kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ут дусмы, дошманмы?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кеше ?з ихтыя?лары ?чен  бик борынгы заманнардан ук ут файдалана башлаган. Археология табылдыкларыннан к?ренг?нч?, табигый утны моннан  46-230 ме? ел элек яш?г?н кешел?р файдаланган.Со?рак, кешел?р утны ике агач кис?ген ышкып табарга ?йр?нг?нн?р. Тимер гасыр чорында кеше утны чакматаш яки корыч кис?ге ярд?менд? очкын чыгарып таба башлаган.Шырпы уйлап чыгарганга кад?р, кеше утны чакматаш ярд?менд? тапкан. Шулай итеп, кеше табигатьне? гаять зур к?чен? - утка ия булган.Ул аны табарга гына т?гел, ? аны? яну  процессы бел?н идар? ит?рг? ( ?зе тел?г?нд? яндырырга, с?ндерерг?, к?ч?йтерг?, киметерг?) ?йр?нг?н.  Утка ия булу кешег? арта барган ихтыя?ларын кан?гатьл?ндерерг? м?мкинлек бирг?н. Уттан файдалану н?ти??сенд?, кеше тормышы  табигать шартларыннан торган саен б?йсезр?к була барган. Б?генге к?нд? кеше тормышын уттан башка к?з алдына китер? м?мкин т?гел.Ул ??р т?шт?: ?йл?рд? д?, м?кт?пл?рд? д? , завод ??м фабрикаларда да, авыл  ху?алыгында да кир?к. Б?генге цивилизацияне? у?айлыклары утны? гаять зур к?чен ?зл?штер? ??м оста итеп куллана бел? н?ти??сенд? м?мкин булды.Цивилизацияне?  барлык яш?еш чорында кеше, ?з ихтыя?ларын кан?гатьл?ндер? ?чен , уттан файдалану м?мкинлекл?рен даими ки??йтк?н, ут бел?н идар? ит? ??м ?з иминлеген уттан саклау системасын даими р?вешт? камилл?штерг?н.Л?кин уттан саксыз эш ит? н?ти??сенд? зур фа?ига килеп чыгуын да онытмаска кир?к.К?нк?решт? янгынны китереп чыгаручы т?п с?б?пл?р: ут бел?н саксыз эш ит?,электр ?и?азларын д?рес файдаланмау, аларны? т?зек булмавы,мичк? ягып ?ылытудан д?рес файдаланмау, балалар шуклыгы(шырпы бел?н уйнау, ид?н асларында ??м чормаларда учак кабызу, ??й к?не тупыл мамыгына ут т?рт?, пиротехника бел?н эш ит? кагыйд?л?рен бозу, урманда учак ягу). Шу?а к?р?, кече яшьт?н ?к балаларга утны? дус та, дошман да булуын а?латырга кир?к дип саныйм. Шунлыктан ?земне? т?рбия с?гатемд? укучыларга  утны? файдалы ??м начар якларын к?рс?т?,янгын , аны? килеп чыгу с?б?пл?рен, янгын куркынычсызлыгы кагыйд?л?рен а?лату. Шулай ук янгын чыккан очракта, ?зе?не д?рес тоту кагыйд?л?рен ныгыту,?аваплылык хисе т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ут дусмы, дошманмы? »

Тема: Ут дусмы, дошманмы?

Максат:

1. Утның файдалы һәм начар якларын ачыклау.

2. Янгын һәм аның килеп чыгу сәбәпләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.

3. Янгын чыккан очракта, үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Материал. “Көмеш кыңгырау” һәм районның “Актаныш таңнары” газеталары, “Табышмаклар һәм шигырьләр” җыентыгы.

Җиһазлау. Проектор, компьютер, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әңгәмә.

2. Дәрес темасын ачу.

Проблемалы сорау кую.

Әкиятне тыңла” 1 нче слайд. “Ут малае Чаткынур” .

Яшәгән, ди, Чаткынур исемле бик шаян, бик шук ут малае. Ул уйнарга, шаярырга бик яраткан. Көнозын урман җәнлекләренең балалары белән уйнаган. Тик аларның уены һәрчак елаш-талаш белән тәмамлана икән. Беркөнне, саксызлык аркасында, Куян малаеның тәпие пешә, икенче көнне Төлке кызының затлы туны яна, өченче көнне исә, Бүре малае һәм Чаткынур кызып-кызып уйнаганда, чаткыдан ут кабынып, урманда зур янгын чыга. Янгынны сүндергәндә, Бүре әфәнденең койрыгына ут каба, Кәҗә абзыйның сакалы көя, Мәче агайның мыегы өтелә. Зур аланда үләннәр көя. Агачлар янып карала.

Янгынны сүндереп хәл алгач, урман җәнлекләре кара көйгән аланга җыелышалар да зарланырга тотыналар. Барысы да Чаткынурга ризасызлык белдерәләр.

- Безнең балаларны гел кыерсыта, начар малай ул! – ди Бүре әфәнде, көйгән койрыгын яшереп.

- Әйе, әйе, Чаткынур безгә гел зыян гына сала, куарга кирәк аны бу урманнан! – ди Кәҗә абзый, өтелгән сакалын сыпырып.

Бу сүзләрне ишеткән Чаткынур елап җибәргән:

- Мин бит берәүгә дә начарлык теләмим, кичерегез мине! – дип ялына.

Тик аны берәү дә тыңларга теләми. Шулвакыт каяндыр урман кызы Уяугөл пәйда була. Ул, елаган Чаткынурны юатып, өенә алып кайта. Аның Чаткынурның начар малай түгеллеген урман җәнлекләренә исбатлыйсы килгән. Ул барлык җәнлекләрне дә өенә кунакка чакырган. Кунаклар килүенә Чаткынур белән тырышып әзерләнгәннәр. Уяугөл Чаткынурга мичкә ягарга куша, үзе, мул итеп, табын әзерли. Чаткынур өстәлгә шәмнәр яндырып куя.

Җәнлекләр Уяугөлнең җылы якты өендә тәмле ризыклар белән сыйланып кунак булалар. Уяугөлгә рәхмәт әйтәләр.

Җәнлекләрнең рәхмәтенә каршы Уяугөл болай ди:

- Менә, дусларым, сезгә гел зыян гына салган Чаткынур ярдәме белән әзерләнде бу табын. Чаткынурдан башка ут кабызып мичкә дә яга, ризык та пешерә алмас идем.

- Нишләп соң ул сиңа файда гына китерде, әнә бит безгә күпме зыян салды? – диләр җәнлекләр. Уяугөл болай дип җавап биргән:

- Сез балаларыгызга Чаткынур белән уйнарга рөхсәт бирдегез. Чаткынур бит ул ут малае. Ә ут белән уйнау һәрчак куркыныч. Ут белән өлкәннәр генә эш итәргә тиеш. Ул өлкәннәрдән дә уяулык һәм төгәллек таләп итә. Менә шулай булганда гына, сез дә Чаткынурдан файда гына күрерсез, - дигән.

Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар.

1. Сүз нинди малай турында бара?

2. Ни өчен урманда аны яратмый башлыйлар?

3. Чаткынур начармы? Аны дошман дип әйтеп буламы?

4. Уяугөл Чаткынурның начар малай түгеллеген урман җәнлекләренә ничек итеп исбатлаган?

5. Чаткынур яхшымы? Дус дип әйтеп буламы?

6. Чаткынур нәрсә малае?

(Балаларның фикерләре тыңлана.)

- Бүгенге дәрестә Чаткынурның, ягъни утның дусмы әллә дошманмы икәнлеген ачыкларбыз.

Табышмакны тап” 2 нче слайд.

- Әйдәгез табышмакка җавап табыйк әле:

Кып-кызыл үзе,

Ялтырый күзе.

Ай-яй ул җитез,

Ялмап йота тиз. (Ут.)

Тарих эзләре буйлап” 3 нче слайд.

- Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. Ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. Ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнгән. Шулай итеп, кешенең табигатькә бәйлелеге кими барган.

Кешегә ут табарга һәм аны кулланырга өйрәнү өчен, берничә йөз еллар кирәк булган. Борынгы кешеләрдә шырпы булмаган. Алар утны яшен сугып яндырган агач ботакларыннан алып калганнар һәм учакны, сүндермичә, көне-төне саклаганнар. Утны изгеләштергәннәр, аны кояш туганы дип исәпләгәннәр һәм аңа табынганнар. Учакка чүп ыргытырга, шулай ук аны очлы әйберләр белән актарырга ярамаган.

4 нче слайд.

- Вакытлар үткән саен, кеше ут табуның төрле ысулларын уйлап тапкан: коры агачларны бер-берсенә ышку, ташларны бер-берсенә бәрү һ. б.

Хәзерге тормышыбызда утның әһәмияте” (5 нче слайд.)

- Ә хәзерге заманда без тормышыбызны уттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безгә өйдә һәм мәктәптә, завод һәм фабрикаларда, шәһәр һәм авылларда кирәк.

“Бер бөртек шырпы бер казан аш пешерә” 6,7 нче слайдлар.

Ут – кешенең дусты. Җирдә аңардан башка тормыш юк.

“Бер бөртек шырпы бөтен авылны бетерер” 8 нче слайд.

Ут – дошман.

- Ут – кешенең юлдашы. Ләкин ул дошманга да әйләнергә мөмкин. Бу безнең үзебездән, утны ничек куллануыбыздан тора. 9 нчы слайд.

Бер агачтан 1000000 шырпы ясыйлар

Бер шырпы 1000000 агачны юк итәргә мөмкин.

“Урманга сакчыл караш булдырыйк” 10,11 нче слайдлар.

- Урман – зифа буйлы агачларның, җырчы кошларның, йөгерек чишмәләрнең, матур чәчәкләрнең туган йорты, ул сезнең кебек матур, тәртипле балаларны һәрвакыт көтеп ала. Урманга сакчыл караш булдырыйк! (Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә.)

“Су һәм ут” 12 нче слайд.

- Ут юлында очраган һәр нәрсәне көлгә әйләндерә. Аны туктатуы бик кыен.

“Су һәм ут” уены.

1 нче рәттәге укучылар – нәни очкыннар, ә 2 нче рәттәге укучылар су тамчылары булалар. “Очкыннар”, “су тамчыларын” уртага алып, түгәрәк ясап тезеләләр. Аларның кулларында кызыл, зәңгәр кулъяулыклар. Көй уйнаганда, балалар кулъяулыкларын җилфердәтеп торалар. Көй туктатыла. Шул арада “су тамчылары” “очкыннар”ны эләктереп алырга тиеш. Уен соңгы “очкын”ны сүндергәнче дәвам итә.

“Гомерлек сабак” 13 нче слайд.

Янгын – матди байлыкларны юк итә, кеше гомеренә куркыныч тудыра торган сихри көч. Кешеләр тораксыз кала.

“Гомерлек сабак” хикәясе укыла (“Көмеш кыңгырау” газетасыннан.)

Бер авылда Айдар белән Алмаз исемле игезәк малайлар зур һәм бик матур өйләрендә яраткан әти-әниләре белән яшәгәннәр. Малайлар беренче сыйныфка укырга керәләр. Укытучы апаларын йотлыгып тыңлап, барысын да белергә тырышып, мәктәпкә бик теләп йөриләр. Менә уку елы тәмамлана, ямьле җәй җитә. Әти-әниләре эшкә китәләр, ә Айдар белән Алмаз каз бәбкәләренә, тавык чебиләренә күз-колак булып калалар. Беркөнне алар, телевизордан күргәнчә, учак ягып карарга булалар. Алмаз лапастан салам алып чыгарга кереп китә, ә Айдар әнисенең шырпыны шкафка куйганын күреп калган була. Ул шуннан тиз генә шырпыны алып чыга. Алар саламга ут төртәләр, коры салам чатыр-чотыр килеп яна башлый. Малайларга бу кызык тоела һәм алар кочак-кочак салам ташый башлыйлар. Шулвакыт көчле җил чыгып, учакны тузгытып алып китә. Очкыннар лапас кырыена өелгән йомычкалар өстенә килеп төшә. Йомычкалар яна башлый. Малайлар куркып калалар һәм өйгә кереп качалар. Ә ишегалдында янгын көчәйгәннән-көчәя бара. “Кызыл әтәч” акрынлап лапаска үрмәли башлый. Малайлар тәрәзәдән генә ялкынны күзәтәләр, нишләргә дә белмиләр. Шулвакыт Айдар дәрестә укытучы апалары әйткән сүзләрне исенә төшерә. Ул тиз генә телефоннан янгын сүндерүчеләрнең номерын җыя. Тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, бәхетсезлекне булдырмыйча калалар. Янгын турында ишетеп, әти- әниләре дә йөгереп кайтып җитәләр.

Айдар белән Алмазга ул көнне бик яхшы гына чыбык эләгә. Алар бүтән шырпы белән уйнамаска гомерлек сабак алалар. 01 номерының ни дәрәҗәдә кирәклеген алар шул көнне бик яхшы аңладылар.

3. Проблеманы чишү.

“Киңәшләшегез” 14 нче слайд.

“Ут дусмы, дошманмы?” 15 нче слайд.

Эзләнү. 1 нче рәттәге укучылар утның дус булуын, 2 нче рәттәге укучылар дошман булуын исбат итәләр. Рәсем ясыйлар. Булган материалдан файдаланалар. Чыгыш ясыйлар. (Укыган әкиятләрдән мисаллар китерергә мөмкин: К. И.Чуковский “Путаница”, С. Я. Маршак “Пожар”, С. Я. Маршак “Дядя Стёпа”, С.Я. Маршак “Рассказ о неизвестном герое”, Л.Н.Толстой “Пожар”)

4. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре санала.

“Ут-күз чыкмасын өчен” 16 нчы слайд.

- Беркайда һәм беркайчан да шырпы, шулай ук “уткабызгыч”лар белән уйнамагыз!

- Урманда олылардан башка учак якмагыз! 17 нче слайд.

- Эшләп торган үтүк яки чәйнекне караучысыз калдырмагыз! 18 нче слайд.

- Бензин, керосин һәм башка тиз кабынучан сыеклыклар белән уйнамагыз! 19 нче слайд.

- Өйдә үзегез генә булганда, газ плитәсен кабызмагыз, мич үрләтмәгез! 20 нче слайд.

“Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга?” 21 нче слайд.

- Янгын зур булмаса, аны калын тукыма яки юрган ябып яки су сибеп сүндерергә мөмкин.

- Әгәр дә ут сүнмәсә, кичекмәстән өйдән куркынычсыз урынга чыгарга һәм янгын турында зурларга әйтергә кирәк. 22 нче слайд.

“Истә тотыгыз!” 23 нче слайд.

- Әгәр чыга алмасаң, тәрәзәне ачып, күршеләрне яки үтеп баручыларны, зурларны ярдәмгә чакырырга кирәк.

Уттан чыгам,

Дулап агуландырам. (Төтен.)

Истә тотыгыз! Янгын вакытында төтен уттан куркынычрак. Төтеннән куркып, шкафларга, карават асларына керегә һич ярамый – алай итеп төтеннән котылып булмый. Әгәр сулыш алуы авырлаша икән, идәннән шуышып чыгу юлына барырга кирәк – аста төтен азрак була.

“Янгын сүндерүчеләр - һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер торучы, батыр кешеләр” 24 нче слайд.

- Моннан 200 еллар элек янгыннарны каланча башнясыннан күзәтеп белә торган булганнар.

Янгын бүлекчәләре ике катлы булган. Икенче катта гаиләләре белән янгын сүндерүчеләр яшәгән. Беренче катта атларга җигелгән сулы бочкалар, багорлар, баскычлар торган. Монда иң яхшы, иң җитез атларны куйганнар.

Алдагы атта трубачы, трубаны кычкыртып, кешеләрне үзләренең янгын сүндерергә барулары турында кисәтеп барган.

Атларга алмашка көчле машиналар килде, ә труба урынына янгын сүндерү машиналарына сиреналар урнаштыралар.

Янгын сүндерүчеләр кайвакыт соң киләләр. Бу күп очракта хәбәр итүчеләр гаебе белән була. Алар янгын турында я бик соң хәбәр итәләр, я адресларын дөрес итеп әйтә алмыйлар.

“Янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга?” 25 нче слайд.

Өйдә янгын чыкса,

Синдә телефон булса,

Шалтыратырга кирәк

Нинди номер буенча? (01)

- Ни өчен янгын сүндерү хезмәтенең телефон номеры 01?

Истә тотыгыз! Янгын сүндерүчеләрнең тиз килеп җитүе, хәбәрнең тиз һәм төгәл булуыннан тора.

- Янгын сүндерүчеләргә кирәкле әйберләрне китаптан карагыз. Алар ни өчен кирәк? (Китап белән эш.) 26 нчы слайд.

5. Йомгаклау.

- Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә белдек? Ут дусмы, дошманмы? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү. Әгәр мәктәптә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, куркыныч урыннан чыгып китәргә кирәк. Бездә аның өчен эвакуация планы бар.

- Ә гадәттән тыш хәл килеп чыкканын без нинди сигнал буенча беләбез?

“Сакланганны Ходай саклар.” 27 нче слайд.

Матурлыкны җимерүче

Ямьсез күренешләр күп.

Шуларның иң куркынычы

Янгын тудыручы – ут.

“Сакланганны Ходай саклар”,-

Халык бик белеп әйткән!

Һәрнәрсәне уйлап эшлик

Сакчыллыкка ни җиткән?!

Өй эше. Янгын вакытында кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнергә.

- Бүгенге дәрес өчен рәхмәт. Барыгыз да сәламәт булыгыз!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ут дусмы, дошманмы?

Автор: Гарданова Зимфира Музафаровна

Дата: 06.02.2015

Номер свидетельства: 168420

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(37) "Ут - дусмы, дошманмы? "
    ["seo_title"] => string(18) "ut-dusmy-doshmanmy"
    ["file_id"] => string(6) "160575"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1422090214"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства