kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок-КВН "Табышмаклар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема.Табышмаклар

 Максат: 1. Халык авыз и?атыны? бер т?ре булган табышмаклар турындагы белемн?рне ныгыту, тир?н?йт?.

2. Укучыларны? с?йл?м телен, логик фикерл?? д?р???сен ?стер?.

3. Халык авыз и?аты булган табышмакларга карата м?х?бб?т, соклану хисе т?рбиял??.

?и?азлау: -табышмаклар китабы

-        кроссворд

-        д?реслек

 Д?ресне? тибы: КВН- д?рес

Д?рес планы.

1.     Кереш ?леш.

-ис?нл?ш?

-укучыларны барлау

-2 командага б?леп утырту

    Укучылар, без сезне? бел?н ?д?бият д?ресл?рене? и? беренчел?ренд?, с?зне халык авыз и?аты бел?н танышудан башлаган идек. ?йд?гез, исегезг? т?шерегез ?ле, халык авыз и?атына н?рс?л?р керде?

    (?киятл?р, ?ырлар, б?етл?р, легендалар, м?н???тл?р,табышмаклар, такмак- такмазалар, эпослар, м?з?кл?р.?.б.)

    ?йе, укучылар, бик д?рес ?йттегез.

    ? без б?генге д?рест? ис? халык авыз и?аты булган- табышмаклар турында с?йл?шербез.

    Халык авыз и?аты- халыкны? к??ел к?згесе. Ул к?згед? тарих чагылышы. Халык авыз и?аты ?с?рл?рен ?йр?н? бик ???миятле. Ул яшь буынны? зи?енен баета, д?ньяга карашын ки??йт?, тел байлыгын ??м белемен ?стер?.

    Сез инде халык авыз и?аты ?с?рл?рене? борын- борын заманда, ?ле язу булганчы ук барлыкка килг?нен бел?сез. С?л?тле кешел?р м?каль- ?йтемн?р, ?ыр- б?етл?р, ?киятл?р, табышмаклар уйлап тапканар.

    Мен? б?ген без сезне? бел?н халык авыз и?атыны? бер т?ре- табышмаклар кич?сен?-КВН га ?ыелдык.

    КВН ны? н?рс? ик?нен сез бел?сез инде. КВН да бары тик зир?кл?р, тапкырлар, эшк? оста, с?зг? кыска укучылар гына катнаша. Сезне? алда шундый ике команда. ?зл?рен таныштыру ?чен с?зне командаларны? ?зл?рен? бир?м. Алар ?зл?рене? исемн?ре, девизлары, ?ырлары бел?н таныштырсыннар.

    (жюри составы билгел?н?, командалар ?зл?ре бел?н таныштыра)

2.     Т?п ?леш.

    Шулай итеп, б?йгене башлап ?иб?р?без.

Беренче б?йге.

??р команда бер- берсен? 5?р табышмак ?йт?л?р.

Икенче б?йге.

“Бу-мин”уены. Уен болай башкарыла: бер командага табышмаклар язылган карточкалар, шул табышмакларны? ?аваплары икенче командага таратыла. Бер команда табышмакларны укый, ? икенче командада ?леге табышмакны? ?авабы язылган укучы торып басып, “бу- мин”дип ?йтерг? тиеш була. Барлык табышмакларга да шур р?вешле ?авап бирелеп чыгыла. Аннары командалар рольл?рне алмашалар.

1 команда

1. Озын идем-киселдем,

Юан идем-ярылдым,

Инде утка тарыдым.  

                               Утын

 2Башы тауда, аягы ди?гезд?.

                               Елга

3.Кечкен? сары карт,

Киг?н туны тугыз кат.

                           Суган

2 команда

1. Мин кечкен?, ми?а тим?,

Тис??, авыртты дим?.

                                Балкорты 

2.Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, т?ше юк.

                              Урындык

3.Б?л?к?й ген? олан,

Билен? каеш буган.

                                Себерке

Музыкаль т?н?фес  (Татар халык ?ыры башкарыла)

?ченче б?йге.

Чираттагы к?ч сынашу- тапкыр ?аваплы табышмаклар чиш?.

Т  Каз судан чыккач нишли?

                     (коры ?ирг? баса)

А  Ат ниг? улак янына бара?

                    (улак ?зе килм?г?нг?)

Б  К??? ?идене тутыргач нишли?

                   (сигезг? чыга)

Ы  Урманга н?рс? бел?н баралар?

                  (юл бел?н)

Ш  Су кайда коры була?

                    (картада)

М  Кеше ?зене? н?рс?сен к?т?р? алмый?

                    (к?л?г?сен)

А  Бер им?нд? ?ч ботак, ботак саен ?ч?р алма, нич? алма була?

                   (им?нд? алма булмый)

К  М?че нинди ишект?н кер??

                   (ачык)

Д?ртенче б?йге.

    Р?семн?р к?рс?тел? ??м укучылар шушы р?семн?рг? карата табышмаклар ?йтерг? тиеш.

    (куян, барабан, чеби, ?т?ч, суган, ?рд?к, самолет,?ст?л)

Бишенче б?йге.

“Кем ?итез” уены.

-кырык с?зен ике шакмакка сыйдыр.                                                                                                                   

4

0

 -алтын с?зен ике шакмакка сыйдыр.

6

н

Музыкаль т?н?фес (Татар халык ?ыры башкарыла)

Алтынчы б?йге.

    И? оста р?ссам. ??р командадан бер укучы тактага чыга. Аларга табышмак ?йтел?, ? алар к?зл?ре б?йл?нг?н килеш, табышмакны? ?авабын р?сем итеп тактага ясарга тиеш булалар.

    Ул булса,  к?н була,

    Ул булмаса, кем була?

                        (кояш)

Дим?к, укучылар тактага кояш р?семе ясарга тиеш.

    ?иденче б?йге.

    Кроссворд чиш?.

1.

Т

е

л

е

ф

о

н

я

ф

р

А

к

3.

Б

у

р

а

н

я

?

г

Ы

р

5.

к

и

Ш

е

р

г

а

р

М

у

н

7.

к

А

й

т

а

в

а

з

8.

К

у

р

а

й

    1.?зе с?йли,

? кешесе к?ренми. (телефон)

    2.Язын д?ньяга кил?,

К?зен саргаеп ?л?. (яфрак)

    3.?кер? д? котыра,

Б?тен ?ирне тутыра. (буран)

    4.Килм?с?м- чакыралар,

Килс?м- качалар. (я?гыр)

    5. ?ир астында ?из б?к?н. (кишер)

    6. Сырлы- сырлы ул,

Безне? кулда ?ырлый ул. (гармун)

    7. Тавышын ишет?м,

?зен к?рмим. (кайтаваз)

    8. Аягын- башын кистем.

Корсагын тиштем,

Эчен? ?рдем,

Мо?айганын к?рдем. (курай)

Сигезенче б?йге.

“ТАБЫШМАК” с?зенн?н кайсы команда к?п с?з ясый?

3. Йомгаклау.

-жюри н?ти?? ясый, ?и??че команданы билгели.

-д?ресне гомумил?штереп йомгаклау

-билгел?р кую

-саубуллашу

     Каз судан чыккач нишли?

  Ат ниг? улак янына бара?

  К??? ?идене тутыргач нишли?

  Урманга н?рс? бел?н баралар?

 Су кайда коры була?

  Кеше ?зене? н?рс?сен к?т?р? алмый?

 Бер им?нд? ?ч ботак, ботак саен ?ч?р алма, нич? алма була?

 М?че нинди ишект?н кер??

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок-КВН "Табышмаклар" »

Тема.Табышмаклар

 Максат: 1. Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү.

2. Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

3. Халык авыз иҗаты булган табышмакларга карата мәхәббәт, соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: -табышмаклар китабы

-        кроссворд

-        дәреслек

 

 Дәреснең тибы: КВН- дәрес

Дәрес планы.

1.     Кереш өлеш.

-исәнләшү

-укучыларны барлау

-2 командага бүлеп утырту

    Укучылар, без сезнең белән әдәбият дәресләренең иң беренчеләрендә, сүзне халык авыз иҗаты белән танышудан башлаган идек. Әйдәгез, исегезгә төшерегез әле, халык авыз иҗатына нәрсәләр керде?

    (әкиятләр, җырлар, бәетләр, легендалар, мөнәҗәтләр,табышмаклар, такмак- такмазалар, эпослар, мәзәкләр...һ.б.)

    Әйе, укучылар , бик дөрес әйттегез.

    Ә без бүгенге дәрестә исә халык авыз иҗаты булган- табышмаклар турында сөйләшербез.

    Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә.

    Сез инде халык авыз иҗаты әсәрләренең борын- борын заманда, әле язу булганчы ук барлыкка килгәнен беләсез. Сәләтле кешеләр мәкаль- әйтемнәр, җыр- бәетләр, әкиятләр, табышмаклар уйлап тапканар.

    Менә бүген без сезнең белән халык авыз иҗатының бер төре- табышмаклар кичәсенә-КВН га җыелдык.

    КВН ның нәрсә икәнен сез беләсез инде. КВН да бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска укучылар гына катнаша. Сезнең алда шундый ике команда. Үзләрен таныштыру өчен сүзне командаларның үзләренә бирәм. Алар үзләренең исемнәре, девизлары, җырлары белән таныштырсыннар.

    (жюри составы билгеләнә, командалар үзләре белән таныштыра)

2.     Төп өлеш.

    Шулай итеп, бәйгене башлап җибәрәбез.

Беренче бәйге.

Һәр команда бер- берсенә 5әр табышмак әйтәләр.

Икенче бәйге.

“Бу-мин”уены. Уен болай башкарыла: бер командага табышмаклар язылган карточкалар, шул табышмакларның җаваплары икенче командага таратыла. Бер команда табышмакларны укый, ә икенче командада әлеге табышмакның җавабы язылган укучы торып басып, “бу- мин”дип әйтергә тиеш була. Барлык табышмакларга да шур рәвешле җавап бирелеп чыгыла. Аннары командалар рольләрне алмашалар.

1 команда

1. Озын идем-киселдем,

Юан идем-ярылдым,

Инде утка тарыдым.  

                               Утын

 2Башы тауда, аягы диңгездә.

                               Елга

3.Кечкенә сары карт,

Кигән туны тугыз кат.

                           Суган

2 команда

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә.

                                Балкорты 

2.Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк.

                              Урындык

3.Бәләкәй генә олан,

Биленә каеш буган.

                                Себерке

Музыкаль тәнәфес  (Татар халык җыры башкарыла)

Өченче бәйге.

Чираттагы көч сынашу- тапкыр җаваплы табышмаклар чишү.

Т  Каз судан чыккач нишли?

                     (коры җиргә баса)

А  Ат нигә улак янына бара?

                    (улак үзе килмәгәнгә)

Б  Кәҗә җидене тутыргач нишли?

                   (сигезгә чыга)

Ы  Урманга нәрсә белән баралар?

                  (юл белән)

Ш  Су кайда коры була?

                    (картада)

М  Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?

                    (күләгәсен)

А  Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?

                   (имәндә алма булмый)

К  Мәче нинди ишектән керә?

                   (ачык)

Дүртенче бәйге.

    Рәсемнәр күрсәтелә һәм укучылар шушы рәсемнәргә карата табышмаклар әйтергә тиеш.

    (куян, барабан, чеби, әтәч, суган, үрдәк, самолет,өстәл)

Бишенче бәйге.

“Кем җитез” уены.

-кырык сүзен ике шакмакка сыйдыр.                                                                                                                   

4

0

 

 -алтын сүзен ике шакмакка сыйдыр.

6

н

 

Музыкаль тәнәфес (Татар халык җыры башкарыла)

Алтынчы бәйге.

    Иң оста рәссам. Һәр командадан бер укучы тактага чыга. Аларга табышмак әйтелә, ә алар күзләре бәйләнгән килеш , табышмакның җавабын рәсем итеп тактага ясарга тиеш булалар.

    Ул булса,  көн була,

    Ул булмаса, кем була?

                        (кояш)

Димәк, укучылар тактага кояш рәсеме ясарга тиеш.

    Җиденче бәйге.

    Кроссворд чишү.

1.

Т

е

л

е

ф

о

н

я

ф

р

А

к

 

3.

Б

у

р

а

н

 

я

ң

г

Ы

р

 

5.

к

и

Ш

е

р

 

г

а

р

М

у

н

 

7.

к

А

й

т

а

в

а

з

8.

К

у

р

а

й

 

 

    1.Үзе сөйли,

Ә кешесе күренми. (телефон)

    2.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

    3.Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра. (буран)

    4.Килмәсәм- чакыралар,

Килсәм- качалар. (яңгыр)

    5. Җир астында җиз бүкән. (кишер)

    6. Сырлы- сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул. (гармун)

    7. Тавышын ишетәм,

Үзен күрмим. (кайтаваз)

 

    8. Аягын- башын кистем.

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем,

Моңайганын күрдем. (курай)

 

Сигезенче бәйге..

ТАБЫШМАК” сүзеннән кайсы команда күп сүз ясый?

3. Йомгаклау.

-жюри нәтиҗә ясый, җиңүче команданы билгели.

-дәресне гомумиләштереп йомгаклау

-билгеләр кую

-саубуллашу

 

 

 






































Каз судан чыккач нишли?











  Ат нигә улак янына бара?











  Кәҗә җидене тутыргач нишли?









  Урманга нәрсә белән баралар?

                  








 Су кайда коры була?











  Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?

              



      





 Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?









 Мәче нинди ишектән керә?




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Урок-КВН "Табышмаклар"

Автор: Хуснутдинова Нурфия Резатдиновна

Дата: 13.04.2015

Номер свидетельства: 200784


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства