kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

??мл?не? баш кис?кл?ре. Ия

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема ??мл?не? баш кис?кл?ре. Ия (2 д?рес)

Максатлар:

        Танып бел? максаты: ??мл?не? баш кис?кл?рен  ?йр?н?не д?вам ит?, белемн?рне тир?н?йт?.??мл?не? баш кис?ге, ияне таный, таба, сораулар куя бел?, теманы а?лауны к?нег?л?р ярд?менд? ныгыту,  с?йл?мд? ??м язуда куллану;

?сеш максаты: матур, д?рес язу к?некм?л?рен булдыру, танып - бел? активлыгын,и?ади эшч?нлекл?рен, логик фикерл??не ?стер?.

Т?рбияви максат: табигатьк?  ??м аны? байлыкларына сакчыл караш т?рбиял??; укучыларны и?ади с?йл?ш?г? тарту; татар телен ?йр?н?г? кызыксынуларын арттыру.

Д?рес т?ре:  я?а белем ??м к?некм?л?рне камилл?штер?.

 

Д?рес методлары: ?лешч? эзл?н?, ??г?м?

 

?и?азлау: тер?к таблицалар, интероктив  такта, презентация, индивидуаль карточкалар, д?реслек, аудиоязма

Материал: Татар теле д?реслеге 4 сыйныф Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, татар халык м?кале, табигать к?ренешен тасвирлаган р?семн?р.

                                                 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«??мл?не? баш кис?кл?ре. Ия »


Тема Җөмләнең баш кисәкләре. Ия (2 дәрес)

Максатлар:

Танып белү максаты: Җөмләнең баш кисәкләрен өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү.Җөмләнең баш кисәге, ияне таный, таба, сораулар куя белү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләмдә һәм язуда куллану;

Үсеш максаты: матур, дөрес язу күнекмәләрен булдыру , танып - белү активлыгын ,иҗади эшчәнлекләрен, логик фикерләүне үстерү.

Тәрбияви максат: табигатькә һәм аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү; укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.


Дәрес методлары: өлешчә эзләнү, әңгәмә


Җиһазлау: терәк таблицалар, интероктив такта, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма

Материал: Татар теле дәреслеге 4 сыйныф Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, татар халык мәкале, табигать күренешен тасвирлаган рәсемнәр.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар 4әр кеше утыралар. Алларында Мэнэдж мэнт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

- Укучылар кәефләрегез ничек?

- Шәп

- Бөтенегез шундый фикердәме?

-Әйе

Бер- берегезне сәламләгез,кояшлы көн теләгез.

- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

Слайд 1

Укучылар сезнең каршыгызда дәресебезнең Тим Чиры язылган. Аны белер өчен сез нокталар урынына төшеп калган сүзне табарга тиеш буласыз. Ягез уйлап карагыз әле, нинди сүз төшеп калган икән анда.

Белемле ..( ребус)........ югалмас

Ярый. Уйладыгызмы нинди сүз төшеп калган

Кеше.

Әйе бик дөрес, әйдәгез без хәзер Тим Чирыбызны хор белән укып карыйк әле.

Слайд 2


Белемле кеше югалмас.

Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Ягез уйлап карыйк әле.

Әйе чыннан да белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмый. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк.

Укучылар без төшеп калган сүзне җөмләдә нинди җөмлә кисәге итеп билгеләр идек.

Слайд 3

Конэрс структурасы.

Кайсы дип уйлыйсыз шул почмакны сайлагыз.

Хәбәр, ия, аергыч.

Слайд 4

Хәзер тиз генә бер- берегез белән парлашасыз

Таймд пэа шэа.структурасы

Хәзер исбатлагыз, ни өчен сез ияне сайладыгыз. Кагыйдәсен искә төшерәбез.(3-5 сек вакыт бирелә уйларга. 15 сек бер-берсенә сөйлиләр)

Бик яхшы! Молодцы! Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәрбез?

Слайд 5

Җөмләнең баш кисәге. Ия

Слайд 6


Матур язу.

Белемле кеше югалмас.

  • Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Шушы мәкальне матур итеп дәфтәрләргә язып куябыз. Иянең астына сызабыз. Кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?

  • Исем

  • Кайсы килештә

  • Баш килештә

  • Сорау куябыз?

  • Кем?

  • Ни өчен кем соравы куйдык? Чөнки татар телендә кем соравы кешеләргә генә куела.

  • Ш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Слайд 7

(Кошлар гөрләвекләр тавышы. )Укучылар тыңлагыз әле сез нинди серле тавыш ишетәсез ? (Укучылар җавабы. Тамчы, гөрләвек) Бу тавышлар безгә нәрсәне хәтерләтә?

  • Яз килүне. Әйе укучылар менә туган ягыбызга яз аяк басуга да 2 көн вакыт калып бара. Кышның яз белән тартышкан мизгелләре. Менә сезнең өстәлегездә текстлар ята. Кайсыгызның шул текстны сәнгатьле матур итеп укып күрсәтәсе килә икән.

  • Слайд 8

Туган җиребезгә ямьле яз килә. Кояш көлә, бураннар да уйный. Яз кыш белән тартыша. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Алар да язны сөенеп көтеп ала. Карлар эри, гөрләвекләр йөгерә. Җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта.

Укучылар бу текста нәрсә турында сүз бара. Монда язның башы сурәтләнгәнме, әллә ахырымы. Текстка нинди исем биреп була?

Ә хәзер төркемнәрдә текстка исем уйлап карыйк әле. Һәрберегез үз фикерен әйтә. Иң матур исемне сайлыйсыз.

Хәзер сүзне 4 сан астында утырган укучыларга бирәбез. Беренче төркем башлый.

- Ә хәзер, укучылар, шушы хикәядән сорау кую юлы белән җөмләнең баш кисәген ияне табабыз, санын һәм килешен билгелибез.

Ә хәзер дөреслеген тикшерү өчен 1 төркемнән 3 сан астында утырган укучы чыга тикшерәбез. (Шулай дәвам итә.)

Димәк укучылар әйдәгез нәтиҗә чыгарып карыйк. Укучылар сез эшләгәндә нәрсәләргә игътибар иттегез. Җөмләнең иясе турында нәрсәләр әйтә аласыз.

Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән. Кайсы килештә килгән.

  • Ия баш килештәге исем һәм зат алмашлыклары белән белдерелә ала.

Рәхмәт, яхшы.

Слайд 9


 Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз.

Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән. Мин хәрәкәтләр әйтәм беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне төркемнәр буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына . Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез.

- Барыбыз да бастык,урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

Кара каргалар килә(очу хәрәкәте)

Түбәдән тамчы тама (бармаклар)

Көндез көн җылы була (куллар өстә)

Суыта кичкә таба(чүгәли)

Тамчылар бии тып-тып (тыпырдаша)

Тамчылар сикерәләр (сикерәләр)

Аларны булмый туктатып

Алар яз китерәләр (кул чаба)

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.


IVЯңа белем һәм күнекмәләр ныгыту.

Дәреслек белән эш.

Ә хәзер дәреслекнең 114 битен ачтык 157 нче күнегүне эшлибез. Биремен укый 3 өстәл 2 укучы.

Хәзер дәфтәрләрдә бу күнегүне эшлибез. Җилкә буенча иптәшегез белән дәфтәрләрне алыштырабыз, экраннан карап карандаш белән дөреслеген тикшерәбез.

Слайд 10

Слайд 11

ФЭН –ЭН –ПИК струкурасы (экранда структураның исеме чыга)

Укучылар, сезнең парталарда сүзләр язылган карточкалар бар, сез рәсемнәр бенча җөмләләр төзеп аларның иясен табарга тиеш буласыз табарга табарга тиеш буласыз. Һәр төркемнең 1 нче номер астында утырган укучы башлый.

( Сүзләр язылган карточкаларм веер формасында ясала, 2 төркемгә дә парталарга куела.ФЭН- ЭН –ПИК структурасының эчтәлеге:

1 нче укучы – битләрне веер формасында тота;

2 нче укучы – бер биремле карочканы ала, “Рәсем буенча сүзләр төзе, тамыр һәм кушымчаларын билгелә?” – дигән сорауны 3 нче укучыга бирә;

3 нче укучы – дөрес дип санаган җавабын әйтә;

4 нче укучы – җавапның дөресме, юкмы икәнлеген раслап кул чаба

Төркемдә утыручы дүрт укучы да бу структураны эшли һәм эшне тәмамлаганнарын раслап тавыш бирә ( уң кулларын уртага куеп пыш-ш-ш диләр

Әйдәгез бер карточканы бергәләп тикшереп алыйк әле. Рәсем буенча җөмлә төзибез, ияне табабыз.

Рәхмәт. Сез бик яхшы эшләдегез.

V. Рефлексия.

Хәзер сезнең белән без аукцион уены уйнап алырбыз. Стуга бүгенге дәреснең темасы Ия куела.

Акча урынына сезнең җавапларыгыз кабул ителәчәк. Сез бүгенге дәрестә ия турында нәрсәләр белдегегз?

Кул күтәреп җавап бирәбез. Җавап кабул ителгән саен чүкеч белән суга барам. (Балалар җавап бирәләр)Тагын. Тагын нинди җавапларыгыз бар.

1-2-3 Ия сатылды.

Молодцы!

VI. Өй эше бирү.

Слайд 12


Хәзер көндәлекләрне ачабыз. Өй эшен язабыз.

158 нче күнегү. Сез өйдә текстны күчереп язарга. Икенче җөмләгә ия өстәп язарга тиеш буласыз. Баш кисәкләрнең асларына сызарга кирәк.

  1. Чыгу билетлары.

-Cин , бүген дәресне ничек үзләштердең икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.


Сораулар

Әйе

(+)

Юк

(-)

Ия кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килә



Ия төрле килештәге исем белән белдерелә



Иянең астына бер сызык сызыла?



Ия баш килештәге исем һәм алмашлык белән белдерелә



Ия берлек санда гына килә




VII. Билге кую.

  • Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз , шуның өчен сиңа 5 ле билгесе куя






















































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
??мл?не? баш кис?кл?ре. Ия

Автор: Байкова Адиля Раилевна

Дата: 07.04.2015

Номер свидетельства: 198359


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства