kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде..(Олкэннэр коненэ багышланган кичэ)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Олкэннэр  коненэ багышланган  кичэ.Клубта     уткэру очен.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде..(Олкэннэр коненэ багышланган кичэ)»




Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде.

.(Олкэннэр коненэ багышланган кичэ)

 

                    (Музыка уйный, шигырь укыла.)

Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде.

Аргамаклар белән җилдереп!

Тормыш йөген атлар урынына,

Без тарттык бит инде җигелеп.  

Әллә яшьлек, әллә аргамаклар

Ташлап китте безне еракка.

Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве

Ишетелә кебек колакка.

Оча кебек кышкы бураннарда

Яшьлегебез аргамаклары.

Көлемсерәп еллар карап тора

Чаба-чаба арган атларны.

Гел маяклы юллар булмагандыр,

Йөргән булды кайчак адашып.

Әмма барыбер туган якка кайттык-

Булмый илне малга алмашып.

 

    Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                             

  Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

Котлаулар


Шавы булып алтын яфракларның,                  

Зәңгәрлеге булып һаваның,

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,                          

Матурлыкка тиңе юк аның!


Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                        

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!

               

 (Музыка астында зал ишегеннән 5 нче класс укучылары  шарлар күтәреп керәләр,өлкәннәргә очыртып җибәрәләр, сәхнәгә менеп китеп җыр башкаралар)

(Монтаж)



                Сез һәркемгә чиксез мәрхәмәтле

                Кызганмыйсыз йөрәк җылыгызны                   .

               Багышлыйбыз сезгә йөрәкләрдә

               Ялкынланып туган җырыбызны!


1класс укучылары сезне бэйрэм белэн котлап жыр булэк итэ, житэкчелэре Лена Сэвир кызы Шайхлисламова

 Күп картларның күңеле ялгыз була       Барып хәл белешү ни тора.       Безгә бит ул авырлык тудырмый      Ә картларның күңеле яктыра. Сезнен очен жырлый Динара Ахмадуллина «Наша бабушка»



Шигырь Илюса Кашфиева


Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,                                              

Бигрәк уңганнар икән

Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;                                                      

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.


Дэртле биюлэре белэн сезнен каршыгызда 4 класс малайлары ,житэкчелэре ЛенаСэвир кызы Шайхлисламова.


Килмә, димен картлыкка,
Нигә соң син киләсең?
Үзеңне бит беркем дә
Сөймәгәнне беләсең. 


Тимә, картлык, минем тешкә,
Теш көч бирә эшләргә.
Минем тешләремне койып,
Ни хакың бар көләргә. 
     

Кая китте яшь вакытлар-
Яфрак, зәңгәр чәчәгем;
Күңел сизми, беркем белми
Алдан ни күрәчәген.
         

 Уйлап утырам, хәйран калам:
Бик аз калды гомерләр.
Авыр сүзне, кайгыларны
Күтәрә алмый күңелләр.


Алсу Каримова башкаруында жыр тынлагыз «Эни сузе»


Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.

Укый Дилара Абулкарамова

                         
1. Күрше бабайга кердем, 
Көйләп бер сәлам бирдем; 
Ике куллап күрештем, 
Хәл – әхвәлен белештем.
2. Соравымны тыңлагач,
Болай диде бабакай:                                                      

Озак яшәүнең сере –
Татулыкта балакай.

3. Әбиең белән бергә, 
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.

4. Әрләшкән дә юк, шөкер, 
Тиргәшкән дә юк, шөкер. 
Ачу килгән чакларда, 
Эндәшкән дә юк, шөкер.

5. Сүз куештык өйләнгәч, 
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда, 
Беребез чыгып тора. 

6. Менә әле бүген дә 
Ул тузына тегендә. 
Үтте ярты гомерем 
Шушы капка төбендә.                                             

7. Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава; 
Ә саф һава, беләсең, 
Организмга дәва.                                          

8. Бу сүзләрдән сез шуны
Төшенергә тиешле: 
Озак яшәүнең сере-
Шаянлыкта, кәнишне!

       

 

           

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без,сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.


Сезнен каршыгызда 1 класс укучылары чыгыш ясый , житэкчелэре ЛенаСэвир кызы Шайхлисламова.



           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем                              

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

Жырлый Юлия Шамсиева « » житэкчесе Зифилэ Маснави кызы Шамсиева.               

           

         Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.                                      

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

(3 нче класс укучылары “ ”биюен башкаралар),житэкчелэре Зифилэ Маснави кызы Шамсиева.


 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!


Сезне хормэткэ жыр янгырый. (Венера апа жырлый )


          Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

        Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

        Яшәү матурлыгы, яме булып

         Көн артыннан көннәр үтсеннәр

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп үтсен сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                      

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

Картаям дип һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була                                            

Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-                                                  

Без калабыз шушы теләктә!

 

  Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде..(Олкэннэр коненэ багышланган кичэ)

Автор: Галиуллина Ильзида Савировна

Дата: 26.09.2018

Номер свидетельства: 478964


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства