kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок татарского языка по теме: "Исем, сыйфат, фигыль с?з т?ркемн?ре бел?н таныштыру".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сезг? 2 нче класста уздырылган татар теле д?ресе т?къдим ит?м. Д?ресне? темасы: "Исем. сыйфат, фигыль с?з т?ркемн?ре бел?н танышу" дип атала. Бу д?ресне? максаты булып с?зл?рне? н?рс? белдер?л?рен, сораулар куеп, т?ркемн?рг? б?лен?л?рен а?лау ??м с?йл?мд? аларны? т?рле формаларын танып бел? к?некм?сен формалаштыру тора. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок татарского языка по теме: "Исем, сыйфат, фигыль с?з т?ркемн?ре бел?н таныштыру". »

2 сыйныфта татар теле дәресе.

Тема. Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәре белән таныштыру.

Максат:сүзләрнең нәрсә белдерүләрен, сораулар куеп, төркемнәргә бүленүен аңлау

һәм сөйләмдә аларның төрле формаларын танып белү күнекмәсе формалаштыру;

төркемләп эшләү күнекмәләрен ныгыту; игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: аваз модельләре, сүз төркемнәре моделе, мультимедиа


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Иртәнге комплимент” энергизаторы: укучылар 2 түгәрәк ясап, бер-берсенә карап, парлап басалар.Башта эчке түгәрәк каршыда торган иптәшләренә мактау сүзләре әйтә, эчтәгеләр тик тора ,тыштагылар 1 адым уңга күчә һәм тагын мактау сүзләре әйтәләр.

II.Актуальләштерү:

1.Сыерчык сайраган тавыш ишетелә.

Укытучы:

-Балалар,ишетәсезме, безнең дәрескә кунак килгән. Кем белә, нинди кош икән ул?(сыерчык)

-Бик дөрес, ерак илләрдән туган ягыбызга сыерчык кайткан.

(экранда сыерчык рәсеме чыга).

2.Сыерчык сүзен иҗеккә бүлдерү, аваз моделен төзетү(индивидуаль эш).

Укытучы сыерчык турында сөйли:

-Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. Ата сыерчыклар иртәрәк килә. Сыерчыклар башка кошларның тавышларын истә калдыралар һәм бик төгәл итеп башкаралар. Сыерчыклар 1сәгать эчендә 30-35 тапкыр җим алып кайталар.Басу бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып, сыерчыклар кешеләргә зур файда китерәләр

Сыерчык сүзенең моделен тикшерү

III.Яңа тема өстендә эш:

1.Төркемнәргә бүленү.

-Сыерчык сезгә бүләкләр дә алып килгән. Күп итеп кояш нурлары алып кайткан. Сез ничек уйлыйсыз, нурлар кайчан яктылыкны, җылыны күбрәк бирер?(бергә булганда)

- Димәк, сезгә төркемнәргә берләшергә туры киләчәк. Әйдәгез 3 төркемгә берләшик.(Нурлар артындагы сүзләрнең мәгьнә карап төркемләшү)


1т.Яз, кояш, кар, тамчы, балалар

2т.Ямьле, җылы,якты, зәңгәр, күңелле

3т.Җитте,эри,тама,көлә,шатлана

-Сүзләрне нинди мәгънәләренә карап төркемләдек?(мәгънәләренә карап)

-Димәк, бүген без сүзләрне мәгънәләренә карап төркемләргә өйрәнербез. Эшебез нәтиҗәле булсын өчен һәр төркемгә җитәкче сайлап куйыйк.

2.Төркемнәргә 1нче бирем:

-Сүзләрне нинди билгеләренә карап берләштердегез(фикер алышу, җавап бирүчене сайлау).

1т.Бу сүзләр предметны белдерәләр, кем?нәрсә? соравына җавап бирәләр.

2т. Бу сүзләр билгене белдерәләр, кем? нәрсә? соравына җавап бирәләр.

3т.Бу сүзләр эшне белдерәләр, нишли? Нишләде? соравына җавап бирәләр.

3.-Һәрбер предметның, күренешнең исеме булырга тиеш, әйдәгез без дә үзебез төзегән сүз төркемнәренә исемнәр бирик. Экранда сезгә 3 сүз тәкъдим ителә, үзегезгә туры килгәнен сайлап алыгыз.

Экранда исем, сыйфат, фигыль сүзләренең аңлатмалары бирелә.

Һәр төркем бу исемне ни өчен сайлап алганын әйтә.

Экрандагы модельләргә карап кагыйдәләрне кабатлап чыгыйк:

-хор белән

-бер-берсенә

Уен-энергизатор “Гәүдә өлешләре белән язу.

IV. Ныгыту.

  1. Сыерчык турында сөйләү:

1т.сыйфатлар белән

2т.фигыльләр белән

3т.исемнәр белән

Үзбәя кую.

2)Иҗади эш:

1т.-сыерчык турында шигырь

2т.-хикәя

3т.-табышмак уйлый.

Эшләрне бәяләү.

V.Йомгаклау.

-Бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Дәрес сезгә ошадымы? Әйдәгез кояш нурларын дөрес итеп урнаштырыйк. (кояш моделенә нурларны кую) Кояшыбыз ясалып беттеме?Димәк алдагы дәресләрдә без нәрсә эшләргә тиеш?(калган сүз төркемнәрен өйрәнеп бетерергә)

Бәяләү.

Өйгә эш бирү:1в. Сыерчык рәсеме

2в. Хикәя язырга.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Урок татарского языка по теме: "Исем, сыйфат, фигыль с?з т?ркемн?ре бел?н таныштыру".

Автор: Низамова Раушания Марселевна

Дата: 12.11.2014

Номер свидетельства: 130090


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства