kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”

Нажмите, чтобы узнать подробности

       Туган  төбәгем – Түбән  Сон  авылы. Минем  авылымнан  чыккан  атаклы  кешеләр бик күп.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”»

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

“Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе





Фәнни-гамәли конференция:

Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”



Секция «Авылымның күренекле кешеләре»







Эшне башкарды:

Галимова Гөлсылу Илдүзәр кызы,

9 нчы сыйныф укучысы

                                                      

Җитәкче:

Сахапова Ләйсән Илдус кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы















Эчтәлек

Кереш..........................................................................................................3

Төп өлеш.....................................................................................................5

1.Равил Шафигулла улының биографиясе

2. Аның җитәкче буларак башкарган эшләре

3.Равилнең спортка булган мөнәсәбәте

4.Аның гаиләсе белән таныштыру

5.Равил –җиңүче ир-ат - лидер

Йомгак........................................................................................................11

Кулланылган әдәбият................................................................................13



























Кереш

Туган төбәгем – Түбән Сон авылы. Минем авылымнан чыккан атаклы кешеләр бик күп . Күренекле композитор, дәрәҗәле җырчы – Чулпан Фәйзерахман кызы Зиннәтуллина.

Теләсә нинди темага сойләшеп, фикер алышып, эч – сереңне бүлешеп, киңәшләшеп була торган, бик күп шигырьләр җыентыклары авторы, шагыйрь Равил Мостафин. Равилнең “Чишмәләргә барыйк” , “Җирсү”, “Агымсуларга карап” , “Сиңа илткән юл” дигән җыентыклары бар. Аның шигырьләрен бик яратып укыйбыз, җырга салып җырлыйбыз.

Актриса Зөлфирә Дәүләтшина, Тубән Кама шин берләшмәсендә генераль директор урынбасары булып эшләүче Ефрат Мөнир улы Исмәгыйлев, шагыйрь Камил Абдуллин һәм башкалар.

Без аларның иҗаты, эшчәлеге белән газета – журналлар аша танышып барабыз. Ә менә тагын бер авылдашыбыз - Равил Гафиятуллинның - үз авылыбызда яшәп, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге дип җан атып йөрүе, халкына армый – талмый турылыклы булып яшәве, кешеләргә кулыннан килгәнчә булышуы – миндә соклану тудырып кына калдырмады, ә шушы эзләнү эшемне язарга этәрде дә инде.

Эзләнү эшенең максаты:

1. Авылдашыбыз Равил Гафиятуллинның тормыш юлы , белән танышу.

2. Равил Шафигулла улының эшчәнлеген , аның яшәү рәвешен өйрәнеп , укучыларымны аның шәхси үрнәгендә тәрбияләүне

Эзләнү эшенең бурычлары:

  • темага кагылышлы әдәбият сайлау;

  • сайланган әдәбиятны өйрәнү;

  • музей, архив материаллары белән танышу;

  • вакытлы матбугат, массакүләм мәгълумат чаралары материалларын өйрәнү;

  • авылдашымның гаилә архивларын өйрәнү;

  • тупланган материалларны анализлап, нәтиҗәләр ясау;

Эзләнү эшенең объекты – Равил Гафиятуллин

Эшне башкару процессында мин кулланган методлар – интервью алу, социаль сорашу үткәрү, гаилә архивы материалларын өйрәнү, чыганаклардан информация туплау.

Бу эшемнең теоретик һәм гамәли әһәмияте шунда – халкыбыз тарихының тагын бер бите өйрәнелеп, ил язмышында тоткан урыны ачыкланды, төбәк тарихын мәктәпләрдә өйрәнүдә укучылырга милли - төбәк компоненты рәвешендә кулланма булырлык материал булдырылды.





























Төп өлеш.

Мин уземнең эзләнү эшемне бүгенге көннәрдә, гомумән, хәзерге чорда, узебезнең Түбән Сон авылында гына түгел, ә районыбызда гына да түгел, республикада күпләргә таныш булган, ихтирамга, хөрмәткә лаек, бик булган, уңган, узенең тырышлыклары белән дан казанган мәртәбәле кеше - Гафиятуллин Равил Шафигулла улына багышладым . Аннан, аның яшәү рәвешеннән үрнәк алып, аның тормышы белән кызыксындым. Равил Шафигулла улы 1965 елның 23 нче октябрендә Мамадыш районының Түбән Сон авылында дөньяга килә. Әтисе Гафиятуллин Шафигулла- балта остасы, ә әнисе Гафиятуллина Галия - гомере буе мәктәптә җыештыручы булып намуслы гына гомер кичергәннәр.

Равил абыйның өендә булып мин аның биографиясе белән яхшылап таныштым.

«Мин үз юлымны үзем яруым белән бәхетле», - дип сүзен башлады ул. Аның бу сүзләрендә бернинди арттыру юк. Чынлап та, тырыш гаиләдә тәрбияләнеп үсеп, Түбән Сон сигезьеллык мәктәбен 1980 елда тәмамлап, шул ук елны Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. 1983 нче елда кызыл дипломга әлеге уку йортын тәмамлап, авылыбызның мәдәният йортында директор вазыйфаларын башкара. Ә аннан соң ул Армия сафларында хезмәт итә.

Хезмәтне тәмамлап кайткач, 1985-2001 елда клуб мөдире булып эшләвен дәвам итә. 2001 елдан алып 2004 елга кадәр ул «Уңыш» колхозы рәисе булып эшли. 2004 елдан 2010 елга кадәр- ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ә 2010 елдан инде Равил Түбән Сон авылы җирлеге башлыгы итеп сайланган. Теләсә нинди мәсьәләне кызып китмичә, салкын канлылык белән хәл итә. Тормышны ярата белү , авылдашларының тормыш-көнкүреше белән кызыксыну, кулыннан килгәнчә, булдыра алганча булышу- аның без үрнәк алырдай менә дигән сыйфатлары. Җир яулауга караганда, халыкның күңелен күрү, яулау авыррак, дигән бер бөек кеше. Җирне мылтык, автомат белән яулап булса, күңелне корал белән яулап булмый. Моның өчен очрашу, аралашу кирәк Төбәк кешеләренең күңелен яуламыйча, матур үрнәк күрсәтмичә, халык белән югары дәрәжәдә җитәкчелек итеп булмый ул.

Кешеләр һәрвакыт үзен аңлаган, хөрмәт иткән җиргә, кешегә тартыла. Менә шуңа күрә аны авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар да инде. Зиһенле, төгәл, мәсьләнең үзәген тиз аеручы ир-егетне халык үз итә. Кешеләрне үтәли күрү, аларга үсәргә ярдәм итү дисеңме, үзеңне фанатларча эшкә җигү дисеңме- бөтенесе дә аның асыл сыйфатлары.

Була бит шундый асыл шәхесләр, син аларны бер күрүгә үк якын итәсең һәм гомерең буе шуларга табынып, олылап-хөрмәтләп, яшисең. Әлеге мөхтәрәм затлар, күңел түрендә якты йолдызлардай кабынып, көне-төне балкыйлар, сиңа тормыш карурманнарында адашмаска туры юл күрсәтәләр, ялкынланып яшәргә һәм рухланып эшләргә бетмәс-төкәнмәс көч бирәләр. Аның нәкъ менә шундый кеше булуы миндә кызыксыну уятты да инде.

Авыл җирлеге башлыгы буларак ул гел юлда, район үзәгенә тузан төшерми. Аның бөтен мәсьәләләрне дә уңышлы хәл итәсенә Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Петрович Ивановның да ышанычы бик зур. Юкка гына авыл җыеннары иң беренче булып безнең Түбән Сонда узмый бит. Башка авыл җирлеге башлыкларына үрнәк алырдай эшләр бик күп безнең җирлектә. Һәр эшнең башында Равил үзе йөри. Түбән Сон, Колышчы, Рәхмәт Аланында берсеннән-берсе матур яңа йортлар калкып чыга. Авыл урамнарында- асфальт юл.

Мәдәният йортына, администрация бинасына, мәктәпкә, балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Зур чыгымнар сорый торган бу эшләрнең башында, әлбәттә инде, Равил абый үзе тора. Нинди генә эшкә тотынсаң да, зур күләмдә акча кирәк. Ә ул акча табуның серен, сихерен белә.

Түбән Сон авылы, Колышчы авылы зиратларын яңа койма белән әйләндереп алу, анда даими чистарту өмәләре уздыру дисеңме, төрле бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә уздыруда янып йөрү дисеңме- барысы да аның җитәкчелегендә уза.

Ул - авылыбызның иң оста баянчысы да әле. Үзе җитәкләгән «Ядкарь» ансамбле кызларына берсеннән-берсе матур, затлы сәхнә киемнәре тектереп бирде. Ә ул кичләрен алар белән репетицияләргә йөреп, күрше – тирә авылларда бик яхшы концертлар бирәләр.

Равил Шафигулла улы - идеаль ир кеше, беренчедән ул хатынына, балаларына, гомумән, гаиләсенә игътибарлы, икенчедән тормышка карашы төпле, гаиләсен яхшы тәэмин итә ала торган шәхес. Әйе, тәртипле, уңган – булган кеше акча эшлэү ягын да карый инде ул. Шуңа күрә дә инде ул ике туган Рифкать белән Сайкичүдә базар ачып җибәрделәр һәм бик күп кешене эшле иттеләр. Аларга күрше – тирә авыллардан бик күпләр иярделәр.

Равил - үзенең дә, хатын – кызның да бәясен белә торган, гаиләсен чын күңелдән яратучы, тырыш, гадел кеше.

1987 нче елда үзе кебек үк эшчән, чисталык һәм матурлык яратучы насыйп ярын – Фәридәсен очрата. Бер – берсенэ тиң, матур пар булып гаилә коралар, язмышларын бергә бәйлиләр. Бер – бер артлы сөенеч артты сөенеч булып, уллары һәм кызлары дөньяга килә.











Хатыны Фәридә Фирдәвис кызы – мәктәбебездә алдынгы, 1 нче категорияле инглиз теле укытучысы. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Равил – улы Алмазга, кызы Диләрәгә үрнәк әти дә әле. Ул балаларына рухи ныклык, ирләрчә сабырлык үрнәге. Уллары Алмаз инде гаиләле. Хатыны Гөлшат Муллахмәт кызы белән бер ул үстерәләр. Ул кичләрен оныгы Аязга гармунда уйнау серләрен өйрәтә.

Балалары атна саен әти – әнисе янына кайтып, хәл белешеп, эшләрендә булышып яшиләр. Алма агачыннан ерак төшми, диләр андыйлар турында. Бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә кирәк һәм терәк булып яшәүнең үрнәге - Равил гаиләсе.

Равил абый гомере буе спортка мөкиббән кеше. Аның инициативасы белән районда беренчеләрдән булып заманча итеп эшләгән хоккей тартмачыгы булдырды.







Мәктәбебезнең “Балкыш” командысы егетләре хоккей буенча районда 1 -2 урыннарда баралар.

Хоккей уйнау осталары

Үсә икән авылда.

Эшкэ тырыш, уңган булсаң,

Хоккей уйнау ни тора?

Шундый җитез уйный алар,

Гол артыннан янә гол.

“Ак барс” кебек уйнаучы

Түбән Сонда “Балкыш” бар.

Уңлы суллы яңаклыйлар,

Алка бер дә тик тормый.

“Балкыш” район чемпионы -

Алда ни, белеп булмый.

Беләм, минем күңел сизә:

Шундый малайлар булгач,

“Барс” белән дә уйнарлар

Мастерлар булып куйгач.

Хоккейчы егетләрне ул үз акчасына киендерде, киенү – чишенү бүлмәләрен дә булдыру – аның тырышлыгы.

Әлбәттә, чын хоккей киемендә уйнау гына спортка булган мәхәббәтне гомерлек итәргә булыша. “Хоккейны бик яратам, яшьлегемдә үзем яратып уйный идем. Хәзер башкаларның уйнаганын сөенеп күзәтәм. Кулдан килгәнчә булышам – ди Равил.

Аңа карап сокланабыз. Шушы яшендә күпләр очен кумирга әйләнгән җанатарның өметләре дә зурдан. “Иң мөһиме – ходай сәламәтлектән аермасын” – ди ул.

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Шул туфракта язсын яшәргә.

2014 елда Равил районыбыз буенча “Ир - ат - лидер” дигән мактаулы дәрәҗәле исемгә лаек булды. Районыбыз сәхнәсендә аны бик зурладылар.

Мәдәният йортында тамашачылар, көндәшләре һәм мәртәбәле жөри алдында сынау тоткан 40 конкурсантның бишесен генә ир – ат тәшкил итте. Менә шулар арасында биш ир - атның берсе – Равил җиңүче булды һәм ул “Ир -ат – лидер” номинациясендә җиңүче буларак республика турына үтте. Чара башланганчы аның белән фойеда сөйләшеп алган идем.

- Бу бәйгедә тәүге мәртәбә генә катнашуым. Нинди генә хәлләрдә калганым бар, әмма бүгенге кебек дулкынланганым юк иде ул. Бу көнне аны “Татарстан хатын – кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе, “ Казан Кремле” музей – заповеднигы директоры Зилә Вәлиева диплом һәм акчалата бүләк белән котлады.











Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Түбән Сон, Колышчы, Рәхмәт Аланы халкы бик бәхетле, чөнки аның максатка омтылучы, үз – үзенә, тирә – юньдәгеләргә таләпчән, аналетик уйлаучы, бүгенге катлаулы тормыш куйган икътисади мәсьәләләрне үз туган җирендә уңай хәл итүче ир – егете Равиле бар.

Кеше гомере ике килми. Яшәү дәверендә үзенең артыннан матур эшләрен калдыру, мәрхәмәтлелек тойгыларын кырыслана барган күңелләрдә саклап калу – менә аның тормыш кредосы, җитлеккән фәлсәфи карашы.

Язмамның ахырында түбәндәгеләрне әйтеп үтәсем килә. Равил абыйның тормыш юлын өйрәнү, аның эшләве, семьясы белән танышу – укучыларның үз өсләрендә эшләргә , бик күп яхшы сыйфатлар булдырырга ярдәм итте. Киләчәктә алларына ныклы максат куеп, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кирәкле һөнәр алып, үз авылыбызда үз эшләрен булдырып, аның кебек кешеләргә кулларыннан, көчләреннән килгәнчә булышып, изгелекле – игелекле эшләр эшләп тормыш юлын үтәрләр дип ышанып калам .

Чыннан да, яшьләр өчен, Равил абый – менә дигән үрнәк булып тора.





















Кулланылган әдәбият



  1. Нократ гәҗите

  2. “Мамадышым – язмышым минем” китабы

  3. Татарстан яшьләре гәҗите

  4. Җирле шагыйрь - Равил Мостафинның шигырьләр җыентыгы

  5. Мәктәп тарихы альбомы



7



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”

Автор: Сахапова Лейсан Ильдусовна

Дата: 19.12.2016

Номер свидетельства: 371520


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства