kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сара Садыйкова кич?се.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Алып баручы.Х?рм?тле кунаклар,укытучылар,кадерле балалар!Без б?ген бу залга татар милл?тене? м?ш??р кызы, с?екле композиторы,яшьлегенд? ?к ?ырчы буларак халкыбызны? сандугачы дип казанган Сара Садыйкова-

ны иск? алу кич?сен? ?ыелдык.(Салмак кына “?идег?н чишм?”к?е уйна-

ла).Ч?! Нинди мо?лы к?й бу? ?лл? ?идег?н чишм?л?р к?меш ?ыр сузамы? Сандугачлар  мо?нарын йолдызларга ?иткерерг? тел?п сайраша-

мы? ??р тарафтан бик т? таныш,?аннарны актара ,к??елл?рне тибр?т? торган  ?ырлар я?гырый.”?идег?н чишм?”,”Казан кичл?ре”,”Беренче м?х?бб?т”,”Кайтам инде”,”Бер г?з?лен сагынам Чишм?не?”...Сара апа

?ырлары.Сара апа мо?ы.Сара апа тавышы.(К?й тына.Экранда президент М.Ш?ймиевны? с?зл?ре яктыртыла.Алып баручы бу с?зл?рне ?крен ген? укый.)

“Х?рм?тле Сара апаны с?ючел?р!

Татар халкыны? гасырлардан килг?н рухи,эстетик х?зин?се б?ял?п бетергесез зур.??р буын аны ?зене? ?леше бел?н баета.Музыка ?лк?сен алсак,безне? буын Салих  С?йд?шев,Н??ип ?и?анов,Ф?рит Яруллин,

Мансур Мозаффаров,???д?т Ф?йзи,Р?ст?м Яхин ??м башка бик талантлы композиторларыбыз бел?н горурлана.

Алар арасында Сара Садыйкова ?зен? бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан ?ыр остасы.

Сара апа бай и?аты бел?н м?д?ниятебез к?генд? м??ге с?нм?с йолдыз булып калыкты.Сара Садыйкова мо? чишм?се ул.Халкыбыз яш?г?нд?,мо? яш?р,мо? яш?г?нд?,й?р?к т?ребезд? Сара апа Садыйкова да яш?р!”

Минтимер Ш?ймиев.

? х?зер ?йд?гез Сара Садыйкованы? тормышы ??м и?ат юлына к?з салыйк.(Укучылар с?йл?г?нд? экранда р?семн?р к?рс?тел? бара.)

1 нче укучы. Татар халкыны? чиксез зур м?х?бб?тен казанган композитор Сара Садыйкова  1906 нчы елны? 1нче ноябренд? туа.

Бибисара Гариф кызы Садыйкова д?ньяга кил?се к?нне ?тисе бел?н ?нисе Казанга туганнары чакырган м??леск? килг?н булалар.?ырлап-биеп,к??ел ачып утырган м??лес вакытында д?ньяга кил? Сара Садыйкова.?ти-?нисе б?хетен? ген? т?гел,б?тен татар халкы б?хетен? туа бу сандугач!

2нче укучы.Сабакка й?рер вакыты ?итк?ч,Сараны шул заманны? данлык-

лы кызлар м?кт?бе- укымышлы,искиткеч зыялы,н?селе Ши?абетдин М?р??нил?рг? барып тоташкан Фатиха Аитова м?кт?бен? укырга бир?л?р.

Аны т?мамлаганнан со?,Казандагы педагогия техникумына укырга кер?.

Аитова м?кт?бенд? ??м техникумда укыган елларында ук Сара инде ?ырлый башлый.??м тагын б?хетле очрак: татар халкыны? с?екле компо-

зиторы Солтан Габ?шид?н д?ресл?р ала.Ул к?нн?н-к?н ныграк с?хн?г? тартыла.Н?ти??д?, алда- М?ск??,Чайковский исеменд?ге консерватория.

1нче укучы. Сара Садыйкова- татар опера театрына нигез салучыларны?

берсе.Опера театры с?хн?сенд? к?п кен? онытылмас образлар и?ат ит?.

“Эшче”операсында – С?лим?,”Сания” операсында – Сания,”Башмагым” музыкаль комедиясенд? – С?рв?р,»Наёмщик»музыкаль драмасында – З?б?р??т,»Аршин мал алан» опереттасында Асия булып уйный, тормыш юлдашы Газиз Айдарский бел?н татар милли опера с?нгатен ?стер?г? к?п к?ч куя.

2нче укучы.1942нче елда “К?т?м сине” тангосын язуы бел?н Сара Садыйкованы? композиторлык и?аты башлана.?зене? и?ат гомеренд? ул 400г? якын ?ыр,30дан артык спектакльг? музыка,инструменталь ?с?рл?р яза,2 музыкаль комедия и?ат ит?.

Сара Садыйковага Татарстанны? атказанган артисткасы, Татарстанны? халык артисткасы,Россияне? атказанган с?нгать эшлеклесе диг?н мактаулы исемн?р бирелде,ул вафатыннан со? 1990нчы елны Татарстанны? Габдулла Тукай исеменд?ге Д??л?т б?л?ген? лаек булды.

Алып баручы.Минем кулымда мен? нинди матур китаплар.Бу китапларда Сара Садыйкованы – б?ек талантны ярату,сагыну,юксыну хисл?ре бел?н тулы ист?лекл?р.Мен? шул ист?лекл?рне? берсе:”Сара апаны мин бик яшь вакытымнан ук бел?м.Со?гы вакытларда без аны? бел?н дуслашып кына т?гел,х?тта туганлашып ук киттек.Мин Сара апаны? бернич? дист? ?ырын репертуарымда даими тотып ?ырлаучыларны? берсемен.Бик к?п ?ырла-

рын беренче булып башкардым.Сара апаны? и?ат концертларында катнаштым.Болары –безне? и?ат дуслыгыбыз.? инде ул авырый башлагач,

хастахан?г? алып бару,?ен? врач чакырту кебек эшл?рне ?т??не д? ?з ?стем? алдым".Бу – Ми?гол Галиев ист?леге.?ырчы,Татарстанны? халык артисты Ми?гол Галиев ?зе безд? кунакта!!!(Алкышлар.Алып баручы кунакны с?хн?г? чакыра).

Алып баручы.Ми?гол абый,бик к?п эшл?регезне ташлап,безне? янга очрашуга кил?егез ?чен сезг? зур р?хм?тл?ребезне белдер?без.Сез инде Сара апа Садыйкова бел?н якыннан таныш,аны? бел?н берг? эшл?п,берг? и?ат итеп яш?г?н кеше.Сара апаны сагынасызмы?Ул сезне? к??елегезг? нинди кеше булып кереп калды?(Ми?гол абыйга с?з бирел?).

Алып баручы.Сезне ?зр?к ял иттереп алыйк.Безне? лицеебызда да ?ырга-

мо?га гашыйк балалар бар.?йд?гез,с?зне аларга бирик.Кич?безне ?ырчы кызларыбыз Айсылу бел?н Г?з?л д?вам ит?.Алар Сара Садыйкованы? Илгиз?р Фазлуллин с?зл?рен? язган”Белегез шуны”??м Х?с?н Туфан с?зл?рен? язган “Казан кичл?ре” диг?н ?ырларын башкарырлар.(Кызлар ?ыр башкара).

Алып баручы.Тормышка гашыйк,шагыйрь к??елле Сара апабыз ис?н булып,х?зерге Казанны к?р? калса,н?рс? дияр иде ик?н?Шагыйрь к??елле диг?нд?й,Сара Садыйкова шигырьл?р д? язарга яраткан бит.?йд?гез,Сара апаны? Хорьков Роман башкаруында”Тыныч яшик,дусларым” диг?н шигырен ты?лап узыйк.

                       ?й,р?х?т л? бу Казанда,

                       ?з ш???ре?,?з ?ире?.

                       Кая барса? бар да таныш,

                       Син бел?се? ??р ?ирен.

 

                        Ул урамда барган чакта

                        Килеп очрый танышы?.

                        Р?х?тл?неп с?йл?ш?без,

                        Чатка ишетел? тавышы?.

 

                        Театрда,трамвайда,

                        Урамнарда й?рг?нд?

                        Туган халкым с?лам биреп,

                        Х?рм?т ит? к?рг?нд?.

 

                         Р?х?т була очрасалар

                         Танышлары?-дуслары?.

                         Тыныч илд? шулай г?рл?п

                         Яшик ?ле,дусларым!

Алып баручы.Ми?гол абый,быел татар халкы ?зене? м?ш??р кызы – Сара Садыйкованы? 100 еллыгын билгел?п ?т?.Сара Садыйкованы иск? алу кич?сене? т??гесе Казан медицина к?ллиятенд? узды инде.Аны Сез ??м атказанган табибы Луиза Моратова оештыргансыз.Гомум?н,бу кич? ??м башка сезне? катнашта узган иск? алу кич?л?ренн?н калган т?эсирл?регез нинди?(Ми?гол Галиев с?йли ??м ?ырларын башкара).

Алып баручы.Зарланып яш?м?де,ки? к??елле,тал?пч?н иде,гел елмаеп-к?леп яш?де,кешел?р турында кайгыртуы – аны? и? к?рк?м сыйфаты иде.Ул ?ырдан туймады,ч?нки ул ?ыр – мо? ?чен яяратылган иде.80,90 т?гел,? 100,500 ел яш?с? д?,ул ?ырлар иде,?ырдан туймас иде.Сара Садыйкова бик т? бай рухи,милли х?зин? калдырып китте.Сара Садыйкова-

татар халкыны? м??гелек м?х?бб?те.? м?х?бб?т сагышсыз булмый,чиксез сагындыра Сара апа! – дип иск? ала аны дуслары.

              Кеше кит? – ?ыры кала,дил?р,

              Бер ?ыр калсын ?ле безд?н д?...

              ?ыр калдырыйк ?ирд?,нур калдырыйк,

              ?ырда калсын безне? гомерл?р...

-Ми?гол абый, Сез д? безг? ?ыр калдырыгыз ?ле!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сара Садыйкова кич?се. »

Җырчы,Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев катнашында композитор Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган “Сагыналар сине якын дуслар...” исемле кичәнең эшкәртмәсе.

Сценарийны төзүче һәм кичәне алып баручы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әшрәпова Гөлшат Рәзиновна.

Кичә актлар залында өлкән класс укучылары катнашында уздырыла.Сәхнә матур итеп бизәлгән.Анда зур кәгазьдән ясалган ак калфак эчендә “Сагыналар сине якын дуслар...” дигән сүзләр язылган,янында- музыка коралы рәсеме.Шулай ук сәхнәдә кунаклар өчен урындыклар, журнал өстәле куелган.Кичә барышында мультимедиа чаралары кулланыла.

Алып баручы.Хөрмәтле кунаклар,укытучылар,кадерле балалар!Без бүген бу залга татар милләтенең мәшһүр кызы, сөекле композиторы,яшьлегендә үк җырчы буларак халкыбызның сандугачы дип казанган Сара Садыйкова-

ны искә алу кичәсенә җыелдык.(Салмак кына “Җидегән чишмә”көе уйна-

ла).Чү! Нинди моңлы көй бу? Әллә җидегән чишмәләр көмеш җыр сузамы? Сандугачлар моңнарын йолдызларга җиткерергә теләп сайраша-

мы? Һәр тарафтан бик тә таныш,җаннарны актара ,күңелләрне тибрәтә торган җырлар яңгырый.”Җидегән чишмә”,”Казан кичләре”,”Беренче мәхәббәт”,”Кайтам инде”,”Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең”...Сара апа

җырлары.Сара апа моңы.Сара апа тавышы.(Көй тына.Экранда президент М.Шәймиевның сүзләре яктыртыла.Алып баручы бу сүзләрне әкрен генә укый.)

“Хөрмәтле Сара апаны сөючеләр!

Татар халкының гасырлардан килгән рухи,эстетик хәзинәсе бәяләп бетергесез зур.Һәр буын аны үзенең өлеше белән баета.Музыка өлкәсен алсак,безнең буын Салих Сәйдәшев,Нәҗип Җиһанов,Фәрит Яруллин,

Мансур Мозаффаров,Җәүдәт Фәйзи,Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана.

Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан җыр остасы.

Сара апа бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты.Сара Садыйкова моң чишмәсе ул.Халкыбыз яшәгәндә,моң яшәр,моң яшәгәндә,йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!”

Минтимер Шәймиев.

Ә хәзер әйдәгез Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗат юлына күз салыйк.(Укучылар сөйләгәндә экранда рәсемнәр күрсәтелә бара.)

1 нче укучы. Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова 1906 нчы елның 1нче ноябрендә туа.

Бибисара Гариф кызы Садыйкова дөньяга киләсе көнне әтисе белән әнисе Казанга туганнары чакырган мәҗлескә килгән булалар.Җырлап-биеп,күңел ачып утырган мәҗлес вакытында дөньяга килә Сара Садыйкова.Әти-әнисе бәхетенә генә түгел,бөтен татар халкы бәхетенә туа бу сандугач!

2нче укучы.Сабакка йөрер вакыты җиткәч,Сараны шул заманның данлык-

лы кызлар мәктәбе- укымышлы,искиткеч зыялы,нәселе Шиһабетдин Мәрҗәниләргә барып тоташкан Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр.

Аны тәмамлаганнан соң,Казандагы педагогия техникумына укырга керә.

Аитова мәктәбендә һәм техникумда укыган елларында ук Сара инде җырлый башлый.Һәм тагын бәхетле очрак: татар халкының сөекле компо-

зиторы Солтан Габәшидән дәресләр ала.Ул көннән-көн ныграк сәхнәгә тартыла.Нәтиҗәдә, алда- Мәскәү,Чайковский исемендәге консерватория.

1нче укучы. Сара Садыйкова- татар опера театрына нигез салучыларның

берсе.Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә.

“Эшче”операсында – Сәлимә,”Сания” операсында – Сания,”Башмагым” музыкаль комедиясендә – Сәрвәр,»Наёмщик»музыкаль драмасында – Зөбәрҗәт,»Аршин мал алан» опереттасында Асия булып уйный, тормыш юлдашы Газиз Айдарский белән татар милли опера сәнгатен үстерүгә күп көч куя.

2нче укучы.1942нче елда “Көтәм сине” тангосын язуы белән Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана.Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр,30дан артык спектакльгә музыка,инструменталь әсәрләр яза,2 музыкаль комедия иҗат итә.

Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы,Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде,ул вафатыннан соң 1990нчы елны Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Алып баручы.Минем кулымда менә нинди матур китаплар.Бу китапларда Сара Садыйкованы – бөек талантны ярату,сагыну,юксыну хисләре белән тулы истәлекләр.Менә шул истәлекләрнең берсе:”Сара апаны мин бик яшь вакытымнан ук беләм.Соңгы вакытларда без аның белән дуслашып кына түгел,хәтта туганлашып ук киттек.Мин Сара апаның берничә дистә җырын репертуарымда даими тотып җырлаучыларның берсемен.Бик күп җырла-

рын беренче булып башкардым.Сара апаның иҗат концертларында катнаштым.Болары –безнең иҗат дуслыгыбыз.Ә инде ул авырый башлагач,

хастаханәгә алып бару,өенә врач чакырту кебек эшләрне үтәүне дә үз өстемә алдым".Бу – Миңгол Галиев истәлеге.Җырчы,Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үзе бездә кунакта!!!(Алкышлар.Алып баручы кунакны сәхнәгә чакыра).

Алып баручы.Миңгол абый,бик күп эшләрегезне ташлап,безнең янга очрашуга килүегез өчен сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.Сез инде Сара апа Садыйкова белән якыннан таныш,аның белән бергә эшләп,бергә иҗат итеп яшәгән кеше.Сара апаны сагынасызмы?Ул сезнең күңелегезгә нинди кеше булып кереп калды?(Миңгол абыйга сүз бирелә).

Алып баручы.Сезне әзрәк ял иттереп алыйк.Безнең лицеебызда да җырга-

моңга гашыйк балалар бар.Әйдәгез,сүзне аларга бирик.Кичәбезне җырчы кызларыбыз Айсылу белән Гүзәл дәвам итә.Алар Сара Садыйкованың Илгизәр Фазлуллин сүзләренә язган”Белегез шуны”һәм Хәсән Туфан сүзләренә язган “Казан кичләре” дигән җырларын башкарырлар.(Кызлар җыр башкара).

Алып баручы.Тормышка гашыйк,шагыйрь күңелле Сара апабыз исән булып,хәзерге Казанны күрә калса,нәрсә дияр иде икән?Шагыйрь күңелле дигәндәй,Сара Садыйкова шигырьләр дә язарга яраткан бит.Әйдәгез,Сара апаның Хорьков Роман башкаруында”Тыныч яшик,дусларым” дигән шигырен тыңлап узыйк.

Әй,рәхәт лә бу Казанда,

Үз шәһәрең,үз җирең.

Кая барсаң бар да таныш,

Син беләсең һәр җирен.



Ул урамда барган чакта

Килеп очрый танышың.

Рәхәтләнеп сөйләшәбез,

Чатка ишетелә тавышың.



Театрда,трамвайда,

Урамнарда йөргәндә

Туган халкым сәлам биреп,

Хөрмәт итә күргәндә.



Рәхәт була очрасалар

Танышларың-дусларың.

Тыныч илдә шулай гөрләп

Яшик әле,дусларым!

Алып баручы.Миңгол абый,быел татар халкы үзенең мәшһүр кызы – Сара Садыйкованың 100 еллыгын билгеләп үтә.Сара Садыйкованы искә алу кичәсенең тәүгесе Казан медицина көллиятендә узды инде.Аны Сез һәм атказанган табибы Луиза Моратова оештыргансыз.Гомумән,бу кичә һәм башка сезнең катнашта узган искә алу кичәләреннән калган тәэсирләрегез нинди?(Миңгол Галиев сөйли һәм җырларын башкара).

Алып баручы.Зарланып яшәмәде,киң күңелле,таләпчән иде,гел елмаеп-көлеп яшәде,кешеләр турында кайгыртуы – аның иң күркәм сыйфаты иде.Ул җырдан туймады,чөнки ул җыр – моң өчен яяратылган иде.80,90 түгел,ә 100,500 ел яшәсә дә,ул җырлар иде,җырдан туймас иде.Сара Садыйкова бик тә бай рухи,милли хәзинә калдырып китте.Сара Садыйкова-

татар халкының мәңгелек мәхәббәте.Ә мәхәббәт сагышсыз булмый,чиксез сагындыра Сара апа! – дип искә ала аны дуслары.

Кеше китә – җыры кала,диләр,

Бер җыр калсын әле бездән дә...

Җыр калдырыйк җирдә,нур калдырыйк,

Җырда калсын безнең гомерләр...

-Миңгол абый, Сез дә безгә җыр калдырыгыз әле!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Сара Садыйкова кич?се.

Автор: Ашрапова Гульшат Разиновна

Дата: 25.12.2014

Номер свидетельства: 147899


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства