"Кыш озату " бэйрэме
Бар тирэ-як горлэп тора
Урам клуб аллары
Эллэ инде авылыбызда
Горли сабантуйлары.
Алай дисэн умырзая
Йокыга талган эле
Арба тугел чаналарнын
Якты эз салган мэле
Хэерле кон хормэтле авылдашлар килгэн кунаклар!Буген бездэ бэйрэм кышны озату-язны каршылау Нэуруз бэйрэме!Буген бездэ зур тантана
Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылпа, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер – берсенә кунакка йөриләр, бер – берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыөлар, бииләр, рәхәтләнеп күнең ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы – нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз.
Әй, дуслар, килегез
Күнел ачу көнебез
Татарча матур итеп
Җырлый – җырлый биибез
«Күмәк татар биюе»
Э хэзер уеннарга рэхим итегез буслар.
Уеннар:
- Капчык киеп йөгерү;
- Аркан тартышу;
- Күкәй белән йөгерү.
-балык каптыру
-эйбер кису
-Чангы белэн ярыш
-гер кутэру
-кар эченнэн йогеру
Жырлы-биюле уен "Челтэр элдем читэнгэ".
Малайлар. Челтэр элдем читэнгэ,
Жилфер-жилфер итэргэ;
Без килмэдек буш китэргэ,
Килдек алып китэргэ.
Кызлар, чаршау артыннан чыгып, каршы якка тезелэлэр hэм уенга катнашалар.
Кызлар. Алын алырсыз микэн,
Голен алырсыз микэн?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микэн?
Малайлар. Алларын да алырбыз,
Голлэрен дэ алырбыз,
Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Бергэ. Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Алып баручы. Балалар,
Нэуруз килсэ генэ яз була бит.
Эйдэгез, яз гузэле
Нэурузбикэне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нэуруз, кил тизрэк!
Кыз. Нэуруз килэ яшэреп,
Яшэреп тэ теш ярып.
Дуслар, безне кетэмсез,
Табак-савыт бирэмсез?
Малай. Нэурузгэ табак кирэк,
Табакка кабак кирэк.
Май, кукэй, калак кирэк,
Майланган коймак кирэк.
Шау-гор килеп, Нэуруз, чэчэклэр керэ. Нэуруз яшел киемнэн.
Нэурузбикэ. Эссэламегалэйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгэ килеп життек без,
Нэуруз эйтеп уттек без,
Нэуруз мобарэк булсын!
Бергэ. Хуш килэсен! Турдэн уз, Нэуруз!
Нэурузбикэ. Гайбэт бетсен телегездэ,
Орыш бетсен илегездэ,
Ачу китсен йозегездэн -
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Амин!
Нэурузбикэ. Бурычларны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шунын белэн мэрхэмэткэ,
Йорэгемэ юл сызыгыз!
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Нэуруз килде, яз килде!
Нэуруз, мобарэкбад!
Нэурузбикэгэ солге белэн ипи-тоз тапшырыла.
Нэурузбикэ (балаларга кучтэнэчлэр олэшэ).
Игеннэрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьлэнсен,
Сэламэт булыгыз!
Балалар. Амин, шулай булсын!
Нэурузбикэ. Котлап сэлам бирдегез,
Мине котеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тынлагыз -
Уйнагыз да колегез,
Биегез дэ жырлагыз.
Кызлар, кызлар, тынлагыз,
Нэуруз житте, уйнагыз.
Каз, кукэй, коймак, май
Эзерлэек без, давай.
Эйдэгез, эйдэгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!
"Коймаклар" уен - жыры уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,
Нэурузбикэ уртада.
Буген Нэуруз бэйрэменэ
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларнын килуенэ
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасан,
Менэ шулай купергэн,
Менэ шулай жэелгэн,
Менэ шулай кысылган.
Коймагынны майлап ал,
Телэгэненне сайлап ал
Нэуруз, Нэуруз,
Нэуруз, хужалар,
Котлы, мобарэк булсын!
Тормыш тугэрэк булсын!
Уен-жыр горлэп торсын!
Уен-жыр, бию, такмаклар давам итэ. Ана ата-аналар, килгэн кунаклар да кушыла.
Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Тургайлар - жырчы кошлар.
Тургайлар жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар!
(чучела яндыру телэклэр телэу)
Хормэтле дуслар! Бэйрэм тамашасы ахырына
якынлашты. Эллэ нинди авыр елларда да уз йозен югалтмыйча, энэ шу
лай шат кунелле, сау рухлы булып калган ул безнен халык. Монын
очен мен рэхмэт ана. Мэнге шулай зирэк акыллы булсын, имин яшэсен!
Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.
Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бәйрәм белән сезне матур кызлар, малайлар һәм хөрмәтле кунаклар. Исәнлек – салык, зур уңышлар сезгә.