К итап укучылар т әрбиялибез.
''Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны''
Г.Тукай
Китап - канатлы ул. Китап - үзенең канатына утыртып, сине 100 елга алга алып китә, я булмаса ул кешене 1000 елга артка алып ташлый. Чорлар арасында күпер сала. Шунлыктан, китап-кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе исәпләнә.
Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап- ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы. Әлбәттә, укый белгән кеше өчен. Хәзер безнең илебездә укый белмәгән кеше юктыр.
Уку – тәрбиянең, белем бирүнең төп компоненты. Уку – кешенең тормышта уңышка ирешү чарасы. Бүген ачык аңлашыла: уку һәм грамоталылык җәмгыять алдында торган төп проблемаларның берсе. Аны чишәргә кирәк.
Укучыларның әдәби әсәрне аз укуы, шуның нәтиҗәсе буларак, сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруы, сүзлек байлыгының ярлы булуы безне, укытучыларны, бик нык борчый. Ә шулай да аларда ничек итеп китапка, телгә кызыксыну уятырга соң? Социаль мәсьәләләр белән бергә үсеп килүче буында укуга кызыксыну уяту проблемалары да акрынлап чишелә бара. Уку безнең сөйләм телебезне үстерү, баету өчен иң мөһим әйбер.Һәм безнең бурычыбыз-укуны кешелеккә таныту!
Китапсыз узган гомерне мәгънәсез тормыш, диләр. Бу аңлашыла. Чөнки китап һәркемнең якын юлдашы, киңәшчесе булырга тиеш. Ул кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, аңа дөньяны танып белергә булыша.
Китап уку - тәрбия эшенең дә төп нигезен тәшкил итәргә тиеш. Дәрестән тыш чараларда белем, тәрбия, балаларның төрле яклы үсеше бербөтен булса гына уңышка ирешергә мөмкин
. Ә китап укыган баланың белем дәрәҗәсе тирән була, ул үз фикерен төгәл, аңлаешлы итеп җиткерә ала, фикер алышуларда актив катнаша, дәрестән тыш чараларда, бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешә ала. Димәк, мондый укучы җәмгыятьтә үз урынын табачак, уңышлы шәхес булып формалашачак.
5нче сыйныфта үткәрелгән дәрестән тыш чараның сценариясен тәкъдим итәм. Мондый чаралар үткәрү, укучыларда китапка сакчыл караш, китапны кызыксынып, аңлап уку сыйфаты тәрбияли.Бу исә яшь буында тырышып белем алу, активлык, инициативлы булу кебек күркәм гадәтләр формалаштырырга ярдәм итә.
"Китап сөючеләр әкияттә кунакта"
Кичәгә Шүрәле, Буратино, Клоун, Убырлы карчык, Соры бүре, Принцесса һәм башкалар килде.
Бүлмәгә Шүрәле керә.
Шүрәле . Кая киткәннәр? Миңа аларны табарга кирәк! Табарга кирәк!
Алып баручы. Кем син? Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле. Бер дә шикләнмә, син, мин карак-угры түгел. Юл да кисмимим, шулай да мин бигүк тугры түгел. Гадәтем:ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм, мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм (Шүрәле үкерә).
Алып баручы . Әй, тукта әле, Шүрәле дус!
Алып баручы. Нинди Былтыр?
Шүрәле. Үзенең дусты белән талашып, китапның битен ертты ул Былтыр, нәкъ минем бармакларым турын ертты. Сынган бармакларым бик тә авырта. (Бармакларын күрсәтә, елый. үкерә).
Алып баручы. Син юләрсең, син син котырган, син тилергәнсең. Кычкырма, син тиз яхшылык белән тыел. Әй, юләр, сындырганга Былтыр, кычкыралармы быел!
Шүрәле. Аһ,үләм бит, бу бәладән ем килеп йолкыр мине? (Үкерә,елый).
Алып баручы. Әй ,Шүрәле дус, бер дә борчылма, син бәхетле икәнсең, китап сөючеләр җыелды бүген. Хәзер безКитап докторын чакырабыз, ул сине шифаханәгә озатыр, анда китап битен әйбәтләп ябыштырырлар һәм синең бармакларың төзәлер. Доктор, доктор... (Китап докторы керә, шүрәлене карый.)
Доктор.
Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый...
Хәтта Шүрәле лә авырый...
Салкын тисә аз гына
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та,
Ник көләсең? Чынлап та.
Бите төшә, ертыла -
Ул бит көн дә тотыла.
Тотам шуңа сак кына,
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә төплим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
Мин аларның докторы.
Әйдә, Шүрәле дус, шифаханәгә киттек. (Шүрәле, үкерә-үкерә, доктор белән чыгып китә. Сәхнәгә Клоун белән Буратино чыга).
Клоун. Ай, яй, яй, яй.... Җенме? Нәрсә ул?
Буратино. Габдулла Тукайның Шүрәлесе ул.
Клоун . Шүрәле? Шүрәле..., әйе, әйе, Шүрәле бугай шул.
Алып баручы . Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар. Үзегез белән дә таныштырыгыз әле.
Клоун. Әллә мине белмиләрме? (Көлә.) Белмиләр диген, ә? Белмисезме?
Укучылар. Беләбез. Син - клоун.
Клоун. (Сөенә.) Беләләр, беләләр, мине беләләр ( сикереп йөри).
Алып баручы . Ә моның исеме ничек? (Буратинога күсәтә).
Укучылар. Бу-ра-ти-но.
Буратино. Клоун дус, без бит китап сөючегә бүләк бирергә генә килдек. Галим абый миңа Әлифба алып кайтырга тиеш. Ашык инде.
Клоун . Ә? Бүләк. Онытканмын. (Китабын сыпырып утыра.)
Буратино. Ашык инде, кызганма, бүләк ит тә киттек, безне Галим абый көтәдер.
Клоун. Кызганма , имеш (елый). Үземә дә бер генә китабым бар! Ә алар монда бик күп икән.
Буратино. Ә син бүләгеңне китапны чын күңелдән яратучыга гына бир.
Клоун. Бик дөрес әйтәсең. Бәлки китапны беркемгә дә бирергә туры килмәс. ( Клоун әле берукучы, әле икенчесе янына килеп, "Китапны чын күңелдән яратасыңмы?"- дип сорый. Укучылар: "Әйе",-дип җавап бирәләр. Клоун китап битләрен ертып, аларны балаларга берәрләп өләшә. Шул вакыт Галим абый керә., Клоун читтә елап утыра.
Галим абый. Буратино, мин сине эзлим.Сиңа Әлифба алып килдем.Тырышып укы.
Буратино. Галим абый, синең пәлтәң кайда?
Галим абый. Саттым мин аны , акчасына әлифба алдым.
Буратино. Үсеп җиткәч, мин сиңа 1000 куртка сатып алып бирермен.
Галим абый. Ярый, Буратино, әйдә өйгә кайтыйк.
Буратино. Син кайта тор, мин хәзер, Клоун белән генә саубуллашып киләм.
Галим абый. Ярый, озаклама (чыгып китә).
Буратино . Клоун! Минем әлифбам бар.
Клоун. (Елый.) Ә минем китабым үземә дә калмады.
Буратино. Елама, бергә укырбыз.
( Шул вакыт көчле улау тавышы ишетелә, Буратино белән Клоун балалр арасына качалар. Соры бүре керә.)
Бүре . Минем йоннарымны кем йолкыды? (Эзләнә.) У-у-у.Тәнем авырта...
Алып баручы . Ни булды, Бүре дус?
Бүре . Йоннарымны йолкыдылар, гәүдәмнең карарлыгын калдырмадылар.
Алып баручы . Кемнәр? ( Укучылар кулындагы китап битләрен күрә.) Әй дуслар, дуслар, сез ни карадыгыз? Клоун "Соры бүре" әкиятен , берәр битләп, бүләккә тараткан бит сезгә.
Бүре . Әйе, әйе, берәрләп йолкыды. Табыгыз, табып китерегез мине йолкучыны. (Клоун белән Буратино чыгып китәләр.) Аларны Бүре күреп ала, һәм шулар артыннан чыгып чаба.)
Бүре . У-у-у... Әнә алар!
Алып баручы. Нишләргә бу китап ертучылар белән?
(Себеркегә атланып , кулына "2" билгесе тотып Убырлы карчык керә.)
Убырлы карчык. Әф-тәф- түф! Әф, түф-тюф! Миңа ктиап ертучылар кирәк. Әф-тюф-түф! Синме китап ертучы? (Укучылардан кат-кат сорый.) Синме? Алдынгы укчылар янына бара да: "5"ле качсын, "2"ле йоксын", "Кәефләре кырылсын", "2"леләр куелсын,-ди.
Алып баручы . Әй, әби, нишләп йөрисең монда?
Убырлы карчык. Китап ертучылар кирәк миңа, 20 кешедән торган клуб төзим. "Ертык китап "исемле булачак ул.
Алып баручы .Әби андый клуб нигә кирәк ?
Убырлы карчык. (көлеп). Шуны да белмәгәч, ни пычагыма монда йөргән буласың. Әгәр андый клуб эшләмәсә, сез нинди китапларны ремонтларсыз соң? Ертыкларын, тузганнарын каян алырсыз? Сезнең өчен тырышам, сезгә эш бетә. аңлыйсызмы, сезгә эш бетә.Тюф-төф-төф!Кемнәр минем белән бара, әйдәгез киттек! Оялмагыз! Курыкмагыз! Мин сезне яклый алам әле, кулымда-себерке. "Ертык китап" клубы җитәкчесе Убырлы карчыкка гариза языгыз.
Алып баручы. Юкка тырышасың, әби. Бездә китап ертучылар юк.
Убырлы карчык. Тыңламагыз аны, тыңламагыз. Әйдәгез минем белән.
Укучылар. Юк. Без синең белән бармыйбыз. Китап- безнең дуслтыбыз.
Без китап укырга яратабыз.
Убырлы карчык. Булмады сезнең белән. Күрше мәктәпкә керим әле. Анда юк микән китап ертучылар (чыгып китә).
(Укытучы дәвам итә.)
Укытучы: Сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Сез аларны саклап тота беләсезме соң?
(“Китап” булып киенгән укучы чыга. Китапны саклап тоту киңәшләре белән таныштыра).
Нәни дустым!
- Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.
- Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.
- Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.
- Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.
- Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштәр.
- Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?
- Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!
Барлык балалар бергә : Киңәшләреңне истә тотарбыз, Китап дус?
Укытучы. Китап сөючеләр! Әйдәгез әле шагыйрьләребезнең китап турында язган шигырьләрен тыңлыйк әле.
Укучылар шигырьләрне чыгып сөйлиләр.
Г.Тукай "Китап"
Ш. Бабич "И китап"
Ә.Рәшит "Китап-хикмәт"
Г Авзал "Китаплар язмышы"
Ф.Яруллин "Китап"
Укытучы. . Китап турында мәкальләр беләсезме? Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез.
Китап- белем чишмәсе.
Китап – тормыш көзгесе.
Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң –белгәнең дә онытылыр.
Китап –якын сердәш,ялкаулык-яман килендәш.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
Табышмаклар.
* Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән.(Китап)
* Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама.(Китап)
* Теле юк − үзе аңлата.(Китап)
* Анда бар да бар.(Китап)
* Өнсез, җансыз − иң якын дус.(Китап)
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.(Китап)
* Ак җир, кара тап, Нәрсә булыр, уйлап тап.(Китап)
* Ак ялан, кара сукмак, − Йөри белгән эз табар.(Китап)
* Ача да яба, ача да яба, Җавабын зирәк таба.(Китап)
* Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк.(Китап)