1.Балалар табигатьтә эзләнүчеләр булып торалар.Алар һәрвакытта да нәрсә белән булса да кызыксынырга, һаман да нәрсәне дә булса белергә тырышалар.
2.Хәзерге вакытта яшь буынга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләсе мәгариф системасының төп бурычы.Педагогик эшчәнлектә төрле тәҗрибәләр ясау мөһим урынны биләп тора. Бөтенебезгә дә билгеле булганча 5 яшьлек балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез. Бала күпчелек очракта “ничек?”, “ни өчен?”, “ник алай?”кебек сорауларны бирергә ярата.Шушы сорауларны анализлый торгач,минем алдыма шундый сораулар туды: бу балаларны кызыксындырган сорауларына җавапны табып аларның хәтеренә ничек сеңдерергә?Аларның ташып торган энергияләрен,кызыксынуларын кая куярга?Шулай уйлый торгач,мин балалар белән төрле тәҗрибәләр ясасак безгә уңайлырак булыр дигән фикергә килдем.
3.Сабый –ул әйләнә-тирә мохитне тикшерүче. Балага дөнья төрле тәҗрибәләр, хис-кичерешләр,төрле эш гамәлләр аша ачыла.
"Бала күбрәк ишеткән,күргән,хис-кичерешләрне кичергән саен,ул күбрәк белә башлый ",
дип язган психолог Лев Семенович Выгодский.
Иң актуаль проблемаларның берсе педагогика мәнфәгатьләрен үстерү, танып-белүче булып сабый тора. Нәкъ менә кечкенә балаларның эшчәнлегендә төрле нәтиҗәләр ясау төп рольне әйдәп баручы булып санала.
Уртача яшьтәге балалар әйләнә-тирәдәге күренешләр белән кызыксынып торырга яраталар. Көн саен диярлек алар тормышта яңадан -яңа ачышлар,күренешләр белән танышып торалар.Аларның исемнәрен генә белеп калырга түгел,ә аларны тәҗрибәләрдән чыгып охшаш һәм аермалы якларын да күрә белергә тиешләр.Балаларның кызыксынуларын сүндермәс өчен табигатьнең үзенчәлекләре белән һәрдаим таныштырып барырга кирәк.
4.Балалар белән эшне башлап җибәргәнче мин үз алдыма шундый максатларны куйдым: Балаларның табигатькә карата кызыксынуларын үстерү; эксперемент-тәҗрибәләрдән чыгып балалар үзләре мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясый белүләренә ирешү теләге булдыру.
Максаттан чыгып,мондый бурычлар куелды:
табигатькә сакчыл, яшәешкә зыян салмый торган карашлы бала формалаштыру;
табигатьне танып белү теләге тәрбияләү;
-балаларның күзаллауларын,уйлау сәләтләрен,игътибарлыкларын үстерү.
-сөйләм телләрен арттыру.
-эксперемент-тәҗрибәләргә карта кызыксыну хисе тәрбияләү.
-эксперемент-тәҗрибәләрдә мөстәкыйль катнашу теләге булдыру.
5."Тәрбиячеләр бала алдына дөрес итеп проблемалы сорау куя белергә тиешләр.Һәрвакытта да балага нәрсәне дә булса әйтеп бетермәскә кирәк.Шулай булганда гына бала бу сорауга кат-кат кабаттан әйләнеп кайтачак” ди В.А.Сухомлинский.Баланың сорауларга җавап табу теләген,кызыксынуын сүндермәскә кирәк.Балаларга белем бирүнең уңышлы методик алымы булып тәҗрибәләр ясау тора.
6.Тәҗрибәләр эшчәнлеге балалар,әти-әниләр,педагоглар эшчәнлегенә тыгыз бәйләнгән.
7.Кытай галименең сүзләрен генә искә төшерик.Ул болай ди:
Мин нәрсә ишеттем –шуны оныттым.
Мин нәрсә күрдем –шуны хәтерлим.
Мин нәрсә эшләдем – шуны аңладым.
Әйе,чыннан да бала әгәр бала үз күзе белән күреп,үз колагы белән ишетеп,үз кулы белән эшләп карый икән,шул вакытта үзен борчыган сорауларга җавап табар һәм хәтерендә яхшы саклар. Моңа без педагоглар да инанып үз эшебездә тәҗрибәләр үткәрүне кулай күрәбез
8.Төрле тәҗрибәләр ясау аша балаларның күзәтүчәнлекләре,сөйләм телләре,рәсем,хезмәт эшчәнлекләре,физик тәрбия,сәнгать эшчәнлеге,математик күзаллаулары арта.
9.Әмма дә ләкин шуны да онытмаска кирәк.Тәҗрибәләр ясау бер яктан бик гадәти генә булып күренсәләр дә,аның да үз кагыйдәләрен онытмаска кирәк,чөнки тәҗрибәләр ясау барышында дөрес алымнар кулланып башкармасан,эшнең ахыры күңелсез хәл белән тәмамлануы мөмкин.Шуларның берничәсен генә атап үтәсем килә: ППППППППШГГГГГ
-Матдәләрне авызга кабып тәмен татып карамаска!
-Тәҗрибәләр үткәргәндә игътибарлы булырга!
-Тәҗрибәләрне өлкәннәр дән башка ясамаска!
-Тәҗрибәләр барышында ясау урыннарына бик якын килмәскә!
Без үзебезнең төркемебездә төрле тәҗрибәләр ясау шартлары булдырдык.Бу тикшеренүләр,тәҗрибәләр ясау балаларга бик ошый.Өлкәннәр өчен тәҗрибәләр гади булсалар да,бала күзлегеннән караганда алар өчен ул гадәти түгел.Киресенчә,барысы да баланы кызыксындырган сорауларга җавап табарга ярдәм генә итә.Шулай итеп,сезгә шуларның берничәсен генә тәкъдим итеп китәсе килә.
Без бу уен тәҗрибәсендә балалар белән безнең ягъни кешеләр эчендә һава бармы,юкмы икәнлеген исбатлап карарга булдык.Моның өчен без таякчыклар белән савыттагы гөбекле суга өреп карадык.Нәтиҗәдә,безнең гөбекле суыбыз өстендә һава шарчыклары барлыкка килгәнен күрдек. Димәк,безнең эчебездә һава барлыгы исбатланылды.
Без эле моның белән генә чикләнеп калмадык.Балаларны кызыксындырган соравы буенча яисә безнең әйләнә-тирәбездә һава бармы икәнлекләренә җавап табарга тырышып,тагын бер тәҗрибә үткәреп карарга булдык.Моның өчен без салафан пакетлар белән әйләнә-тирәбездәге һаваларны тотып карарга булдык.Бу тәҗрибә барышында балалар бик тырышып һәрберсе һаваны тотып карарга тырыштылар. Салафан пакетлары һава белән тулгач,алар үзләре дә гаҗәпсенеп салафан пакет эчендәге һаваны бер чыгарып,бер тотып карадылар.Минемчә,без бу тәҗрибәбез белән дә уңай нәтиҗәгә ирештек.
Бу өлештә без суның тыгызлыгын карыйбыз.Бер карашка,буяулы суларны бергә бутасаң,алар кушылып бетә кебек.Әмма дә ләкин суның составы төрле булу аркасында алар кушылмый.Монда без зәңгәр төскә ике кашык шикәр комы салсак,ә инде сары төскә дүрт кашык,ә кызыл төскә алты кашык шикәр комы салынды һәм әкренләп стаканга сала бардык.Нәтиҗәдә,төсле сулар катнашмады,катлам-катлам төсле сулар барлыкка килде.
Ә инде бу тәҗрибәбезгә килгәндә,без ямьле салават күперенең төсләре ничек барлыкка килгәнен үз күзләребез белән күреп,исбатлап карага булдык.Моның өчен җиде савытка су алынды.Шуның дүртесенә төсле буяулар салынды.Араларына гадәти сулар куйдык һәм салфетка аша төсләр бер-берсенә күчә барып башка төс ясадылар.Бу тәҗрибә барышын дүрт сәгать көтәргә туры килде,балалар бу эшебезнең нәтиҗәсен бик түземсезлек белән көтеп тордылар.Төсләр бер-берсенә күчә баргач,аларга тагын да кызык булды.Тәҗрибәбезнең нәтиҗәсе уңай карашта тәмамланды.
Безнең балаларның бирергә яраткан сорауларын күздә тотып,яңгыр яуган суның кая китүенә ачыклык кертергә ниятләдек.Салафан пакетка әз генә су салып,аның авызын ябыштырып куйдык һәм кояш караган якка тәрәзәгә ябыштырып куйдык.Нәтиҗәдә,су пары кояш җылысы белән югарыга күтәрелеп су тамчыларына әйләнде һәм тамчылар яңадан түбәнгә тама башладылар.Моның белән без җыелып торган суларның кая китүен һәм яңгырның каян килеп яуганын исбатладык.
Шулай итеп,көтелгән нәтиҗәләр буенча балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта;. Балаларның уеннарда,шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә; Проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә.