kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок татарского языка в 4 классе "Тәртип саннары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок  татарского языка  в 4 классе  по программе    "Перспективная начальная школа"  по теме "Тәртип саннары"

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок татарского языка в 4 классе "Тәртип саннары"»

Тема: Тәртип саннары

Максат: 1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләренә ирешү;

2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре.

Дәрес барышы:

I Оештыру.

1)Исәнләшү.

2) Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек?

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

-Җил исәме?

- Кар явамы?

II Актуальләштерү.

-Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән микъдар саннарын кабатладык. Әйдәгез, хәзер искә төшереп дистәләрне кабатлыйк.

- Бу микъдар саннары.

- Микъдар саны нәрсәне аңлата?

- Предметның санын.

- Нинди сорауга җавап бирә?

- Ничә?

III. Дәфтәрләрдә эш. Число, сыйныф эше, матур язу күнегүе.

Уу Уу....

У хәрефе кергән 10 сүз язарга һәм шул сүзләр арасында 1 исемне табып килешләрдә төрләндерергә.

IV. Карточкалар белән эш. Мөстәкыйль эш.

Җөмләләрне күчереп язарга һәм микъдар саннарның астына сызарга.

Ул хәзер унынчы сыйныфка бара.

Бабай бүген алтынчы хастаханәгә бара

Азат иртәгә икенче дәфтәргә яза.

-Унынчы, алтынчы, икенче.

-Сүзнең тамырлары нинди?

-Ун, алты, ике.

- Ә ни өчен бу тамырлар?

- Сүзнең формасың үзгәрткәндә тамыры шул ук кала.

- Бу саннар ничек атала?

-Микъдар саннары.

6.Аларга нинди кушылалар ялганган?

-ынчы/-енче, нчы/нче

- нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Ничәнче?

Укучылар кагыйдәне чыгаралар

V. Физкультминут күзләр өчен

- Бу саннар ничек үзгәрәләр?

-нчы, -ынчы, -енче, -нче кушымчалары микъдар саннарына ялгансалар, бу саннар тәртипне белдерәләр. Тәртип саны була.

-8. Нинди хәрефләргә кайсы кушымчалар ялгана?

-нчы, -нче – сузыкларга тәмамланса, -ынчы, -енче – тартыкларга тәмамланса).

-Бу саннарны кайда кулланырга мөмкин?

- Без аларны число, күнегү, бит номеры әйткәндә кулланабыз.

VI. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәфтәрдә эш

-Ә хәзер укучылар, сез үзегез чыгарган кагыйдәне искә төшереп, дәфтәрләрегездә күнегүне эшлибез.

дәфтәрдә эшлиләр

4. Ял итү.

Диалоглар өстендә эш.

- Сезнең өстәлләрдә карточкалар, анда сораулар. Һәр кеше сорауга җавап яза.

1.- Бүген татар теле ничәнче дәрестә?

2. - Ә физкультура ничәнче дәрестә?

3. – Сезнең класс ничәнче катта?

4. – Без ничәнче гасырда яшибез?

5. – Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

6. – Ноябрь ае – елның ничәнче ае?

7. .- Китапханә ничәнче катта?

9. - Инглиз теле кабинеты ничәнче катта?

V. Йомгаклау.

Дәрестә сез нәрсә аңладыгыз?

Дәрестә сезгә нәрсә ошады?

Дәрестә сез нәрсә аңламадыгыз?

  1. Өй эше бирү

Кагыйдәне кабатларга. Тәртип саннары белән 5 җөмлә язарга

  1. Билгеләр кую.

  2. Саубуллашу.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Урок татарского языка в 4 классе "Тәртип саннары"

Автор: Газизова Гульсирин Раисовна

Дата: 17.02.2017

Номер свидетельства: 392984


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства