kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Нэсел жебе- шэжэрэ

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шэжэрэ бэйрэме уткэру очен  сценарий  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Нэсел жебе- шэжэрэ»

СДК с.Верхнекудашево

«Нәсел җебе — шәҗәрә»

Туган нигез тарта, чакыра безне,

Бергэ жыя жиде тарафтан

Туган жиргэ, нурлы Кодашыма

Кыз – уллары кайта яраткан.

Сагындырган тугры авылдашлар,

Сагындырган гузэл Эрием

Сэлам бирэ горур буа буе

Комеш сулы Ак бай чишмэсе

Исэнмесез авылдашлар,килгэн кунаклар.Буген бездэ “ шэжэрэ” бэйрэме. Туган иленне ярату ин эувэле уз гайлэннэн, уз авылыннан башлана. Эйтик, уз нэсел шэжэрэнне белэсенме? Мэсэлэн, этиеннен этисе кем булган? Э анын этисе? Ата – бабаннар узган нэсел ул халкыннын да тарихы. Менэ шуна жиде буынынны белергэ, белмэсэн эзлэп табарга кирэк. Уз халкын, туган илен белэн горур, тату Кеше энэ шулай туа! Сезне барыгызны да шэжэрэ бэйрэменэ чакырабыз. Шэжэрэ – ул бэйрэм генэ тугел Ул курайдай рухнын усеше, Мен газаплар аша кан тартуы Утлар аша гомер кисеше.

Шэжэрэ – ул яшэу тантанасы,

Сулар hава, туфрак, газиз жир,

Ул тамырым буйлап аккан ал кан,

Борынгы да, яшьтэ, хэзерге.

Шэжэрэ – ул боек, изге йортын

Ана тиеш син бер кайтырга.

Анда сине туганына Жир дэ,

Жан да Кан да тиеш тартырга!

Туган оен белмэгэн Туган авылын белерме? Туган авылын белмэгэн Туган илен белерме? Туган илен белмэгэн Уз ырыуын белерме? Хэр кеше узенен нэсел тамырларын юллап, ат затыбыз белэн горурланырга, килэчэк буыннарыбызга сойлэп, язып калдырырга тиеш. Нэсел тарихы – авыл тарихы, дибез Авыл тарихы ул – мэктэп тарихыда Авылыбыздан чыккан, илебезнен торле почмакларында хезмэт итуче куренекле hонэр иялэре бар. Алар арасында укытучылар, урман эшчелэре, медицина хезмэткэрлэре, инженерлар, шоферлар, милиционерлар, нефтьчелэр h.б. бик куплэр.

Без буген авылыбызда туып ускэн Эльвера Байгазина Абдуллинаны да кунакка чакырдык Сузне сезгэ бирэбез Эльвера апа.

Авылыбызда Кашфиевлар нэселендэ укытучылар династиясе, алар балаларга топле белем биреп, яшьлэргэ урнэк булып яшэделэр. Суз аларнын киленнэре Кашфиева Илюса Алифян кызына бирелэ.

Авыл тарихы- ул нэсел тарихы. Э нэсел тарихы – гаилэ тарихы да, Гаилэ – ил тоткасы, ныклы, тату гаилэлэребез кубрэк булган саен, авылыбыз тормышы ямьлерэк була, дэртлэнеп эшлисе, жыр-мон белэн яшисе килэ.

Бу доньяда ничек яшэсэк тэ,

Агымсудай вакыт тиз утэ.

Уфтанмаслык булсын гомер юлы,

Татулыкка жирдэ ни житэ.

Безнен горурланырлык, матур, тату, яшэгэн гайлэлэребез бик куп. Шуларнын берсе Рафиковлар гайлэсе, суз сезгэ Ильзида Адиповна.



Э хэзер сузне Валиевларга бирэбез,рэхим итегез.



Гайлэ жебе нэзек, нечкэ жеп,

Жил тисэ дэ кайчак озелэ,

Озелгэнне була ялгап та,

Тик бит анын жое сизелэ

Ойрэнегез сабыр итэргэ,

Ойрэнегез бергэ тузэргэ

Ойрэнегез гафу итэргэ,

Ашыкмагыз берук озэргэ.

Кызлар башкаруында татар халык биюе

Илебез килэчэге якты мэктэплэрдэ укыган, милли телдэ белеем алган, илен, халкын сойгэн балаларда. Халкыбызнын язмышын кайгыртыйк, йола, гореф-гадэтлэрне саклыйк, тарихыбызны белик, телебезне, миллэтебезне, мэктэбебезне бетеругэ юл куймыйк. Мэктэп бетсэ, авыл бетэ. Шушы ук телэклэрне килэчэк буынга житкерик.

Ата-бабаларнын эманэтен Куз карасы кебек саклыйк. Авылыбызда гомер иткэннэрнен Ышанычын бездэ аклыйк.

Эй, Кодашым, туган авылкаем

Безнен очен син бит бер генэ.

Изге жиркэй – алтын бишегебез

Йорэклэрдэ яши гел генэ.

Гафу ит син безне, газиз туфрак,

Чит якларга чыгып киткэнгэ.

Кошлар кебек сагынып кайтырбыз без

Гомер йомгакларын суткэндэ.

Туган илдэн читтэ йорегэннэр

Якташларын hич тэ онытмый.

Саклап калыйк, дуслар, тамырларны

Туган нигезлэрне суытмый.

Илдэ купме авыл беткэндэ дэ,

Авылыбыз исэн, бетмэде.

Килэчэге мул тормышлы булсын,

Гел кояшлы булсын коннэре.

Суз авыл советы ветераннары рэисе Ахмадуллина Венера Ангамовнага бирелэ

Тиздэн юллар тагын алып китэр

Торлебезне торле якларга.

Бары хыял канатлары гына

Алып кайтып туган яукларга.

Бездэн генэ калган йола тугел,

Курешулэр була, хушлашу.

Килэчэктэ насыйп була икэн

Исэн имин кабат очрашу.

Хушыгыз, сау булыгыз!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
"Нэсел жебе- шэжэрэ

Автор: Галиуллина Ильзида Савировна

Дата: 01.06.2018

Номер свидетельства: 471930


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства