kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Уку (2 сыйныф) .Тема: "Башкалам-данлы калам"

Нажмите, чтобы узнать подробности

2 сыйныфта уку д?ресе ?чен д?рес эшк?ртм?се.Тема"Башкалам-данлы калам" дип атала.Д?рест? Татарстан Республикасы,Казан ш???ре турында материаллар кулланыла.-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Уку (2 сыйныф) .Тема: "Башкалам-данлы калам" »

РТ Саба муниципаль районы

Оет башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе









ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

(УКУ ,2 СЫЙНЫФ)

























ЭШНЕ БАШКАРДЫ: Гараева Зимфира Магруфовна


Тема:Башкалам-данлы калам.


Максат: Башкалабыз Казанга нигез салыну,аның исеменең килеп чыгуы турында риваятьләр белән танышу; шәһәрнең тарихи үткәне,бүгенгесе,киләчәге турында фикер алышу;Сөембикә-ханбикә турында мәгълүмәтләр җиткерү;сөйләм телен баету;

сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;башкалабыз белән горурлану хисләре ,аңа карата ихтирам тәрбияләү;татар халкының тарихи үткәне белән кызыксынучанлык тәрбияләү.


Оештыру формасы:

Дәрес-сәяхәт


Дәрес тибы:

Яңа материалны аңлату


Дәресне җиһазлау,,материал:

С.Г.Вәгыйзов,Р.Г.Вәлитова,Р.И.Раскулова«Уку китабы»,25-27 битләр;

«И Казанным ,гүзәл башкалам» буклет,

Казан турында шигырьләр тупланган китапчык,

Р.Вәлиева “Мыраубикә малае”

“Сабантуй” газеталары,”Ялкын”,Сөембикә”,”Казан” журналлары,

Ф.Галимов җырлары язылган кассета, магнитофон,

“Казанга-1000 ел “дигән темага китаплар күргәзмәсе,

Казанның истәлекле урыннары төшерелгән рәсемнәр,

кроссворд.













Дәрес барышы

I.Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.

Уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез,балалар!

Хәерле көннәр,сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим һәммәгезгә

-Узган дәрестә без сезнең белән республикабыз турында хикәя һәм шигырьләр укыдык.

*Татарстан табигате.

*Татарстан урманнары.

*Татарстан елгалары һәм күлләре темаларына чыгышлар тыңлау.

“Татарстаным”(И.Юзеев) шигырен сәнгатьле уку.


II.Яңа материалны презентацияләү.

Хәзер дәресне дәвам итәбез.Шулвакыт бүлмәгә казан күтәргән 1 укучы килеп керә.

-Гафу итегез,апа,соңга калдым.Озак эзләсәм ,эзләдем,барыбер дәрескә казан табып килдем.

-Булдыргансың,Айгөл.Казан бүген безгә бик кирәк иде ул.Укучылардан сорыйк әле.Казанны кешеләр ничек файдаланалар?(җаваплар тыңлана)

-Ә хәзер кулланыламы?Ни өчен?(җаваплар тыңлана)

-“Казан “ сүзе тагын ни өчен безгә бик таныш?(җаваплар тыңлана)

-Әйе,чөнки ул безнең башкалабызның исеме.Безнең бүген дәрестә Казан турында сөйләшербез, шигырьләр укырбыз,җыр тыңларбыз,рәсемнәр карарбыз,хикәя укырбыз.

Җыр тыңлау.Ф.Галимов көе,Р.Вәлиева шигыре “Туган җирем”

III. Укытучы җитәкчелегендә практика.

-Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен Казан шәһәренә шундый исем кушканнар?

-Сез бу турыда нинди риваятьләр беләсез?

Риваятьләр:

*Казан шәһәренең урнашкан урыны каплап куелган казанга охшаган.

*Казан исемле хан тарафыннан нигез салынган.

*Хан үзенең гаскәре белән Идел елгасын кичкәндә аның хезмәтчеләре казанны ялгыш кына суга төшереп җибәрә.Шуннан соң хан шәһәрне шунда корырга уйлый.

*”Казан” сүзе “елга” мәгънәсен аңлата.

*Бу урында каз кабиләсе яшәгән һ.б.

-Укучылар ,ә Оет авылы исеме каян килеп чыкты икән?Бу турыда сез ниләр беләсез?(җаваплар тыңлана)

-Оет авылы турында 18 гасыр кәгазьләрендә телгә алына.Монда тегүчеләр,итек басучылар яшәгән,игенчелек,терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.

Риваятьләр һәрчак матур

Томаннарда биләүләнгән

Гасырларда яратылып

Халыкларга таратылып

Сукыр утлар яктысында

Алачыкта биләүләнгән.

-Казан шәһәре төзелүгә ничә ел була?

Ә аңа 1000 ел икәнен ничек белгәннәр?

-Тикшерү эшләре белән шөгыльләнүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

“Археолог” сүзе тактага куела,аңлатыла.

Махсус китапчыктан Р.Вәлиеваның «Казаным шул,Казанным» шигырен укыйбыз.

-Ни өчен шагыйрә Казаны гүзәл,нурлы,җырлы кала дип атаган?

-Идел-елга Казан белән ничек бәйләнгән?

(Казанда матур биналар,урамнар,парклар, нурлы,якты мәчетләр,уку йортлары күп;бик күп композиторлар,шагыйрьләр,җырчылар яши,иҗат итә)

-Кемнәрне беләсез?

-Тукайның Казанга баруы турында язылган нинди шигырен беләсез?”Пар ат” җырының 2 куплеты җырлана.

- Казан буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез.

-Казанның нинди истәлекле урыннарын беләсез?(Кремль,цирк,театр,Бауман урамы,зоопарк,Кол Шәриф мәчете һ.б.) рәсемнәр күрсәтелә.

- Кремльнең иң матур манарасы-Сөембикә манарасы.Ни өчен ул манара шулай атала?

Җаваплар тыңлана,укытучы тулыландырып риваять сөйли,рәсемнәр күрсәтелә.Китапчыктан Л.Шагыйрьҗанның “Сөембикә манарасы” шигыре укыла.

Нәтиҗә ясала..

Кол Шәриф мәчете турында сөйләнә,рәсемнәр күрсәтелә.

IV.Бәйсез мөстәкыйль практика

Ә хәзер дәреслекнең 26-27 битләрен ачабыз.Сезнең кебек ике малай Казан шәһәренә кунакка киләләр икән.Алар турында “Казан-Татарстанның башкаласы” хикәясен укып танышырбыз.

Укучылар хикәяне пышылдап укыйлар,бер-беренә сораулар әзерлиләр.

V.Эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя.

-Казанда кемнәрнең булганы бар?Кайларда булдыгыз?Нәрсәләр охшады?Укучылар истәлекләре белән уртаклашалар.

VI.Дәрескә йомгак ясау.

-Безнең Казаныбыз матур шәһәрләрнең берсе.Сез аны киләчәктә ничек күз алдына китерәсез?Аның тагын да матур,горур,данлыклы булуы кемнәргә дә бәйле.(укучыларның җавабы тыңлана)

-Димәк,сезгә моның өчен күп укырга,тырыш һәм кызыксынучан булырга кирәк икән.

VII. Өй эше турында мәгълүмәт.

Өй эше:

1)”Казан-Татарсанның башкаласы”текстын сәнгатьле укырга.

2)Иҗади эш(Казан турында үзең сайлап шигырь ятларга,рәсем ясарга,рәсемнәр,материаллар тупларга)

VIII.Махсус кабатлау.

Димәк,Казан нинди шәһәр икән?Шәһәргә нигез салынуга ничә ел тулган?Шәһәрнең истәлекле урыннарын атагыз.Казанның нинди истәлекле урыннарында булырга телисез? Дәрестә алган нинди мәгълүмәтне сез кызыклы дип атый аласыз?

IX.Белемне үзләштерүгә контроль.

Кроссворд чишү

.





1.К





2.




А





3.




З






4.



А






5.



Н






1.Татарсан урманнарында яшәүче кыргый җәнлек һәм Казандагы күл исеме

2.Казанның бердәнбер җәяүлеләр урамы.

3.Сан.

4.Татарстанда дәүләт һәйкәле дип игълан ителгән елга исеме.

5.Кремль калкулыгында элек алар бик күп булган.
























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Уку (2 сыйныф) .Тема: "Башкалам-данлы калам"

Автор: Гараева Зимфира Магруфовна

Дата: 24.12.2014

Номер свидетельства: 147676


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства