

  • Чиратта дүртенче тукталыш. Тукталышның исеме – “Туган як сердәре”

31 нче слайд

Татарстан Республикасының башкаласы.

  1. Мәскәү; 2. Уфа; 3. Казан; 4.Чаллы

32 нче слайд

Татарстан Республикасы гербында нинди җǝнлек сурǝтлǝнгǝн?

  1. Барс; 2. Аю. 3. Куян; 4. Жираф

33 нче слайд

Казан шǝһǝре нинди елга буена урнашкан?

  1. Ык; 2. Агыйдел; 3. Казансу; 4. Кама

34 нче слайд

Татарстан гербында барс нинди тɵстǝ?

  1. Ак; 2. Кызыл; 3. Яшел; 4. Сары

35 нче слайд

Казан ханбикǝсе

  1. Екатерина II; 2. Балкыз; 3. Сөембикә; 4. Зөһрә

36 нчы слайд

Татарстанның беренче президенты.

  1. И.Метшин; 2. М.Шәймиев; 3. Б.Ельцин; 4. 4.Р.Миннеханов

37 нче слайд

Татарстан Республикасы флагында нинди тɵслǝр бар?

  1. Зәңгәр, кызыл, ак; 2. Ак, зәңгәр, сары; 3.Яшел, ак, кызыл; 4.Ак, кызыл, яшел

38 нче слайд

Татарстанның иң зур елгасы

  1. Идел; 2. Кама; 3. Байкал; 4. Лена

39 нчы слайд

  • Соңгы бишенче тукталышның исеме – “Җиңүчеләр бәйгесе”. Күңелебез белән һәрберебез дә җиңүче. Нинди генә авыр ситуацияләрдә калмыйк без һәрвакыт җиңүгә омтылабыз, моны чишү юлларын эзлибез. Бу дөрес тә.

  • Ә хәзер һәр командадан икешәр укучы чыга. (Бу Вакытта жюри членнары гомуми балларны исәпли торалар.) Укучылар бер-берсен кочаклап басалар. Бер укучыга кайчы, икенчесенә кәгазъ бирелә. Бу кәгазъдән укучыларга түгәрәк кисәргә кушыла. Соңыннан киселгән түгәрәккә “Җиңүче” сүзе языла һәм тасма тагыла. Бу “Медаль” не каршы як командага бүләк итәләр.

  1. Йомгаклау

  • Соңыннан жюри членнарына сүз бирелә. Командаларның очколары билгеле булгач бүләкләү өләшү була. Нәтиҗә ясала.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Зир?кл?р ??м тапкырлар” интеллектуаль уены.

Автор: Бикчантаева Гелюся Габдулхамитовна

Дата: 02.12.2014

Номер свидетельства: 138185


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства