kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"?лифба б?йр?ме" с?енариясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Гаил? б?йр?мн?ренд?, т?рле кич?л?рд? ?ти-?ниил?рне катнаштыру к?рк?м гад?тк? ?йл?нде. Шундый кич?л?рне? берсе - ?лифба б?йр?ме бик к??елле ??м эчт?лекле. ?леге б?йр?м 1 нче сыйныфта "?лифба" китабын ?теп бетерг?ч ?тк?рел?. Бу б?йр?мн?рд? балалар шигырьл?р с?йлил?р, биил?р, ?ырлыйлар, ?киятл?рд?н ?зекл?р куялар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"?лифба б?йр?ме" с?енариясе »

Әлифба бәйрәме.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Тыныч музыка яңгырый.Балалар залга керәләр.

1 нче укучы Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек.

2 нче укучы Сезне күргәч ,кунаклар,

Шатландык та ,сөендек.

3 нче укучы Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

4 нче укучы Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч,шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме-

Котлагыз безне бүген.

Укытучы.Кадерле укучыларым,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,кунаклар!Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме.Укучылар,сезгә хәрефләрне тану,алардан иҗекләр ,сүзләр төзү,укырга өйрәнү бик җиңел булмады.Әмма сез югалып калмадыгыз,тырыштыгыз ,өйрәндегез.Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый белә.Чын күңелемнән котлыйм сезне,укучылар!

Әлифба тотып ,өч укучы сәхнәгә менә.

Укучы малай Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

Укучы кыз Кулыбызда безнең

Яңа Әлифба.

Менә монысы “а”,

Менә монысы “ба”

Укучы малай Без хәрефләррдән

Сүзләр ясыйбыз, Шуннан иҗекләп

Укый башлыйбыз

(Әлифба китабы күңелсез генә килеп чыга.)

1 нче укучы.Кара әле,бәйрәмгә кунак килә.

Әлифба.Исәнмесез!

2 нче укучы.Исәнме ,китап дус!

1 нче укучы.Син ни өчен күңелсез?

Әлифба.Ә мин исемемне югалттым,озак эзләдем,таба алмадым.

1 нче,2 нче укучы бергә.Кайгырма ,китап дус,әйдә.Без сиңа булышабыз,бергәләп эзлибез.

Әлифба.Рәхмәт сезгә,дуслар!(чыгып китәләр.Сәхнәгә хәрефлә йөгереп керәләр.

Хәрефләр .Карагыз,дусларым,монда нинди матур!Әйе бик матур!Карагыз әле,балалар да җыелган!

А” Сез мине таныйсызмы? (Зал таныйбыз1)

“А” хәрефе-алмада,

“А” хәрефе-агачта. “А” хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Ә” хәрефе.

“Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән ,назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган.

Б” хәрефе.

Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен:

“Б”дан башка бәйрәм булмый,

Барысы да күреп китсен.

Л” чыга.

Л”хәрефе.Ә мине беләсезме?

Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып,түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр?

(“Ә” хәрефе “Ф” ны җитәкләп,алга чыга.)

“Ф” уфылдап,әкрен генә бара.

Ф” Уф-ф,уф-ф!Мин дә килдем бәйрәмгә.

Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә,

Кыяфәтем шуңа горур-

Узмый вакыт әрәмгә.

“И” хәрефенә:

Әйдә,син дә сөйлә!

И” Исәнмесез!Мин...Мин...(тукталып тора)

Зал.И!И!

“И” хәрефе ипидә бар,

Бар ул”ил” һәм “ирек”тә

“И” хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

“Әлифба” биюе баашкарыла.(хәрефләрдән “Әлифба”сүзе языла)

(1 нче,2 нче укучы һәим Әлифба чыгалар.Китап хәрефләрне күреп ала.)

Әлифба.Менә бит минем исемем!

Балалар йөгереп чыгып китә.Әлифба,китабының икенче ягын әйләндереп,тиз генә сәхнәгә чыга.

Әлифба.Исемемне таптым,исемемне таптым.Нинди шатлык!Әйдәгез бергәләп җырлыйбыз.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла.

Әлифба.Минем бит дустым да бар.Ә ул атала-Букварь!

Букварь чыга сөйли.(рус группасыннан)

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

(Әлифба белән “Букварь” чыгып китәләр.)

Сәхнәгә икесе ике яктан 2 укчы чыга.(рус группасыннан)

Владик.Исәне,Саша!

Саша.Исәнме,владик!

Владик.Син кая барасың?

Саша.Мин бөйрәмгә барам.

Владик .Нинди бәйрәмгә барасыә?

Саша.”Әлифба” бәйрәменә барам.Мин шигырь беләм.(шигырен сөйли)

Владик.Мин дә беләм.

Саша.Сөйлә.

(Почтальон керә,ашыга-ашыга сумкасын актара.)

Почтальон Исәнмесез!Телеграмма сезгә!(Укый)Тиздән ки-леп җи-тәм.Ту-ган тел.Әнә үзе дә килә.

“Туган тел” керә.

1 нче укучы. Туган тел ул ,иң изге тел,

Шуны белегез1

2 нче укучы Ишек ачык,кил,рәхим ит,

Туган телебез!

Туган тел” Бүгеннән без фән иленә бергә барабыз,

Ләкин башта ни беләсез,әйтеп карагыз.

Алып баручы(укытучы)Безнең балалр бик матур шигырьләр,җырлар өйрәнделәр,яле “Туган тел”гә җырлап,сөйләп күрсәтик.

Җыр ,шигырьләр.

“Мин табышмаклар алып килдем.Тапкырлар бармы?

Алып баручы. Туган тел-иң таталы тел,

Туган тел-иң затлы тел.

Тәмле дип телең йотма.

Туган телне онытма!

“Туган тел” җыры башкарыла.Аннан соң уеннар уйнатыла.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
"?лифба б?йр?ме" с?енариясе

Автор: Гусманова Эльмира Мухарлямовна

Дата: 14.05.2015

Номер свидетельства: 211264


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства