Кичэ барышы .
Алып баручы: - Исәнмесез укучылар,хөрмәтле укытучылар! Сугыш китергән кайгы-хәсрәт өлкәннәр күңелендә мәңгелеккә уелып калган. Бөек Ватан сугышына 1941-1945 елларда 335 авылдашыбыз китә. Шуларның 173 се Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Дәһшәтле елларның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән мөхтәрәм затларның сафы елдан-ел кими бара. Бу сугышта гади кешеләр белән бер рәттән бөек шәхесләр- шагырьләрдә катнашканнар. 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан без бүген М.Җәлилне искә алып, аның кайбер әсәрләре белән танышып- тыңлап китәрбез!
М.Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара.
Муса, алты яшьтән үк укырга керә.Абыйсы Ибраһим мәктәпкә җыена башлагач,мин дә барам дип әтисен йөдәтә. “Йөресен, туйгач туктар әле”,- дип кечкенә Мусаны мәктәпкә озаталар. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.
Менә сугыш башлана... 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен, туган ил , Ватаны хакына көрәшне башлап җибәрә. Бу турыда “Окоптан хат” , “Күпер” , “Каска” шигырьләре билгеле, “Хуш, акыллым” шигырен хатыны Әминәгә багышлый.
Сугышта каты яраланып ул немеөлар кулына эләгә, аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда Муса бик күп иҗат итә. Ул үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән.
1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнар дигән сылтау белән , үлем җәзасына хөкем итә. Аны немец фашистлары ерткычларча җәзалап үтерә.Шулай итеп 1944 елның , 25 августында Муса Җәлил, батырларча дөньядан китә.
Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпне күрде, күпне кичерде.
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.
Гөрләп үтте аның яшьлек елы,
Җырлап килде тормыш язына.
Соңгы җыры палач балтасына
Башын тоткан килеш языла.
Хәзер М.Җәлилнең “Моабит” төрмәсендә язылган шигырьләрен тыңлап китик. Сүзне 7 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!
Зәринә: “Ышанма
Диана: “Сагыну”
Роза: “”Озату”
Ләйсән: “Соңгы җыр”
Зәринә: “Кыз теләге”
Элиза: “Кыз җыры”
Лена: “Җиңү”
Алып баручы : Бик зур рәхмәт 7 сыйныф укучыларына. Хәзер сүзне 8 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!
Равиль: “Яулык”
Ләйлә: “Вәхшәт”
Айнур: “Хат”
Ләйсән, Алсу, Зөлфия : “Кичер илем”
Ислам: “Батырлык турында”
Алия 2 класс: “Кызыл ромашка”
Алып баручы: Бик зур рәхмәт 8 нче сыйныф укучыларына. Хәзер сүзне 10нчы сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!
Рания: “Җырларым”
Гүзәл: “Бүреләр”
Гөлназ: “Аяксыз”
Алинә: “Вөхшәт”
Алинә, Ләйсән,“ Ана бәйрәме”
Алып баручы: !-Менә шундый тирән эчтәлекле, матур, мәгънәле шигырьләр иҗат иткән Муса Җәлил, әле аның бары берничә шигырен генә тыңлап киттек, тагын башка әсәрләрен сез мәктәп китап хәнәсендә булган “Муса Җәлилнен әсәрләр җыентыклары” дигән китапны укып таныша аласыз. Шулай ук аның әсәрләре белән без мәктәп программасы буенчада яхшы таныш булырга тиешсез, хәзер шуны тикшереп карарбыз. Монын эчен Кросворд чишэбез!
Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!