Нәүрүз бәйрәме
А.б.
Кыш китә, яз килә
Үрдәк белән каз килә.
Нәүрүз бәйрәме килә -
Безнең җырлыйсы килә.
ҖЫР..............................
Шигырьләр
А.б. Нәүрүз бәйрәме – безнең якта язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган бәйрәм. Бәйрәм көнне малайлар –кызлар йорттан –йортка кереп “нәүрүз әйтеп”, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөрегәннәр.
(ишек шакыйлар, бер төркем балалар керә)
1.Яз нурлары –көмеш нурлар
Сибелсен җиргә.
Яз шатлыгы, яз бәхете под.гр
Телибез сезгә
Бергә: Нәүрүз котлы булсын!
Балалар. Нәүрүз котлы булсын!
2. Эшләрегез уң булсын
Күңелегез хуш булсын
Нәүрүз котлы булсын! Под.гр
Балалар. Нәүрүз котлы булсын!
2.Кырда игеннәр уңсын
Сый - хөрмәт булып торсын
Һәркем сәламәт булсын под.гр
Нәүрүз котлы булсын!
Балалар. Нәүрүз котлы булсын!
Өй алдына килеп туктыйлар.
1.Хуҗа апа, өйдәме?
Өйдән хуҗабикә чыга.
Өйдә-өйдә! Кем анда ишек шакый? Әй, исәнмесез балалар!
2.Ач ишегеңне, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз котлы булсын! Под.гр.
Хуҗа апа: Нәүрүз котлы булсын! Хуш киләсең Нәүрүз, түрдән уз!
Тиз генә өйгә керим, “нәүрүзчеләргә” коймак пешерим (кереп китә)
ҖЫР ”Нәүрүз килә”
Шигырьләр
А.б. Нәүрүз,Нәүрүз кил әле,
Бәйрәм булып кер әле
Малайларның , кызларыңның
Сөенгәнен күр әле.
( Бии-бии “Нәүрүз “ керә, кызларга чәчәкләр өләшә, көйгә кушылып кызлар чәчәкләр белән бииләр)
Нәүрүз.
Исәнмесез! Мин яз кызы – Нәүрүз. Сезгә яз шатлыгы алып килдем!
Бала.
Исәнме Нәүрүз, килдеңме,
Без көткәнне белдеңме?
Күчтәнәчләр һәм бүләкләр
Безгә алып килдеңме?
Нәүрүз.
Агымсулар кичтем,
Урманнардан үттем,
Нәүрүз әйтә килдем.
Барысында кышкы йокыдан уяттым.
Бәйрәм күңелле булсын дип
Сезгә дә килеп җиттем.
Нәүрүз,котлы булсын!
Балалар. Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз. Мин шундый шат,
Тышта килә яз,сез балалар күрәсезме,сез балалар сизәсезме?
Балалар. Әйе,әйе,күрәбез,
Яз килгәнен беләбез.
Шигырьләр
Җыр “Яз җитә”
Икәү алга
1.Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән
Бездә бүген зур бәйрәм!
Без суыкны куабыз,
Җылыны чакырабыз, ст.гр
Кояшны чакырабыз, -
Без язны чакырабыз!
2.Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән
Онытылмасын бу бәйрәм
Буыннардан-буыннарга
Килгән шулай бу бәйрәм ст.гр.
Балалар язны каршылап
Уйнаган әйлән-бәйлән.
3.Бездә шулай уйныйбыз
Җырлыйбызда, биибез
Хуш киләсең, чәчәкле яз, ст. гр.
Нурлы кояш - наз !-дибез.
“Әйлән-бәйлән уйныйбыз”
(ике түгәрәктә балалар җырлап –бииләр)
4.Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Аякларың тыпырдат
Бар табигать уянсын
Урман ,кырлар куансын
Яз бәйрәме килгәнне под.гр.
Бар халыклар күрсеннәр
Менә нинди матур бәйрәм,
Нурлы бәйрәм,- дисеннәр.
“Сигезле бию” под.гр.
Шигырьләр
Җыр – инсценировка ”Чебиләр” мл.гр.
Тавык – С.К.
Карга –
Җырлы – уен: “Скворушки”
Скворушки – дети
Кот -
Нәүрүз.
Рәхмәт сезгә балалар,
Җырлап биеп,уйнап – көлеп
Бәйрәм итәсез бергә
Яз бәйрәме
Гөрләп шулай
Барсын гомер гомергә.
Язлар килсен мул булып
Иген уңсын кыр тулып
Дуслар булсын һәр җирдә
Тынычлык булсын илдә.
Бала. Нәүрүз, сиңа зур рәхмәт!
Телисең изге теләк. Под.гр.
Җыр”Бәйрәм бүген”
Музыка уйный.Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Миннән башка гына нинди бәйрәм үткәрәсез балалар?
Бала. Кояш сибә җылы нурын
Болын, кырларга
Без җыйналдык, язны мактап
Биеп җырларга.
А.б. Әйе, Кыш бабай. Яз кызы – Нәүрүз килде, аны каршылап Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.
Нәүрүз. Исәнме Кыш бабай!
Кыш бабай. Ничек инде, мин бит әле китмәгән, китәргә дә җыенмыйм. Нәүрүз белән ярышып карыйк. Әгәр ул җиңсә –яз килер. Мин җиңсәм, яңадан кыш булыр.
Нәүрүз. Мин риза, Кыш бабай. Әйдә соң, ярышыйк!
Кыш бабай. Менә минем чанам, икебез ике якка йөгерәбез. Кем алдан чанага килеп утыра, шул җиңүче була.
Кыш бабай җиңелә
Кыш бабай. Бу ярышта мин җиңелдем. Безнең бит әле икенче ярышта бар.
Ике команда кирәк: кызлар командасы һәм малайлар командасы. Кызлар җиңсә яз килә, малайлар җиңсә кыш яңадан кабатлана,китми.
Уен-ярыш “Кар тавын икенче якка күчерү”
Кыш бабай. (уенның нәтиҗәсе буенча уйнарга) Ярышны дәвам итәбез. Хәзер минем яраткан уеным -хоккей уйныйбыз. Кемнең күбрәк очкасы җыелыр икән карарбыз.(Нәүрүз белән уйныйлар)
Кыш бабай җиңә
Кыш бабай. Мин җиңдем, димәк мин китмим әле. Яз килергә иртәрәк.
Нәүрүз. Сабыр ит Кыш бабай, әйдә мин бер ярыш тәкъдим итәм: Бию ярышы.
Кыш бабай. Бию ярышы....әйдә соң.
Бииләр, Кыш бабай арып туктый.
Кыш бабай.Уф,арыдым,эрим,агам,ярдәм итегез миңа!
Бабайга булышалар,җилләндерәләр.
А.б. Кыш бабай.Син бер дә борчылма.Әйдә утыр ял ит.Балаларның шигырьләрен тыңла.Алар ничек яз,ничек җәй көткәннәрен бел.
Шигырьләр
Кыш бабай. Рәхмәт балалар шигырьләр өйрәнгәнсез,шатланып язны каршы аласыз. Кызым,Нәүрүз,бик булдыклы,зирәк,уңган икәнсең. Мин тыныч күңел белән сиңа тылсымлы таягымны калдырып китәм. Имин яшәгез, бәхетле булыгыз! Сау булыгыз! (китә)
Нәүрүз. Балалар, минем кулымда Кыш бабайның тылсымлы таягы. Күрәсезме ул яфрак яра башлаган. Бу тылсымлы таяк бары тик яхшы эшләр эшләгәндә генә булыша, яз көннәрен ямьле итәргә, язгы чәчү эшләрендә булышырга, башаклар тиз өлгереп тулсыннар өчен үз вакытында яңгыр булдырып ,үз вакытында кояш чыгарырга ярдәм итә. Минем сезгә бер үтенечем бар, сез дә табигатьне саклагыз, агачларны сындырмагыз, кошларны куркытмагыз, чәчәкләрне эзмәгез:
Әгәр мин чәчәк эзсәм,
Әгәр син чәчәк эзсәң,
Әгәр син дә, син дә,син дә (күрсәтә)
Матур чәчәкләр эзсәгез.............
Бушап калыр чәчәклек, бетәр шушы матурлык.
А.б. Борчылма Нәүрүз,без синең сүзеңне онытмабыз,табигатьне сакларбыз.
Шулай бит балалар.
Җыр ”Кояшлы ил”
Хуҗабикә керә, кулында поднос белән коймак.
Хуҗа апа. Сез җырлап биегәндә коймакларым да өлгерде, (Нәүрүзгә) авыз итегез тәмле коймакны.(балаларга коймак тараталар)
Хуҗа апа. Нәүрүз теләгән теләкләр кабул булсын:
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
Нәүрүз. Амин,шулай булсын. Күңелле җырлар –биюләр белән мине шулай җылы каршыладыгыз, рәхмәт сезгә. Миңа китәргә кирәк,урманнарны –кырларны,болыннарны-елгаларны барысында карап чыгарга кирәк бит,кошлар җылы яктан кайттылармы икән, урмандагы җәнлекләр ничек кышладылар икән, агачлар кыш көне туңмадылармы икән.....
Ишетәсезме балалар, туган илебезгә, туган җиребезгә ЯЗ КИЛӘ. Хушыгыз, авырмагыз – мин сезнең янга тагын килермен.
БАЛАЛАР. Рәхмәт, сау бул Нәүрүз.(Нәүрүз китә)
Музыка балалар залдан чыгалар.