Әлеге чара күренекле шагыйребез Роберт Миңнуллинның туган көне алдыннан башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелә.Чараны укучылар алып бара.Әлеге әдәби кичәдә шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен укучылар яттан сөйлиләр,ә көйгә салынганнарын җырлыйлар. Р. Миңнуллинның китапларыннан күргәзмә оештырыла.Укучылар ясаган рәсемнәр , эчтәлеккә туры китереп , экранда күрсәтелеп бара.
Тема: Шәфкатьлелек,миһербанлылык җырчысы.
(Р.Миңнуллин иҗатына багышланган чара)
Максат:1.Укучыларны күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
2.Укучыларның сөйләм телен,сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен баету.
3.Укучыларда уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү,шагыйрь иҗатына мәхәббәт уяту.
Чара барышы.
”Яратыгыз” җырының көе яңгырый.Ул бераздан акрыная.Көй тәмамланганда , алып баручылар сөйли башлый.
1 алып баручы : “Шәфкатьлелек,миһербанлылык җырчысы” дип исемләнгән Р.Миңнуллин иҗатына багышланган кичәне башлап җибәрәбез.
2 алып баручы :
Мин дә сайрыйм,сайрыйм кунып
Халкымның күңеленә.
Юк,ышанмыйм,ышанмыйм мин
Сандугач түгелемә.
1 алып баручы : Туган халкымның үзенә булган чиксез ихтирамын , йөрәк җылысын һәрдаим тоеп торган шагыйрь генә әйтә ала болай дип.Халкына ышана шагыйрь.Үзен яратуларын ,үз итүләрен җаны белән тоя.Чыннан да , Татарстанның бер генә төбәгендә дә аның иҗатын якын күрмәгән , җырларын яратып тыңламаган , үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр.
Нәфис сүз “Яхшылык” Р.Миңнуллин
2 алып баручы : Татар халкында бер гыйбарә бар : җиһанны кочаклап булмый. Шушы урында ләкин дип әйтәсе килә. Шагыйрь күңеленә җиһан да , галәм дә сыя.Менә бүгенге сүзебез дә үзенең йөрәгенә колачлап ала алмаслык җиһанны , меңнәрчә – меңнәрчә йолдызлы галактиканы сыйдырган олуг шагыйрь турында.
Нәфис сүз “Кызык кеше” Р.Миңнуллин
1 алып баручы : Р. Миңнуллин – балалар шагыйре. Балаларны чынлап куандырырлык , бәхетле итәрлек , балачакның серле бер дөнья икәнен тоярлык итеп язучылар күп түгел. Шуңа күрә дә алар игътибар үзәгендә.Бала- ларның да , олыларның да.
Җыр “Чыршы әйләнәсендә” Р.Миңнуллин
2 алып баручы : Сабый җанын аңлап , туган телебезнең бөтен тәмен тоеп , кануннарын аңлап , бала күңеленә барып җитә алырлык шигырьләр яза ул Р.Миңнуллин. Аның иҗаты безнең көндәлек эшебездә зур урын алып тора.Чөнки ул лирик шигырьләре , шигъри әкиятләре , берсеннән-берсе матур җырлары белән безне гел сөендереп тора , безгә бәя биреп бетергесез җан азыгы бирә.
Нәфис сүз “Хәмдия әби пәриләре” Р.Миңнуллин
1 алып баручы : Шагыйрьнең татар һәм урыс телләрендә дөнья күргән 20 дән артык китабының зур күпчелеге нәкъ менә безнең өчен. Исемнәре генә дә ни тора бит ул китапларның. ”Бәхетле булыгыз”, ”Акбай цирк карый”, ”Сөенсеннәр әле каеннар” , ”Җиде абый тай җигә” , ”Айга очтык” , ”Тәмле кычыткан” , ”Балачак бәйрәмнәре” , ”Энекәш кирәк миңа” , ”Талбишек” һ.б, һ.б. Бу китапларның берсен дә китап кибетеннән табып булмый. Китапханәләрдә дә шәм белән эзләсәң дә таба алмассың.Аларга сорау зур.Ул шигырьләр безнең күңелгә никадәр миһербанлылык , шәфкатьлелек орлыклары сала.
Нәфис сүз “Энекәш кирәк миңа” Р.Миңнуллин
2 алып баручы : Вәгазь белән түгел , нәкъ Тукайча , ышандырырлык итеп , самими тел белән шагыйрь сабыйларны кешеләргә , ата-аналарга итагатьле булырга , туган телне һәм туган җирне яратырга , хезмәт кешесенә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Беләләр Р.Миңнуллинны. Яраталар үзен. Һәркайда көтәләр. Шигырьләрен укыйлар , күңелдән өйрәнәләр , җырларын җырлыйлар.
Җыр “Яратыгыз” Р. Миңнуллин
1 алып баручы : Зур үзгәрешләр чорында яшибез.Халык иртәгесе көннең нинди булырын белми.Тормышның күңелсез күләгәләре балалар язмышына да төшә.Шундый авыр чакларда кешегә җыр , моң , шигърият ярдәмгә килә. Аның рухи таянычына әверелә.
2 алып баручы :
Балаларның көлешкәнен
Ишетсен Җир,тыңласын Җир,
Балаларның көлүеннән
Беркайчан да тынмасын Җир-
ди шагыйрь Р.Миңнуллин “Балаларның көлүе” дигән шигырендә. Бу шигырь Р.Миңнуллинның “Дөньядагы иң зур алма” китабыннан алынды. Шагыйрь Татарстан һәм татар шагыйре исемен тагын бер тапкыр дөньяга яңгыратты.Димәк , бу китапны бөтендөнья балалары өчен дә иң лаеклы бүләк итеп кабул иткәннәр.
Нәфис сүз “Дөньядагы иң зур алма” Р.Миңнуллин
1 алып баручы : Изге теләкләр белән шигъриятнең олы юлына тәвәккәлләп аяк баскан Р.Миңнуллин күптән инде үзенең бар күңелләргә дә хуш килерлек илһамлы иҗаты белән халкыбыз мәхәббәте лауреаты булып өлгерде. Берсеннән-берсе мәрхәмәтле , берсеннән-берсе шәфкатьле җырлаы белән күптән инде ул йөрәк түребезгә кереп урнашкан шагыйрь.Аның җанга шифа бирә торган матур-матур , тирән эчтәлекле 100 дән артык шигыренә Рөстәм Яхин , Сара Садыйкова , Заһид Хәбибуллин , Рәшит Абдуллин , Луиза Хәйретдинова , Мәсхүдә Шәмсетдинова , Резеда Ахиярова , Илгиз Закиров кебек мәшһүр композиторларыбыз үлгән җаннарны да терелтерлек илаһи көйләр иҗат иттеләр.Аның шигырьләре үзләре үк җырлап торалар.
Җыр “Әйлән-бәйлән” Р.Миңнуллин
2 алып баручы : Ата улны , ана кызны белмәгән шушы болгавыр заманда , әнкәйләребезгә багышлап кына да тәрбияви хасиятләре бәя биреп бетергесез егермедән артык җыр иҗат итеп , аналарыбызга җырдан һәйкәл куйды шагыйрь. Аның турында Гәрәй Рәхим болай ди : “Мин үзем Р. Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылып килгән ике образына сокланам: аның берсе туган як образы булса , икенчесе Ана образы. Р. Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куйды”.
Нәфис сүз “Әнкәйләр” Р.Миңнуллин
1 алып баручы : Шагыйрьнең даны Татарстан белән генә чикләнми.Ул ерак, бик ерак чикләргә барып җиткән.Кайда татар яши - анда Р.Миңнуллин шигырьләре , аның җырлары яңгырамыйча калмый.
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары...
Бу җыр безгә - татар мохитына - иманны алып кайтты. Шушы җыр үзе генә дә татарның татар икәнен аңлатты , аларны елатты , иртәләрен юатты , күңелләрдә горурлык хисе уятты.
Җыр “Әнкәмнең догалары” Р.Миңнуллин
2 алып баручы : Яшерен-батырын түгел : без бу дөньядан гел күчтәнәч , шатлык , сөенеч , яңа куанычлар көтеп яшибез. Көн башлануга берәр шатлыклы хәл булачагына өметләнәбез , мәктәпкә аяк басып кергәч , “5” ле алачагыбызны уйлап канатланабыз. Өйгә кунак килә калсамы? Берәр тәмле нәрсә - күчтәнәч алып килгән булса , ничек шатланабыз. Шагыйрь Р.Миңнуллинның “Күчтәнәч” исемле китабы балалар күңелендәге бөтен шатлыклы мизгелләрне ачык чагылдырган. Балачак иленең үзе сыман гел яктылыктан , аклыктан , шатлыктан , куаныч көтү халәтеннән торган матур китап ул. Укыган саен укыйсы килә бу шигырьләрне.
Нәфис сүз “Мактанырга яратмыйм” Р.Миңнуллин
1 алып баручы : Безне Р.Миңнуллин гел бәхетле итеп күрергә тели. Шул изге максатка җиң сызганып хезмәт итә ул. Менә шундый шигырьләр яза , җырлар иҗат итә Р. Миңнуллин. Саный китсәң , санның очына чыгарлык , колачлыйм дисәң , колачлап алырлык түгел аның иҗатын.Бүген дә , иртәгә дә балалар телендә булачак аның шигырьләре. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел , күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә , кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның җырларын тыңлагач , күңел пакьланып , яктырып китә.
Җыр “Әйдәгез , биибез “ Кызлар,егетләр бии.
(Хорга тезеләләр,алып баручылар сөйли)
2 алып баручы : Без Роберт Миңнуллинны укып үсүебез белән бәхетле. Бөтен татар балалары укыган , аларга куаныч , сөенеч алып килгән шагыйрь үзе дә бәхетле дип әйтәсе килә.Бу колачка җир дә , җиһан да , галәм дә сыя.
Шагыйрь безгә бәхет юллый ,
Без дә аңа бәхет телик.
Хор “Бәхетле булыгыз”
1 алып баручы : Бүгенге иҗат кичәбезне Р.Миңнуллинның үз шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.
Мин һаман шул шагыйрь бер җан,
Мин һаман шул хыялый.
Минем күңелгә һаман да
Сандугачлар оялый.