kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?лифба б?йр?ме -сценарий

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укытучы. Х?ерле к?н, кадерле ?ти-?нил?р, кунаклар, укучылар! ?ыр “?йр?т?л?р м?кт?пл?рд?” 1. К?т?ренке к??елле Бар да к?л?ч, шат б?ген! К?кт? кояш елмая, Яшер? алмый шатлыгын. 2. ?ырлыйсы килеп кен? Тора барыбызны? да К?теп алган б?йр?ме Б?ген ??мм?безне? д?. 3. ?ыр к?т?р? к??елне, Бар да к?л?ч, шат б?ген Безне? “?лифба б?йр?ме” Котлагыз безне б?ген. 4. К?чк?нме бу класска Д?ньяны? бар яме? К??елл?р т?ренд?- ?лифба б?йр?ме! 5. Бу матур б?йр?мг? Кушыл, дус, ?йд?ле! М?кт?пне г?рл?тсен ?лифба б?йр?ме! ?ыр “?лифба” Укытучы. ?ир й?зенд? кем ген? булмасын, кайда гына хезм?т итм?сен, ул зул дулкынлану бел?н ?зене? н?ни кулларына т??ге тапкыр ?лифба алганын иск? т?шер?. 6. Тышта ап –ак кар яуганда Без ?ыелдык б?йр?мг?. Безне? шатлык эчк? сыймый Сезг? ничек с?йл?рг?. 7. Б?ген безд? зур тантана. Мо?су да ул ямьле д? ?лифбабыз кит? безд?н Бу к?н калыр х?терд?. Балаларны? барысы да укырга, язарга, матур итеп с?йл?рг?, хик?ял?р т?зерг?, шигырьл?р с?йл?рг? ?йр?нде. ?лифба б?йр?ме сезне? ?чен д? зур тантана. Б?йр?мебез котлы булсын! 8. К?ч безне? к??елг?, ?ыр яме, ?ир яме! Р?хим ит, т?рд?н уз, ?лифба б?йр?ме! 9. ?лифба, ?лифба!!! И? яхшы дуслары? Булдык гел без сине? ??р х?реф елмаеп, ?йтте ?з исемен. 10. (“?” х?рефе) “?ни”, -дип телем ачылган ?ни с?йг?н, назлаган, Кайсыгыз со? д?фт?рен? “?” х?рефен язмаган. 11. (“Л” х?рефе) К?зл?ремн?н яшьл?р чыкты Капкан идем лимонны Сары булгач, бик т?мле дип Белг?н идем мин аны. 12. (“И” х?рефе) “И” х?рефе ипид? бар Бар ул ил ??м икм?кт? “И” х?рефе икелег? Укымаска ?йр?т?. 13. (“Ф” х?рефе) Фил б?р?н? ташып й?ри Кара урман эченд? ?аман тора к?з алдымда К?рс?м д? тик т?шемд?. 14. (“Б” х?рефе) Б?рлег?нем, ?ил?гем, дип Ирк?ли мине ?ни. Мин бит ?ле бик кечкен? Мин бит ?ле бик н?ни. 15. (“А” х?рефе) А х?рефе бик к?п ?ирд? Алма, акбур, агачта А х?рефен яратабыз ?йр?н?без и? башта. 16. ?лифба син алып керде? Безне белем илен?. Ялкаулык та, тырышлык та Шушы илд? белен?. 17. Х?рефл?рне тиз ?йр?ндек С?зл?р тезеп уйнадык. К?н д? ирт?н сагынып килдек М?кт?пт?н без туймадык. ?ыр “С?гать» 18. Сизелмич? ?тте к?нн?р, Х?реф арты х?рефл?р Башка китап к?т? безне, ?киятл?р, шигырьл?р . 19. 39 х?реф бел?н Таныштык без тиз ген? Олы ярд?мче булды? син, Р?хм?т инде, ?лифба! 20. С?нгатьле итеп с?йл?рг? А?лаешлы укырга, Табышмаклар чиш?рг? ?йр?тте? син, ?лифба. 21. ?йр?тте ?лифба безне Табигатьне с?ярг?. Кечкен? дусларыбызга Бул, син, дустым, диярг?. 22. ?йр?тте чиста булырга П?хт?лекне сакларга, Усал, ямьсезл?рд?н безг? Кечел?рне сакларга. 23. Ял минутлары да ист?, К?рс?теп китик ?ле. С?лам?т, ?итез булырга ?йр?тте алар безне. 24. Бу к?йне, бу ?ырны Бел?без, ?лифба, ?йд?гез, ?ырлыйбыз, Кушылсын ??р бала. ?ыр “И туган тел” 25. Р?хм?т, Туган тел, си?а Безг? кил?е? ?чен Дуслашырбыз, серл?шербез Белем алып ?т?р безне? Туачак ??р к?небез. 26. Сезг? зур р?хм?тебезне ?иткер?без ??мм?без Олы ярд?мегез ?чен Башыбызны иябез.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?лифба б?йр?ме -сценарий »


Укытучы. Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1. Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.


2. Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.


3. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Безнең “Әлифба бәйрәме”

Котлагыз безне бүген.


4. Күчкәнме бу класска

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә-

Әлифба бәйрәме!


5. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Җыр “Әлифба”

Укытучы. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.

6. Тышта ап –ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә.


7. Бүген бездә зур тантана.

Моңсу да ул ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!


8. Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

9. Әлифба, әлифба!!!

Иң яхшы дусларың

Булдык гел без синең

Һәр хәреф елмаеп,

Әйтте үз исемен.


10. (“Ә” хәрефе)

“Әни”, -дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган.

11. (“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.


12. (“И” хәрефе)

“И” хәрефе ипидә бар

Бар ул ил һәм икмәктә

“И” хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.


13. (“Ф” хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик тәшемдә.

14. (“Б” хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә

Мин бит әле бик нәни.


15. (“А” хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә

Алма, акбур, агачта

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.


16. Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.


17. Хәрефләрне тиз өйрәндек

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек

Мәктәптән без туймадык.

Җыр “Сәгать»

18. Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр .


19.

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!


20. Сәнгатьле итеп сөйләргә

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.


21. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул, син, дустым, дияргә.


22. Өйрәтте чиста булырга

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечеләрне сакларга.


23. Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле.

Сәламәт, җитез булырга

Өйрәтте алар безне.


24. Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

Җыр “И туган тел”

25. Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен

Дуслашырбыз, серләшербез

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.


26. Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
?лифба б?йр?ме -сценарий

Автор: Хазиева Чулпан Фарсиевна

Дата: 28.01.2015

Номер свидетельства: 163335


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства