kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Исемн?р бакчасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие, посвящено именам собственным. У каждого человека есть имя. Цель мероприятия научить детей уважительно относится к друзьям.Класс заранее делится на 3 команды. Каждая команда  рассказывает о значении татарских имен.  Соревнуются кто больше назовёт песен, где употребляются женские и мужские имена собственные. Каждой команде были предложены интересные задания.Применила познавательный метод беседы. На мероприятие были приглашены и родители. Мероприятие очень познавательное. В конце мероприятия подсчитываются баллы команд. Жюри объявляет команду победителя.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Исемн?р бакчасы »

Исемнәр бакчасы



Максат: 1. Татар исемнәре, аларның мәгънәсе, исем кушу йоласы белән та­ныштыру;

2. Татар исемнәре кергән җыр­лар, шигырьләр, җырлы уеннар өйрәнү;

3. Татар исемнәренә хөрмәт тәрбияләү.


Җиһазлау: Тактага төрле чәчәк рәсемнәре эленә, исемнәр турында ши­гырь юллары, ярышта катнашучы бала­ларның исемнәре языла. Магнитофон, кассета язмалары әзерләнә.

Әзерлек : Укучылар командаларга бүленеп, өч өстәл артына утыралар, ко­мандаларның исемнәре-чәчәк исемнә­реннән ясалган хатын- кыз исемнәре,һәр команда үз исеменә туры китереп эмб­лема ясый.

Сыйныф сәгатенең барышы

Укытучы. Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буена йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, аны баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул-синең нәселеңнең йөзе, байрагы.

Күренекле татар- башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич кеше исемнәрен гажәеп бер бакчага тиңли. Ул «бакчада» нинди генә исемнәр юк: Сәхипҗамал, Гөлмәрфуга кебек элеккеге исемнәр дә, хәзерге кыска әйтелешле- Алсу, Азат, Вилләр дә, хәтта бик сәер исемнәр дә бар анда. Исемнәр бак­часына рәхим итегез.

Бүген өч команда көч сынаша. Ярышны башлап җибәргәнче, жюри әгъзалары белән танышып үтик. (Жюри белән таныштыру)

Ярышны башлап җибәрәбез.

1 нче бирем «Командалар белән таны­шу»

1 нче командага сүз бирелә

Безнең команданың исеме -«Роза­лар». Мин-команданың капитаны. Роза чәчәге - хуш исле, матур чәчәк кенә түгел, әле ул матур яңгырашлы хатын-кыз исеме дә. Роза чәчәге ту­рында күп кенә җырлар һәм ши­гырьләр бар, тыңлап үтик әле:

Укучы «Роза дигән гөлләрем» исем­ле җыр башкара. Татар халык җыры.

2 нче командага сүз бирелә
Безнең команданың исеме -Миләүшә. Мин- команданың капита­ны. Миләүшә- матур чәчәк, русчасы фиалка.Ул нинди генә төстә булмый: кызыл, ал, шәмәхә, зәңгәр. Миләүшә дигән хатын-кыз исеме татар халкын­да еш очрый. Мин сезгә «Миләүшә» исемле җыр тәкъдим итәм. Рәхим итеп кабул итегез.

Җыр «Миләүшә» А. Ключарев музыка­сы, Н. Арсланов сүзләре.

3 нче командага сүз бирелә
Безнең команданың исеме -«Энҗе». Мин- команданың капитаны. Энҗе - татар халкында киң таралган исем. Энҗе-мәрҗән дигәнне аңлата, көнчыгыш халыкларында энҗе бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче зат­лы әйбер булып саналган. Энҗе чәчәге дә бик матур чәчәк, ул медици­нада киң кулланыла, аннан йөрәк да­руы ясыйлар.Энҗе чәчәк- ландыш ту­рында шигырь юллары тыңлагыз:

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда.

Дарулы да, агулы да -

Сак була күр, җыйганда.

Укытучы. Халкыбыз элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эч­тәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исем бирергә тырышкан.

2 нче бирем. «Исемең матур кемнәр кушкан».

. Сезгә ни өчен шундый исем кушыл­ган? Ул нинди мәгънәгә ия? Команда­дагы һәр укучы үз исеме турында сөйли.

Ике бирем буенча нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә

3 нче бирем Өй эшен тикшерү

Һәр командадан бер укучы чыгып, үзләренең нәсел агачы турында сөйли.

Укытучы. Татар теле- дөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай булган тел. Ул исемнәрдә чәчәкләр нәфислеге дә, китап акылы да, йол­дызлар балкышы да чагыла.

4 нче бирем «Көч сынашу» (ике өлештән тора)

1. Һәр командага аерым бирем:

1 нче команда «Йолдызлар балкышы» 2 нче команда «Чәчәкләр нәфислеге»

3 нче команда «Китап акылы» төсмерләре чагылган кеше исемнәре яза. Һәр исемгә бер балл.

2. Исемнәрнең беренче компонен­ты бирелгән, ә сезгә, шуннан файда­ланып, яңа исемнәр төзеп язарга.

  1. нче командага Ил + ...

  2. нче командага Ай + ...

  3. нче командага Гөл + ...

Өченче һәм дүртенче биремнәр бу­енча жюри нәтиҗә ясый.

5 нче бирем «Җырларга кергән исемнәр»

Укытучы. «Матур сыннар, матур кызлар, матурсыңнар,

Әйткән чакта исемегез дә матур чыңнар»,- дип язган Ш.Бабич.

1. Командалар хатын-кыз исеме кергән җырлар башкара. («Алсу», «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем», «Ләйсән», һ.б.)

2. Ир-егетләр исеме кергән җырлар башкару. («Яратыгыз», «Сәгать», һ.б.)

3.Халкыбызның күңел ачу җырла­рында, такмакларында да кеше исем­нәре күп. Шуларны тыңлау.4.(«Әпипә», «Әнисә», «Кәрия. Зәкәрия»

Йомгак ясау өчен сүз жюрига би­релә.

Укытучы. Укучылар, мин бу класс сәгатен язучы М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» исем­ле әсәреннән өзек укып төгәллим: «Исем - ул синең нәселеңнең йөзе һәм байрагы. Исем - ул синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың, Бу сүзләрне сез беркайчан да оныт­магыз! Үз исемегезне горур йөртегез, аңа тап төшермәгез!»


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Исемн?р бакчасы

Автор: Луговая Раушания Тимергалиевна

Дата: 11.02.2015

Номер свидетельства: 171277


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства