kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Табышмаклар кич?се

Нажмите, чтобы узнать подробности

    Яшь буынны намуслы,игелекле итеп т?рбиял??д?,у?ай сыйфатларын ?стер?д? халык и?аты ?рг?кл?ренн?н файдалануны? ???мияте зур.Татар фольклоры,халкыбызны? гасырлар буенча тупланып килг?н акыл х?зин?се буларак,зур педагогик ???миятк? ия.Табышмакларга ?авап бир? баланы? фикерл?? с?л?тен ?стер?,зир?клек,тапкырлык кебек сыйфатлар т?рбияли,с?йл?м телен камилл?штер?.Балалар к?рс?телг?н ?йберл?рг? карата да табышмаклар уйлап чыгаралар,табышмаклардан кроссвордлар т?зил?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Табышмаклар кичәсе»


Табышмаклар кичәсе


Табышмак сөючеләр икегә бүленеп басалар. Бер команда “Тапкырлар”, икенчесе – “Зирәкләр”. Командаларның эмблемалары бар.


Стенада плакат: “Кем тапкыр,кем зирәк – җавап таба тизрәк”.


Алып баручы:


Дуслар, бүген бу залга

Җыелдык без уенга.

Рәхим итегез, дибез без,

Безнең уеныбызга.

Безнең җиңүне теләп

Бик күп дуслар килгәннәр.

Оттырмасын көч биреп

Торыйк әле дигәннәр.

Судьяларга сүзебез шул:

Гадел хөкем итегез.

Уенны башлап җибәрдек,

Әйдә, рәхим итегез!

Көндәшләр,уңышлар сезгә,

Монда күңелле халык.

Сумкагызга тутырыгыз,

Очколар җыя барып.

Бу безнең көч сынау уены – табышмаклар кичәсе. Кем тапкыр,

кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Бу уенда безнең 5 нче сыйныф укучылары

катнаша.

Кичәбез табигатькә багышлана. Шуңа күрә хайван, кош, үсемлек,

табигать күренешләре турындагы табышмаклар гына әйтик.

Хәзер сүзне командаларга бирәбез.


Зирәкләр командасы (хор белән):

Без – “Зирәкләр”. Тапкырларга кайнар сәлам тапшырабыз:

Без – зирәкләр томышта,

Иң кирәкләр, кирәкләр.

Шуңа инде без менә

Коллективта терәкләр


Тапкырлар командасы (хор белән):

“Тапкырлардан” “Зирәкләргә” күп сәлам.

Тапкырлар без, тапкырлар,

Юк без йөрмәгән юллар.

Юк без белмәгән табышмак,

Әйдә, дустым, әйтеп бак.


Алып баручы:

Бәйрәм бүген, бездә була-

Табышмаклар кичәсе,

Бу кичәгә безгә тагын

Тапкырҗан да киләсе.


Тапкырҗан абзый килеп керә. Ул “Табышмаклар” дип язылган

сумка, таяк тоткан, башына кәгазьдән ясалган баш киеме кигән. Анда “Тапкырҗан” дип язылган.

Ике команда бергә хор белән:

Рәхим ит, Тапкырҗан абзый,

Күптән көтәбез сезне,

Табышмак таба белергә

Өйрәтерсез дип безне.

Тапкырҗан: Уйныйк әле, уйныйк әле,

Сынатыштан булмасын.

Кичә барганда берәү дә

Авыз йомып тормасын.

1нче укучы:

Кем табышмаклар күп белә

Сорап карагыз әле.

2нче укучы:

Кем зирәк, кем тапкыр икән –

Сынап карагыз әле.

3нче укучы:

Илләр гизеп безнең янга

Тапкыр абзый килгән икән.

“Табышмаклар” сумкасында

Ниләр барын белсәң икән?!

Тапкырҗан: Сумкадагы әйберләр

Гади түгелләр алар:

Кызык-кызык табышмаклар,

Төрле-төрле җаваплар.

4 нче укучы:

Әйтсәгез иде табышмак

Без җавабын бирербез.

Санагыз әйбер серләрен,

Билгеләрен белербез.


Алып баручы:

Я, хәерле сәгатьтә

Табышмаклар әйтегез.

Тапкырлар һәм зирәкләрдән

Дөрес җавап алырсыз.

Тапкырҗан:

Ике командага да “Табышмаклар” альбомы ясарга бирелгән иде. Жюри ике албомны да карап, очколар язсын. (Тапкырҗан сумкасыннан

табышмаклар язылган билетларны командаларга бирә).


Зирәкләр” командасы өчен табышмаклар:


1.Иртә белән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Иптәше кала. (Кояш белән Ай).


2. Тәрәзәне какмый,

Ачмый, ватмый,

Пыяла аша өйгә керә.

Бу нәрсә? (Кояш нуры).


3. Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага. (Җил).


4. Старты юк – йөгертә,

Гармоны юк – биетә,

Куллары юк – чеметә.

Монысы нәрсә? Кем әйтә? (Суык).


5. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

Бу ни була – эзләле. (Йолдызлар).


  1. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы нәни корт.

Ул нәрсә? (Помидор).


7. Канатсыз, йонсыз

Нәрсә оча? (Кар).

Тапкырлар” командасы өчен табышмаклар:


1.Аягы юк, кулы юк,

Ишек ачуга өй эченә йөгерә.

Бу ни була? Кем белә? (Суык).


2 Аяксыз – кулсыз,

Дөп-дөп кое казый. (Тамчы тамуы).


3. Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, газ түгел.

Очса да ул каз түгел,

Ансыз яшәү хас түгел. (Һава).


4. Яз килсә киенә, көз килсә чишенә. (Агач).

5. Үзе туптай түгәрәк,

Өстендә буй-буй күлмәк.

Эчендә була аның

Алсу төстә бал – ширбәт. (Карбыз).

6. Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була. (Кояш).

7. Кечкенә генә сары корт,

Кигән туны тугыз кат.

Бу нәрсә? (Суган).


Командаларның күпме очко җыюы барлап чыгыла.


Тапкырҗан:

Хәзер безнең өченче ярышыбыз. Мин сезгә, сумкадан ала-ала, әйберләр күрсәтермен,ә сез алар турында табышмаклар әйтегез. Әгәр,

бер команда белмәсә, икенче команда әйтер. Әгәр икенче команда да

белмәсә, залдагылар катнашсын.

(Тапкырҗанның сумкасында уенчыклар: эт, мәче, төлке, әтәч, керпе,

үрдәк, аю, куян, кыяр, суган, борыч, кишер, шалкан, борчак, ат, гөмбә).


Дүртенче ярыш.


Һәр команда өчен аерым өстәл хәзерләнеп, һәр өстәлгә табышмаклар язылган кәгазьләр куела. Табышмакларның җаваплары өстәлдә, алар сүз белән түгел, рәсем белән бирелгән. Сигнал булу белән һәр командадан берәр укучы,үз командасының өстәле янына йөгереп, барып табышмакны укый,аннары җавап булып торган рәсемне табып беркетеп куя һәм яңадан йөгереп килеп командасында артка баса.

Рәсемнәр: күгәрчен, җиләк, каз, тавык, фил, чөгендер, тиен, ишәк,

кәҗә, сыер, мәче, дуңгыз, тукран, жираф, бүре.


Бишенче ярыш – капитаннар ярышы.


Терәк сүзләр ярдәмендә табышмаклар әйтергә.


Беренче капитанга: 1. Йодрык-йодрык булып үсә,

...

2. Кулсыз, күзсез, ...

3. Кырлар буш кала, ...


Сораулар: 1. Бер тавык-тавык,ике тавык нәрсә?

2. Казанның уртасында ни бар?


Икенче капитанга: 1.Тәңкә карлар сипкән,

...

2.Кат-кат тунлы,

...

3.Үзе шардай, ...


Сораулар: 1.Дәрес башында без нәрсә ишетәбез?

2.Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә

алма була?


Жюри ярышка йомгак ясый. Җиңүчеләр билгеләнә. Аларга бүләкләр

бирелә.










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Табышмаклар кич?се

Автор: Гайсина Гузалия Фаттаховна

Дата: 20.11.2014

Номер свидетельства: 133509


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства