kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Сой син мине сузсез генэ"

Нажмите, чтобы узнать подробности

14- февраль гашыйклар коненэ багышланган сценарий "Сой син мине сузсез генэ" яшьлэр очен.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Сой син мине сузсез генэ"»

СДК с.Верхнекудашево.

14.02.20. 19.00 ч.



«Сөй син мине сүзсез генә»



14 февраль- гашыйклар көненэ.   


                            Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның уты белән янарга.

       А.Б. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт  ул – сөю, ярату. Мәхәббәт – кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт!

        Хәерле кич, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән Изге Валентин көнен билгеләп үтәргә җыйналдык. Һәр елның 14 нче февралендә күп илләрдә Изге Валентин көне билгеләп үтелә. Икенче төрле бу көнне  -  мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме дип атарга булыр иде. Бәйрәмнең килеп чыгыш турында бик күп риваятьләр яшәп килә. Шуларның берсе:

              Яшәгән ди, булган ди, борынгы Римда Валентин исемле бер табиб. Шуның кадәр әйбәт күңелле булган, кешеләр ул ясаган даруларны җиңелрәк эчсеннәр дип, аларга сөт, бал, шәраб кушып ясаган. Ул шуның өстенә киң күңелле рухани (священник) буларак та танылган.

               Валентин башка илләр белән гел сугышып торган Клавдий 2нче (б.э.к. 3 нче гасыр) заманында яшәгән. Клавдийга солдатлар җыю авырайганнан авырая барган. Гаиләле ирләрне солдатка җибәрү кыен булганлыктан, өйләнүне тыйган. Ә Валентин яшь парларны кавыштырып торган.

    ... Бервакыт Рим императорының төрмәчесе Валентинның өенә сукыр кызын җитәкләп килгән дә ялынып-ялварып кызын дәвалауны сораган.

                 Табиб кызны дәвалап булмаслыгын белсә дә, үләннәрдән сихәтле май ясап, кызның күзенә сөрткән...

                Икенче көнне Валентин өенә солдатлар бәреп кереп, даруларын юк иткәннәр, үзен кулга алганнар. Валентин үзен җәзалап үтерәчәкләрен белгән. Шуңа да төрмәчедән кәгазь һәм каләм сорап алып, сукыр кызга мәхәббәт хаты язган. Валентинны шул ук көнне – 14 февральдә җәзалап үтергәннәр.

                  Төрмәче өенә кайткач, Валентинның хатын кызына биргән. Гыйшык сүзләре тулы назлы хат эченнән сары зәгъфран (шафран)  чәчкәсе килеп чыккан. Кыз, чәчкәне учына салгач, аның җемелдәп торган таҗларын күргән. Могҗиза булган: кыз күрә башлаган. Бу хәлләрдән соң 100 ел үткәч, Рим патшасы Геласиус 14 февральне Изге Валентин көне дип игълан итә.

             А.Б. Бәйрәмебезне башлап җибәрер өчен егетләр һәм кызларны сәхнәгә чакырабыз .бездэ буген кунакта Бэдрэш егетлэре hэм Кодаш кызлары

           Борынгы риваятьләргә караганда, ир-ат белән хатын-кыз арасында мәхәббәт барлыкка килүгә алма сәбәпче булган. Ачуыннан ярсыган Аллаһы Тәгалә алмаларны  вак кисәкләргә бүлгәләгән дә җир буйлап тараткан. Шуннан бирле гашыйклар җир буйлап бер-берсенә туры килгән кисәкләрне эзлиләр ди.

А.Б. Мин сезгә ике кисәккә бүленгән алмалар бирәм. Сез үзегезгә туры килгән алманы табарга тиеш. Алмаларыгыз кемнеке белән туры килә, шул сезнең парыгыз була. (Егетләр һәм кызлар парлашалар).

А.Б. Парлар бер-берсен эзләп тапканчы, барлык гашыйкларга музыкаль сэлэм.

 А.Б.  Сез бер-берегезне эзләп таптыгыз. Ә хәзер парлар арасында  ярышларыбызны башлыйбыз. Сез бүген “Иң идеаль пар” титулы өчен ярышачаксыз.

1 нче конкурс. Белгәнегезчә, мәхәббәт темасы әдәбиятта мәңгелек тема ул. Кайсы гына шагыйрьне алып карасак та, мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Гыйбрәтле язмышмы ул, матур мәхәббәтме, яшьләрнең кавыша алмыйча, гомер буена берсен-берсе көтеп яшәүләреме – боларның барысын да язучыларыбыз, шагыйрьләребез билгеле бер югарылыкка күтәреп, матур итеп тасвирлый белгәннәр. Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Чөнки мәхәббәт үзе дә, аның турында язылганнар да шагыйрәнә матур бит!  Әйдәгез, парларыбызны сынап карыйк әле, мәхәббәт темасына язылган әсәрләрне ничек үзләштерделәр икән алар. Мәхәббәт турында шигырьләр укыла. Шуларның исемен һәм авторын атарга кирәк булыр.

1. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

    “Ул егылган арып”,- дисәләр,

    Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

    Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. (М. Җәлил “Ышанма” )

2. Мине утка аткан ул – син,

    Мине суга салган да – син,

     Утка янсам, суга батсам,

     Тартып алган Аллам да  - син!  (С.Рәмиев “Син” )

3.Яшьлек,
   Гомерең кыска синең,

     Шундый кыска булып тоела,

     Кичен чәчәк аткан кебек була,

     Ә таңында инде коела...  (Һ.Такташ. “Мәхәббәт тәүбәсе” )

4. Аклы киемен кигәндер,

    Бәлки кайтыр дигәндер,

    Зәңгәр карны ера-ера,

    Вокзалларга килгәндер...

    Бәлки, табылыр дигәндер... (Хәсән Туфан. “Илдә ниләр бар икән”)

  1. Аңа бүген әллә нәрсә булган:

Бер җырлыйсы килә, бер көлә.

Бер онытылып, кинәт керфекләре

Бер ноктага килеп төртелә. (Такташ “Алсу” )

                 ( Дөрес җавап бирүчегә 1 әр жетон бирелә)

         

   

   2 нче конкурс. 

        “Ук ату” уены. Стенага кызыл йөрәк ясалган.  Егетләр 3 тапкыр шул йөрәккә уенчык җәядән атып карый. Тидергән саен, 1 жетон бирелә.

3 конкурс.

Егетләргә. Барыгызның да “Золушка” әкиятен укыганыгыз яки караганыгыз бар. Бу әкияттә үги әнисе, кыз эшсез тормасын дип, бергә буталган ярмаларны араларга куша. Без дә хәзер шундый эш башкарырбыз. Кем тизрәк эшне башкарып чыгар. Кызлар егетләргә көч биреп тора. Егетләр кызларга уңганлыкларын, өйләнгәч бик яхшы булышчы булачакларын күрсәтәләр. (1нче бетерүчегә -3 жетон, 2 нчегә - 2, 3 нчегә 1 жетон бирелә.)

4 конкурс.

Әдәби геройларның парларын табу уены. (Җавап бер генә була)

Йосыф – Зөләйха

Хәят – Михаил

Таһир – Зөһрә

Хәлил – Галиябану

Ләйлә - Мәҗнүн.(1 әр жетон бирелә)

А.Б. Әйтегез әле миңа, Изге валентин көнендә гашыйклар бер-берсенә нәрсә бүләк итәләр? (Укучыларның җаваплары тыңлана) Элек сөйгән кешеләр өчен нинди генә бүләкләр ясамаганнар. Ләкин бүләк ясауның бер шарты булган. Барлык бүләкләр дә йөрәк формасында булырга тиеш. Һәм әлбәттә инде бүләкләр арасында иң популяры, киң таралганы - конфетлар. Элек-электән гашыйклар бер-берсенә татлы әйберләр бүләк иткәннәр. Без дә бу традициядән читтә калмыйк, бер-беребезгә татлы бүләкләр бирик.

А.Б. Егетләр, сезнең ир-ат ашказаны белән, хатын-кыз колагы белән ярата дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Колак белән ярату дигәнне ничек аңлыйсыз? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле, чыннан да шулай микән.

Миңа мәхәббәт хаты

Кемдер берәү җибәргән.

Алсу, ак, кызыл, зәңгәр

Төсләр белән бизәлгән.

Бик матур булсын дигән.

Зәңгәр чәчәк, вак гөлчәчәк

Чит-читләреннән төшкән,

Аксыл зәңгәр бизәкләре

Хатка нәфислек керткән.

Хатын зәвыклы иткән.

Хатының уртасында

Кып-кызыл йөрәк тора.

Алтын хәрефле сүзләрен

Уку үзе ни тора:

“Гыйшык утында янучы

Миннән бүләк бу сиңа”.

5 конкурс.  Хәзер егетләр үз парларына  Валентинкалар язалар. Матур сүзләр язалармы, шигырь чыгаралармы, анысы егетләр карамагында. “Иң тәмле телле” егетне билгелибез. (Язып бетергәч, кычкырып укыйлар. Йөрәк формасында кәгазьләр алдан әзерләп куела, шигырьләрен шуңа язалар, кызларга бүләк итәләр, “иң тәмле телле” егеткә  2 не, калганнарга 1 әр жетон бирелә)

 А.Б. кон номер

6 конкурс. “Яраланган йөрәк” уены. Бүгенге бәйрәм көнендә бездә яраланган йөрәкләр булырга тиеш түгел. Әйдәгез, яраланган йөрәкләрне дәвалыйк. Моның өчен сезгә  мин биргән сорауларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк. Йөрәкнең сорау язылган кисәге миндә, җавап язылганы  - сездә. Әгәр сорауга җавап төгәл булса, ике йөрәк бер-берсенә туры килергә тиеш. (Йөрәкләр төрле формада киселә)

1. Мифларда мәхәббәт алласы кем? (Афродита)

2. Джульеттага кем гашыйк булган? ( Ромео)

3. Тукайның мәхәббәте кем? (Зәйтүнә)

4. Такташның хатынының исеме ничек? (Гөлчәһрә)

5. “Йөзек кашы” әсәрендә Айдарның мәхәббәте кем? (Вәсилә)

7 конкурс. Шул ук “Золушка” әкиятен исегезгә төшерегез әле. Золушканың түфлие төшеп калгач, принц аны табып ала һәм шул түфли буенча үзенең сөйгәнен эзләп китә. Без дә хәзер егетләребезнең өлгерлеген сынап карыйк әле. Түфли буенча гына таба алырлармы икән алар үз парларын. ( Егетләр үз парларының түфлиләрен игътибар белән карыйлар. Аннары һәркайсының күзе бәйләнә. Күзләрен бәйләгән килеш, кызларга дөрес итеп үз түфлиләрен кигертергә тиешләр. Кем беренче кигерә, шуңа жетон бирелә).

8 конкурс. Ә хәзер конкурсыбыз кызлар өчен. “Урланган йөрәк” дип атала. Уенның шарты: кыз залга арты белән, урындыкка утыра. Кулында кәгазъдән ясалган йөрәк. Кулларын артка куя. Күзләрен йома. А.Б. төртеп күрсәткән малай, килеп, кызның кулындагы йөрәкне тартып ала. Кыз 3 әйтүдән йөрәкне алган малайның кем булуын әйтергә тиеш. Дөрес итеп әйтсә, жетон бирелә, әйтмәсә - юк.

 9 конкурс.  Кәгазьдән йөрәк ясап, төрле формада кискәләргә, парларга бирергә. Кем тизрәк җыя, шул җиңүче була.

10 конкурс. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шуларга җавап бирергә тиеш.  Кемнең җавабы оригиналь булыр икән.

1. Мәхәббәт сездән кем ясады? Җавап А хәрефенә булырга тиеш (акылсыз, һ.б.)

2. Гашыйк кеше ничек яши? Җавап  Җ хәрефенә булырга тиеш.(җүләрләнеп, җаваплылык тоеп, һ.б.)

3. Мәхәббәттән нәрсә туа? Җавап Б хәрефенә булырга тиеш.(бала, һ.б.)

4. Мәхәббәт нәрсә бүләк итә? Җавап С хәрефенә булырга тиеш (сөю, һ.б.)

5. Мәхәббәт нинди хисләр уята? Җавап Я хәрефенә булырга тиеш. (якынлык, һ.б.)

     

     Конкурсларга нәтиҗә ясала.

  1. Иң идеаль пар.

  2. Иң үзенчәлекле пар.

  3. Иң матур пар.

  4. Иң шаян пар.

  5. Иң уңган пар.

 

А.Б.  

Мәхәббәткә ничә яшь дисәгез,

Мәгарәдә ташлар дәшмәстер.

Мин җырларны тыңлыйм: ул, мөгаен,

Моңлы көйләр белән яшьтәштер.

Мәхәббәткә ничә яшь дисәгез,

Тынып калган вулкан дәшмәстер...

Ул мөгаен, мәңге тынмый торган

Күңел хисе белән яшьтәштер.

Мәхәббәткә ничә яшь дисәгез,

Иске каберлекләр дәшмәстер.

Ул, мөгаен, дошманлыкны җиңгән.

Ике гашыйк белән яшьтәштер.

Мәхәббәткә ничә яшь дисәгез,

Дөнья тарихлары дәшмәстер...

Ул, мөгаен, үзенә сөю килгән

Һәрбер гашыйк белән яшьтәштер.

         Кичәбез инде ахырына якынлашып килә. Кичәбезне мәхәббәт гимны булган “Беренче мәхәббәт” җыры белән тәмамлыйбыз. Еллар үткәч тә, чәчләрегезгә  чаллар кунгач та, бу җырны тыңлап, мәктәп елларында кабынган беренче саф сөю хисләрегезне сагынып искә алырсыз.

          Бүгенге кичәбездән күренгәнчә, һәркем мәхәббәтне үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Шулай да, мәхәббәт бары тик якты хисләр генә уята. Гашыйк булган кешегә бөтен нәрсә алсу төстә күренә. Гел яхшылык эшлисе килеп тора. Дөньяны бары тик яхшы кешеләр генә, игелекле эшләр генә чорнасын иде. Шул мизгелдә бөтен сугышлар тукталыр иде, күз яшьләрен коючылар бетәр иде. Яшәсен мәңгелек яшьлек һәм мәхәббәт!

           






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
"Сой син мине сузсез генэ"

Автор: Галиуллина Ильзида Савировна

Дата: 26.02.2020

Номер свидетельства: 541167


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства